Туган телнең санаулы сәгатьләре?

«Татарстан Яңа Гасыр» телеканалыннан һәр атнаның якшәмбесендә, кичке сәгать сигездә Илзирә Юзаева «Замана көзгесе» дигән тапшыру алып бара. Ул: «Татар теленең санаулы сәгатьләре, аның язмышын кем хәл итәргә тиеш...» – дип ялкынланып, бирелеп сөйли башлый. Сөйләвеннән сизелеп тора, ул да туган телебезнең шундый хәлгә калуына нык борчыла. Татар теленең шулай үләр-үлмәс калуына без – гади халык түгел, ә үзебезнең катлы-катлы җитәкчеләребез гаепле. Алар хәл итәргә тиеш, әлбәттә. Безнең бит мәгариф һәм фән министры дигән кешебез дә бар. Аның БДИны урысча биргән балаларны мактап, букетлар тапшыруының безгә нигә кирәге бар? Туган телебез турында кайгыртырга тиешле һәм шуның өчен җаваплы кеше бит ул.

Казанда, Актанышта да, татар телен үстерәбез, балаларны өч телдә укытабыз дип, «Адымнар» мәктәбе ачтылар. Ләкин аңа карап урамнарда татар телендә сөйләшеп йөргән балалар артканы бер дә сизелми әле. Эх, язсаң сүзләр күп, туган телнең шундый хәлдә калдырылуына борчылып үләм инде мин.

Әллә кая ерак барасы да түгел, Казан мэры Илсур Метшин да телевизордан гел урысча гына сөйли. Хәтта татарча тапшыруларда да. Ник ул Татарстан Конституциясен санга сукмый икән? Югыйсә үзе үрнәк күрсәтергә тиешле кеше бит инде.

Салихҗан МИҢНЕГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Комментарии