БӘХЕТЛЕ КАРТЛЫК

– Мин – сугыш чоры баласы, үземне белә башлаганнан бирле, тулы гаиләле кешеләргә кызыгып үстем, чөнки беркайчан да «әти» дип дәшәргә, алай гына да түгел, гомер бүләк иткән газиз кешемне бер тапкыр да күрергә насыйп булмады, – дип башлады Зиннур Мифтахетдин улы әңгәмәбезне. – Мин 1942 елда – сугышның иң авыр чорында дөньяга килгәнмен. Әтием Мифтахетдин, аның олы улы –абыем Мисбах яу кырыннан әйләнеп кайтмады, икесе дә хәбәрсез югалды. Әнием Миңзифа, абыйларым Әнәс, Габбас, Ранур сугыш елларының иң авыр газабын бергәләп күтәрде. Ачлыгын да, өс киемнәре юклыгын да йөрәкләре аша кичерделәр. Минем дә сабый чагым сугыш вакытына һәм аннан соңгы авыр елларга туры килде. Кыскасы, бәхетле балачак күрмәдек без.

Әйе, фронтовик Мифтахетдин улына, әңгәмәдәшем Зиннурга, яхшырак тормышлы кешеләрнең балалары белән урта белем алырга да насыйп булмый. Яшьтән колхозда эшли башлый ул. Аттестатны да Эзмә авылының кичке мәктәбендә укып ала. Аннары урман техникумы, Башкортстан якларында эшләү, хәрби хезмәт, Арча урман пунктында техник эшләр буенча җитәкчелек… Шулай бервакыт, әнисе янына ялга кайткач, Зиннур Мифтаховны клубка чакыртып алалар. Аны Азин исемендәге механикалаштырылган мелиорация станциясенең дәрәҗәле директоры Миңнәхмәт Халит улы Сабитов көтеп тора икән. «Энем, «чут»та сала беләсеңме?» – дип сорый ул егеттән һәм баш икътисадчы булып эшкә кайтырга тәкъдим ясый. Бу 1968 ел була. Шулай итеп, 26 яшьлек Зиннур Мифтахов туган авылы Өтернәс янәшәсендәге абруйлы мелиорация оешмасында яңа хезмәт юлын башлап җибәрә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли, читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Киев, Омск кебек зур шәһәрләрдә белемен күтәрә. Тугыз ел икътисадчы вазифасын үти Зиннур Мифтах улы, ә инде 1977 елда баш инженер итеп куела. 1986 елда легендар җитәкче, РСФСРның атказанган мелиораторы Миңнәхмәт ага Сабитов лаеклы ялга киткәндә үз урынына Зиннур Мифтаховны калдыра. Ул бу коллективны нәкъ ун ел җитәкли.

– Дөрестән дә, бердәм һәм эшчән иде безнең ПМК эшчеләре, – дип сүзен дәвам итте Зиннур ага Мифтахов. – Уртак тырышлык белән чын мәгънәсендә таулар күчердек. Хуҗаларыбыз турыдан-туры ярдәм иттеләр. Бигрәк тә генераль директорыбыз Анатолий Константин улы Самфенкинны хөрмәт белән искә төшерәм. Гомумән, туган коллективыма, үземнән соң эшләгән җитәкчеләргә, аеруча хәзерге директорыбыз Илдус Ислам улы Талиповка бик зур рәхмәтлемен. Ул мине, пенсиягә чыккач та, ике ел чакырып, прораб итеп эшләтте. Кыскасы, Илдус Ислам улы Саба ПМК «Мелиорация» ачык акционерлык җәмгыяте коллективын бүгенге шартларда яңа биеклекләргә күтәрде. Билгеле инде, район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов, «Татмелиорация» трест кампаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Мәхмүт улы Залаков ярдәменнән башка түгел. Тагын бер мәртәбә рәхмәт аңа.

…Менә шулай, узган эшләргә анализ ясап, мелиораторларыбызның бүгенге уңышларына сөенеп гомер итә Татарстан Республикасының атказанган мелиораторы Зиннур Мифтах улы. Иң мөһиме – күңеле тыныч аның. Гаиләсе бөтен, гомер иткән Саниясе исән-сау, уллары Рөстәм белән Рушан да үз тормышларын булдырганнар, әти-әниләрен оныклар белән сөендерәләр. Сүзебезне йомгаклап, Мифтаховларга сәламәтлек, уң эшләр, хәерле гомерләр телисе килә.

Тәлгать НӘҖМИЕВ.

Саба районы.

 

Комментарии