«Татар халкының үсеш стратегиясе беренче чиратта урыс халкы өчен кирәк»

«Татар халкының үсеш стратегиясе беренче чиратта урыс халкы өчен кирәк»

Татарстан Президенты фәрманы нигезендә әзерләнә торган стратегия буенча беренче сөйләшүдә Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әнә шулай дип белдерде. Тулы бер милләтнең үсеш хәтле үсеше турында сөйләшүгә ике сәгать вакыт бирелде. Васил әфәнде шул ике сәгатьлек чыгышы вакытында Аллаһы Тәгаләгә, бөек Русиягә һәм бөек Путинга берничә тапкыр рәхмәт әйтергә өлгерде.

«Татар халкының үсеш стратегиясе» дигән сүз беренче тапкыр узган елның 24нче сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның юлламасында яңгыраган иде. Шуннан соң ул еш кабатлана башлады, Бөтендөнья татар конгрессында әлеге тема буенча түгәрәк өстәлләр дә оештырылды. Ләкин халык каршысына беренче тапкыр чыгу узган атнада булды. Арча шәһәрендә стратегиянең эскизы белән таныштырдылар. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтүенчә, бу көн тарихка язып куелырга тиеш.

Хуш, язып куябыз: 16нчы гыйнвар, 2019нчы ел, Арча шәһәре. Стратегия 2050нче елга кадәр исәпләнгән. Димәк, тагын 31 елдан соң, исән булсак, бу көнне искә алырбыз әле (нәрсә дип искә алырбыз бит!). «Татар-информ» язуынча, Арчага күрше-тирәдәге 11 районнан барлыгы 82 кеше килгән иде. Шундый глобаль мәсьәлә буенча сөйләшү өчен 80 кеше генә азрак кебек. Ләкин болар – агитаторлар булырга тиешле кешеләр икән. Васил әфәнде әйтмешли, конгресс активлары. Күбесе – «Ак калфак» оешмасына йөрүче калфаклы ханымнар. Очрашуның ничек узганын аңлату өчен язма башындагы өч җөмлә дә җитәр иде. Инде, тулырак беләсем килә, дисез икән – рәхим итегез, очрашуга «алып кайтып» киләм.

БУ – КАРАЛАМА ГЫНА

Стратегия татар сүзе түгел. Яңгырашлы сүз үзе, заманча сүз. Күп нәрсәне вәгъдә итә торган сүз. Төгәлрәк мәгънәсен белү өчен, сүзлеккә күз салдык. Борынгы грек теленнән кергән икән. «Гаскәр башлыгы сәнгате» дип тәрҗемә ителә. «Озак вакытка исәпләнгән нинди дә булса эшнең гомуми, детальләштерелмәгән планы, катлаулы максатка ирешү юлы» дип аңлата сүзлек. Әлегә Татар халкының үсеш стратегиясе әзер түгел. Моны да берничә тапкыр кабатладылар. Васил Шәйхразиев әйтүенчә, әле аның проекты да юк. Эскизы гына бар. Караламасы ягъни. Монысы сөендерә, димәк, әле ул эскизга өстәп язарга, үзгәрешләр кертергә, фикер алышырга мөмкин дигән сүз. Васил әфәнде шулай дип аңлатты да. «Бу эскизга фикер, тәкъдим, тәнкыйть көтеп калабыз. Һәр кеше, йөрәге аша үткәреп, туганнары, дуслары, авылдашлары, шәһәрдәшләре белән фикерләшеп, үз тәкъдимнәрен кертсен иде. Әгәр без проект ясап чыксак, монда кул күтәреп, аны кабул итәргә генә кала. Шәйхразиев җыйды да, кул күтәртте дә, күпчелек тавыш белән кабул иттеләр, сүземне дә әйтергә өлгермәдем, диячәксез. Проектны кабул иткәч, аны инде үзгәртеп булмаячак», – диде. Ләкин Арчада эскизга карата төгәл тәкъдимнәр яңгырамады әле. Ике сәгать вакыт эскиз белән таныштырып чыгарга гына җитте. Кукмарадан килгән ханымнар: «Электричкага соңга калабыз!» – дип шаулаша башлагач, очрашуны төгәлләделәр. Ләкин һәр кеше эскиз белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында таныша һәм үзе дә фикер-тәкъдимнәрен язып җибәрә ала. Вакыт бар әле.

ИМГӘК БУЛА КҮРМӘСЕН…

Эскиз гына булгач, әлегә каты бәрелү урынлы түгел кебек. Әле үзгәртеп була бит. Шулай да бәйләнерлек урыннары бар. Кайбер моментларга аерым тукталып үтәсе килә.

Стратегиянең исемен «Кем МИН – ТАТАР булмагач» дип куйганнар. «МИН – ТАТАР» дигәне нәкъ менә шулай баш хәрефләрдән бирелә. Стратегия атамасы өчен артык шигъри булса да, әйбәт исем тапканнар. «Без булдырабыз!» дип куймасалар ярар иде, дип кот очкан иде алайса. Шунысы кызык: тәкъдим ителгән вариантлар арасында «Без булдырабыз!» дигәне дә булган (ансыз буламы соң инде?!)! Шулай булгач, яңадан шул вариантка кайту ихтималлыгы да юк түгел.

«МИН – ТАТАР» дип кычкырып торса да, татар халкының үсеш стратегиясе булса да, бу документ татар милләте өчен генә түгел икән. Толерант шул без, толерантлыгыбыз ташып ашкан, шулай булгач, тагын нәрсә көтәсең инде. Милли Шура рәисенең бу фикерен аңлавы кыенрак, әлбәттә, шулай да аңларга тырышып карагыз әле: «Бу стратегия татар халкы өчен генә түгел, бүтән милләтләр өчен дә, без Русиядә яшәгәчтен, иң беренче чиратта урыс халкы өчен дә. Чөнки алар – безнең кебек төп нәсел (Васил әфәнде «төп халык» дип әйтергә теләде булса кирәк. – Авт.), аларның саны бермә-бер күбрәк. Без бердәм булдык». Фикернең төбендә нәрсә ятканын чамалап була. Өстәвенә, Васил әфәнде ул «төптәгене» соңрак төгәлрәк итеп тә әйтте: «Владимир Владимирович, илкүләм лидер буларак, Русиядә яшәүче халыклар өчен стратегия кабул итте. Без аны карадык. Ул безнең стратегиягә бик матур гына бара. Андагы маддәләр белән безнеке дә бәйләнә. Сөбханаллаһ! Бу яктан ярдәм бар. Русия хөкүмәте шушы стратегияне тормышка ашырыр өчен планын кабул итте. Моңа акча бүленә. Андый мөмкинлекләр бар». Путинның 2025нче елга кадәр исәпләнгән милли сәясәт стратегиясе, ил халкыннан «бердәм россиян милләте» ясау идеясе салынган документ турында сүз бара монда. Аның Татар милләтен үстерү стратегиясенә «матур гына» туры килүе бәхәсле мәсьәлә, ләкин әлегә каты бәрелми торырга булдык бит. Шуңа күрә калдырып торыйк.

Булачак стратегиянең максаты бик глобаль билгеләнгән: татар үзаңын үстерү. Дүрт төп юнәлеш аерып күрсәтелгән: татар тормышын оештыру, мәгариф, мәдәният, мәгълүмати мохит. Юнәлешләр артырга да, кимергә дә мөмкин әле. Сайлап алынганнары да бик актуаль мәсъәләләр үзе. Һәр юнәлештә өч этап. Беренчесе – 2020нче елга ук тормышка ашырылырга тиешле эшләр. Икенчесе – 2030нчы елга. Өченчесе – 2050нче елга. Боерган булса, 2050нче елга татарның тотрыклы үсешенә ирешергә тиешбез. 2018дә «кисеп алынган» тел белән 2050нче ел турында сөйләшү сәеррәк кебек, билгеле. Ләкин бит үсеш стратегиябез буласы. Тел дә үсәр әле.

Дүрт юнәлеш дидек, һәрберсендә иң мөһим чаралар аерып күрсәтелгән. Мәсәлән «Татар тормышын оештыру» юнәлешендә «Татар авылларында заманча инфраструктураны үстерү, яшьләргә ярдәм итү» дигән бик мөһим пункт бар. Инфраструктура дигәндә асфальт юл, кибет, ФАП, мәдәният йорты, мәктәпләр күздә тотыла. Шул ук «Татар тормышын оештыру» дигән юнәлештә «Гаиләдә балага саф татар исеме кушу, нәсел шәҗәрәсен белү, туган телдә сөйләшү, гореф-гадәтләрне саклау» дигән пункт та бар. Болар бар да мөһим, әлбәттә. Ләкин стратегиягә кертеп, аны ничек эшләтмәкчеләр икән соң? Татар кешеләренә баласына фәкать татар исемен генә кушарга рөхсәт итә торган орган булдырумы, гаиләдә татарча сөйләшәләрме икән, дип күзәтеп йөрүме – нинди «чара» күздә тотыла? Стратегиягә кертерлек булгач (бюджет акчасына башкарыла торган чаралар исемлегенә дип аңларга кирәк), төгәл чара билгеләнергә тиештер ул. Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсенең үтәлешен таләп итәргә, җитәкче урыннарда эшләүчеләргә ике дәүләт телен дә белүне мәҗбүри итеп куярга, дисәң, төгәл чара була менә. Аны эшләтү механизмын төзеп була. Ә менә «балага татар исеме кушу» дигәнен стратегия ярдәмендә ничек эшләтергә җыеналардыр – әлегә күз алдына китерү кыен.

Мәгариф юнәлешендә төп чаралар итеп, татар балалар бакчалары һәм мәктәпләре санын арттыру, югары уку йортларында татар төркемнәре ачу кебек чаралар күрсәтелгән. Менә болары – тәгаен чаралар. Милли университет ачу дигәне дә бар. Ләкин анысы 2050нче елларга гына планлаштырыла.

