«Яшел китап» татарча «сөйләшә»

«Яшел китап» татарча «сөйләшә»

Эльза һәм Искәндәр Нәбиуллиннар башлангыч һәм урта класс балалары өчен «Яшел китап» әзерләгән. Исеме җисеменә туры килеп тора: табигать фәне турында ул. Моңарчы балаларга экология темасына татар телендә заманча фәнни-популяр китаплар юк иде, хәтта русча булса да бик сирәктер, ди Эльза.

Моннан дүрт ел элек Нәбиуллиннар Казанда «Урман клубы» оештырып җибәргән иде. Эльза – филолог, Искәндәр – эколог. Кызлары Галиябану тугач, бергәләшеп урманга, табигатькә чыга башлыйлар. «Хәер, без аңарчы да йөри идек. Мәктәптә эшләгән вакытта балалар белән төрле походларга чыктык. Искәндәрнең балаларны хәтта Африкага сафарига да алып барганы булды. Аннан соң Скандинавия илләрендә табигатькә бик якын яшиләр, «Урман клубы» форматы аларда бар, бәлки, шуннан да илһам алганбыздыр», – дип сөйли Эльза. Походлары турында социаль челтәрләрдә сөйләп, фотолар урнаштырып баргач, аларга иярергә теләүчеләр арта. Башта бер, аннан ике, аннан соң тагын да күбрәк гаилә кушыла. Шулай итеп, балаларны Һәм әти-әниләрне табигать белән таныштыру, аларга нигез фәнни белем бирүгә юнәлтелгән «Урман клубы» оешып китә. Атнага бер тапкыр җыелып, Татарстанның урман-күлләренә кечкенә сәяхәтләр оештыралар.

Ә узган ел Нәбиуллиннар «Урман клубы» белән бергәләп йөргән маршрутларны, нигез белемнәрне, биремнәрне туплап, китап чыгарырга була. Хәтерләсәгез, былтыр Татарстан Республикасында Туган телләр һәм милли мәдәният елы уңаеннан «Үз телем» балалар һәм яшьләр проектлары конкурсы оештырылды. Анда татар телен өйрәнүгә Һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган эшләр кабул ителде. Эшмәкәр, Казан шәһәр думасы депутаты Рөстәм Рамазанов конкурста җиңүчеләргә грант рәвешендә тапшыру өчен бер миллион сум бүлеп бирде. «Яшел китап» – менә шул конкурста җиңгән биш проектның берсе. «Китап чыгару өчен 150 мең сум акча бирелде. «Юлбасма» нәшрияты белән эшкә керештек. Бүген китапның макеты әзер. Бездән тыш, китапны әзерләүдә көчле команда катнашты: рәссам Камилә Вәлиуллина-Вайс, бизәлеш мөхәррире Гүзәл Гарипова, әдәби мөхәррир Йолдыз Миңнуллина, дизайнер Лера Цинк. Бирелгән грант акчасы шушы этапка тотылып бетте. Без алдан ук ике тапкырга күбрәк акча кирәк буласын белә идек. Китапны 1000 данә тираж белән бастырыр өчен безгә тагын 150 мең сум кирәк. Бер өлешен үзебез каплыйбыз. Ә менә икенче өлешен каплар өчен кешеләрдән китапка алдан заказ бирүләрен сорыйбыз. Берне, икене, өчне... Күпме телиләр – шуның хәтле алырга була. Шул акчага китапны нәшер итәргә, ә аннары алдан заказ биргән кешеләргә матур һәм эчтәлекле китапларны тапшырырга уйлыйбыз», – ди Эльза Нәбиуллина.

«Яшел китап»ка алдан заказны Planeta.ru краудфандинг платформасында биреп була («Безнең гәҗит» сайтына урнаштырылган язмада сылтамасын беркетәбез Һttps://planeta.ru/campaigns/yasҺelkitap?fbclid=PAAaaXInkdO-BlL9aCP2EsLjdg3fibJFUlKo7q5rRcygMJ9KsGv75AGGgX__Y).

