Фәнис Миңгәрәев: «Ярдәм»гә булышкан һәр кешегә дога кылам»

Фәнис Миңгәрәев: «Ярдәм»гә булышкан һәр кешегә дога кылам»

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды – Татарстанда һәм Русиядә иң нәтиҗәле эшли торган татар-мөселман хәйрия оешмасы. Фонд тырышлыгы белән Казанда «Ярдәм» инвалидлар үзәге, Теләче районында ятим балалар өчен «Гаилә учагы» йорты, Балтач районы Бөрбаш авылында малайлар өчен милли-дини пансионат уңышлы эшләп килә. Шул рәвешле «Ярдәм» фонды татар халкының рухи мирасын, телен, мәдәниятен саклау юнәлешендә үзеннән өлеш кертергә тырыша.

Шунысы әһәмиятле – «Ярдәм» фонды сәламәтлекләре чикләнгән милләттәшләребезгә яшәргә көч бирергә, рухларын күтәрергә тырыша. Фонд ел дәвамында унмеңнәрчә кешеләргә матди яктан да, рухи яктан да ярдәм күрсәтә. Пандемия чорында уздырылган «Тормыш юлы» акциясе вакытында гына да 90 мең авыр хәлдәге кешеләргә азык-төлек пакетлары таратылган. Шуны да исәпкә алырга кирәк, «Ярдәм» фонды инвалидларны тернәкләндереп, аларны киләчәктә гадәти кеше булып яшәргә ярдәм итә. Мисал өчен, бүген фондта егермедән артык беренче төркем инвалид эшли. Алар әлеге үзәктә эшлиләр, укыталар, гаилә коралар, хыялларын чынга ашыралар.

Шундый кешеләрнең берсе – күрмәүче Фәнис Миңгәрәев. Ул «Ярдәм» үзәгендә инвалидларга компьютер белеме, ислам нигезләрен, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын укыта, Брайль язуында чыгарылган китапларны редакцияли, төрмәләргә барып тоткыннарга әхлак дәресләрен бирә. Аның сүзләренчә, ул тормышта күп уңышларга «Ярдәм» фонды ярдәмендә ирешкән.

«Ярдәм»гә булышкан һәр кешегә дога кылам. Сез фондка булышып, минем кебек кешеләргә ярдәм итәсез һәм инвалидларга чын кеше булып яшәргә көч бирәсез», – дип сөйләде Фәнис Миңгәрәев. Аның турында кыска фильм да әзерләнде.

Изображение удалено.Хәйриячелек кеше гомерләрен коткара! Изге эштән сез дә читтә калмагыз!

Ярдәм итәргә теләгегез булса:

Элемтә өчен телефон: +79600480778 (Сбербанк картасына тоташкан)

Сбербанк картасы 4274 2780 2038 4288

ФИО: Баязитов Илдар Рафкатович

Назначение платежа: «Благотворительная помощь на социальные проекты»

Яндекс-кошелек: 4100 1808 2931 92

Шулай ук 7715 номерына (50 сум) НУР сүзен язып смс җибәреп була.

Александр ДОЛГОВ

Комментарии