Куркаклар хоккей уйнамый

Куркаклар хоккей уйнамый

– Уеннарның барысы да хәтердә. Әмма гел искә ала торган берсе бар. Түбән Новгородта 3:0 исәбе белән көндәш команданы җиңдек. Һәм өч алканы да мин керттем, – дип шатланды ул. Аның бу сүзләрендә куаныч кына түгел, алга таба да уңышка ирешәчәкмен әле дигән ышаныч та бар иде...

Әлеге сүзләрнең авторы – Казан кызы Әнисә Гарипова. Үзенә әле 13 яшь кенә булса да, хоккей уйнау кагыйдәләрен төптән белә, инде өч елга якын Казанның «Ак Барс следж» хоккей командасы өчен чыгыш ясый. Следж-хоккей – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хоккей уены. Уенның тәртибе гадәти хоккейныкы кебек, бары тик уйнаучылар боз өстендә махсус чаналарда гына хәрәкәтләнә. Биредә иң беренче чиратта кул көче таләп ителә.

– Әнисә алты айлык вакытта, 912 грамм авырлык белән туды. Ана булу шатлыгы тиз арада курку хисе белән алышынды, чөнки бала туып берничә сәгатьтән соң, табиблар сабыйның баш миенә кан сауган һәм үпкәсе ялкынсынган, дип хәбәр итте. Шушы гомерендә Әнисә баш миенә инде якынча 20 авыр операция кичерде, – дип башлады сүзен Әнисәнең әнисе Айгөл ханым. – Аңа ДЦП диагнозы куелды. Бүген без түләүле дәвалану курсларына йөрибез. Шөкер, бүген Әнисә үз-үзен тотарлык хәлдә, хәрәкәтләнә.

Әниле-кызлы Гариповалар бер урында тик утыра торганнардан түгел. Атнаның һәр көне бүленеп куелган аларның. Берсе – ат спорты өчен, икенчесе – хоккейга, өченчесе – җыр һәм театр түгәрәгенә йөрү өчен. Моннан тыш, әле мәктәптә белем алырга да урын калдырасы. Әмма Әнисә нәкъ менә шундый кызу тормышны үз итә.

– Тик торырга яратмыйбыз. Шөгыльләребез күп. Бала һәрберсенә теләп йөри. Кәефе төшеп, кул селтәгән вакытлары да булмый тормый, тик ирешкән уңышлары күбрәк. Шулар аны тагын да көчле итә. Ә ана кеше өчен баласының йөзендәге елмаюны күрү – иң зур бәхет.

2020нче елдан «Ак Барс» хоккей клубы адаптив хоккей юнәлешен үстерә. Татарстан республикасы адаптив спортны үстерү үзәге базасында физик һәм психик үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен дүрт команда булдырылган. Татарстандагы хәрәкәт инициаторлары булып ирле-хатынлы Ангелина һәм Тимур Садриевлар тора. Иң башта алар «Хоккей – һәркем өчен» дигән беренче хәйрия чаралары уздыра – «Ак Барс» хоккей командасының уенчылары бозга коляскага утырган балаларны этеп чыга һәм аларга ярдәм итеп, хоккей уйный. Әлеге акция катнашучыларга шулкадәр ошый ки, ул даими рәвештә үткәрелә башлый. Менә шундый акцияләрнең өчесендә Әнисә дә катнаша. Иң беренче уенда ул «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Бурмистров белән чыгыш ясый.

– Уеннан соң боздан кергән балаларның хис-кичерешләрен аңлатып булмый. Алар үзләрен мөмкинлекләре чикләнгән бала итеп түгел, ә туган һәр авырлыкны җиңеп чыга алырдай чын кеше итеп хис итәләр, – дип уртаклашты Айгөл.

Әлеге спорт төренең төп максаты – командаларның җиңүгә ирешүе яки уен барышында көндәшнең капкасына кертелгән алкалар саны түгел, ә уенчыларны чыныктыру. Моннан тыш, следж-хоккей уйлау сәләтен арттыра, теге яки бу ситуациягә яраклашырга ярдәм итә.

Ангелина һәм Тимур Садриевлар республикада адаптив хоккейны үстерү планын төзи, федераль грантлар һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән балалар өчен махсус беренче команда җыя. Вакыт узу белән следж-хоккейга ихтыяҗ да үсә. Шулай итеп, балаларны реабилитацияләүгә юнәлдерелгән «Ак Барс следж» спорт командасы барлыкка килә.

– Инде өченче ел хоккейга йөрибез. 2020нче елда бу хакта хыялланып та булмады. Ә беренче тапкыр Бурмистров белән уйнаганнан соң, кызым: «Әни, хоккейга йөрисем килә», – диде. Интернетны актардым, сораштым, әмма Казанда мөмкинлекләре чикле балалар өчен мондый дәресләр оештырылмый иде. Бераздан беренче дәрескә дә дәштеләр, – дип куанып искә алды ана.

Хоккей уенчыларына форма, коляска, кәшәкә – барысын да бушлай бирәләр. Дәресләр өчен дә акча түләргә кирәкми. Төрле шәһәрләргә ярышларга йөрүдән тыш, ялга да вакыт калдыралар. Әйтик, узган ел «Ак Барс следж» командасы уенчыларына әти-әнисе яки берәр туганы белән бергә бушлай Сочига лагерьга бару бәхете елмайган.

– Тренировкалар атнага 2-3 тапкыр уза. Беренче елны чәршәмбе сәгать 15.00 сәгатьтә бозга чыгарга кирәк иде, ә Әнисә икенче сменада укый, дәресләре 13.00дә генә башлана. Бер ел буе чәршәмбе көнне дәресләргә дә йөрмәдек. Аңлаган укытучыларга рәхмәт, – дип көлә Айгөл.

Әнисәнең дәресләр калдыруы бушка китмәгән. Инде ничә уенда ул «Иң яхшы һөҗүмче» исемен яулый.

– Хоккей – авыр уен. Бер хатаң бөтен команданың җиңелүенә китерергә мөмкин. Гел җиңү белән генә бармый да. Җиңелгән вакытлар да була. Андый чакта мин гел елыйм, – ди Әнисә.

Айгөл ханым – «Ак Барс следж» хоккей командасының иң тугры җанатары. Моңа кадәр хоккей уеннарын гомумән карамаган ханым бүген хоккей кагыйдәләрен яттан белә. Команданың уңышына чын күңелдән сөенә ул, ә кызыныкына бигрәк тә.

– Иң беренче уеннарында 12:0 исәбе белән җиңелделәр. Ул чакта бик кайгырганнар иде. Аннары җиңүләргә ирешә башладылар. Турнирлар еш була. Төрле шәһәрләргә йөрибез. Шунысы яхшы: балалар барысы бертөрле шартларда уйный, барысы бертигез. Монда иң мөһиме аралашу, дуслар табу, хәрәкәтләнү, баш эшләтү, – ди Айгөл.

...Мөмкинлекләре чикле булса да, барысын булдырырга тырышкан кешеләр белән аралашуы рәхәт. Алар беркайчан да бер урында таптанмый, һаман эзләнә, үзен теге яки бу өлкәдә сынап карый. Кече яшьтән үк моны аңлаган балаларга сокланырлык. Ә аларга шуны сеңдерә алган һәм һәр теләкләрен тормышка ашырырга тырышкан ата-аналарга күптән һәйкәл куярлык... Барысына да!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии