Аңлашасы калган икән…

Аңлашасы калган икән…

(Маңгайга язылган язмышмы?)

(Ахыры. Башы 12нче июль санында (№28)

– Мисбах абый, сине якыннан белгәннәр дә, ишетеп белгәннәр дә аптырый. Намаз карты, хезмәт ветераны, кешелекле кеше ничек шундый эшкә бара алган – табибка кул күтәрә алган, дип гаҗәпләнә. Үкенү хисе кайчан килде?

– Мин бит аңа үтерәм дип атмадым. Яра алсын да авыртуның ни икәнен белсен, мин 7 ел аның «табиб ярдәменнән» соң ничек газапланам, ул да шулай газаплансын, дип аттым. Көтмәгәндә, үзеннән алда кереп баручы хатын-кызны үткәреп җибәрәм дип, сул ягы белән борылды да ядрә йөрәк турысына туры килгән. Мин хәзер менә ни дип үкенәм. Ул бит бик әйбәт белгеч иде. Күпләрне үз аякларына бастырды. Әле тагын күпме кешегә булышыр иде. Хәзер юл-транспорт фаҗигаләренә очраучылар, аяксыз калучылар, андый белгеч ярдәменә мохтаҗлар күп. Аңлашасым калган, аңлашасым… Минем яралы бармагымны да карамыйча, түбәтәемә бәйләнеп, милиция чакыртып, мыскыллап, коридор тулы кеше алдында аяк-кулымнан өстерәп, ишек төбенә чыгарып ташлаткач та икенче көнне җайлап кына аңлашырга дип, иртүк кабинет янына килеп утырдым бит мин. Чөнки узган көнне милиция җибәргәч, Тукай район хастаханәсендә, пропискагыз шәһәрдә, дип, Ашыгыч ярдәм хастаханәсендә, ярагыз 2-3 көнлек, без яңа җәрәхәтләрне генә карыйбыз, дип кабул итмәделәр. Адәм көлкесе, зур шәһәрдә карап, бармак бәйләтер кеше юк. Килдем инде тагын шул Железнов янына. Аңлашырбыз дип. Табибка кадәр аның шәфкать туташы килде. Чиратта утырган мине күреп, танып, перевязочныйга чакырды. Түбәтәем өстеннән бахилга охшаган әйбер кидереп куйды да:

– Менә болай да итеп була бит аны, – диде.

Җайлы гына тотып, чистартып, бик әйбәтләп бәйләп куйды. Шуңа күңелем йомшап кайтып киттем инде. Менә шунда, табибны көтеп, кереп аңлашасым калган, дип үкенәм хәзер. Ул да, бәлки, узган көнне үзенең артык дорфа кылануын аңлар иде. Мин дә, әйбәтләп әйтсә, түбәтәемне салып кулыма тотар идем, аннан гына инфекциясе бетә торган булса. Железнов әфәнде дә исән булыр иде, мин дә үз өемдә булыр идем. Ак халатлы шәфкать ияләренә дә, авыруларга да олы гыйбрәт булды инде бу. Кулга алынгач та яныма кергән хокук яклаучы егет: «Милләтеңә, динеңә карап, сиңа тиешле профессиональ ярдәмне күрсәтүдән баш тарткан өчен Железновны судка бирә алабыз», – дигән иде. Үлгән кеше белән судлашып йөрмим, дидем.

– Мисбах абый, 9 Майда В.В.Путинның Җиңү көне уңаеннан котлау хатын тапшырганнар икән. Көткән идеңме?

– Иректә чакта андый котлаулар Русия Президентыннан да, үзебезнең Минтимер Шәймиев белән Рөстәм Миннехановлардан да килә иде. Шуңа өстәп, үзем эшләп чыккан ЗЯБ заводында 500 сум акча да бирәләр иде. Узган ел Чистайда тикшерү изоляторында чакта булмагач, без мәхбүсләргә тиеш түгелдер дип уйлаган идем. Икәү икәнбез монда тыл ветераннары. Көтелмәгәнрәк котлау булды шул. Әмма, син бүген җинаять кылгансың дип, 11-12 яшьтә (Мисбах абый 1930нчы елда туган – Н.В.) өлкәннәр белән бергә кырда нужа куганнарны онытмауларына рәхмәт инде. Димәк, барлык колонияләрдән миндәйләрнең исемлеге Мәскәүгә китә инде. ФЗО мәктәпләренә җибәрелеп, 16 яшьтә әти-әнидән, туганнардан читтә, чабатадан, тездән су ерып шахтада электр чыбыклары ялгап йөрүләр дә җиңел булмады. Эшләдек тә эшләдек инде гомерләр буе. Азагында гына кая килеп эләктем. Маңгайга язылган язмышыңны тир белән сыпырып төшереп булмый ди бит халык мәкале дә.

