Урысча язучы чын татар зыялысын искә алдылар

Урысча язучы чын татар зыялысын искә алдылар

«Рәшитнең яшәгәне – гәҗит битләрендә». 26нчы октябрь көнне Милләт йортында күренекле журналист, «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире Рәшит абый Әхмәтовны искә алу кичәсендә бу сүзләр бер генә тапкыр кабатланмады…

Татар милләте үзенең нинди олы кайгыда икәнен абайламый әле. Авыз тутырып бер татар сүзе әйтмәгән Рәшит Әхмәтовның татар халкы өчен куйган хезмәтенә дөрес бәя дә бирә алмый ул. Ә хезмәтенең иге-чиге юк. Ул татар халкының теләген, борчыган сорауларын урыс газетасы аша күрсәтә белде. Алай гына да түгел, газета битләрендә урыс милләтчеләре дә, татар зыялылары да иркенләп уй-фикерләрен җиткерү мөмкинлегенә ия булды. Аның газетасы – фикереңне әйтү өчен чын аренага әверелде. Иң мөһиме – ике якның да фикере ишетелде. Аның язганы гади халыкта гына түгел, «өстәгеләр» арасында да популяр иде. Шундый булып кала да.

Рәшит Әхмәтовны искә алу кичәсендә дә «Звезда Поволжья» битләре кабат-кабат әйләндерелде. Һәр битен ачкан саен яңалык һәм төпле фикер генә тапты җыелган халык. Ә Рәшит абыйны искә алырга килүчеләр шактый. Кырыклап кеше арасында аны хөрмәт итеп килгән дуслары да, аны якыннан белгәннәр дә, аның турында ишеткәннәр генә дә бар иде.

Узган атнада Рәшит абыйның улы Русланның әтисенең эшен дәвам итеп, газета чыгарганы турында язган идек. Ахыргача шушы эшне дәвам иттерү юлында булу икән аның теләге.

– Әтиемнең васыятен үтим, – дип башлады сүзен Руслан. – Әтием эшендә генә түгел, гаиләдә дә гадел була белде. Кирәк чакта мактады, кирәк чакта әрләп тә ала иде. Мин әле өйрәнеп кенә киләм, ләкин тырышам. Монда җыелган һәр кешенең ярдәме белән без газетаны тагын да үстерербез дип өметләнәм.

Рәшит абый авырып больницада ятканда ук медицина темасын газета битләрендә күрсәтергә хыялланган. Бу турыда улына да сөйләгән. Ләкин язарга өлгерми калган… «Хәзер уемда – әтиемнең бу теләген тормышка ашыру», – ди Руслан.

Искә алу кичәсендә Рәшит абый турында җылы истәлекләр генә барланып калмады, аның рухына дога да кылынды. Бөек зыялының кешелеклелек, толерантлык, цивилизация, мәдәният идеяләрен һәм кыйммәтләрен раслауга кертелгән өлешенә бәя дә бирелде: Дөнья мәдәнияты институты ректоры Энгель Таһиров «Роза мира» Халыкара алтын медален Руслан Әхмәтовка тапшырды.

– Югалткан кешеләребезнең бәясен белү өчен йөз ел вакыт кирәк. Рәшиткә әле бәя бирү башланды гына. Үз вакытында авыз ачып рәхмәт әйтү традициясе юк. Кызганыч, медаль Рәшиткә исән вакытында бирелми калды, – диде тарихчы.

Кеше китә – җыры кала, диләр. Күренекле журналист Рәшит абый Әхмәтов та үзеннән соң сагынып искә алырлык хатирәләр, кат-кат кайтып укырлык мәкаләләр һәм күпләр яратып өлгергән гәҗит калдырды. Чын мәгънәсендә газета тормышы белән яшәгән әлеге шәхесне «Звезда Поволжья»сыннан аерып карау кыен. Якыннары, хезмәттәшләре хәтерендә дә «гәҗит кешесе» булып калачак ул. Әнә бит, якыннарының истәлекләре гел гәҗиткә килеп тоташа…

«РӘШИТ КЕБЕК ЖУРНАЛИСТЛАР ЮК»

Фәндәс САФИУЛЛИН (Татарстан һәм Русия сәясәтчесе):

– Татарстанга, татар халкына карашыбыз белән якын фикердәшләр идек. Сәяси эштән аерылгач, Рәшит мине эшсез калдырмады. Язылган һәрбер мәкаләмне үзенең газетасында бастырып барды. Язмаларымның 90 проценты шунда басылган дисәм дә ялгыш булмас. «Звезда Поволжья» минем трибунамны алыштырды. Шуның өчен Рәшиткә рәхмәтлемен. Гомуми сүзләр булыр, әмма ул милли аңы, дәрте булган шәхесләргә сүнәргә ирек бирмәде, аларны саклап калды. Соңгы елларда безнең халык өчен авыр чор, торгынлык чоры башланды. Бүгенге заманда Рәшит газетасы сүз һәм фикер иреге өчен бердәнбер ачык тәрәзә булып калды һәм калачак та. Аның эшен дәвам итәрлек басма Татарстанда юк. Барысы да буылган, цензура тарафыннан тыелган. Үз сүзен әйтерлек журналистлар да бар, әмма Рәшит кебек дәрәҗәдәгеләре юк.

