КЕШЕЛЕГЕҢ БЕЛӘН ГОРУРЛАН!

КЕШЕЛЕГЕҢ БЕЛӘН ГОРУРЛАН!

Соңгы вакытларда Казанның Әл-Ихлас мәчетенә кагылышлы вакыйгалар һич тә тынып тормый. Хакимият даирәләре әле күптән түгел генә мәчетне ябып тантана иткән иде. «Үзләре теләсә нәрсә эшләсен хәзер. Безгә генә зарары тимәсен», – дигәннәрдер инде. Илебездә дин дәүләттән аерылган, анда рәсми дин булып бары тик христиан дине, һәм аның идеологиясе генә тора. Ә калганнары исә исәпкә дә керми. Шуңа күрә бу дин йортын теләсә нәрсә эшләтә, ә аның хезмәткәрләре белән җаның теләгән мөнәсәбәттә була аласың. Сәбәп кенә табарга кирәк. Әле күптән түгел мәчетне япканнар иде. Инде хәзер бер төндә, эченә кеше-мазар үтә алмасын диептер инде, бетон койма белән әйләндереп тә алганнар. «Моны эшләтергә күпме акча тотылгандыр», – дип, җомга намазына килгән апалар гәп кора.

Бу мәчетне күтәрергә күпме көч кергән. Тик өстә утыручы түрә абыйларныкы түгел. Ул көннәрне бу абый-апалар онытмый. Кемдер акчалата ярдәм итте, кемдер кирпеч, ком, цемент китерде. Аннан тиргә батып тирәсен чистарттылар. Иске котельныйны мәхәлләгә әйләндерү өчен күпме чүп түгелгән, чиксез көч куелган. Бу вакыйгаларны Асия апа Мортазина яхшы хәтерли. Авыру сәбәпле төзелештә эшли алмаганнар ашарга әзерләп китерде. Асия апа үзе дә күпме ризык әзерләде ул вакытта. Биредә Наҗия апа Вәлиулладан башка үткән берәр эш булдымы икән? Тамчыдан күл җыела бит. Мәчетне ачу өчен рөхсәт кәгазе артыннан гына күпме йөрелгән. Бу эштә Әлфия апа Әбрарованың күпме көче кергән. Мәшәкатьләрнең әле һаман туктаганы юк. Документларны әзерләп бетерү вакытын өзеп, ут белән суны туктатып куйдылар. Канунга каршы килеп, мәчетне ябарга карар кабул ителде.

Менә хәзер мәчет ябулы! Аллаһ йортының эченә уза алмасалар да, җыелган халык җомга намазына басты. Алдан китереп куелган катыргы кәгазьләр өстенә килгән кеше намазлыкларын җәйде. Бу юлы намазны, кулга алынганнан соң яңа гына азат ителгән Рөстәм хәзрәт Сафин үзе алып барды. Сәламәтлеге яхшырып бетмәсә дә, намазга килгән. Вәгазьдә Коръән сүрәләрен һәркемнең күңеленә барып җитәрлек итеп сөйләде. Намаз бетүгә халык таралырга ашыкмады, бирелеп, Русия Ислам университетының фәнни эшләр буенча ректор урынбасары Рөстәм Гаяр улы Батровны тыңлады. Әңгәмәдә адвокат Тәүфыйкъ Рамазан улы Васыйлов та катнашты. Килгән халык чыгыш ясаучыларга сораулар бирде.

Нинди генә сүзләр йөрмәсен, бу мәчетнең имам-хатыйплары Рөстәм Сафин, Әхмәт Әхмәтовны мәхәллә халкы яхшы яктан гына белә. Алар кирәк кешегә якыннарын соңгы юлга озатырга булышалар. Мөмкинлеге булмаган кешеләргә кәфенлек тә бирелә. Мәетне җирләү процессы өчен бер тиен дә алынмый. Рөстәм хәзрәтнең, «Мәчеттә сәдака бизнесы оештырмагыз!», дигән сүзләрен үземнең ишеткәнем бар.

«Әл-Ихлас» мәчетендә җомга көнендә һәр килүчене пылау белән сыйлыйлар иде. Аңа өстәп икмәге, чәе, конфеты да куелды.

Әле мәхәлләдә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең исемлеге булдырылды. Асия апа Рөстәм хәзрәтнең кешегә игътибарлы, мәрхәмәтле булуын таң калып сөйли.

Мәчетнең дин әһелләре нинди генә изге күңелле булса да, аларга нинди генә ялалар якмыйлар. Алар «террорист» та, «Хизбут-Таһрирчылык» юнәлешендә дә «фаш ителәләр», шартлауны да «оештыралар». Омон солдатлары аларны төрмәгә илтеп ташлый. Анда аларны ничек кенә интектермиләр: кыйнау, электр уты белән җәзалау, таптау – берсе дә калмый.

Урыс илендә Ислам тәгълиматын тарату җәзасыз гына үтми шул. Әллә кая барасы юк. Соңгы җомга намазы алдыннан гына мәчет янына газ чыгара торган машина килеп туктады. Берәрсе йомыш белән килгәнме әллә дигән идек, юк икән. Ул бик озак шулай яман газ чыгарып торды, тирә-юньдә суларлык һава калмады. Тик халык таралмады, намазыбыз вакытында укылды. Безнең халык соңгы чиккә кадәр түзәргә, дәшмәскә өйрәнгән бит.

Хөкүмәтебез аңларга гына теләми: без яши торган җәмгыять төптән җимерелеп бара. Кайсы гына кибеткә кермә, ялтыравык кәгазьле хәмер шешәләрен күреп күзләр камаша. Аларның күплегеннән киштәләр сыгылып тора. Ә менә күрше Чуашстандагы Тукай авылында хәмер күптән сатылмый икән. Анда бит ислам дине патшалык итә. Мөфтиләре үз эшен яхшы оештыра белә ахрысы. Ә безнең мөфтигә яхшы эшләгәне өчен тәреле орден тапшырдылар.

«Әл-Ихлас» мәчетенә халык һаман үтә алмый, карга ятып намаз укый. Моннан да түбәнрәк тәгәрәп буламы икән?

Шушы урында Рөстәм хәзрәт сүзләре хәтердә яңара: «Кая карама бозыклык, ялган, ришвәт. Аны үзгәртергә кирәк». Дөньяны яхшы якка үзгәртерә алынганнарны гаепләмәгез, төрмә белән янап үз дигәнегезне кылмагыз, ярдәмегездән ташламагыз.

Язмамны Муса Җәлил сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

«…Көчлелегең белән горурланма,

Кешелегең белән горурлан!»

Хөкүмәт кешеләре «Әл-Ихлас» мәчете имамнарын аңласын иде. Халык һаман гадел тормышта яшәргә өмет итә һәм ул беркайчан да иманын ташламас.

Миләүшә ГАЛИМОВА.

Казан шәһәре.

Комментарии