Кадер киче

Кадер киче

Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм әйткән: «Кем дә кем Кадер кичендә Аллаһыга иман һәм өмет белән шушы төнне гыйбадәттә үткәрсә, Аллаһы Тәгалә шул кешенең моңа кадәр булган гөнаһларын кичерер» (Бохари-Мөслим).

Рамазан аеның соңгы 10 көнендә Кадер кичәсен (Ләйләтүл кадер) эзләргә тырышырга кирәк. Ничек эзләргә? Әлбәттә, шушы төннәрне гыйбадәттә үткәреп. Кадер киче-төне башка төннәргә караганда мең мәртәбә фазыйләтлерәк. Шушы төндә кылган гыйбадәтләр мең айга караганда да өстенрәк. Чөнки Рамазан аеның бу төнендә Коръән иңде. Шушы төндә Аллаһы Тәгалә әмере белән Аның рәхмәтен иңдерү өчен фәрештәләр төшә. «Кадер» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә бу фазыйләтләрне санап чыкты.

Шушы кичне без Аллаһы Тәгаләдән гафу сорап, гыйбадәттә үткәрергә тиеш. Ахшамнан башлап иртәнге намазга кадәр Кадер кичәсе дәвам итә. Шушы кыска гына вакыт төн дип санала. Бу кичтә иң хәерле эшләр кылырга: күбрәк Коръән укырга, намазлар укырга, зекер әйтергә, дога кылырга. Бигрәк тә Аллаһы Тәгаләдән гафу сорау догасын укырга кирәк. «Аллаһүммә иннәкә гафүүән тухиббүл гәфвә фәгфү гәнни» («Аллаһым, Син Гафу итүче, гафу итүне яратасың, мине гафу кыл»).(Нәсәи һәм Тирмизи риваятьләре). Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм аны укырга әмер иткән.

Аллаһы Тәгалә Кадер кичәсен Рамазан аеның соңгы 10 киченең так санлы көннәрдән эзләргә кушкан (Бохари, Мөслим риваятьләре). 21, 23, 25, 27нче төннәрдә бу доганы күбрәк укыйк, гыйбадәтләребезне арттырыйк. Шундый форсатны, фазыйләтләрне кулдан ычкындырмыйк. Аллаһы Тәгалә биргән бүләкне алып калыйк.

Аллаһы Тәгалә: «Ел буена бер кичә бар, шуны эзләгез, Мин сезне шул кичтә гафу итәрмен», – дисә, адәм баласының ул кадәр гыйбадәт кылырга көче җитмәс, зәгыйфьләнер иде. Ул Рамазан аеның соңгы 10 көненең так саннарында шундый төн бар дип, билгеләрен әйткән. Шуны табыгыз, гыйбадәттә булыгыз, дип әмер итә. Ычкындырмыйк бу форсатны! Итагатьтә, изгелектә, дога-истигъфарда үткәрик бу кичләрне. Әгәр гыйбадәтләребез Кадер кичәсенә туры килсә, гыйбадәттә үткәрелгән рәвештә гамәлләребез язылса, күпме әҗер-савап алачакбыз!

Аллаһы Сөбханә Тәгалә Кадер кичәсен – гыйбадәттә, Үзенең әмерләрен үтәп, шушы кичләрне Үзенең ризалыгында, Үзенең шәригатенә муафикъ булып, Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм сөннәтенә туры китереп үткәрергә насыйп итсен.

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Комментарии