«МИЛЛӘТКӘ ЭШЛӘҮЧЕ КЕШЕ ИДЕ»

Марат ЛОТФУЛЛИН (Татарстан мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре ассоциациясе президенты):

– Рәшит – татар халкының мәнфәгатен, теләкләрен мөмкинлекләрен, потенциалын урыс телле газета аша бөтен дөньяга җиткерүче. Чын журналистика – математика кебек. Теге яки бу проблеманың чишелешен эзләү юллары төрле, әмма нәтиҗәсе шул ук. Шуңа да мин аңа газета оештыру эшендә ярдәм итә алмадым. Мин акчалата гына булыштым, чөнки дәүләт бер тамчы да акча бирмәде. Бүген дә мәҗлестә дәүләт органнарыннан берәү дә юк бит. Рәшит Әхмәтов дәүләттән беркайчан да бернинди бүләк алмады, ә татар халкына күпме дәрәҗә күрсәтте. Татар халкына интеллектның нәрсә икәнен аңлатты. Милләткә эшләүче кеше иде ул.

«РУХИ ГОНОРАР БИРӘ ИДЕ»

Рабит БАТУЛЛА (татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе):

– Рәшит газета чыгара башлаганда ук күп кыенлыклар белән очрашты: бер тиен акча юк, хөкүмәт тә, байлар да ярдәмгә килми. Тираж аз, белеп тә бетермиләр. Суд юлын да байтак таптады, җиңде. Тиражны ничек җыйды, дисезме? Бер темага ике мәкалә чыгарып. Теге яки бу сорауга ике җавап яза иде: берсе тискәре, икенчесе – уңай. Монысын укысаң – бу хаклы дидек, тегесен укысак – бу хаклы булды. Безнең шөрепләрне шулай эшләтте ул. Шуннан соң «өстәгеләр» дә алдыра башлады гәҗитне. Хәзер дә алдыра. «Минем турында нәрсә бар икән?» дигән сорауга җавап эзли алар. Аннары, һәр язучы бу газетада басылуны дәрәҗәгә санады. Бушлай басылды, чөнки дәрәҗәсенең бәһасе юк иде. Рухи гонорар бирде ул. Рәшитнең язмаларында сәясәт, сәнгать, сәнәгать, тарих, идеология һәм милләт темаларын аерып чыгарырга була. Һәрберсендә дә тирән белем бар иде. Менә шул төпле фикерләре югалырга тиеш түгел аның. Аны китап итеп бастырып чыгарырга кирәк. Үзенә дә бу турыда күп әйттем, ләкин ул үзе турында түгел, күбрәк милләтне кайгыртты.

«ҖАНЫ-ТӘНЕ БЕЛӘН ТАТАР ИДЕ»

Индус ТАҺИРОВ (татар галиме, сәясәтче):

– Рәшит милли хәрәкәт яклы кеше булды. Татарча сөйләшә белмәсә дә, җаны-тәне белән татар иде. Үзе татар телен начар белде, чөнки читтә туып-үскән иде, әмма улы Русланны 2нче татар гимназиясендә укытты. Татар телле булып үсте улы. Барыбыз өчен дә үрнәк ул. Аның кебек шәхесләр бармак белән санарлык. Туры сүзле, кыю фикер иясе иде. Берсеннән дә курыкмады. Татар зыялылары гына түгел, бөтен ил яратып укырлык гәҗит чыгарды.

«УЛ – КҮПЕР ИДЕ»

Илнар ГАРИФУЛЛИН (тарихчы):

– Рәшит Әхмәтов – бөек татар шәхесе. Аның милләт өчен роле зур. Ул татар милли интеллигенциясе белән рус телле татарларны тоташтыручы күпер иде. Рәшит Әхмәтов татар телен оныткан рус телле татарның да эчендә милли җаны барлыгын күрсәтте. Андыйлар да татар милләте өчен зур эшләр эшли ала. Аның газетасы шул эшне алып барды да инде.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии