Сагыну

Сагыну

Мин гомерем буе укытучыларымнан уңдым. Мәктәп елларымда гаҗәеп белемле, сәләтле укытучылар минем өчен фән ишекләрен киң итеп ачтылар. Үзләре укыткан фәнгә карата мәхәббәт, кызыксыну уяту өчен чын мөгаллимгә бик көчле сәләт кирәк. Ә ул һәркемгә дә бирелми. Үзем укытучы булгач кына төшендем мин моңа.

Миңа белем биргән Өчиле сигезьеллык мәктәбе укытучылары иң зыялы, иң абруйлы, тирән белемле кешеләр иде. Шулардан үз эшенең чын остасы, һәр укучыны шәхес итеп күреп, аларның күңеленә ачкыч таба белүче укытучым – Рәйсә апа Мөхәммәтҗанова. 1948-49нчы елларда Субаш Аты урта мәктәбендә пионервожатый, 1950-55нче елларда Субаш Атында, 1960-86нчы елларда Өчиле сигезьеллык мәктәбендә математика укытты ул.

Әле дә хәтеремдә: Рәйсә апа безнең класста алгебра, геометрия дәресләрен алып барды. Кечкенә генә буйлы, зәңгәр күзле, битендә миңе булып, аңа үзенә күрә бер матурлык биреп, сөйкемлелек өсти иде. Класстагы 28 бала беренче тапкыр дәрескә керү белән үк яраттык аны. Математика миңа бик җиңел бирелде. «Рузалия, син минем уң кулым, бу биш малайны ныклы контрольдә тот», – дип, миңа һәм башка яхшы укыганнарга авыр үзләштергәннәрне беркетте. Безнең вазыйфа – һәр көнне иртән өй эшләрен тикшереп, ярдәм итү. Ә үзе андый укучылар белән дәрестән соң калып эшли иде. Шуңа да имтиханнарны яхшы билгеләренә генә тапшырдык. Фикеремнән алга китеп әйтәм, без укыганда берәү дә читкә чыгып, белем эзләмәде, БДИ бирәсе бар, дип, үз укытучыларыннан узып, репетиторларга котырган акчалар түләп йөрмәде.

Чын укытучы үз укучыларын андый белем артыннан йөртми, көне-төне эшләсә эшли, үз укучысын имтихан бирерлек итеп әзерли. Әнә шул безне укыткан укытучыларны кайтарасы иде мәктәпкә.

Бер вакыйганы искә алып китәм. Геометриядән дәрес бара. Рәйсә апа, бик тырышып, почмаклар темасын аңлатты. Туры почмакка класста мисаллар күп: кара такта, тәрәзә, ишек… Кысынкы почмак укытучы кулындагы линейка, бөкләнгән дәфтәр бите… Ә менә җәенке почмакны тактадагы сызым аша аңлата. Мисаллар күп түгел, аптырагач, безнең каршыга басып, бер кулын күтәреп, туры, кысынкы, җәенке почмаклар ясап күрсәтә. Ниһаять, теманы ныгыту вакыты җитте. Кабатлыйбыз, мисаллар китерәбез. Шук классташыбыз Рәшит, нинди почмаклар була, дип сораганга: «Култык асты почмагы була», – дип әйтеп салды. Класс белән дәррәү көлеп җибәрдек. Рәйсә апа да көлде. Аннан соң: «Әй Рәшит, бигрәк каты аңлагансың икән», – диде.

Ә беркөнне без дәрестән соң укытучыбызга булышырга калдык. Карточкаларга сораулар, мисаллар язабыз. Рәйсә апа үзенең истәлекләре белән уртаклашты: «Сугыш башланганда миңа 10 яшь иде. Мине бригадир ярдәмчесе итеп куйдылар. Иртәнге 4тән торып, басуга китәм. Әниләрнең урган җирен сажин таягы белән үлчим. Ай ярым башкарган эшкә 750 грамм икмәк бирделәр. Авылымның басу-кырларын әллә ничә урап, бала чактан Җир Ананың җылысын тоеп үстем. Шуңа да бик кадерле ул миңа. Субаш Атыда детдом бар иде. Төрле авыллардан балалар килеп яшәде анда. Аларның өс-башы безнекенә караганда яхшырак иде. Үзләре дә ачлы-туклы килеш, укытучыларыбыз безгә дәрес бирде, рәхмәт аларга. Ул вакытта өй эшләрен кичен мәктәпкә барып әзерли торган идек. Чөнки һәр гаиләнең керосин алырга мөмкинлеге юк.

Сугыш беткән хәтердә: 7нче класста дәрес вакыты иде. Класс ишеген ачып: «Сугыш беткән!» – дип кычкырдылар. Ул шатлыкны, күз яшьләрен күрсәгез! Безнең: «Ура!»дан мәктәп дерелдәп торды.

Мөхәммәтҗанова Рәйсә апа шагыйрь Радик Мөхәммәтнең әнисе дә иде. Кулымда аның «Килегез сез Арча якларына» дигән китабы. Бер утыруда укып чыктым мин аны. Бәгырьләрдән тамып төшкән ул шигырьләр күңел кылларына килеп кагыла, әллә нинди өмет, якты хатирәләр уята. «Армиягә кадәр беркайчан да авырмады», – ди Рәйсә апа. Шат күңелле, сау-сәламәт егет армиядә ел ярым хезмәт иткәч, авырый башлый, «ак билет» белән кайта. Аннан соң, бөтенләй хәрәкәтсез калып, урынга ук кала. Радикның язмышы фаҗигале булды. Шул хәлендә дә иҗат итте ул. Хатыны Рәмзия, аларны дәфтәр битләренә төшереп, матбугатта җибәрә. Фәнис Яруллин, Гакыйль Сагировлар көч һәм иҗат ялкыны бирәләр аңа. Радик дөньясын онытып, иҗатка чума. Иң зур хыялы – шигырьләрен китап итеп бастырып чыгару була. Ләкин… 1996нчы елда 38 яшендә Радик бу дөньядан китеп барды. Рәйсә апаның иң зур һәм авыр хәсрәте булды ул. Улының хыялын тормышка ашыру өчен барысын да эшләде Рәйсә апа, Радикның вафатыннан соң берничә җыентыгы дөнья күрде. Сөекле укытучымның улы Радик Мөхәммәтнең якты хатирәсе булып, аның шигырьләре һәм җырлары калды.

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларының сагынып искә алуларын тоеп яшәүдән дә кадерлерәк нәрсә бар икән? Сезне бик тә сагынам, Рәйсә апа! Моннан ике ел элек телефоннан сөйләшкәндә: «Бик тә күрәсем килә», – дигән идегез. Исән чакта күрешә алмадык, шуңа бик үкенәм.

Рузалия ИБРАҺИМ,

Арча районы, Мәмсә авылы

Комментарии