Әти, дип әйтә алмадым…

Әти, дип әйтә алмадым…

Сугыш елларының бөтен ачысын

үз җилкәсендә күтәргән газиз әнкәм

Саимә Зарифулла кызы Сибгатуллинаның

якты рухына багышлыйм…

Сугыш сүзе биш кенә хәрефтән торса да, аның һәркайсына аналарның, ятим калган сабыйларның һәм газиз туган илебезне фашист илбасарларыннан саклап, япь-яшь килеш яу кырында ятып калган әти-абыйларыбызның ачы күз яшьләре сеңгән.

Мин 41нче елның салкын, җанөшеткеч декабрь иртәсендә Апас районының Зур Болгаер авылында гаиләдә дүртенче бала булып туганмын. Ул елны кыш бик салкын килгән. Мичләргә никадәр генә яксалар да, өй эчендә җылы тормаган, юкә ябу белән тышланган ишек тә бәс белән мыекланып, агарып килә торган булган. Тугач та мине тәтә (безнең якта әбине шулай диләр) белән әни су кайнатып, мич башында ләгәндә коендырганнар.

Әти 1941нче елны сугыш башлану белән фронтка китә, аңа ул вакытта 35 яшь булган. Казанга барып җиткәч, әнигә хат җибәрә, үзләренең «Лагерьный» станциясендә күпмедер торачакларын хәбәр итә. Авылда Сибгатуллин фамилияле кеше икәү булу сәбәпле, әнигә хат соңарып килә. Хатны алуга, юлга кузгалалар. Бик зур кыенлыклар белән килеп җитсә дә, өлгерми әни: әтине, аның белән башка солдатларны да вагоннарга төяп, Көнбатышка таба алып китәләр. Шул вакытта әти белән бергә булып, әле китәргә өлгермәгән иптәшләре сөйләве буенча, әни белән апамны бик нык көтә әти. Күрешә алмаганына бик тә кайгыра, вагон ишегенә тотынып, һаман юлны күзәтә. Нинди ачы үкенеч!

Сугыш кырыннан юллаган хатында әти хәлләрнең бик тә киеренке булуын, өч кешегә бер агач мылтык бирелүе турында язган. Аллаһы Тәгалә сакласа гына бу тәмуг эченнән исән кайтырбыз, дигән. Әтинең бу хаты беренчесе һәм соңгысы була. «Хәбәрсез югалган» дигән сары кәгазьнең еллар үткәч төсе уңа барса да, без аны әтинең соңгы истәлеге итеп күз карасыдай сакладык.

Без, сугыш чоры ятимнәре, «әти» сүзен исән әтиләрнең күзләренә карап әйтә алмыйча тилмереп үстек. Әйе, әтиләр безгә бик тә, бик тә кирәк иде шул. Әле дә хәтеремдә: без, биш-алты бала, әниләр эшкә киткәч, көн саен Борнаш авылына бара торган олы юл буендагы зират янында ялгыз үскән карт каен төбендә әтиләрнең сугыштан кайтканын көтеп утыра идек. Берәрсе күренсә, безнең әти түгелме икән, дип, олы юлдан күзебезне алмыйбыз. Әтиләрне хәтерләмәсәк тә, ул кешенең нәкъ менә безнең әти булуын әллә каян белербез кебек тоела иде. Ашыйсыбыз килсә дә түзгәнбез, тукта, тагын бераз гына көтик, дигәнбез. Чөнки әтиләрне күрү теләге барыннан да көчле, барыннан да өстен иде безнең өчен.

Беркөнне күрше нәнәй белән тәтә безнең иртән-иртүк болай кая баруыбыз белән кызыксынды. Әниләр дә белеп алган моны. Күрше бабай: «Балалар, анда йөрмәгез. Зираттан өрәк чыгып, үзегезне җен-пәриләргә бирмәсен, зәхмәт салмасын», – дигәч кенә бармый башладык. Әтиләрне каршылап сөенче алу теләге, соңгы өмет тә әнә шулай сүнде, сүрелде…

Кышкы салкын кичләрдә сәке өстенә менәбез дә: «Әни, әтинең хатын, зинһар, укы инде», дип ялварабыз. Ул аны йөз дә бер мәртәбә укыган бит инде, шунлыктан ак кәгазьгә карап яттан сөйли иде. «Ап-ак кәгазьдән ничек укыйсың, хәрефләрне ничек күрәсең?» дип сорагач, ул: «Карасы шундый аның», дип әйтә торган иде.

Беркөнне әни, безне кызганып, күрәсең, әтинең сугыш кырыннан язган хатын кабат укыганда, андагы «Сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле булып еракта газиз туган илләрдә яшәп ятучы әбигә (әнинең әнисе. – Авт.), хәләл җефетем Саимәгә, олы кызым Вәсимәгә, улым Йосыфка Чабыр таулары кадәр сагынычлы сәламнәремне юллыйм», дигән юлларны тыңлагач, үземнең исемгә сәлам язылмаганын белеп, үкси-үкси елаганымны хәтерлим. Үпкәләп сәке астына кәҗә, сарык бәрәннәре уртасына кереп утырдым. Әни: «Чык инде, кызым, алай үпкәләп утырмыйлар, әтиең икенче юлы хатында сиңа күп итеп язар», дигәч кенә сәке астыннан чыктым.

Берничә көн үткәч, күрше Сәкинә апаның, карлы итеген лапаста кага-кага: «Саимә апа, тиз генә чык әле, менә Исхак абыйдан хат бар», дип гәҗит кисәгенә өчпочмаклап төрелгән хатны әнигә биреп керткәне исемдә. Мин, үпкәләү һәм кызыксыну катыш, әти миңа сәлам язды микән дип, өметләнеп, сәке йөзлеген кулым белән ышкып торам. Әни конвертны ачты да төп сәлам сүзләрен укыгач, «Кечкенә кызым Гөлчирәгә бик тә, бик тә сагынып, кайнар сәламнәремне күктәге йолдызларча, Чабыр тавындагы чыпчыклар санынча язам. Зур үссен, кайткач танымам да инде», дигән хат юлларыннан соң, сөенечтән авызым колакка кадәр җиткәндер, бу минутларда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен. Мин «әти язган» шул сары конвертлы хатны күкрәгемә куеп, сәке өстендә йоклап киткәнмен. Әни бу хатны Сәкинә ападан яздырган булса да, сабыйлыгым белән аны әти язган дип ышанганмын.

Шушы вакыйгаларга күпме вакыт үткән, ә алар бүген дә онытылмый, искә төшкән саен, үзәкне өзә. Шул чор михнәтләрен кечкенә иңнәрендә күтәргән, тормыш арбасына бик иртә җигелгән балалар турында киләчәктә әле бик күп язарлар һәм сөйләрләр, чөнки алар моңа лаек, бик лаек бит. Бу язмам да шушы буын кешеләренә булган хөрмәтемне чагылдырсын, ә инде сугыш кырында ятып калган газиз әткәйләр, үзләре дә инде күптән гүр ияләре булган әнкәйләр рухына дога булып барып ирешсен иде.

Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА,

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.

Түбән Кама шәһәре

Комментарии