«Кайбер очракта телеңне тыю хәерле»

«Кайбер очракта телеңне тыю хәерле»

Гаилә кыйммәтләре, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында Сәйдә абыстай Аппаковадан да яхшырак сөйләүче юктыр. Аның янына кайчан килмә, үзенең кызыклы вәгазьләрен сөйләргә вакыт таба. Һәр сүзнең тәмен белеп, дин турында гади һәм аңлаешлы телдә сөйли ул. Аңа сораулар бирү кирәкми, аларны күзләреңнән укып, һәрберсенә җавап таба. Вакыт-вакыт үзе язган «Тузмый торган бүләк» китабына карап ала һәм укып, сөйләвен дәвам итә...

***

– Киләләр дә: «Нигә диндә хатын-кызларның хокуклары ирләрнекеннән әзрәк?» – дип сорыйлар. Алай түгел, җәмәгать. Ир дә, хатын да бертигез дәрәҗәдә яратылган. Хатын-кызлар бөркәнеп йөрергә тиеш, имеш. Бу – аларның хокукын чикләү түгел, бу – аларга бирелгән иң зур бүләк. Алай булмаса, көчләү кебек ямьсез күренешләрнең иге-чиге булмас иде. Ни кызганыч, бүген шул бүләкне кабул итә алмыйбыз. Хатын-кыз «муен» гына түгел. Ул ирдән калышмаска тиеш. Шул вакытта гына ир хатынын тиң итеп күрәчәк, кадерен беләчәк. Аларның кесә калынлыгының бер дәрәҗәдә булуы да мөһим. Әгәр ир гади һөнәр иясе, ә хатыны шактый карьерага ирешеп, бүгенгечә әйтсәк, уңышлы, дәрәҗәле булса, бу очракта да ирнең мәхәббәте озакка сузылмас, чөнки ирләрне Аллаһ Тәгалә шулай яраткан. Ир кешенең һәрвакыт үзен гаилә башлыгы, хатыннан өстенрәк итеп күрсәтәсе килә. Әмма аяк «юрганына карап сузыла бит».

Егетнең дә, кызның да тормыш дәрәҗәләре бер тирә булу хәерле. Әгәр егет баерак булып, хатынын киендерә алса, тормышлары матур гына бара кебек. Әмма бер вакыт ир дигәне «синең миңа чыкканда нәрсәң бар иде соң?» дисә, хатын күңелендә гомерлек яра кала. Хатынының сабыр итүе бәрабәренә ир «патша» булып яшәр. Әгәр хатын бай булып, ире фәкыйрь булса, бу инде көн саен концерт диярлек. Хатын үзен «баш» итеп куячак, ир исә йомышчы ролен үтәр. Кайнар мәхәббәт тиз сүнәчәк, күпме генә үгетләмә, тырышма, хәлле тормышта үскән хатынның «мин-мин» дигән чире өстен чыгачак.

***

Мин гел әйтә килдем: «Хатын-кыз гаиләдә чын артист булырга тиеш». Бу өстәлгә менеп бию дигән сүз түгел. Үзем тормышка чыккач, барына да өлгермәкче булып йөгерә-йөгерә эшли идем. Моны күреп, кайнатам туктатты да: «Син ун елдан соң аяксыз каласың, сәламәтлегең бетә», – диде. Нинди зирәк фикер. Хәзер йөгереп йөрсәң, рәхмәт кенә әйтерләр, алай йөгерүчеләр сирәк шул. Тормышта ничек? Ир эштән арып кайта, хатын табын кора. Ашарга утыралар. Шулчак өстәлдә ипи юклыгын күрәләр. Хатын: «Кибет яныннан үттең бит, ник алмадың?» – дип сорау яудыра башлый. Ә бит шушы сүзләр урынына: «Син арыгансыңдыр, әмма авыр булмаса ипи генә алып кайта алмассыңмы?» – дисә, иренә дә күңелле булыр иде, үзенә дә. Бер үк гозереңне ике төрле итеп җиткерергә була. Каенатам: «Кызым, ирләрне команда биреп җиңеп булмый, «җаным» дип әйтергә тырыш», – дия иде. Шул «җаным» сүзе бөтен нәрсәне рәтли дә куя. Дөрес, бик нык ачу килгәндә, җаным сүзенең «җ» хәрефен дә әйтәсе килмәгән чаклар була. Ачудан тыелып калырга өйрәнергә кирәк, авызыгызга йозак элегез, дим мин андый чакта. Ир әйтте дип, хатын әйтсә, хатын әйтте дип, ир әйтсә – сугышырга кирәк. Эндәшми калсагыз, узып китә. Өй эшләрендә ирләр хатыннарына булышырга тиеш. Хатын-кыз эше дип бүлеп карау дөрес түгел. Монда да хатын зирәклеге булыша. Өй эшләренең яртысын иргә бүлеп биреп, аны да гаилә тормышына күнектерергә, хуҗалыкта ярдәм итәргә өйрәтергә кирәк. Каенатам да шулай дип киңәш бирде, аш пешергәндә бәрәңгесен ул чистартсын, дип әйтә иде. Базар, кибеткә дә ирең барсын, авыр сумкалар күтәреп йөрмә, диде. Бу эшләрне җай белән генә кушарга өйрәнегез. Бер-берегезне эштән чәй куеп көтеп торыгыз, ишектән үк каршы алыгыз, дип киңәш итәм яшьләргә. Балаларга да, әтиегез кайтты, башмакларын китереп бирегез, дип әйтергә куш. Моны күреп торган ир өйдә үзен кирәкле кеше, гаилә башлыгы итеп тоя, үзенә хөрмәт күрсәтүләренә сөенә. Күңеле белән дә гел өйгә тартылачак, эштән соң дуслар белән сыра эчеп йөрмәячәк. Гомумән, ир белән хатын бер-берсен мактап торырга тиешле. Мактап куйсалар, канатланып китәсең, тагын да тырышыбрак эшли башлыйсың бит.

***

– Яшьләрнең хәзер олыларга карата ихтирамы юк, кайнана, кайнатага хөрмәт дигән нәрсәне бар дип тә белмиләр. Бу хакта еш ишетәм. Ә бит алар тормышны синнән күбрәк күргән кешеләр, аларның киңәшләре бик кирәк. Кайнана белән дуслыгым юк дип кул кушырып утырганчы, күчтәнәч аласың да, иреңне, балаларыңны ияртеп, аңа кунакка барасың. Шунда: «И, әти-әни, әле ярый сез бар, әле ярый сезнең улыгызга тормышка чыкканмын, рәхмәт, улыгызны дөрес үстергәнсез», – дип сөйләнәсең. Ата-анага аның баласын беркайчан да яманларга кирәкми. Һәр ата-ана өчен бала газиз. Син иреңне мактагач, кайнанаңның күңеле булып, синең алдыңда тыпырдап кына торыр. Бу каенананы «сатып алу» була. Шәригать буенча, үз анаң белән каенанаң арасында тары ярмасы кадәр генә аерма бар. Шуңа күрә, телеңне кызганмау хәерле. Кайнана да киленгә игътибарлы булсын. Килен эштән кайтканда чәй куеп торса, ике арадагы мөнәсәбәтләр дә җайланыр. Ашарга пешмәгән, чәй куелмаган булса, килен әнисе янына утырсын да, иңеннән кочып: «И, әни җаным, әле ярый син бар, мин кайтышка чәй кайнап тора», – дисең. Акыллы кайнана тиз генә торып, чәй куя. Артистлану менә шул вакытта кирәк.

Кайнана, дигәннән, кайбер кызлар, кияүгә чыгуга, ирне үз ягына авыштыру ягын карый башлый, чөнки аңа үз әти-әнисе дә шуны тукып тора: «Кайнана-кайната белән яшәмәгез, алардан аерым тору җаен кара!». Бала тәрбияләшергә дәү әни белән дәү әти кирәк бит. Дингә өйрәтергә дә олылар кирәк. Элек аерылышулар ун елга бер була иде, анысында да ире күңелсезлеккә юлыкса яки хатынын рәнҗетеп яшәсә генә. Хәзер тамагыбыз тук, өстебез бөтен, гыйлемебез бар, ә никахны саклый белмибез. Оят! Моның сәбәпләре дә ярылып ята: телебезне тыя белмибез. Ачу ике минут кабарып тора да, аннан сүрелә. Сүрелгәнче әйтәсен әйтеп бетерәбез. Авызга элмәк кирәк.

***

– Туйда яшь парларга иң еш теләнгән теләк – бер-берегезгә юл куеп, аңлашып, сабырлык күрсәтеп яшәгез. Юл кую – берең кызып киткәндә дәшми калу, күрмәмешкә салышу, телеңне тыеп калу бит инде. Аннан соң нәрсә әйтүеңне, ничек әйтүеңне дә уйларга кирәк. Тел әйтә дә кереп китә, күңел ярасы кала. Гаиләдә аңлашылмаучылык чыккан саен, үпкәләшкән саен өйдән чыгып китмиләр, әти-әнигә барып зарланмыйлар. Алар инде үз вазифаларын тулысынча үтәгән: сине үстергән, укыткан, хәер-фатихасын биреп никахын укыткан, туен ясаган. Ә син аларны кайгыга саласың, ике арадагы гаилә мөнәсәбәтләрен, ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучылыкка аларны да өстерисең. Йә, кемгә җиңел шуннан? Ике кеше тыныч кына уздырып җибәрерлек үпкәне хәзер дүрт кеше тикшерә булып чыга. Ир белән яшисең, гаиләле буласың килгән икән, юкка-барга чәчрәмә, җаен тап, акыл белән эш ит. Рус халык мәкалендәгечә: «Таудан чана шуасың килгән икән, чанасын тауга үзең тартып мен». Шул чагында гына тирләп-пешеп чана шууның ләззәте була.

Бервакыт әтидән «Кызың Сәйдә ничегрәк тора?» дип сорыйлар икән. Әти: «Без аңа фән буенча да (7 сыйныф белем ул заман өчен бик зур санала иде), дин буенча да дәрес бирдек. Иншаллаһ, яхшыдыр», – дип җаваплаган. Рәхмәт әти-әнигә, шундый җаваплары өчен. Аларның хәер-догасы белән яшәдек, көн иттек. Өйрәткән һөнәрләре, биргән нәсыйхәтләре – гомерлек, тузмый торган бүләк булды. Шуларны кулландык. Өйдән чыгып киткәч, авылдан бер кило бәрәңге дә килмәде. Кайда инде ул юлсыз, машинасыз чорларда хәзерге кебек төяп ризык, күчтәнәч җибәрү. Әти-әнидән нәрсәдер сорау, өмет итү уйга да кереп карамады. Бик яхшы хәтерлим, юклык заманасы, тормышлар никадәрле авыр булмасын, олылар яшь парлар тормышына тыгылмый, сүз кертмиләр иде. Матди хәлләре никадәрле генә авыр булмасын, бүгенге кебек әти-әнине саву юк иде. Заманына карап, яшьләрнең үзләренә бүләкне – никахны тапшырган да, хәер-фатыйхасын биргән. Борынгылар дин кушканча яшәгән, баласына да унбиш яшенә кадәр әдәп-әхлакны, динне, гореф-гадәтләрне берәмтекләп төшендергән. Кыскасы, яхшыны яманнан аерырга өйрәткән. Тәрбия дигән олы нигъмәтне бала күңеленә салуны балалар бакчасына да, мәктәпкә дә йөкләмәгән. Ә бүген киресен күрәбез.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии