«ИРЕМНЕ ТЕРЕЛӘЙ КҮМДЕЛӘР…»

“Кешенең үзеннән түгел, тормыштан ул, кызым. Ул кая алып барса, шунда барасың. Аның ниләр әзерләп куясын кем белгән?!” Хаҗәр апа Хәкимуллина кат-кат кабатлаган шул сүзләр, күңел түренә урнашып, Кеше дигән затның никадәр көчсез булуын һәрдаим искә төшереп тора. Ышанасы килмәсә дә ышанасың. Аңа инде 94 яшь – ул белми әйтмәс. Аның тормыш китабы бик калын…

Хаҗәр апаның “Мине дә онытмагыз” (16 декабрь, 2009) дип исемләнгән хатына битараф кала алмадык. Конверт тышында язылган кире адрес буенча Арчаның һәм инвалидлар йортына юл тоттым. Көтмәгәндә-уйламаганда килеп төшеп, директор Ришат Ренат улы Камаловның кызу эш вакытына туры килсәм дә, интернатта яхшы каршы алдылар.

ТӘРБИЯГӘ АЛАБЫЗ, КЕМ БИРӘ?!

Теләсә-кайсы директор белән очрашкач, кыек атып туры тидерә торган бер сорау бар:

– Зарланмыйлармы соң?

– Картлар балалар кебек, аларны аңлый белергә кирәк, – диде Ришат Камалов. – Менә сез сораган Хаҗәр апаны әйтим: бер кергәндә бик мактый да, икенче юлы ачуланырга да мөмкин.

Хаҗәр апаны эзләп килүемне белгәч, әйтеп куйды: “Бездә әле 97 яшьлек Маһифәрваз апаң да бар, сеңлем. Хаҗәр апаң яшь әле ул. Йөзгә кадәр яшиләр, Алла боерса”.

– Димәк, озын гомерле булу серләрен сездән сорарга кирәк?!

– Миңа калса, бу нәкъ менә биредә эшләүче хезмәткәрләрнең уртак җимеше. Алар үз хезмәтен намус белән, җиренә җиткереп башкара дигән сүз. Мине дә санап, биредә 26 кеше эшли. Бу интернат 50 кешегә исәпләнгән булса да, бүген биредә 52 кеше тәрбияләнә. Һәр хезмәткәр алар исәнлеге өчен тигез дәрәҗәдә көч куя дип исәплим. Биредә яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бүлмәләр яхшы, иркен. Һәркайсында телевизор. Җылы су кергән. Үзебезнең сауна, мунчабыз бар.

Интернатта түләүле нигездә әби-бабайлар да тоталар икән. Җәй айларында андыйлар да булган. Әйтик, кемдер бер-ике атна ял итеп кайтырга исәпли, ә өендә караучысыз калучы өлкән буын вәкиле бар. Аны вакытлыча биредә калдырып була. Интернат белән килешү төзелә. Бу хезмәт кыйммәтме, юкмы икәнен үзегез бәяләгез: бер айлык тәрбия – 12500 сум. Монда ашату-эчертү, мунча, дәвалану, һәрчак медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында булу керә.

Интернат 2007 елдан бирле автоном учреждение булганга, үз көнен үзе күрергә мәҗбүр. Шул сәбәпле түләүле хезмәтләр кертелгән дә. Ничектер яшәргә кирәк бит инде. Моннан тыш, биредә кер юу хезмәтен дә күрсәтәләр икән. Ягъни төрле оешмалардан килгән керле урын-җирне килешү нигезендә чистартып бирәләр дә, шуның өчен акча алалар. Киләчәктә физиотерапия, массаж кертеп җибәрергә ниятлиләр.

– Биредәге өлкәннәр кайсы яклардан?

, Балтач, Әтнә, Лаеш, Яшел Үзән районнарыннан, Казаннан килгән кешеләр дә бар.

– Өлкәннәр арасында интернат тормышында кайнаучы, сезгә ярдәм итәргә алынучылар юкмы соң?

– Эшләгәне эшли, эшләмәгәне телевизор карый дигәндәй… Менә Габделбарый белән Хәкимулла бөтен эштә булышып тора. Кыш көне кар көрәсә, җәй көне ишегалды себерәләр. 94 яшьлек Хаҗәр апа җәйләрен бакчада виктория җиләге үстереп, безне сыйлап йөри. Ул җиләкне үстерү ничек мәшәкатьле икәнен беләсездер инде. Менә 97 яшьлек Маһифәрваз апа – безнең абыстай. Ашлар уздырганда түргә аны утыртабыз. Әле ул янбаш сөяген сындырып, берничә ай урын өстендә дә ятты. Шуңа карамастан, аякка басып, исән-имин йөри хәзер, Аллага шөкер.

