«Франческолар, Константиннар да татарча өйрәнергә тели, тик сыйфатлы дәреслекләр юк...»

«Франческолар, Константиннар да татарча өйрәнергә тели, тик сыйфатлы дәреслекләр юк...»

Биектау авылында яшәп, «дистант» ысулы белән теләүчеләргә бөтен дөнья киңлегендә татар телен өйрәтүче физик мөмкинлеге чикле мөгаллимә Әминә Ибниева хәзер сыйфатлы дәреслекләр табып булмауга борчылып чаң суга. Бу хакта Татарстан Президентына да хат язган. Кызганыч, анык җавап кына булмаган...

Әминә Ибниева Биектау районындагы Кече Битаман авылында алты балалы гади колхозчы гаиләсендә төпчек булып туган. Ике яшьлек вакытта әтисез кала. Ә беренче сыйныфта вакытта көтмәгәндә килеп чыккан сөяк чире аны туган авылдан аерылырга мәҗбүр итә. Кечкенә Әминәне дәваланырга санаторийга җибәрәләр. Соңыннан бер-бер артлы ике катлаулы операция кичерә, ләкин алар уңышлы булмый. Нәтиҗәдә Әминә 13 яшендә параличланып, аяксыз кала.

– Дөресен әйтим, ул вакытта яшисе килмәгән минутлар да булды, – дип искә ала героебыз. – Шул коткарды: миңа әнием дә, мәктәптә, тернәкләндерү үзәкләрендә укытучылар да, дөрес тәрбия биргәннәр. Аннан соң, тормышта гел яхшы кешеләр очрады. Шулар тәэсирендә һәм ярдәмендә алга таба яшәргә көч табам сыман...

Коляскага беркетелгән Әминә Яшел Үзән районындагы инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшәп, урта мәктәпне тәмамлый, аттестат ала. Авылына кайткач та, кул кушырып ятмый. Казан бәйләү фабрикасына читтән торып эшкә урнаша һәм фабрика заказы буенча өйдә бәйли башлый. Шул ук вакытта үзлегеннән укуын да ташламый. Инглиз теле һәм психология буенча курслар тәмамлый. Бераздан мәктәп укучылары өчен инглиз теле өйрәнү һәм бәйләү түгәрәкләре оештырып җибәрә. Ә 1987-93нче елларда читтән торып Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетында белем ала.

– Университетка укырга кергәндә, документларымны кабул итмичә мине бик газапладылар, – ди Әминә Ибниева. – Чөнки аларны минем инвалидлык коляскам бик куркытты. Кабул итү комиссиясенә документларымны тапшыру артыннан туган сеңлем йөрде. Андый хәлдә ул укый алмаячак, йөрмәсен дә, дигәннәр. Сеңлем өч тапкыр барып, кире әйләнеп кайтты. Бүтән бармыйм, диде. Шуннан такси яллап үзем киттем. Деканга хәтле кердем, әмма документларны кабул иттеләр. Нәтиҗәдә, алты елдан соң мин университет дипломы алган рус теле һәм әдәбияты укытучысы булдым.

Әминә ханым башта тәрҗемәче булырга хыялланган. Ләкин язмыш аны рус һәм татар телләренә укыту буенча читтән торып репетиторлык эшенә алып кереп китә. Менә дистә еллар дәвамында инде ул Русиянең генә түгел, дөньяның төрле почмакларында яшәүчеләрне, башлыча, татар теленә өйрәтү белән мәшгуль.

ТАТАР ТЕЛЕН АМЕРИКАДА ДА, ЕВРОПАДА ДА ТЕЛӘП ӨЙРӘНӘЛӘР

Татар телен өйрәткән беренче укучым – Сургут шәһәрендә яшәүче рус егете иде, дип хәтер яңарта Әминә Ибниева. Егет татар кызына гашыйк булган икән. Ә кызның әнисе татар телен белмәгән кешене кабул итмәгән.

– Татар кәләшенә кияү булу максаты белән өйрәнә башлады ул телне, – ди Әминә ханым. Эшләү дәверендә исә, татарча өйрәнергә теләгән укучылары Америкада, Германиядә, Австралиядә, Италиядә яшәүчеләр арасында да шактый табылган. Барысына да азмы-күпме татарча сөйләшә алырлык белем иңдергән. Аеруча Италия кызы Франческо белән аралашу үзенчәлекле булуы турында сөйли ул:

– Өч ел элек таныштым аның белән. Бер кеше мин эшли торган компаниягә татар теленә өйрәтүче укытучы эзләп гариза калдырган. Аны миңа җибәрделәр. Күрсәтелгән контактлар буенча скайп аша элемтәгә чыктым. Ул вакытта бу кыз Төмән шәһәрендә булып чыкты. Исеме бик сәер, үзе безнең кешегә охшамаган, әмма русча бик чиста сөйләшә. Милләтен италияле, ди. Аңлатуы буенча, рус әдәбиятына гашыйк булган икән. Италиядә рус филологиясе факультетын тәмамлап, грант откан һәм бер еллык белем күтәрү курсларына Төмән университетына килгән. Ә анда вакытта татар халкы белән кызыксына башлаган. Татарларны да бик яраткан. Шуңа тел өйрәнү теләге туган.

Төмән Университетындагы курслары тәмамлангач, Франческо Италиягә кайтып киткән. Ләкин, Әминә Ибниева әйтүенчә, элемтәләр өзелмәгән, татар теле дәресләре дә дәвам иткән:

– Минем Италиядә яшисем килми, эш тапсам, Русиягә кайтыр идем, сезнең белән татарча аралашыр идек, ди. Шаккатмалы хәл бит, чын Италия кызы татар телен үзе теләп өйрәнә! Матур, яңгырашлы тел булуын аңлап, яратып, җаны-тәне белән бирелеп тотынган бит ул бу эшкә. Менә шуннан да гыйбрәт алып, телебезне хөрмәтләп, зурлап һәм саклап яшәсәк иде, – ди мөгаллимә. – Дөрес, чит илләрдәге укучыларымның күбесе милләтләре ягыннан татарлар. Моңарчы туган телне белмәгән булсалар да, хәзер ана телендә аралашырга, аны өйрәнергә теләкләре туган. Бик яхшы! Мин шатланып өйрәтә идем аларга телебез нечкәлекләрен. Кызганыч, соңгы вакыттагы вазгыять сәбәпле, хәзер чит илләр белән интернет аша да аралашу кыен. Бигрәк тә акча күчерүләр тукталгач, хәзер алай дәресләр биреп булмый.

Хәер, аңа карап кына Әминә ханымның эш фронты тараймаган. Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар, руслар һәм башка милләт вәкилләре арасында телебезне камил өйрәнергә теләүчеләр шактый әле, ди ул. Ара-тирә өйгә килеп сабак алучылар да булгалый икән. Аеруча мәктәп укучылары. Аларны мөгаллимә рус теленнән имтиханнарга әзерли.

«ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ТЕЛЕ КИТАПЛАРЫН ДӘРЕСЛЕК ДИП ТАПМЫЙМ...»

Әминә Ибниева төрле укыту методикаларын өйрәнеп, сынап карый. Иң яхшысы – элеккеге, совет чоры системасы икән, дигән фикергә килә.

– Балага базалы белем бирергә кирәк, – ди ул. – Безне вакытында ничек төпле итеп укыттылар, мин дә шуңа тырышам. Предметны белү генә түгел бит әле, кеше аналитик һәм иҗади фикерли белергә тиеш. Логик фикерләүне дә үстерү гаять мөһим. Ә хәзерге укыту системасы белем бирми. Ул кешене киңкырлы шәхес итеп тәрбияләми, ул аннан сукырларча ятлаулар ысулы белән тар кысаларга куып кертелгән «робот» формалаштыра. Әгәр көчемнән килсә, мин «ОГЭ»ны да, «ЕГЭ»ны да бетерер идем.

Хәзерге укыту системасы шундый булгач, дәреслекләре дә ерак китмәгән дигән канәгатьсезлеген белдерә мөгаллимә. Аеруча татар телен өйрәтү өчен рәтле китап-әсбаплар булмауга зарлана ул:

– Мәктәпләрдә балаларга татар телен укыту дәреслекләре чиле-пешле булулары белән гаҗәпләндерә. Теманы, кагыйдәләрне тулы итеп аңлату җитми, өстән-өстән генә язылган, эзлеклелек бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Беренче сыйныф баласына татар теле дәресендә кагыйдәләре белән фонетика өйрәтеп яталар. Сабый аны ничек аңлап үзләштерсен дә, ничек күңелендә татар теленә мәхәббәт уянсын. Аны ул вакытта дөрес итеп сөйләшергә, укырга гына өйрәтергә кирәк ләбаса. Рус телендә фонетиканы дүртенче сыйныфта өйрәнә башлыйлар бит.

Илсөяр Мияссарованың башлангычлар өчен дәреслеге бөтенләй кошмар! Башка сүзем юк. Балаларның татар теленә карата гайрәтләрен чыгарыр өчен бастырганнар кебек бу китапларны. Әзерлек һәм беренче сыйныф балаларын нинди дәреслек буенча укытасыз дип, таныш укытучыларымнан сорашкан идем, отчетны Мияссарованыкы буенча укытабыз дип бирәбез, ә чынлыкта элеккеге совет чоры әлифбасы белән өйрәтәбез, диделәр.

Кыскасы, мәктәпләрдәге башлангыч сыйныф укучылары һәм үзлегеннән өйрәнергә теләүчеләр өчен хәзер чыга торган татар теле китапларын мин дәреслек дип тапмыйм.

«СЫЙФАТЛЫ ДӘРЕСЛЕКЛӘР ДӘ, ИНТЕРНЕТ РЕСУРСЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘТҮЧЕ КУШЫМТАЛАР ДА КИРӘК...»

