Яклаучы һәм саклаучы сүрәләр, догалар

Табигать бәла-казалары турында әледән-әле ишетеп торабыз: кайдадыр көчле давыл булган, тегендә яшен суккан, монда су баскан… Ауган агачлар машиналар өстенә төшкән… түбәләр җимерелгән… өермә каралты-кураларны күтәреп алып киткән… Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре безгә андый хәлләр булу ихтималын алдан ук хәбәр итеп тора, рәхмәт аларга.

Әлбәттә, табигатьтә җимергеч көчләр хәзер генә түгел, элекке заманнарда да булган. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) яшәгән чорда Мәккә-Мәдинә җирләрендә көчле җил-давылларның булып торганы билгеле. Ә Аллаһның илчесе (с.г.в.) давылларны ничек каршы алган соң? Әйтүләренә караганда, күктә шомлы болытлар күренеп, җил исә башлагач, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) йөзе үзгәрә торган булган. Чөнки Аллаһ Тәгалә Үзенә буйсынмаган, пәйгамбәрләренә итагать итмәгән кавемнәрнең кайберләрен нәкъ менә шундый ямьсез болытлы давыллар җибәреп һәлак иткән. Белүебезчә, бөтен нәрсәнең, галәмнәрнең Хуҗасы – Аллаһ Тәгалә. Ә табигатьтәге хәлләр белән Аның кушуы буенча Микаил фәрештә идарә итә.

Әбү Һүрайра исемле сәхабә болай дигән: «Аллаһ илчесенең (с.г.в.) болай дип әйткәнен ишеттем: «Җил Аллаһның әмере белән килә, һәм ул үзе белән нигъмәт тә, газаплар да алып килә ала. Һәм әгәр сез җил күтәрелгәнен күрсәгез, аны яманламагыз, ләкин аның хәерле булуын сорап һәм аның начарлыгыннан сыенып Аллаһка дога кылыгыз». (Әбү Давыт).

Әлбәттә, Аллаһ Тәгалә җилне тикмәгә генә җибәрми. Җил үзе белән яңгыр да, боз да, көйдергеч эсселек тә, җимергеч өермә дә, тузан болыты да, саранча да, кар-буран да алып килә ала. Аллаһның Илчесе (с.г.в.) андый казалардан һәрвакыт дога белән сакланган. Чөнки дога – мөселманның коралы.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хатыны Гаишә (р.г.) сөйләгән: «Җил дулый башлагач, Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтә иде: «Әй Аллаһ, дөреслектә, мин Синнән аның яхшылыгын, ул алып килә торган нәрсәнең яхшылыгын һәм ул нәрсә белән җибәрелсә, шуның яхшылыгын сорыйм. Һәм Сиңа аның начарлыгыннан, ул алып килә торган нәрсәнең начарлыгыннан һәм ул нәрсә белән җибәрелсә, шуның начарлыгыннан сыенам». (Мөслим).

Пәйгамбәребез (с.г.в.) табигать көйсезләнгән вакытта Коръән сүрәләрен дә укый торган булган. Гүкъба бин Әмир исемле сәхабә бервакыт Аллаһның Илчесе (с.г.в.) белән каядыр барганда кинәт давыл чыга һәм караңгылана. Аллаһның Илчесе (с.г.в.), «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укып, Аллаһтан үзләрен саклавын сорый башлый һәм әйтә: «Гүкъба, син дә шул сүрәләрне укы һәм Аллаһның саклавын сора. Бер сораучы да шушы сүрәләрдән дә яхшырак саклаучы таба алмый». (Бохари).

Аллаһның Илчесе (с.г.в.) ул ике сүрәне мәчеттә намаз алып барганда да кулланган. Ә өендә ул аларны гадәттә иртәнге намазның ике рәкәгать сөннәтен үтәгәндә укыган. Һәм тагын йокларга җыенгач та, төрле затларның зарарыннан саклану өчен, шул ук сүрәләрдән файдаланган. Хатыны Гаишә (р.г.) сөйләгән: «Аллаһның Илчесе (с.г.в.) йокларга ятар алдыннан ике учын куша иде һәм, «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укып, аларга өрә иде. Аннары ул булдыра алганча бөтен гәүдәсен сыпыра иде. Башыннан башлый, аннары битен сыпыра, аннан соң гәүдәсенең алгы ягын. Һәм шуны өч мәртәбә эшли иде». (Бохари).

Безгә, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте белән яшәүчеләргә, тормышта ул эшләгән шул гамәлләрне дә кылу тиештер. Шулай итсәк, Аллаһ Раббыбыз безне табигать бәла-казаларыннан һәм һәртөрле зыян салучылардан имин итәр, дип өметләнә алабыз.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии