Көнбагыш һәм карлыгач

Көнбагыш һәм карлыгач

Июнь ае керүгә, тагын Сабантуйлар җитте. Бүген ул күрше авылда – Яңа Ибрайда, ә бер атнадан бездә – Иске Ибрайда булачак. Элек-электән әти-әниләр, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәт, беркайда да язылмаган кануннар буенча, ике авыл кешеләре Сабантуйларда бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Шунда парлар таныша, кавыша. Гаязның беренче мәхәббәте булган Әлфия исемле кыз Яңа Ибрайдан иде…

…Яңа Ибрайдагы үткән елгы Сабантуйга Гаяз Әдиләсе белән барды. Җизнәләрендә кунак булдылар, икесенең дә күпсанлы дус-ишләре, иптәшләре белән очрашып күрештеләр. Ә менә Әлфия белән алар очрашмады, кыз Воркутада шахтер булып эшләүче абыйларына кунакка киткән, диделәр.

Гаяз быел күрше авылдагы Сабантуйга үзе генә, Әдиләсез китте. Моны Әдилә шулай теләде.

– Гаязым, аязым, быел Яңа Ибрайга Сабантуйга үзең генә бар инде, яме. Күрәсең бит, миңа мондый зур корсак белән кеше арасында йөрү бер дә килешмәс, аннары бәләкәчебез дә бүген-иртәгә дөньяга киләм дип тора, йә юлда табарга туры килер. Син үпкәләмә, бәгърем, хәлемне аңла, Сабантуйлар соңгысы булмас, өчәүләп барырбыз әле.

Әдилә Гаязның беренче мәхәббәте Әлфиянең Яңа Ибрайда яшәвен, Гаяз белән аларның мәхәббәт тарихларын белә иде. Иренең Әлфияне Сабантуйда очрату, күрү мөмкинлеге дә аны шикләндермәде. Гаязның элеккеге ярын очратып, гаиләдән китү очрагын да күз алдына китермәде. Бәлки, Әдиләнең Гаязны тугрылыкка, ныклыкка сынап каравыдыр…

Гаяз Әлфияне биш-алты ел элек кияүдәге апаларына барышлый күргән һәм шул бер күрүдә гашыйк булган иде. Бу авылда тау астында берсеннән-берсе саф, тәмле, салкын сулы чишмәләр бар, Гаязның таудан җизнәләренә бара торган юлы шул чишмәләр яныннан уза иде. Көн шулкадәр матур, җылы, җилсез, куакларда сандугачлар сайрый, яшел чирәмдә төрле бөҗәкләр безелдәшә, чәчәктән чәчәккә кунып, умарта кортлары оча.

Ачык сары төстәге кыска итәк кигән, яланбаш, саргылт чәчле, сыек зәңгәр күзле, бөтен йөзенә аяз төндә күктә җемелдәгән йолдызлар кебек сөйкемле сипкелләр таралган бу кызны Гаяз шунда ук күреп алды. Ул аны августта чәчәк аткан көнбагышка охшатты. Кыз чиләкләренә су агыза, матур бизәкләр төшерелгән көянтәсе дә ерак түгел, улак кырыена сөяп куелган иде. Кызны күрүгә Гаязның йөрәге талпынып-талпынып тибәргә тотынды, сулыш алуы бер тукталып, аннары янә бик ешайган кебек булды. Егет дәшми узып киткәнче, бер сүз булсын, әллә шулай танышып китеп булмасмы дип, кызның зәңгәр күзләренә карап сүз кушты:

– Чибәркәй, бераз су эчермәссең микән? Йөрәгем яна.

Кыз Гаязга таба бер-ике адым атлады да чиләген янтайта төште. Гаяз кызның чиләгеннән бер-ике йотым су эчте дә, моны үзе дә уйламаган, көтмәгән иде, әкрен, йомшак тавыш белән җырлап җибәрде:

«Еракларга ага микән

Агыйделнең бозлары?

Су сорасаң, бал бирәләр

Сезнең авыл кызлары.

Рәхмәт, чибәр кыз!»

Ә бер кышны, Яңа елдан соңгы каникулларда Гаяз иптәшләре, чыгарылыш класс укучылары белән Яңа Ибрайга концерт куярга барган иде, шунда алар ике урта мәктәпнең дә үсмер егет-кызлары якынрак танышып, җырлап, биеделәр. Менә Гаяз сәхнәгә чыкты.

«Ай югары, ай югары,

Айга менәсем килә», – дип башлавы булды, икенче ишектән чишмә янында очраткан теге кыз чыкты да:

«Айга менеп, түбән карап,

Сине күрәсем килә», – дип матур тавыш белән җырны дәвам итте. Җырның икенче куплетын алар бергә җырладылар. Искиткеч матур, чишмә челтерәве кебек сихерле, ачык иде кызның тавышы.

Бу концерттан соң Әлфия белән алар Иске Ибрай, район үзәге Сабантуйларында берничә тапкыр күрешеп, очрашып йөри башладылар. Бер-берсен бик яраттылар. Ләкин андый мәхәббәт күбесенчә гомерсез, үкенечле була. Тормыш, кырыс чынбарлык үз кагыйдәләрен, төзәтмәләрен кертә. Иң элек Казанга барып, кызның – мәдәният институтына, егетнең – педагогика университетына керәм дигән хыяллары челпәрәмә килде. Икесе дә укырга керә алмадылар. Казаннан кайткач, аларның юллары бик озакка аерылды. Гаяз армиягә китте, Әлфия фермада сыер савучы булып эшли башлады. Ике ел буена араларында сагыну, сөю тулы хатлар өзелмәде. Гаязның хезмәтеннән кайтырга бер ай вакыт калганда, Әлфия бик зур бәлагә юлыкты. Аны, өлгергән кызарып пешкән алмадай кызны, әзмәвердәй гәүдәле, шадра битле, инде өч-дүрт тапкыр өйләнгән бер егет, аулак урында туры китереп, кызның ялыну-ялваруларына карамыйча көчләде. Боларны Гаязга армиядән кайткач «дуслары» җиткерделәр, алар «кеше калдыгы» өчен янмаска үгетләделәр.

Гаяз, бәлки, Әлфиянең үзен күреп сөйләшсә, аңлашса, «дуслары»ның сүзләренә карамаган да булыр иде. Берничә тапкыр ул Яңа Ибрайга барса да, Әлфияне күрми кайтты: кыз Воркутага, шахтада эшләүче абыйларына киткән, кайчан кайтасы да билгесез, ул анда бер ашханәгә эшкә кергән, диделәр.

Шул елның көзендә Гаяз чем-кара чәчле, кара күзле, сылу гәүдәле Әдиләне очратты. Егетнең әнисе бик каты авырый, аның үлгәнче оныклар күреп каласы килә, ул бердәнбер баласы булган Гаязга: «Өйлән, улым», – дип, колак итен ашый иде. Әлфиянең кайтуына өмете өзелгәч, Әдилә белән өйләнештеләр. Кыз бик сөйкемле, уңган, кайсы ягы беләндер карлыгачка охшаган, шуңа күрә аңа «Карлыгач» дип тә дәшкәли, ә Әдилә «Гаязым» дип кенә калмый, «аязым» дип тә өсти.

Сабантуйда Гаяз кибетләр карап йөргәндә, күптән эзләгән, тирә-кырыйлары матурлап, челтәрләп эшләнгән, мөселман хатын-кызлары ябына торган ап-ак яулыкны күреп алды. Ул аны Әдиләгә бүләк итеп бирергә теләде. Яулык өчен акча түләп китәм дигәндә, бер хатын-кыз кинәт аның кулын тотып: «Гаяз!» – дип кычкырды. Ул Әлфия иде. Әлфия Гаязны кулыннан тотып читкәрәк өстерәде. Шуннан хәлләрне сораштылар. Гаяз бу очрашуның иртәме-соңмы буласын уйлаган, күз алдына китергән, ләкин аның шулай килеп чыгасын һич көтмәгән иде. Әлфия аның өйләнгән булуын, хатыны белән беренче балаларын көтүен белгәнгә һич охшамаган иде.

– Гаяз, бәгърем, моннан ераккарак китик әле, монда кеше күп, рәтләп сөйләшеп тә булмый, әйдә әнә теге куаклыклар янына, анда аулаграк, – диде ул.

Әйе, Гаяз ул куаклыкларны яхшы белә, шунда алар беренче тапкыр үбешкәннәр иде. Ләкин алар ул вакытта егет белән кыз иделәр. Әлфиянең күзләре бик хәтәр ялтырый, ымсындырып чакыра иде. Нишләргә соң, үзен үлеп яраткан Карлыгачына хыянәт итәргәме? Кайткач, аның күзләренә ничек карар? Юк, юк, Әлфия белән араны, дуслыкны өзәргә кирәк, дип уйлады Гаяз. Барыбыз өчен дә иң яхшысы шул булачак. Боларны Гаяз Әлфиягә әйтмәде.

– Әлфия, без синең белән киләчәктә очрашырбыз әле. Хәзер минем вакытым юк, җизниләр сәгать икегә мәҗлескә чакырганнар иде. Хуш, Әлфия, очрашканга кадәр. Телисең икән, киләсе ялда безнең авылда Сабантуй була, кил, – диде.

Өйдә Әдилә аны, бик матур бүләге белән дә күргәч, муенына сарылып, кочаклап алды, битеннән, күзләреннән үпте. Аннары, бер кулына яулыкны тоткан килеш, икенчесе белән Гаязның кулын корсагына тидерде дә:

– Кара әле, Гаязым, аязым, улың бүген ничек каты тибенә, әллә инде мин дә Сабантуйга барам дип ашыга, – диде ул.

– Хәерле сәгатьтә, исәнлеге, бәхете белән дөньяга килсен, Карлыгачым, – диде Гаяз, Әдиләне кочаклап. Бу минутта ул үзенең хатынына мәңге тугры булачагын инде тәгаен аңлаган иде.

Салих ЗАРТДИНОВ.

Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.

Комментарии