Аллаһ йорты тагын үзенә җыйды яки дин изгелеккә генә өйрәтә

Аллаһ йорты тагын үзенә җыйды яки дин изгелеккә генә өйрәтә

Ул туды, үзгәрде,

яктырды бөтен дөньяның йөзе

Чөнки балкытты бөтен җирне

хакыйкать йолдызы.

Нур белән тулды җиһан,

Шатланды җир, күк, барча җан;

Әйттеләр шатлык белән күктә

фәрештәләр азан.

(Г.Тукай)

Мәүлид ае – изге ай. Бу айда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам туган. Барлык мөселман дөньясы пәйгамбәребезне зурлап искә ала, мәчетләрдә мәүлид бәйрәмнәре уза. Татшуган авылының «Ислам нуры» мәчетендә дә дин кардәшләр җыелып, Авылыбыз имамы Равил хәзрәт белән берлектә зурлап уздырды әлеге бәйрәмне. Авыл халкы бердәм, юмарт безнең. Хуҗалыгында булдырган итен, каз-үрдәген, сөт-катыгын, пешергән ризыкларын мулдан китерә мәҗлескә.

Имамыбыз Равил хәзрәтнең пәйгамбәребезнең тууы хакындагы вәгазеннән соң, башлангыч мәктәп балалары чыгыш ясады. Бәйрәмгә җыелган авыл халкына аларның чыгышы бигрәк тә кызык, чөнки алар арасында күбесенең оныклары, күрше-күлән балалары да бар. Кайбер нәниләребезнең Аллаһ йортында әле тәүге тапкыр чыгыш ясаулары иде. Алар пәйгамбәребезгә багышлап һәм күптән түгел генә булып узган әниләр көне уңаеннан әниләренә-әбиләренә багышлап ятлаган шигырьләрен, Коръән сүрәләрен, өлкәннәр өйрәткән догаларны яттан сөйләп күзләргә яшьләр китерделәр. Хәзрәтебез динебезне яшь буынга, халыкка барып җитсен өчен нинди генә матур чаралар уйлап тапмый. Мәүлед ае башыннан ук балалар бакчасына һәм башлангыч мәктәпкә йөрүче балалар арасында «Һәр изгелек – сәдака» дип исемләнгән кошларга җимлекләр ясау бәйгесе игълан итте. Әти-әниләр балалары белән бергәләшеп сокландыргыч, хәтта заманның соңгы «таләпләренә» туры китереп ике, өч катлы коттеджлар рәвешендә, профнастил һәм сайдинг түбәле итеп җимлекләр ясаганнар. Ниндиләре генә юк! Әби-бабайларның сокланулы карашлары балаларда әтиләре белән горурлану хисләре уятты. Хәзрәт бәйгегә йомгак ясап, балаларга, әти-әниләргә «Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре булсын! Безнең өсләребездә кошлар хакы да бар, җир ана күкрәгенә ак кар түшәлде, кошларыбыз ризык таба алмый, без аларны туендырып торсак зур савапларга ирешербез. Сәхәбәләребез дә мәчеткә намазга барганда кошларны ризыкландыра торган булганнар», –диде. Ризык салынган җимлекләр мәчетебез каршындагы алмагачларга эленеп, ул тирәгә тиз арада чыпчык-песнәкләр җыелды. Балаларга аларны күзәтеп, һәрдаим ризыклар куеп тору йөкләнде. Мәчеткә аяк атлап кергән кешенең күңелендә ихласлык, гамәлләрендә игелеклелек кенә була. Балаларыбыз да шуны аңлый. Игелеклелекнең әнә шулай кечкенә генә гамәлләрдән башлануын аңлаган балалар гомер юлларында ялгышмаслар дип ышанасы килә. Ә бүгенгә әле аларны саклаучы догалы әби-бабалары, иманга юл күрсәтүче мәчетебез бар. Мәхәллә исеменнән зур әзерлек белән Мәүлид бәйрәменә кергәннәре өчен балаларга, укытучылары Нурания Мөсаяф кызына, әти-әниләренә зур рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырылды. Хәзрәт бүләккә дини календарьлар тапшырып: «Алдагы елда да шушы календарьга карап дини бәйрәмнәрне көтеп алып, матур-матур шигырьләр, Коръән сүрәләрен, догалар өйрәнегез, өйдә дә әти-әниләрегезнең исләренә төшереп торыгыз», – диде.

Изображение удалено.

Балалардан соң бәйрәмне өлкәннәр дәвам итте. Бар табын бергәләп пәйгамбәребезгә салаватлар әйтте. Авылыбызда үзләре мөнәҗәтләр иҗат итүче апаларыбыз да бар, алар мәчетебездә уздырган һәр мәҗлеснең күрке. Әнә шул апалар мөнәҗәт әйттеләр. Хәзрәтебез мәчетебез каршында мөнәҗәтчеләрдән генә торучы «Ихлас» төркеме булдыру кирәклеген әйтте. Ни кызганыч, оста мөнәҗәтче Әлфинур абыстаебызның безнең янда булмавы бар халыкны боектырды, урыны фирдәвес җәннәтләрендә булсын!

Дини йолаларны, бәйрәмнәрне төп тәрбия чарасы итеп кабул итүче авыл башлыгыбыз Гөлсинә Зәкәрия кызы, ветераннар Советы җитәкчесе Идиятуллин Әхсән абый һәрвакыттагыча, көн салкынына карамыйча, күчтәнәчләр белән мәчеткә килгән авыл өлкәннәренә, аларны түгәрәк табын артында тәмле ризыклар пешереп каршылаган пешекче хатын-кызларыбызга җылы сүзләрен, олы рәхмәтләрен җиткерделәр, авылдашларның бердәм, ярдәмчел булуларына чиксез сөенүләрен белдерделәр. Соңыннан хәзрәтебез Коръән сүрәләре укып, бездән дога өмет итеп торучы әти-әниләребез, авылдашларыбыз рухына дога кылды. Җәмәгать белән намаз укылды. Барча халык Мәүлид бәйрәменнән бер-берсенә исәнлек-саулык, дөньяларның имин булуын, алдагы Мәүлид бәйрәмнәрендә күрешүләр теләп таралыштылар.

Айсылу ИСЛАМОВА,

Азнакай районы, Татшуган авылы

Комментарии