Нәфес һәм фаҗига

Әнием лаеклы ялга чыгып, өйдә генә утыра башлагач, аның туган көненә бүләк итеп бер ефәк күлмәк алып кайткан идем. Ул, күлмәкне кулына алып, рәхмәтен белдерде дә: «Кызым, кияр киемнәрем болай да бик күп инде, миңа ачуланмыйча гына, кире кибеткә тапшыр бу күлмәкне», – диде. Күпме генә ялынып карасам да, әнием һич ризалашмады: «Аның җавабын да бирәсе бар бит әле, кызым, олыгаеп барган көнеңдә нәфес котыртып, әйбер арттыру бер дә килешә торган нәрсә түгел», – дип, күлмәкне тәки кире кибеткә илттерде.

артыннан куып, үләчәген дә күз алдына китермәгән, Ходай каршында да, кеше алдында да оялуның ни икәнен белмәгән кешеләрнең яшәү рәвешләренә карап, әнием белән булган шул вакыйганы әледән-әле исемә төшерәм. Бигрәк тә, Ил белән идарә итүне туплау ысулына әйләндереп, үз илебездә генә түгел, бөтен дөнья буенча таралган малларына һаман да канәгать була белмәгән түрәләргә карап, «җаваплылык» дигән төшенчәнең ни икәнен абайламауларына аптырыйм. Кешеләр, ләбаса, алар да! Ата-аналары аларны да тормыш хакыйкатенә, кагыйдәсенә буйсынып, дөрес яшәргә өйрәтеп үстергәндер, югыйсә…

«Акча бозды кешеләрне», – дибез. Әйе, бүгенге тормыштан моңа бик күп дәлил китереп булыр иде. Тик хәзерге сүзем үзем күптән белгән һәм шул чаклардан бирле акча һәм байлыктан башка нәрсә турында уйлый белмәгән гаилә турында. Шул уйлар белән генә яшәп гомерләрен очлап килгәндә, әлеге парлар, тудырып үстергән булсалар да, улсыз да, кызсыз да калдылар.

…Бакчабызга барып бер кич кунып урамга чыксам, каршыбызда гына берничә күрше басып тора. «Син мондагы хәлләрне беләсеңме соң? – дип сорыйлар миннән. – Күршене таба алмыйбыз».

Күрше киявенең хатыны күптән түгел генә яман чирдән вафат булган икән. Шул хатынның ата-анасы бакчага килеп, зур тавыш куптаргач, болай да кайгысына нишләргә белмәгән кияү, шушы ызгышның сәбәпчесе булган бакча ачкычларын ыргытып, күршеләргә: «Хушыгыз!» – дип, кул болгап китеп барган. Янәшәдәге күршеләре аны шундук эзли башлыйлар, тик икенче көнне судан табып алгач кына, кыз туганы аны таныганны хәбәр иттеләр. Нинди зур фаҗига! Япь-яшь ир-атның ата-анасына нинди зур кайгы!

…Бакча капкасын ачып кереп барам. Каршыма, яхшы таныш булсалар да, мин танымаслык кыяфәткә кергән ир белән хатын «өстерәлә-өстерәлә» зур сумкалар күтәреп килә. Якынайгач кына таныдым, кияүләре суга батып үлгән бакча күршеләрем икән ич! Кызлары да, кияүләре дә вафат булган йорттан мал ташып йөрүләре икән! «Безгә хәзер үзебез өчен һәм улыбыз, кызыбыз өчен дә яшәргә кирәк», – ди икән ана кеше. Әйе, улларына дип коттедж төзеп йөргәндә, берничә ел элек анысы да көтмәгәндә үлеп киткән иде шул… Яшьрәк чакта, үзләренә яңасын җиткезеп, бакчаларын балаларына калдырырга булгач, әлеге ана кешенең: «Чертларга кала инде бакчабыз», – дигәненә дә ул чакта без аптырап калган идек, чөнки кыз да, кияү дә – үзенекеләр, тырышып-тырмашып тормыш алып баралар иде әле ул чакта. Хәтта бакча бәясен ата-анага түләгәннәр дә икән әле. Кияүне яратмасалар да, кызлары аларны тыңламады, дистә елдан артык матур гаилә булып яшәделәр. Ә имеш-мимеш булып, кияү, хәтта болар сүзенә карап, үз ата-анасыннан баш тарткан икән, дигән хәбәрләр дә йөрде. Әйе, тора-бара нәфес дигән чир аңа да йоккан иде бугай шул… Соңгы елларда аның үз-үзен тотышы да хатыныныкына охшап бара иде инде.

