Осталарның остасы!

Туган җирем Татарстан, Ямьле Балык Бистәсе. Безнең якта туганнар Осталарның остасы.

Сүзем Шәмсия апа Габделхәй кызы Фәсхиева турында. Әйе, ул Балык Бистәсе якларыннан. Анда 10 сыйныфны тәмамлауга ук балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый ул. Бер елдан мәктәбендә өлкән әйдәман була. Авылдашы Советлар Союзы герое Зәки Шәймәрдәнов исемендәге дружинада эшли. Шәмсия апа дружинасы берничә ел рәттән “алгы флангтагы” дәрәҗәсенә лаек була. Ул үз укучылары белән концерт, спектакльләр куя.

Язмыш сынаулары Шәмсия апаны безнең калага алып килә. мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшли.

– Бу елларда “Таң йолдызы” дружинасы оештырдык. “Һәркөнне игелек кыл”, – дигән девиз белән яшәдек. Үз тамырларыңны өйрәнергә, туган төбәк белән горурланып яшәргә өйрәтүче “Туган як серләре” дигән республика программасында актив катнаштык”, – дип искә төшерә ул үзенең яшьлек елларын.

Бүген ул безнең гимназиядә озайтылган көн төркемендә тәрбияче булып эшли. Башлангыч сыйныф укучылары дәресләрдән соң Шәмсия апа янына теләп җыела. Чөнки ул таләпчән, әмма усал түгел. Һәр бала белән уртак тел таба белә.

37 ел хезмәт стажы булган Шәмсия апа зур хөрмәткә ия. Ул үзенең 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Шул уңайдан без аны котлыйбыз һәм исәнлек-саулык, шатлык, сабырлык телибез.

Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.

Алабуга шәһәре.

Күңел түребездә яши

Балачактан ук без дәү әниемә ашкынып килдек. Ул безне шатланып каршы ала, балалык белән бераз шаярышсак та елмая гына иде. Әйе шул, иде… Кызганыч, дәү әнием көзнең бер караңгы кичендә бакыйлыкка күчте.

Ул соңгы арада еш авырый башлады. Әниемнең апасы белән телефоннан сөйләшкәнен ишетә идем. Телләрендә ике сүз: “Өметле!!! Өметсез…” Бу сөйләшүләр күз яшьләре белән тәмамлана килде.

Ялларның берсендә без белән дәү әниемә бәрәңге алышырга юнәлдек. Әниемнең энесе Шамил абый һәм аның хатыны Рәмзия апа безне гаять моңсу каршы алды. Елмаерга тырышсалар да, сары сагыш алар йөзенә чыккан. Ул көнне дәү әнием белән сөйләшеп тә утырдык. Хәле авыр булса да, урыныннан торып, безнең белән бакчага чыкты, эшебезгә кинәнә-кинәнә сөйләнеп йөрде. Ә бу минем аны соңгы күрүем булыр дип кем уйлаган соң? Эх… Әгәр мин аның соңгы очрашу булуын белгән булсам, тагын бер минутка булса да дәү әниемә күз сирпеп алыр идем. Ләкин язмыш моны теләмәгәндер, мөгаен…

Иртәгәсен дәү әнием көчле инфаркт кичерде һәм урын өстенә егылды. Тагын ике көннән соң караңгы кичтә бакыйлыкка күчте. Ул көнне әнинең елаган тавышын ишетеп, сеңелем белән дерт итеп уянып киттек. Мин әнине кочаклап алдым, ул елый да елый иде…

– Дәү әниең үлгән бит, кызым. Әнисез калдым бит…

Эх әни, әни… Ничек түздең икән син бу ачы язмыш сынавына?! Үлгәндә дә дәү әни безгә тыныч тормыш теләгән. “Балалар, аерылмагыз, тату – дус булыгыз, бәхетле яшәгез”, – дип ике сулыштан җан биргән…

Кара көннәр… Әниемнең әле һаман да күзләреннән яшь кипми. “Кая тотынсам да әни кулы, әни өйрәткән искә төшә, кызым, – ди ул, – Әле әнием бар дип яши идем. Әни дигән ут еракта булса да яна иде әле. Хәзер ул да сүнде… Менә мин дә ятим калдым. Әни кешегә бала – кырыкта да бала диләр. Әйе, кызым! Ләкин кырыкта да, илледә дә әни кирәк икән шул…”

– Юк, әнием, син ятим түгел, янәшәңдә без бар, балаларың бар, елама, әни!!!

Дәү әнием безгә беркайчан да авыр сүз әйтмәде. Кайчан карама өстәл янында булыр иде ул. Чәе, коймагы һәрвакыт әзер аның, өйгә керүе дә шундый күңелле була иде. Ул өйдә чәй эчмәгән кеше калмагандыр, мөгаен.

