Саваплы эшләрнең берсенә чакырабыз

Саваплы эшләрнең берсенә чакырабыз

Галәмнәрнең Раббысы һәм көннең бердәнбер хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләгә дан һәм мактауларыбыз булсын! Аның ике дөньяга рәхмәт өчен җибәрелгән сөекле пәйгамбәре Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмгә хәмед сәнәләребез булса иде!

Моннан 20 еллар элек, үткән гасырның 90нчы еллар ахырында, Арча районының Казанка авылында мәчет төзелә башлаган иде. Икътисадый кризис башлангач, мәчет төзелеше тукталып, эш ярты юлда калды. Әлбәттә, моңа финанс чыгымнарын каплап барган СМУ-5 һәм «Казанка» исемендәге ярдәмчел хуҗалыкның (генераль директоры Пипия Мурмани Валерианович, 2012нче елда вафат булды) таркалуы да азмы-күпме тәэсир итмичә калмады.

Шул дәвердән бирле, мәчет ярым төзелгән килеш авыл башында моңаеп утыра. Авылның указлы мулласы бар, авыл халкының гыйбадәт кылырга урыны юк. Авыл халкы, мәчетне ахырына кадәр төзеп, сафка бастыру теләге белән күптән хыялланып йөри. Беребезгә дә сер түгел, мондый зур төзелеш зур чыгымнар таләп итә. Авыл да зур түгел, нибары 25 хуҗалык. Шуңа да карамастан, быел авылдашлар җыен уздырдылар. Барысы да бер авыздан мәчетне төзеп чыгу теләген белдерделәр.

Уйлаган уйның, теләгән теләкнең, изге эшнең чынбарлыкка ирешүе өчен, иң беренче, Аллаһы Тәгаләдән сәгать сугу кирәк булса, шул гамәлләрне үзенә йөк итеп алырдай, гадел, кешеләрнең ышанычын яулаган, оештыру сәләтенә ия булган шәхесләр дә кирәк. Бу эшкә Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин да бик теләп кушылды. Ул Казанка авылының мәхәллә әгъзалары һәм Казанка авылының имам-хатыйбы Фәнәвил хәзрәт Мусин белән очрашты. Очрашу вакытында мәхәллә эшен оештыру, дин белемен тикшерү һәм күтәрү буенча фикер алышынды. Мәхәллә эшләренә дә бәя бирелде. Фәнәвил хәзрәтнең эшләре Әмир хәзрәттә зур канәгатьлек хисе калдырды. Шул җыелышта мәчет төзелешен кабат яңарту мәсьәләсе буенча янә сүз кузгалтылды. Мөхтәсиб авыл халкының теләген игътибарсыз калдырмады, бу изге эштә ярдәм итәргә теләген белдерде.

Шуны гына көткән авыл халкы, төзелешне дәвам итү өчен, теләктәшләр төркеме төзеде. Өмә ясап, ремонт эшләрен башлап та җибәрде. Мәхәллә җыелышында Арча мәдрәсәсен тәмамлау алдында торган Данил Гыйззәтуллинны төзеләчәк мәчетнең имамы итеп сайларга тәкъдим иттеләр. Данил кардәшебез үз эшенә керешеп тә китте.

Мәгълүм ки, мәчет төзү изге гамәл һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөйгән эше икәнен һәрбер мөэмин-мөселман бик яхшы белә. Безнең мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин бер чыгышында, мәчетләр төзүнең халкыбыз традициясенә әйләнүен, соңгы 6 ел эчендә генә Татарстанда 170 мәчет сафка баскан, дистәгә якынында төзелеш эшләре баруын искәртеп, Русия күләмендә исә безнең республика мәчетләр саны буенча Дагстаннан гына калышуын әйткән иде.

Камил хәзрәт үрнәк итеп сөекле пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм тормышыннан мисал китереп, Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылгач, беренче эш итеп үзенә өй түгел, ә мәчет төзүен искә төшерә.

Шунысын да искәртик: Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу өчен мәчет төзү, ул эштә матди яки физик ярдәм күрсәтү генә җитми, әлеге игелекле гамәлнең нигезендә Аллаһыга инану, сафлык, кешенең иманы нык булу һәм изге ният белән башкарылу да мөһим. Авыл халкы моңа күптән әзер.

Аллаһы Тәгаләгә иксез-чиксез шөкеранабыз булсын. Ул динебездә мәчетләрнең дәрәҗәсен күтәрә, аларны Аллаһ йорты дип атый. Безнең пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә шулай дип тә әйтә: «Кыямәт көнендә Сөбханә вә Тәгалә кешеләргә мөрәҗәгать итәр: «Минем күршеләрем, торыгыз!» – дип. Кешеләр гаҗәпләнеп: «Сөбханә вә Тәгалә, синең күршеләрең буламыни?» – дип сорар. Ул: «Минем күршеләрем мәчет төзегән кешеләр була инде», – дип җавап бирер. Ул кешеләр торып басарлар һәм аларны турыдан-туры, бер сорау да алмыйча, җәннәткә кертерләр».

Пәйгамбәребез шулай дип тә әйткән: «Мәчет төзүчеләрне Сөбханә ва Тәгалә аеруча мактый, аларга Җәннәт бакчаларында йортлар төзеп бирүне вәгъдә итә».

Мәчет төзү ул – ике дөнья рәхәтенә ирешү дигән сүз. Аллаһ йортын торгызуга булышкан кешегә эшләгән изге гамәлләре бу дөньяда да, ахирәт йортында да дога булып ирешә.

Адәм баласының үлеменнән соң бөтен эшләре дә туктала. Тик аның дөньялыкта яшәгәндә эшләп калдырган өч төрле гамәле генә ул кешегә дога булып кайтачак. Беренчесе, иманлы, итагатьле, әти-әнисенә дога кылып тора торган баласы. Икенчесе, дөньялыкта булганда калдырган, ә хәзер бүтәннәр куллана торган белем. Өченчесе – сәдака. Бигрәк тә мәчеткә, мәчет төзелешенә сәдака биргән кешегә, биргән сәдакасы вафатыннан соң да дога булып ирешеп торыр дигән безнең сөекле пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәллам.

Кадерле дин кардәшләребез! Бүгенге көндә мәчетне торгызу өчен авыл халкы матди ярдәмгә мохтаҗ. Без дә сезне иң саваплы эшләрнең берсе – мәчет төзелешендә катнашырга чакырабыз. Кем дә кем Арча районының Казанка авылында төзелеп барган мәчеткә үзенең ярдәмен күрсәтәсе килсә, шушы номерлы картага: 4276 6200 3726 8673 Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, теләгән суммада акча җибәрә аласыз. Расчет счеты 4081 7810 7620 0419 5785. Телефон номеры 89872133720 Ибрагимова Рузалия.

Ярдәм иткән кешеләрнең исемлеген теркәп бару өчен шушы телефонга шалтыратып әйтсәгез, бик әйбәт булыр иде. Банк счетына акча күчерүчеләргә әлеге телефоннан мәгълүмат алырга була.

Мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләргә имам-хатыйбыбыз Фәнәвил хәзрәт, Данил кардәшебез җәмәгать белән дога кылу нияте барлыгын әйттеләр. Сөбханә вә Тәгалә гөнаһларыбызны кичерсен, мәчет төзү эшендә ярдәменнән калдырмасын, һәр финанс яки физик ярдәм күрсәткән кешегә Үз Рәхмәтен бирсен, бу дөньяда да һәм ахирәт дөньясында да, Җәннәттә төзелгән йортлар белән бүләкләсен, Иншаллаһ.

Камил хаҗи НИЗАМЕТДИН

Комментарии