Иң күп чаралар – мәдәният юнәлешендә. Шунысы сөендерә: Сабан туйлары белән генә чикләнмәгәннәр. Шәһәр мәдәниятен үстерү; милли шигърият, кино, театр, балет, архитектураны кайгырту; татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә вәгазьләрне татар телендә уздыру; тарихи урыннарны саклау кебек чаралар билгеләнгән.

Мәгълүмати мохит юнәлешендә төп чаралар булып татар журналистларын әзерләү һәм тәрбияләү системасын булдыру (бар инде ул система, КФУда татар журфагы узган елны гына бетерелде бит әле), татарча мультфильмнар әзерләү, татар теленә тәрҗемә системасын булдыру тора. Гомумән, эскиздагы күп кенә пунктлар: «Болар бездә бар (бар иде) бит инде, артка атлыйбыз микәнни?» дигән фикер тудыра.

Яхшылап танышып чыксаң, эскизда уйландыра торган урыннар байтак. tatar-congress.org сайтында сул як баганадагы «Милли мәсләк: стратегик документка тәкъдимнәр» дигән җиргә кереп танышырга була.

Бу әле стратегиянең скелеты гына. Фикер-тәкъдимнәрдән әгъзалары, кул-аяклары, тулы гәүдәсе формалаша башлаячак. Барысы да ниятләгәнчә барса, июньгә тулы бер организм туар. Ул, бәлки, камил дә булмас. Иң мөһиме имгәк булмасын иде инде. Татарлар өчен генә түгел, башкалар өчен дә бик кирәкле нәрсә буласы ди бит.

Гыйнварда Татарстан районнарында очрашулар узачак. Арчадан соң Нурлатта очрашу булды инде. Тагын Бөгелмә, Чаллы һәм Буада стратегия белән таныштыру булачак. Үзегезгә якын район яки шәһәргә барып, очрашуда катнашырга мөмкин.

Февраль-мартта җиде федераль округта татарлар белән очрашу күздә тотыла.

Апрельдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының зур җыены узачак, документның эскиз варианты шунда тәкъдим ителә.

Апрель-майда интернет аша түгәрәк өстәлләр оештырылачак.

10нчы июньгә эскизны проект итеп әзерләү ниятләнә.

15нче июньдә әлеге проект Изге Болгар җыенында тәкъдим ителә.

1нче августка кадәр проектка карата тәкъдимнәр кабул ителә.

30нчы августта – Татарстан Республикасы көнендә Милли Шура (аның составына 75 кеше кергән) стратегияне кабул итә.

Теләге булган һәр кеше стратегиягә тәкъдимнәрен юллый ала. Бөтендөнья татар конгрессының телефоны: 8 (843) 236-59-16. Электрон почта: tatar-congress@mail.ru.

Конгресс сайтында беренче фикерләр күренә дә башлады инде. Берсен, кыскартып, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

«Татар тормышын заманча кору» дигән максатка ачыклык кертәсе иде. Заманчалаштырабыз дип, татар халкының үзенә генә хас булган, аны башка милләтләрдән аерып торган миллилеген җуймабызмы? Авыл яшьләре, заманча яшибез, дип, шәһәргә китә, бер-ике айдан ул инде татар булып кайтмый, тышкы кыяфәте белән генә түгел, фикерләү рәвеше дә үзгәргән маңкорт була. Театр сәхнәсендә актрисаларны чишендереп, халык җырларын яңартып (бозып) кына татар халкын үстереп булмый! Татар телен киң катлау куллансын өчен, аны урамнарга чыгарырга кирәк! Без бит ТАТАРСТАНда яшибез! Яшьләргә татарча квест-уеннар, тарихи дәресләр кызыклы!

Мине катнаш никахлар проблемасы борчый. Тәкъдимем: ЗАГС базасында иҗтимагый милли оешмалар белән берлектә шушы мәсьәлә буенча клублар оештырырга. Өйләнергә (кияүгә чыгарга) җыенучыларга шушы клубта оештырыла торган дәресләрне үтүне шарт итеп куярга.

Мине борчыган тагын бер мәсьәлә: рәсми җыелышларда татарларның урысча чыгыш ясавы. Җитәкче урында утыручы кеше, татар була торып та, үз телендә сөйләмәгәч, нинди үсеш стратегиясе булырга мөмкин?! Тәкъдимем: татарларның чыгышы татарча булсын, урыс милләтеннән булган коллегалар өчен экранда урыс телле варианты күрсәтелеп барсын.

Телне халыкка җиткерүдә журналистлар күп эш башкара, ләкин бүгенге көндә бит татар журналистикасы факультеты юк! Татарны үстерү һәм таныту өчен Казан федераль университеты укытып чыгара торган берничә татар журналисты гына аз! Балалар бакчасыннан ук татар балаларын татар рухында тәрбияләү өчен, анда эшләячәк кадрларны татар итеп укытырга кирәк!

Теләчедән Айгөл ИМАМИЕВА,

32 яшь, «Олимп» яшьләр үзәге белгече

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Арча – Казан

Комментарии