Менә шулай, хатирәләр гел яңара, күңелләргә бетмәс-төкәнмәс сагыну кереп урнаша. Сагыну мине кабат балачак елларына алып кайта. Дәү әнинең биргән киңәшләре, “Кызым, әти-әниеңне тыңла, тәртипле бул”, – дип кабат-кабат әйтүе искә төшә… Ирексездән күзләр яшьләнә, йөрәк сулкылдый… Үзе китте – күңелебездә мәңгегә калды, үзе китте – бар дөньябызны алып китте… Үзе китте…

Инде дәү әниемнең кырыгы да җитә. Шушы язмам аның рухына дога булып ирешсен, урыны җәннәттә булсын иде. Мин зур горурлык белән үземне дәү әниемнең оныгы дип әйтә алам. Әйтмәслекмени! Күңеле дә, җаны да саф булган, кулыннан бар эш килгән ак әбигә карап, горурланмый ни кала?!

Алсу НУРГАТИНА.

Аксубай районы Иске Ибрай авылы.

И татар баласы, син кем?

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың “Мәйдан” журналында (, 1 сан, 2001 ел) татар милләтенең бүгенгесе һәм киләчәк язмышы турында “Афәт” дип аталган саллы язмасы басылган иде. Шуннан бер өзек китерү бик урынлы булыр: “Татарда бүген өченче буын исерекләр китте. Сугыш чорындагы салмыш бабалары, аларның сугыштан соң исерек уллары һәм шушы исерек аталардан туган буын – исерек, наркоман татар егетләре. Аңа ияреп, милли йортыбызның ишегенә СПИД дигән өрәк, СПИД дигән үләт килеп сөялде”.

Ирексездән “Ни өчен?” дигән сорау туа. Җавап бер генә: чөнки бөтен чирле. Ә “йогышлы авыру” милләтне сайлап тормый. Бигрәк тә чир яшьләргә тиз йога. Милләтебез тамырына күптән балта чабылган, яңа үсентеләргә дә кырау төшеп тора. Күпме татар яшүсмерләре сыра шешәсен имезлек урынына кабып йөри, кыз балалар тәмәке көйрәтә, 12-14 яшьлеге балага уза. белән бер дәүләттә яшибез икән, киләчәк турында бергәләп уйларга һәм гамәл кылырга кирәк. Җәмгыятьне терелтү юлларын табыйк.

Иң борчыганы: аталы яки атасыз ятимнәр, уйнаштан туганнар, “мать одиночка”лар, никахсызлар, ирле яки ирсез фахишәләр һәм тагын әллә кемнәр, әллә нинди бәндәләр барлыкка килде. Урам, вокзал, подваллар үксез, балалар, яшүсмерләр белән тулды. Матбугат битләрендә алар санын төрлечә язалар, бер үк вакытта мондый хәлнең гражданнар һәм Ватан сугышыннан соң да булганы юк иде, дип өстәп куялар.

Милләтпәрвәр булган кешенең изге бурычы – көчле, шөһрәтле, күркәм татар дөньясы булдыру. Татар яңарышы, татар баласының киләчәге хатын-кызлар кулында дисәк, бер дә ялгышмабыз. Газиз нәниләребез булган кызчыклар, буй җиткән сылулар, бар җылысын гаиләгә бирүче аналар, әбиләребез – дәү әниләребез тирә-юньгә рәхимле елмая икән, димәк, ил дөрес юлда. Балаларның исән-саулыгы өчен дә ул үзен җаваплы тоя. Ана мәктәбе – тәрбиянең гомерлек изге чишмәсе ул. Халык педагогикасында ана – хәлиткеч фигура. Бу бигрәк тә татар халкында зур чагылыш тапкан.

Авыллар һәм район тарихын язганда, гыйбрәтле хатирәләргә, мөнәҗәтләргә, истәлекләргә тап булдым. Күп кенә мөнәҗәттә анадан ятим калу турында әйтелә.

Татар баласы ятим калса, бу хәлне алай ук авыр кичермәгән. Аны я туганнары караган, я балалыкка алганнар. Ә бүген меңнәрчә бала әти-әниле килеш балалар йортында, интернатларда үсә. Мондый балалар нинди мөнәҗәт чыгарыр икән? Билгеле, юк. Чөнки моның өчен ана телеңне белү зарури. Хәзерге ятим балалар моннан мәхрүм, хәтта “әни” сүзен дә онытып үсәләр.

Бүген балалар авырлык күрми, аларга бар мөмкинлек тә тудырылган. Ләкин күбесе игелексез булып үсә. Шуңа күрә борынгылар, балаңны ярат, ләкин узындырма, артык иркәләп бозма, дигәннәр. Бүген кыерсытылган өлкәннәрне еш очратабыз. Кайчандыр аларның гаиләсе булган, алар бәхетле картлыкка өмет иткән. Кызганыч, бүген аның торыр урыны юк яки баласы тәрбиясендә булса да, җәберләнүдән башы чыкмый.

Сүзне йомгаклап, шуны әйтәсе килә. И татар баласы! Син бөек традицияле варисмы? Кем син? Татар-монгол явы турындагы мәкерле уйдырмалардан оялган маңкортмы, әллә төрки данының үткән чорлары белән горурланучы токыммы?

Үткәннәргә карап баксаң, киләчәгеңне күрерсең. Без белемле, бай, акыллы, зирәк. Шуны онытмыйк!

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

Зарланмыйк әле

Авылдан чыгып киткәнемә 62 ел. Бик сагынам. Сугыш башланганда 17 белән бара идем. Эш куллары бик кирәк чор, менә дигән эш аты булдым. Әмма башкалар кебек зарлана алмыйм. Буем сабан хәтле генә булса да күктә тургай сайравына кушылып, җырлый-җырлый сука сукаладым. Елап беркем дә утырмады. Өстә бомбалар, пулялар очмады. “Сугыш вакытында авырлык күрдек”, – дип язалар. Күрсәк соң, нәтиҗәсе дә әйбәт булды – без җиңдек. Кышын 35 чакрым ераклыкта булган урманга бер-ике айга агач кисәргә бара идек. Өшеп, туңып фатирга кайтабыз да аннан гармуннар белән җырлап утырабыз. Яшьлек үзенекен итте!

Хәзер менә туган авылымны сагынып моңаеп утырам. Күңелемә шигъри юллар да килә.

Туган авылым, сине бик сагынам,

Көн дә төшләремә керәсең.

Юллар ерак, шуңа кайта алмыйм

Бик килсә дә сине күрәсем.

Сагындыра ямьле болыннарың,

Сагындыра кичке уеннар.

Әле дә ишетелә кебек ул вакытта

Яңгыраган сихри моңнар.

Әй авылым минем, күңел нурым,

Ник чыкмыйсың минем уемнан?

Әгәр гүрем синдә була калса,

Бер дә курыкмас идем үлемнән.

Мәсгудә ЮНЫСОВА.

Яр Чаллы шәһәре.

Гөрләп яшибез!

Сөрде мәктәбенең бай, катлаулы үсеш тарихы бар. Бу тарих минем белән дә тыгыз бәйләнештә. Мәктәп “үз тормыш юлын” 1969 елда башлады. Шул елны беренче сыйныфка укырга кердем. 4 сыйныфка килеп җиткәндә Югары Оры сигезьеллык мәктәбен безгә күчерделәр һәм янкорма өстәп салдылар. 8 сыйныфка күчкәндә, Кызыл Яр сигезьеллык мәктәбе дә кушылды.

Шау-шулы мәктәп еллары артта калды. Институтта укып чыгып, кабат үз мәктәбемә аяк бастым. Хәзер инде укытучы буларак. Үземнең беренче сыйныфка укырга кергән бүлмәдә кабинет мөдире, дүртләргә сыйныф җитәкчесе буларак эш көнемне башладым. Бу әле кичә генә булган кебек, ә исәпләп карасаң, 24 ел вакыт үтеп тә киткән. Хәзер үзебез мәктәптә иң өлкән буын саналабыз.

Коллективыбыз тулысы белән замана белән бергә атлап бара, яңа технологияләрдән оста файдалана. Укучыларыбыз олимпиадаларда алдынгы урыннар яулый. “Зирәк тиен”, “Көнгерә” бәйгеләрендә дә теләп катнашалар. “Үз шәмеңне кабыз” конкурсында да урыннар яуладык.

Укучылар төрле түгәрәкләргә йөри. Бигрәк тә аларга “Спорт”, “Бию”, “Оста куллар” дигәне ошый. Мәктәптә үткәрелә торган татлы ярминкә дә үзенә күрә бер традиция булып яшәп килә. Чөнки монда үзеңнең уңган-булганлыгыңны күрсәтеп була. Әзерләгән тәмле-татлы ризыкны иптәшләреңә тәкъдим итү бик күңелле бит ул!

Ә бакча – безнең горурлык. Монда иртә яздан кара көзгә чаклы эш бетми. Нәтиҗәсе дә куанычлы: үзебез үстергән яшелчә, җиләк-җимеш ел әйләнәсе укучыларны тукландыруга зур ярдәм итә. Җәен-көзен мәктәп чәчәккә күмелеп утыра. Һәм бакчабыз быел да зур бүләккә лаек булды: мәктәп сыйныф тактасы белән бүләкләнде.

Әле кайчан гына чыгарылыш кичәләре гөрләде. 12 укучыны зур тормыш юлына озаттык. Барысы да дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырды. Бу инде укучылар белән укытучыларның тырышлыгы, аларның бердәм булып эшләве, дусларча яшәве нәтиҗәсе.

Мәктәптә кабат балаларның шат авазы яңгырый. Без дә яраткан хезмәтебезгә тугры калып, җиң сызганып эшкә керештек. Барыбызга да Аллаһ исәнлек бирсен.

Гөлфинә ШАКИРОВА.

Арча районы, Сөрде авылы.

Комментарии