Авылда хәләл кибет ачылды

Аллаһ Тәгалә кешене Үзенә гыйбадәт кылып яшәсен өчен бар иткән. Бу хакта ул Коръәндә, «Зарият» сүрәсенең 56нчы аятендә әйтә. Әгәр кеше Аллаһ кушканча яшәсә, аның бөтен тормышы гыйбадәт була. Укыган намазлары, тоткан уразалары гына түгел, Аллаһ ризалыгы өчен дип эшләгән бөтен гадәти эшләре, хәтта йокысы да, ашау-эчүе дә гыйбадәт булып языла. Кемдер сорарга мөмкин: «Ашау-эчү ничек гыйбадәт булсын инде?» Әйе, Раббыбыз кушканча туклансак, ашау-эчү дә гыйбадәт була. Ә ризыклану мәсьәләсендә кешеләргә Аның катгый әмере бар: «Әй, кешеләр! Җир йөзендәге яхшы, хәләл булган ризыкларны гына ашагыз!» («Бәкара», 168) Хәләл булган, ягъни Ул рөхсәт иткән ризыкларны гына куллану әмер ителә. Аятькә игътибар итик: Аллаһның бу әмере мөэмин-мөселманнарга гына түгел, ә җир йөзендә яшәүче барлык кешеләргә дә кагыла. Һәм Аллаһка ышанган, иманы булган кеше Аның әмерен үтәргә тырыша. Табигый ки, иманлы кешеләрнең саны арткан саен, хәләл ризыкка да сорау арта бара. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән, хәрам ризык ашаган кешенең намазы да, догасы да 40 көн буе кабул булмас, дигән.

Шунысы гаҗәп, хәзерге христианнарның бик күбесе Аллаһ Тәгаләнең аларны да хәрам ризык-эчемлек кулланудан тыйганы хакында белми. Инҗилдә (Библия) бу хакта ачык язылган. Мәсәлән, Аллаһ Тәгалә аларга исерткеч эчемлекләр эчмәскә (Левит, 10нчы стих), дуңгыз ите ашамаска (Второзаконие, 14нче стих) әмер итә. Димәк, хәләл ризыклар христианнар өчен дә бик кирәк.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтеп калдырган: «Килер шундый вакыт, хәләл ризык табу бик катлаулы эшкә әйләнер». Без хәзер нәкъ менә шундый чорга кереп барабыз кебек. Кибетләрдәге ризыкларның ассортименты көннән-көн арта бара. Азык-төлекне хәзер ничек кенә һәм нәрсәдән генә ясамыйлар! Аларның кайсы хәләл, кайсы хәләл түгел икәнен кайчакта ачыклап та булмый. Акча артыннан куып, хәрам ризыкны да хәләл дип сатучылар барлыкка килде. Киштәләрендә коньяк, аракы, шәраб, сыра тезелеп торган кибетләрдә сатыла торган көндәлек ризыклар да тулысынча хәләл була алмый, чөнки аларга хәрам эчемлек сатудан кергән акча катыша. Шул сәбәпле, фәкать хәләл ризыклар гына сата торган кибетләргә ихтыяҗ барлыкка килде. Һәм шундый кибетләрнең саны хәзер арта бара. Алар инде шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирләрендә дә күренә башлады.

Әлхәмдүлилләһ, шундый кибетне, Аллаһ ризалыгы өчен, авылыбыз Ишкидә Ринат хаҗи Ганиуллин ачып җибәрде. Аның «Хәләл» дип исемләнгән кибетендә авыл мөселманнарына кирәкле бөтен ризык бар. Азык-төлекне ул атнага бер тапкыр, 100 чакрым ераклыктагы Чаллы шәһәренә барып, базарда җентекләп сайлап алып, үз машинасына төяп алып кайта. Шуңа күрә ул саткан ризыкның хәләл булуына беркем дә шикләнми. Кешеләр нәрсә сораса, шуны алып кайтып бирә Ринат хаҗи. Аңа әлегә җиңел түгел, ләкин ул Аллаһ ризалыгы өчен тырышып эшли. Авылыбыз мөселманнары да аңа бик рәхмәтле, ул бит аларның күңеленә тынычлык китерде, чиста хәләл ризык табу проблемаларын хәл итте. Аллаһның Илчесе (с.г.в.) әйткән: «Кем бер кардәшенең проблемасын хәл итәргә ярдәм итсә, Аллаһ Тәгалә Кыямәт көнендә аның бер проблемасын хәл итәр». Ә Кыямәт көнендә һәр кешенең иң зур проблемасы нинди булачагын без беләбез, ул да булса Җәннәткә керү проблемасы. Раббыбыз Аллаһ Ринат хаҗиның шул проблемасын хәл итәр дип өметләнәбез.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,
Мамадыш районы, Ишки авылы
мәхәлләсе имам-хатыйбы

Комментарии