Әлбәттә, моңарчы нәшер ителгән барлык татар теле китапларын да начар дип әйтеп булмый. Мөгаллимә дә шул фикердә. Ләкин нигә аларның яхшыларын гына сайлап алып бастырмыйлар икән, дип аптырый ул:

– Элек бастырылганнары арасында бик яхшы китаплар бар иде. Мисал өчен, Татарстан китап нәшрияты 2012нче елда чыгарган «Татар телен өйрәнүчеләргә» дигән дәреслек (авторы – Р.Г.Нигъмәтуллина) бик әйбәт, ләкин аны хәзер беркайдан да табып булмый. Мин аны элек кибетләрдән алып, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәгән укучыларыма почта аша җибәрә идем хәтта. Дәреслексез тел өйрәнеп булмый бит. Ә анда барысы да бик аңлаешлы, гади итеп бирелә. Эчтәлеге дә, бизәлеше дә матур. Күнегүләре мәгънәле. Үзлегеннән татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен, татарларга гына түгел, башка милләтләргә дә, менә дигән дәреслек ул!

Шулай ук, К.С.Фәтхуллова, Ә.Ш.Юсупова, Э.Н.Денмөхәммәтова авторлыгында төзелгән «Татарча сөйләшик» дигән дәреслек тә яхшы. Ул берьюлы өч телдә: татарча, русча һәм инглизчә язылган. Флюра апа Сафиуллинаның «Карманный татарско-русский и русско-татарский словарь» дигән сүзлеге дә бик эчтәлекле, сыйфатлы. И.Л.Литвинов авторлыгындагы китаплар да әйбәт. Ләкин шушы китапларны хәзер, әйткәнемчә, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, табып булмый. Аларны бастырмыйлар. Ике-өч ел эзлим инде, таба алганым юк.

Татарстан китап нәшриятына шалтыраткан идем, безгә аларны бастырырга кушканнары юк, дип җавап бирделәр.

Аптыраганнан, Әминә Ибниева әлеге проблеманы ассызыклап, Татарстан Президентына хат яза. Югарыда искәртелгән кимчелекләргә тукталып, татар телен укыту буенча, аеруча телне үзлегеннән өйрәнергә теләүчеләр өчен, кайчан яхшы сыйфатлы китаплар бастырырлар икән, дигән төп сорауны куя. Соңрак Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгыннан җавап хаты да килә.

– Ләкин анда минем «төп соравыма» анык җавап юк, – ди мөгаллимә. – Бигрәк тә үзлегеннән татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен сыйфатлы дәреслекләр табу проблемасы ачык кала. Бу бөтен Татарстаныбыз өчен оят, дип саныйм.

– Гомумән, татар телен өйрәтү буенча сыйфатлы китапларны бастыруда гына түгел, миңа калса, интернет ресурсларда төрле махсус программалар, кызыклы кушымталар булдыру юнәлешендә дә эш сүлпән алып барыла, – ди Әминә Ибниеваның чираттагы укучысы Константин Сумин. Аның әтисе рус милләтеннән, ә әнисенең нәсел-нәсәбәсе мари, белорус, поляк токымнарына барып тоташа икән. Үзе хәзер Йошкар-Ола шәһәрендә яши. Без Константин белән телефон элемтәсе аша аралаштык. Ул һәр соравыбызга татар телендә җавап бирергә тырышты һәм, әйтергә кирәк, шактый төзек итеп сөйләшергә өйрәнгән инде.

– Минем дусларым арасында татарлар бик күп. Үзем дә Казанга еш барам. Анда дуслар белән татар телендә аралашасым килә. Татарстан, татар халкы ошый миңа, – дип аңлатты Константин татар телен өйрәнә башлавын.

P.S.: Мөгаллимлек итү дәверендә Әминә Ибниеваның укучылары арасында Франческолар, Константиннар байтак булган. Ул татар кешесенә генә түгел, башка милләт вәкилләренә дә татар телен өйрәнергә булышып, алар күңелендә телебезгә карата мәхәббәт тудырып, әле дә армый-талмый хезмәт куя. Кайбер татарлар да үз теленә карата саксыз мөнәсәбәттә вакытта, Әминә Ибниеваның башка милләттән булган укучыларына карап үрнәк һәм гыйбрәт алырлык мисаллар шактый. Алар турында алга таба да бәян итәрбез.

Ә хәзер «Безнең гәҗит» укучыларына мөрәҗәгать итәсе килә: арагызда мөгаллимнәр, белем бирү системасына якын кешеләр шактыйдыр. Һичьюгы, һәркем диярлек ата-ана, әби-бабай буларак, татар телен укыту процессы белән таныш. Сез мәктәпләрдә хәзер татар телен укыту программасыннан, дәреслекләр сыйфатыннан канәгатьме? Уй-фикерләрегезне, теләк-тәкъдимнәрегезне редакциягә язып җибәрсәгез иде.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Биектау – Казан

Комментарии