Әле дә хәтеремдә, ата-аналары китеп берничә ел торуга, боларның йортында янгын чыкты. Күрше-күлән белән бергәләп, янгын сүндерү машинасын чакырыр өчен, юлга чыгып, машиналарны туктатабыз. Кесә телефоннарыбыз юк. Безнең бакчаларга янгын сүндерү машинасын чакыру Казан шәһәрендәге 02 телефоны аша түгеллеген белмичә дә, баштарак аптырап йөргәнбез икән. Кияү безнең «буталып» йөрүебезне бер дә кабул итми, сүз кушып карасак: «Отстаньте от меня», – дип, безне түбәнсетә генә бу. Үпкәләмәскә тырышып, һаман шул тирәдә йөгерешәбез. Җәйнең иң кызу көннәре, дөрләп янган йорттан тирә-як күршеләргә дә ут күчәргә мөмкин бит! Шулай тырыша-тырыша хәбәр итеп, янгын машинасы килеп, янып беткән өйне «саклап» калдылар ул чакта. Хәер, хуҗаларга шулай булуы яхшырак та икән! Соңыннан гына белдек, инде Казанның бер район хакимиятендә эшләүче туганнары да хәбәрдар икән, ул килеп җитеп, хуҗабикәне үгетли: «Бер дә кайгырма, район башлыгына гариза яз, матди ярдәм дә булыр, «страховкаңны» да тулысынча алырсың, сарай салып куярсыз әле»…

Дөрестән дә, икенче язда без бакчаларга йөри башлаганда, янган йортлары урынында чын «сарай» басып тора иде инде. «Бакчалары яну боларга фатирлы булып алырга да ярдәм иткән», – дигән сүзләр дә йөрде әле халык телендә. Өстә искә алган туганы эшләгән районда судья булып эшкә урнашкан әлеге яшь хуҗабикә янгын сүндерүчеләр белән дә «югарыдан» торып сөйләшкән иде шул. «Без әзерләгән кәгазьләрне фәлән җиргә килеп алырсыз», – дигәч, ул: «Мине шунда барып йөрер диеп уйлыйсызмы?» – дип кырт кискән иде. Әйе, кәгазьләр дә килде, йорт та салынды, фатир да булды, тик, хатынның гомере генә озынаймады, җитмәсә, үзе артыннан ук ире дә якты дөнья белән хушлашырга ашыкты.

«Кеше яшәгәндә нәрсәгә омтылса, шуңа ирешә», – дигәнне ишеткәнем бар иде. Әллә, чыннан да, бу шулай микән? Инде менә үзләре тапканы да, кызы белән кияве тапкан мал да – үзләренеке, балаларына калган бакча да яңадан үзләренә кайтты. Үзара сөйләшкәндә арабыздан берәү: «Инде үзләре генә үләсе калды», – дип бер дә әрнеми-нитми генә әйтеп куйган иде. Без аны бу сүзләре өчен, ничектер, гаепләмәдек тә хәтта. Инде гомерләрен йомгаклап баралар ич! Үлем олы кешеләр өчен табигый нәрсә. Тик шунысы бәхәссез, ата-ана өчен иң ачы хәсрәт ул бала кайгысы, ә үзләреннән алда балалары дөньядан киткән ата-ана кайгысын басарлык бу дөньяда бернинди дә байлыкның булуы мөмкин түгел, минемчә!..

Әлфия ФАЗЛЫЕВА.

Комментарии