Дин – бер, аңлатулары – төрле

Дин – бер, аңлатулары – төрле

«Безнең гәҗит» – дин темасына язылган язмаларга үз битләрендә шактый урын биреп баручы сирәк гәҗитләрнең берсе. Менә әле гәҗитнең 25нче гыйнвар (№4, 2017) санындагы Габделхак Таһировның «Әле ярый «Безнең гәҗит» бар» исемле язмасын укыгач, бераз гына үз фикеремне дә язарга булдым. Дөресен әйтим, мондый болгавыр язмаларны халык артык игътибар белән укымый. Безнең авыллардагы мәчетләргә йөрүчеләр үзләрен ниндидер фиркадә дип санамыйлар. Алар шәфиги, ханбәли, мәлики, хәнәфи мәзһәбенең нәрсә аңлатканын да, нинди юнәлеш булуын да белмиләр. Әлеге язманы да уку белән үк онытачаклар.

Бүген без мәчетләр төзелү белән мактанырга яратабыз. Әмма аларга халык даими йөриме соң? Юк, әлбәттә. Ни әйтсәгез дә әйтегез, әмма безнең татар халкы артык дини халык түгел, җомга намазына да ул башкаларның сүзе тимәсен диебрәк бара. Автор дөрес әйтә, мәчет картлары һавалырак кыйлана безнең. Муллалар да динне төрлесе төрлечә аңлатып, кешеләрнең башын бутыйлар. Шунлыктан дингә карата битарафлык барлыкка килә дә инде. Кайбер мәчет әһелләре сәдака бирү өчен мәчеткә килүчеләрне дә яхшылап каршы ала белмиләр. Менә бер танышым сөйли: «Мәчеткә сәдака бирергә кергән идем, шунда утыручы мәчет кешесе әллә ни ушы китми генә: «Сал әнә тартмага», – диде. «Ник, кемгә атап сәдака бирүемне дә сорамыйсызмыни», – дидем. «Без бит кичен барлык сәдакага берьюлы гына дога кылабыз», – ди. Ачуым килебрәк чыгып киттем. Мәчеттән ерак түгел генә бер әби утыра иде, хәеремне аңа бирдем. Ул, ичмаса, кем рухына хәер бирүемне җентекләп сорашты, минем каршымда ук догаларын да укыды. Күңелемә җиңел булып китте. Ул мәчеткә башка кермим дә мин», – ди.

Элегрәк хезмәтем белән бәйле рәвештә чиркәүләргә керергә туры килә иде. Попларның чиркәүгә керүчеләрне каршы алу гамәлләренә шаккатарлык. Йомшак, тынычландыра торган сүзләрне, киңәшләрне кызганмый алар.

Мәчеткә йөрүче яшьләрне эзәрлекләү проблемасы барлыгын да инкарь итеп булмый. Монысы инде ислам диненә карата алып барылган дөньякүләм вазгыятькә бәйле. Әмма бит ислам динен тотучы татар егетләренең, кызларының бернинди сәяси агымнар белән дә бәйле булмавын җәмәгатьчелеккә аңлату буенча да чаралар җитәрлек үткәрелә дип әйтеп булмый. Ниндидер шик аркасында кулга алынган егет-кызларның эше буенча мәгълүматлар матбугатта яктыртылмый диярлек.

Кайбер кайнар башлы дин әһелләре динне мәҗбүри рәвештә мәктәпләргә, тормышыбызга кертү турында хыяллана. Монысы утопия. Хәер, дин хөкүмәттән аерылган булса да, хөкүмәт бу юнәлештә нәрсәдер эшләргә мөмкин. Дин ул халыкны бер кысада тоту буенча корал да бит. Әмма халыкны дингә инандыру кыен хәзер. Теге дөньядан курка торган булса, әнә миллиардларча сумнарга ия булып алучы акыллылар үз акчаларына бер-бер артлы мәчетләр салдырырлар, авыру балаларга ярдәм итәрләр иде. Без кечкенә чакта илебездә коммунизм булачак дигәнгә бик тә шатланган идек. Шулай да кечкенә балалар булсак та, коммунизм булгач, берәү дә эшкә чыкмас инде, чыксалар да, бригадир эшкә әйтеп йөрмәгәч, нинди эшкә барырга икәнен ничек белерләр икән, дип баш вата идек. Булалмады коммунизмы. Хәзер инде оҗмах, тәмуг дип баш ватабыз. Алары да ничә миллиард елдан соң булыр әле. Дус-ишләр белән сөйләшкәндә кайчак шаяртам. «Ярар, – дим, – яшь бара. Кайчан да булса кара гүргә дә керәсе. Анда баргач күргәннәремне сезгә белдерергә ничек тә җаен табармын әле». Ә болай чынлабрак уйлап карасаң, җиргә туып яшәү – тәмуг, кара җир астына кереп яту – оҗмах түгел микән? Анда инде кешене бернинди тормыш проблемасы борчымый да, аңа берни кирәкми дә. Ә тәненнән аерылган җан җир йөзеннән бер кая да китми, кая тели – шунда иркенләп йөри, диләр. Гомумән, яшәвебез дә, безнең Җир шары әйләнгән галәм дә кешелек өчен тирән сер. Әлегә аны беркемнең исбатлап, аңлатып бирәлгәне юк. Бик тирәнгә керми генә язмамны шушының белән тәмамлыйм, газета укучылар гаеп итмәсләр.

Җәүдәт ХАРИСОВ

Комментарии