… Саубуллашабыз. Китәргә дип торып баскан Мисбах абыйның стройдагыча туры итеп басарга тырышуын күргәч, йөрәкне нидер сызып үтте, күз яшьләнде.

– Исәнлектә очрашырга язсын, – дигәч, аның да күзе дымланып алды. – Монда түгел, авылда, өйдә, – дип өстәдем.

Мине озата килгән хезмәткәр читкә салып куелган түбәтәй өстеннән киелә торган фуражкасын онытмаска дип, исенә төшерде. Каты режимлы колониядә дә кияргә рөхсәт ителгән түбәтәйгә табиб ник шул кадәр каныкты икән соң?

Чыгу юлында бина эчендәге ишекләрдәге элмә такталарны укыйм. Колония башлыгы тоткыннарны, шәхси үтенечләре буенча, һәр шимбә кабул итә икән. Тоткыннарны социаль яклау кабинеты… бухгалтерия… бу такталардан «тоткыннар» сүзен алып ташласаң, кечкенә генә бер район үзәгендә башкарма комитетта йөрим дип уйларсың.

Якты, чиста территория буйлап китеп барабыз. Инде тоткыннарның да кайберсенең йөзен күрерлек хәлдәмен. Гап-гади кешеләр. Читтән караганда биналары да, кешеләре дә кинолардагы кебек куркыныч түгел. Озак еллар, әле 90нчы елларда да халыкта «Зөя төрмәсе» дип аеруча куркыныч исем йөрткән, гәҗитләр язган колония мин күз алдыма китергәннән күпкә үзгәрәк икән. Озата килүчеләргә шушы фикерләремне ирештерәм.

– 2010нчы елда сепарация булды. Сез шул үзгәрешне тоясыз, – ди ир-егет хезмәткәр.

– ???

– Сепарация дигән сүз – икенче, өченче тапкыр җәза үтәүчеләр башка җиргә күчерелеп, биредә беренче мәртәбә иректән мәхрүм ителгәннәр генә калган дигән сүз.

Арырак хөкем ителүчеләр эшли торган металл кою, кием тегү биналары күренә. Эш булу тоткынның үзе өчен дә, гаиләсе өчен дә әйбәт инде ул… Гаҗәп, тирә-юнь тып-тын, чиста, ә күңел алга ашкына. Аяклар да кергәндәге кебек түгел, җәтрәк атлый. Тизрәк теге кат-кат рәшәткәле бинага җитеп, документ-телефоннарны алып, урам якка чыгасы килә икән бит.

И-и, койманың бу ягында кояш та зуррак, яктырак шул. Рәхмәтләр әйтеп, мине озатып йөргән хезмәткәрләр белән саубуллашам. Алар күздән югалгач, телефоным кабызам һәм 400-500 метр арада машинада мине көтеп утырган улыма ашыгып шалтыратам:

– Улым, мин чыктым!

Әй Раббым, койманың ар ягына, адашып, беренче мәртәбә барып кергән бәндәләреңә дә шушы юллардан исән-имин чыгып гаиләләре белән күрешү шатлыгын насыйп итсәң иде. Каты режимлы 5нче төзәтү колониясе аларга киләчәктә һәр адымын, һәр гамәлен уйлап кылырлык сабак бирсә иде. Артыма борылып карыйм. Ап-ак коймалар өстеннән биек итеп тарттырылган сеткалар артында мәчет манарасы, аннан да арттарак чиркәү гөмбәзе күренә. Галәмнәрнең Раббысы Аллаһым, шул гыйбадәтханәләрдә ихластан кылынган догаларны ишетсәң һәм кабуллардан кылсаң иде. Адашкан колларыңны тугры юлга күндер.

Әй Раббым, бу койма артында төрле тәрбия алган, төрле характердагы, төрле яшьтәге, гаиләләреннән аерылган, тормышка ачулы күпме ир-ат яши. Хөкем ителгәннәрне саклаучы, тормыш-көнкүрешләрен оештыручы хезмәткәрләрнең күңеленә миһербанлык бир, ә үзләренә исән-имин, хәвефсез генә хезмәт итүләрен насыйп ит. Аларны да өйдә көтәләр бит.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы Түбән Карамалы Чаллы

Автордан. Журналист буларак, мин ике тарафны да тыңлап язарга тиеш икәнемне беләм. Әмма… табиб А.Железнов инде юк. Гаиләсе – хатыны һәм кызы белән очрашу, бәлки, соңрак урынлы да булыр. Яралары яңа бит әле.

Редакциядән. Мисбах Сәхәбетдинов белән очрашу оештырган, кирәкле фотоларны әзерләп биргән өчен УФСИНның ТР буенча матбугат үзәге һәм ФКУ ИК-5 хезмәткәрләренә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Аңлашасы калган икән..., 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии