Уразаны ни боза?

ОНЫТЫЛЫП АШАП КУЙСАҢ, НИШЛӘРГӘ?

Уразаны бозучы гамәлләрне белергә һәм алардан сакланырга тиешбез.

Уразаны боза торган иң куркыныч гамәл: уразалы килеш якынлык кылу. Ягъни, ир белән хатынның җенси мөнәсәбәткә керүе. Моның өчен каффәрәт каралган. Ошбу каффәрәтне үтәмибез икән, Аллаһының газабына дучар булуыбыз бар. Каффәрәтнең иң беренчесе: кол азат итү, әмма бу инде бүгенге көндә актуаль түгел. Икенчесе, тоташтан ике ай ураза тоту. Булдыра алмаган очракта, алтмыш мескенне ашату. Ике ай ураза тотмас өчен җитди сәбәпләр кирәк: сәламәтлек булмау яки башка катгый сәбәпләр. Әмма сау-сәламәт икәнсең, ике ай рәттән ураза тотарга тиешсең. Бу очракта, ялкаулыгың сәбәпле генә, «кеше ашатыйм әле», дип котыла алмыйсың. Моңа дәлил булып, Бохари һәм Мөслим җыентыгындагы хәдис килә. Пәйгамбәребез (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) янына бер кеше килә дә: «Йә, Рәсүлуллаһ, һәлак булдым, зур гөнаһ кылдым. Рамазан аенда ураза тоткан килеш хатыным белән якынлык кылдым», – ди. Рәсулуллаһ сорый: «Синең колың бармы азат итәргә?». « Юк», – ди теге кеше. «Син тоташтан ике ай ураза тота аласыңмы?». «Юк, тота алмыйм», – дип җавап бирә ул. Пәйгамбәребез тагын сорый: «Син, алтмыш мескенне ашата аласыңмы?». «Юк». Шуннан соң Пәйгамбәребез (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) бер савыт белән хөрмә алып килә: «Сәдака итеп өләш». «Миннән дә фәкыйрьрәк кеше бармы икән? – ди теге кеше. – Минем гаиләмнән дә мохтаҗрак гаилә бармы икән, йә Рәсүлуллаһ?». Пәйгамбәребез (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) елмаеп куя да: «Кайтып гаиләңә сәдака кыл, гаиләңне ашат», – ди.

Галимнәр ошбу хәдисне дәлил итеп алалар. Кеше Рамазан аенда ураза тоткан хәлендә якынлык кыла икән, ул менә шушы каффәрәтне үтәргә тиеш була.

Икенче сәбәп: мәни чыгу. Мәсәлән, ир кеше хатынын кочаклады, үпте һәм шул сәбәпле мәни бүленеп чыкса, ул кеше уразасын бозган һәм уразаны каза кылырга тиешле була. Кеше үз организмын белә. Әгәр ул бу яктан зәгыйфь икән, хатынын үпкәч яисә кочаклагач мәни чыгасын белсә, ул сакланырга тиеш. Әгәр бу гамәлләрне кылганда мәни чыкмый икән, бу очракта хатынын кочакларга да, үбәргә дә рөхсәт ителә. Әгәр дә мәни чыгу, нинди дә булса гамәл кылу сәбәпле, кешенең үз ихтыяры белән була икән, бу очракта каза кылына. Әмма бу эш кешенең ихтыярыннан тыш була икән (мәсәлән, йоклаган очракта, уянып китеп, мәниең чыкканын күрсәң), ураза бозылмый, каза да кылынмый. Чөнки бу очракта ул организмның синең ихтыярыңа бәйсез бер үзенчәлеге. Монда бернинди дә гөнаһ юк, ураза да дөрес була.

Өченче сәбәп: ашау-эчү. Әгәр кеше белә торып ашый, эчә икән, ул зур гөнаһлы була. Моның өчен каза кылырга кирәк була, уразасы бозыла. Әмма ул онытылып ашаса яки эчеп куйса, бу вакытта уразасы бозылмый. Уразаны дәвам итәргә кирәк була. Пәйгамбәребез (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын): «Кем дә кем ураза вакытында онытылып ашады яки эчте икән, ул уразасын дәвам итсен, дөреслектә, аны Аллаһы Тәгалә ашатты һәм эчертте», – дип әйткән.

Ашау-эчү уразаны боза торган гамәлләрдән булып тора. Төп сәбәп – эчебезгә нәрсә булса да керү. Мәсәлән, авыз-борынны чайкаганда су кереп китте икән, бу вакытта безнең уразабыз бозыла. Пәйгамбәребезнең (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) шул хактагы хәдисе Әбү Давыд җыентыгында риваять кылына: «Тәһарәт алганда суны борынга эчкәрәк кертеп ал, иллә мәгәр уразада булмасаң». Уразабыз бозылмасын өчен, тәһарәт алганда суны борынга бик нык эчкә кертергә ярамый, шулай ук, авызны чайкаганда да…

Уразаны бозучы дүртенче гамәл. Тукландыра торган, тәнебезгә көч бирә торган уколлар, системалар алу. Глюкоза, витаминнар алу безнең уразаны боза. Галимнәр әйтүенчә, бу витаминнар организмга кан аша барып җитә һәм шул сәбәпле организм туклана. Ошбу гамәлләрне кылганда ураза бозыла һәм каза кылу тиешле була. Әмма авыртуны баса торган уколлар рөхсәт ителә. Шуңа күрә табибтан теге яки бу уколның тәнебезгә көч-куәт бирәме-юкмы икәнен белешү зарур. Әгәр дә табиб: «Бу укол авыртуны гына баса, тукландыра торган түгел», – дип әйтсә, ул чагында укол кадатырга рөхсәт.

Бишенче сәбәп. Үз теләгебез белән көчләп, бармагыбызны авызга тыгып косу. Авырыйм, хәлемне җиңеләйтим әле дип, белә торып көчләп косабыз икән, уразабыз бозыла. Ул көн өчен каза кылу тиеш була. Әгәр теләгебездән башка косабыз икән, ураза бозылмый. Моңа дәлил Әбү Давыд җыентыгында килгән хәдис. Пәйгамбәребез (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) әйткән: «Кем дә кем үз ихтыярыннан башка косып чыгарды икән, аңа каза юк. Әмма ләкин үзе теләп, мәҗбүри чыгарды икән, каза кылу тиешле».

Алтынчы сәбәп. Күп итеп кан чыгару. Хиҗама ясау. Моңа карата да галимнәр фикере төрлечә. Шәфигый, Хәнәфи, Мәлики галимнәре, хиҗама ясату «уразаны бозмый», дип исәплиләр. Хәнбәли имам Әхмәд тарафдарлары исә «уразаны боза», диләр. Алар, дәлил итеп, Әбү Давыд җыентыгында килгән хәдисне китерә: «Уразасын боза хиҗама ясатучы да һәм ясаучы да». Элек, белүебезчә, хиҗаманы авыз белән суырып ясый торган булганнар. Ясатучының тәненә зәгыйфьлек килә. Хәле китеп, ашап-эчеп куярга да мөмкин. Күпчелек галимнәр бу хәдисне «зәгыйфь һәм мансух» диләр, ягъни башка хәдис белән кире кагылган, диләр. Әнәс исемле сәхабә ураза вакытында хиҗама ясата. Пәйгамбәребез (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) аны бер дә тәнкыйтьләми һәм, уразаңны каза кыл, дими (Даракутни риваяте). Галимнәр бу һиләфтән түбәндәгечә чыгалар. Әгәр дә кеше «хиҗама ясаттым», дип килә икән, дәлилләргә таянып, «уразаңны дәвам ит, уразаң бозылмый», дип әйтәләр. Әгәр «хиҗама ясатырга уйлыйм», дип килсә, «ясатмый тор, ифтардан соң ясатырсың», дип әйтәләр. Әмма башка төрле кан китүләрнең (борыннан кан китү, тән җәрәхәтләнүдән кан чыгу, теш сызлап, теш алдырудан чыккан кан) уразаны бозмавын да әйтә галимнәр. Теш алдырганда эчкә кан китү ихтималы бар. Әгәр бу мәсьәләгә, әйдә, ярар, дип, җиңеллек белән карасак, ул вакытта ураза бозыла.

Җиденче сәбәп. Хәез каны яисә нифас каны килү. Бу хатын-кызларга кагыла. Һәм ошбу кан килгән көннән башлап санап барып, ул көннәрне каза кылу тиешле була. Хәез һәм нифас вакытында ураза тоту харам булып тора.

Ураза бозылуга өч шарт бар. Беренчесе, гыйлем, әгәр бу гамәлне белеп эшләсәк. Галимнәр әйтүенчә, уразаны бозуның беренче шарты – гыйлем, ягъни белеп эшләү. Икенчесе, истә булу; өченче шарты, ирекле булу, ягъни сайлау хокукыбыз булуы.

Беренчесе, әгәр кеше ошбу җиде гамәлне белмичә эшли икән, гөнаһ язылмый һәм Аллаһы каршында җавапка тартылмый. Мәсәлән, кеше косу хөкемен белмәде, ди. Косып чыгарды һәм уразасын дәвам итте. Галимнәр әйтүенчә, мондый гамәл гыйлемсез вакытта кичерелә. Моңа күп дәлилләр китерәләр. Мәсәлән, «Бәкара» сүрәсенең 286нчы аятендә «Йә, Раббым, әгәр дә без онытылып, хаталанып эшләсәк, безгә гөнаһ язма, азаплама безне», «Әхзәб» сүрәсенең 35нче аятендә: «Сезгә, хаталанып эшләсәгез, гөнаһ юк, иллә дә мәгәр калебләрегез уяу торып, белә торып эшләсәгез генә гөнаһ бар», диелә.

Ихтыярый, ягъни сайлау хокукы булу. Әгәр кеше мәҗбүр ителсә, уразасы бозылмый, аңа гөнаһ язылмый. Пәйгамбәребез (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын): «Аллаһы Тәгалә үз өммәтенә гөнаһ язмый – әгәр ул хаталанса, яки онытып эшләсә, яки мәҗбүр ителеп эшләсә», – ди (Ибн Мәҗҗәһ һәм Бәйхакый җыентыгында килгән хәдис). Мәҗбүри рәвештә авыз ачтырсалар, бу вакытта уразасы бозылмый һәм ул гөнаһлы булмый.

Әгәр уяу булып һәм белеп эшләсәк, ул очракта әлеге җиде гамәл уразаны боза.

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Комментарии