“ЯШӘП ЯТАМ ШУЛАЙ”

Хаҗәр апаның яхшы хәтеренә сокланып утырдым. Даталарны, төрле саннарны төгәл хәтерли. Моннан 70-80 ел элек булган вакыйгаларны кичә күргәндәй онытылып сөйли. Исең китәр…

– Монда тора башлавыма биш ел бар инде, кызым. Озын гомерле булу нәселдән килә дисеңдер инде… Әтием 42 яшендә дөнья куйды, ул бик оста гармунчы иде. Әниемне 68 яшендә җирләдек. Шуларны уйлыйм да, үткәннәргә борылып карыйм да җиңеләеп киткәндәй булам. Шунысын да беләм: тормышымның бер минутын да бушка уздырмадым, Аллага шөкер.

Сугыш елларында бик яшь идем әле. Әйе, авыр вакытларны үткәреп җибәрдек. Ул чакта авыл советы рәисе дә булдым, мәктәптә башлангыч сыйныфта укытучы булып та эшләдем. Минем авыл советына дүрт авыл керә иде: Кызылъяр, Кызыл Утар, Яңа Коллар, Яңа Өҗем. Шулар арасында атка атланып чабып йөрдем. Көне буена ничәмә чакрымны ат өстендә урап кайта идем микән?!

– Хаҗәр апа, тормышыгыздагы иң истә калган вакыйганы сөйләгез әле…

– Иремне тереләй күмделәр минем… Бүгенгедәй хәтерлим, аны сугышка үзем озата бардым. Анда бүләкләр, акча биреп, үз ирләрен коткарып калган кешеләр күп булган икән. Ә мин андый хәйләкәрлекне белмәдем. Киткәндә кычкырып китте: ялгыз торма, тормышка чык. Аның үз авызыннан әйтелгән соңгы сүзләре шул иде. 27 яшь кенә иде бит аңа. Шул вакыйганы мәңге онытасым юк.

– Ничек инде тереләй күмделәр?

– 1942 елның октябрендә булды бу хәл. “Главнокомандующий” янына ярдәмче булып барам дигән хаты килде. Кем булгандыр, анысын белмим инде хәзер. Ләкин шул ук айны Власов алдан казытып куйган чокырга, тулы бер армияне тереләй җир белән тигезләп куйдылар. Иң яхшы офицерлар шунда үлде. Анда минем иремне генә түгел, биш республикадан булган вак милләтләрне шулай күмделәр бит.

Ул шулай диде дә күз яшьләрен сөртте. Вакыт-вакыт Хаҗәр апа сөйләвеннән туктап кала да уйга чума. Нидер исенә төшкәндәй елмая һәм янә сөйли башлый.

– Соңрак безне Казанга демобилизациялиләр, кызым. Андагы заводта бик авыр эштә эшләдем. Танкларга төрле приборлар ясый идек. Пенсия яшенә җиткәч, эшли алмассың дип, аннан кудылар. Балалар бакчасына тәрбияче булып урнаштым. Инде алтынчы дистәне узгач: “Әби, балалар белән бер хәл булса, безгә җавап тотарга туры килә”, – дип, мине аннан да кумакчылар иде. Ул чакта әле көчем дә, гайрәтем дә бар, ничек итеп китим, ди. Өйдә генә утырасы килми. Балаларның табак-савытын юарга калдым. 75 яшемә кадәр шул балалар бакчасында эшләдем. Аннары язмыш Удмуртия якларына илтеп ташлады. Инде авылга кайттым. Кызылъярда беркемем дә булмаса да, Арча районы – минем туган туфрагым.

Интернатта миңа бик ошый. Директорга да, биредә эшләүче һәр хезмәткәргә рәхмәт яусын. Бик канәгатьмен. Алланың рәхмәте белән, мин күргән газапларны күрмичә, бәхетле булсыннар дип телим.

Хаҗәр апа хәзер дә тик тормый. Кыш көне йон оек бәйләсә, җәйләрен бакчада казына. Үзе сынатмагач, тормыш та сындыра алмаган аны…

– Кайчандыр ике тапкыр үлем диагнозы куйдылар инде миңа, һаман яшим, кызым. Алланың биргәненә шөкер кылып, хәер-догаларымны укып яшәп ятам шулай…

Алар безнең арада бик аз калды. Һәрберсе олы тормыш юлы үткән кенә түгел, тарихны үз күзләре белән күргән һәм әлегә безнең белән уртаклаша алырдай хәзинә. Булганның кадерен белмибез кебек…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

-Арча-.

Канаты каерылган кош кебек…

Без 6 туган – 4 кыз, 2 малай. Мин Сахалиннан кайттым, апам анда калды. Абыем – Казанда, берсе – Волжскида, сеңлем Яр Чаллыда гомер итә. Еракта калган апам, моңсуланып, шигырьләр яза башлады. Шуларның берсен сезгә җибәрдем.

Кыр казлары тезелешеп очып бара,

Санамагыз, алар ялгышыр.

Гомерләр дә казлар кебек оча,

Очып узган безнең язмыштыр.

Кыр казлары кайта әйләнеп,

Талчыкканы калыр аерылып.

Алары минем үземә охшаган,

Шуңа карыйм һаман каерылып.

Без дә алар кебек көтү идек,

Кем санады икән соң безне?!

Таралыштык төрле-төрле якка,

Әллә инде безгә күз тиде?!

Әти-әни әллә каргадымы,

Сак-Сок булыгыз дип сүктеме?!

Әллә шулай язмыш һәммәбезне

Төрле якка илтеп сиптеме?!

Картаелды, очрашасы килә.

Утырасы килә сөйләшеп.

Үткән гомереңне искә алып,

Күгәрченнәр кебек гөрләшеп.

Нурия ВӘЛИЕВА.

Апас районы, Түбән Алан авылы.

Ялгыз каен кебек

Әй, бу картлык! Үзең үстергән оныкларыңа да ярамыйсың, артык буласың, кирәгең калмый икән шул.

Бу язмамны гыйбрәт өчен язам. Анда 2000-2001 ел вакыйгалары бирелә.

Бергә тәгәрәшеп үскән иптәш малаемның абыйсын велосипедта барганда авыл эчендә бәрдереп китәләр. Вафат була. Ә бәрдерүче – күрше авылныкы.

Мәлик абыйның әнисе Фәхерниса түтәй, җәмәгате, ике улы ятим кала. Шуннан соң башлана инде әни булган кешегә газаплы көннәр. Улы үлгәннән соң бу карчык йортта артык кашык булып кала, урамга куып чыгаралар. Үзе үстергән оныгы болай ди: “Әби! Әти үлгәч син безгә беркем дә түгел”. Бу сүзне Фәхерниса әбиебез мунча кереп чыккач чәй табыны артында елый-елый сөйләде.

Туксаннан узган, бездән хәтсез генә ераклыкта, олы юл урамында яшәүче Фәхерниса әби үзләренең җиде буын, чыбык очы туганы, күршебездәге “телсез” Мансурларда яши башлады. Үзенең дүрт бала үстергән нигезендә артык кешегә әйләнде. Нәтиҗәдә, ярты ятим, чукрак Мансур Габделхаев нигезендә сыеныр почмак тапты. “Әй, Мәлигем исән булса… Ул мине бик хөрмәт итте. “Әни!” дип кенә торды. Бу хәлне күрсә, өзгәләнер иде, – дип ятим карчык чыккан күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышты. Читкә китеп сөртеп куйды. – Йокымнан торсам, – дип сүзен дәвам итте, – көн дә бер сүз кабатланды. Оныгым: “Әби, әти үлгәч, син безгә беркем дә түгел”, – дигәч, күз алларым караңгыланды, ишеткәннәремә ышанмадым. Әмма бу дөрескә туры килде. Берәр күрше-күләнгә керсәм, кайтуыма капка бикле. Ачып керткән хәлдә дә киемнәремне, тәһарәт кирәкләрен тышка чыгарып куя торган булдылар”, – дип үксеп елый-елый сөйләде Фәхерниса түтәй.

Үзебез дә аны тыңлап хәйран калдык, уйга чумдык. Татар авылларында да шәфкатьлелек, миһербанлык кебек сыйфатлар юкка чыгып, вөҗдансызлык, тупаслык башланган икән, дип уйлап куйдык.

– Үләсемне белә идем. Әмма картаймыш көнемдә үз туган нигеземнән мәхрүм булып, җиде ятта гомер көземне үткәрермен дип уема да килмәде, – дип өстәде Фәхерниса түтәй.

Авылыбызда шәфкатьле кешеләр дә аз түгел. Аңа күрше-күлән дә ярдәм итте. Үзебез дә атна саен мунчадан, коймактан калдырмадык. Ул хөрмәткә лаек.

Тик Казандагы балалары ни уйлый икән?! Алар кайтыр, әмма соң булыр, үкенечкә калыр.

Әкрен генә көзге җил исә. Күрше капка төбендә өстенә кызыл жакет кигән, бер кулына төенчеген, икенчесенә дисбесен тоткан, озын бала итәкле күлмәктән, кызыл читектән, ак яулыгы җилдә җилфердәгән көе, кулларын маңгаена куеп, кемнеңдер кайтуын көткәндәй басып калды ул.

Бу көннәрдән соң күп сулар акты. Әмма күршебезгә Фәхерниса түтәйнең Казандагы кызы, улы кайтып әнисен алып киткәндә каршыма очрап, ләм-мим бер сүз эндәшми киткәннәре нык хәтеремдә калды. Үзем дә соңыннан гына абайладым.

Казанга үзләре янына алып китеп, бер атна-ун көннән соң әниләре дөнья куя. Аны авылыбыз зиратына, улы Мәлик кабере янына җирлиләр.

Каенанасын сыйдырмаган килене Коръән китабын күтәреп, аштан-ашка йөри. Ходай кабул итәрме, анысы безгә билгесез.

Нурислам ГАЛИЕВ.

Зур .

Комментарии