«Китапның актуальлеге, халыкка кирәк булуы шуннан да күренә: кирәкле сумманың 30 проценты бер көндә җыелды! Бу бит инде күрсәткеч, кирәкмәсә, кешеләр китапка заказ бирмәс иде», – ди Эльза. Газета типографиягә тапшырылганда 150 меңнән 43950 сумы җыелган иде. Сүз уңаеннан, «Яшел китап»ны алырга теләмәсәң дә, командага финанс ягыннан ярдәм итеп – үзең теләгән сумманы күчереп була. Анысы да шул ук Planeta.ru платформасында эшләнә.

БЕЛЕШМӘ. Краудфандинг – кешеләрнең үз теләкләре белән коллектив рәвештә нинди дә булса проектны финанславы, шул рәвешле әлеге проектка терәк булулары ул. Берничә төрле оештырыла ала. Йә кешеләр, проектка теләктәшлек күрсәтеп, үзләре теләгән кадәр сумманы күчерә. Ул 50 сум да, 100 сум да булырга мөмкин. «Тамчыдан күл җыела» принцибы буенча эшләнә. Йә проект авторлары, акчаны болай гына аласылары килмичә, рәхмәт йөзеннән нинди дә булса продукт йә хезмәт тәкъдим итә.

Краудфандингны татар проектлары да актив куллана.

Мәсәлән, режиссер Илшат Рәхимбай үзе төшергән «Микулай» фильмын эшләп бетерү өчен быел краудфандинг кампаниясе башлатып җибәргән иде. Анда шулай ук үзең теләгән сумманы болай гына күчереп булды, шулай ук фильм логотибы төшерелгән чүпрәк сумка һәм футболка, Кариев театрының «Микулай» спектакленә билет, керәшен балы, Илшат Рәхимбайдан режиссерлык һәм продюсерлык осталыгы буенча онлайн мастер-класс, фильм төшкән авылга сәяхәт (керәшен милли ризыкларыннан авыз итү һәм мунчага бару да кергән), фильмның актерларыннан автографлы постер, исемеңне фильмның иганәчесе буларак титрларда күрсәтүне «сатып алып» була иде. Аңлашыла инде, бу товарларга һәм хезмәтләргә бәя арттырып куела, чөнки краудфандингта төп максат – әйбер яки хезмәт сатып алу түгел, ә күңелеңә хуш килгән проектка кулдан килгәнчә ярдәм итү, акчалата булышу. «Микулай» фильмына 1 млн 500 мең сум җыярга теләгәннәр, 784 мең сум җыелган.

«Сәләт» яшьләр оешмасы ел да FundSelet дигән краудфандинг кампаниясе игълан итә. Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы әйдаманны, иң яхшы аланны, иң яхшы клубны һәм башкаларны билгелиләр. Һәм FundSelet аша халыктан җыелган акчаны җиңүчеләргә премия итеп бүлеп бирәләр. Платформада «Сәләт» логотибы төшкән әйберләр сатып алырга була. Матди булмаган әйберләр алу мөмкинлеге дә бар. Әйтик, 300 сум күчерсәң, «Сәләт»нең социаль челтәрдәге сәхифәсендә сиңа рәхмәт әйтеп язма урнаштырачаклар. Үзләре «Сәләт»тән чыккан кешеләр бу кампаниягә ел да кушылырга тырыша.

Берничә ел элек Австралиядә яшәүче җырчы Зөлфия Камалова (ул Зуля Камалова буларак билгеле) шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә иҗат ителгән җырларын туплап, «Алты көн ярату» дигән альбом чыгару өчен краудфандинг башлатты. Анда «Дөньяның теләсә нинди ноктасына Австралиядән открытка» (450 сум), «Казанда яки Мәскәүдә Зуля белән җирсү йөреш» (5000 сум), «Зөлфия Камалова белән кичке чәй» (30 мең сум) кебек кызыклы лотлар (платформада сатып алу өчен тәкъдим ителгән товарлар һәм хезмәтләр шулай дип атала) бар иде. Җырчы альбом чыгару өчен 250 мең сум җыярга теләгән, максатын 103 процентка (258 мең) үтәгән.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии