«Чирнең рәхәте юк аның…»

«Чирнең рәхәте юк аның…»

«Ярдәм кирәк», «Акча кирәк» дигән игъланнарны һәрдаим күреп торабыз. Берсенә булдыра алганча ярдәм кулы сузсак, икенчесе өчен дога кылып үтәбез. Сер түгел: өченчесенә күз дә йомарга туры килә әле – бәлагә тарыганнар күп бит. Тик соңгы арада социаль челтәр киңлекләренә таралган мөрәҗәгатьне күз уңаеннан ычкындырмадык. Баксаң, ярдәм үзебезнең җырчы егетебез Дәниф Шәрәфетдиновка кирәк икән.

Дәниф абый «Тәрәзәңә пәрдә корма әле», «Эзлим сине» кебек җырларын сузар урынга, урын өстендә ятарга мәҗбүр. Бехтеров авыруы аның тормышына инде 2006нчы елда ук үтеп кергән. 1996-2001нче елларда «Бәйрәм» ансамблендә эшләгән әлеге егетнең сәхнәдә күренмәвенә дә шул авыру гына гаепле.

– Бехтеров диагнозы куйдылар. Бу – умыртка-ара буыннарның ялкынсынуы, ул хәрәкәтне чикли. Соңгы елларда бу авыру үзен бигрәк тә сиздерә башлады. Авыруым көчәйгәч, икенче төркем инвалидлык биреп, пенсиягә чыгардылар. Башта бер елга бирделәр, аннары озайттылар. Хәзер миндә – бу чирнең соңгы стадиясе.

Авырый башлагач та, Дәниф абый эшләвен дәвам итә. Гаиләне карау, тормыш алып бару ир җилкәсендә булырга тиеш, дигән шигарьгә нигезләнә ул. Җырчының улы белән кызы – студентлар, хатыны балалар бакчасында өлкән тәрбияче, методист булып эшли. Ул гаиләне алып барырга кирәк бит. Әле дә урын өстендә ятуына борчыла, кеше кулына каласым килми дигән уй белән яши. Кызганыч, авыру көчлерәк булып чыга – имәндәй нык җырчыны тәмам аяктан ега. «Өч ай аягыма да баса алмаган идем», – дип искә ала ул.

– Даруда торам. Бөтен ашаганым да – дару инде. Аларның файдасы тигәч, бераз концертларда җырлап та йөрдем әле. Дару бушка бирелми бит. Аннары акча җитми башлагач, машинамны сатарга туры килде, – дип сөйли Дәниф абый. – Соңрак дарулар дәүләт программасы нигезендә кайтарыла башлады, әмма быел гыйнвар аенда билгесез сәбәпләр аркасында тукталды.

Авыртуны басар өчен Дәниф абыйга атнага ике укол кирәк. «Энбрел» биологик препараты Германиядә җитештерелә, шуңа бәясе дә очсыз түгел. Бер капта – дүрт укол. Аның бер кабы 30 мең сумга төшә. Менә инде дүрт ел дәвамында ул шул даруларсыз тора алмый. Дәүләт бушлай бирсә, хәлләр яхшыра дигән өмет тә уяна анда, тик бу куаныч озакка бармый.

– Мин ярдәм сораучылар рәтеннән түгел. Хәлемне яшерергә тырыштым, әниемә дә бу хакта хәбәр итмәгән идем. Хәзер инде бөтен ил белде, – ди Дәниф Шәрәфетдинов. – Хезмәттәшләремә, дусларыма рәхмәт – бу хәбәрне алар таратты. Халыкка рәхмәтем аеручы зур. Алар булмаса, бу сумманы җыя алмый идем. Аллаһка шөкер, хәзер тиешле сумма җыелды, ярты елга даруларга заказ бирдем. Препаратларны ясатып торам, бераз хәл дә керергә өлгерде инде.

Ике-өч көндә Дәниф абыйга 600 мең сумнан артык акча килеп ирешкән. Татарстан эчендә яшәүче халык кына түгел, Русиянең төрле төбәкләреннән дә акча җибәрүчеләр бар. Берәүләр 50, икенчеләре 100 сум белән ярдәм итә. Акчаның һәр тиене дә кадерле – тамчыдан күл җыела бит.

– Даруларсыз яшәү авыр. Ятып кына торам, сөйләшергә дә хәл калмаган вакытлар була. Бөтен тәнем сызлый, шуңа күрә күптән йоклаганым да юк. Бу чир аркасында күз күреме дә начарланды, берсе бары тик 30 процент кына күрә, – дип өзгәләнде җырчы. – Чирнең рәхәте юк аның.

Дәниф абый Русия һәм Татарстан сәламәтлек саклау министрлыкларына да хат язган, әлегә алардан җавап көтә. 27нче апрельдә Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм йөзеннән Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында хәйрия концерты узачак. Элек үзе дә хәйрия концертларында еш катнашкан җырчы, хәзер бу концертның сәбәпчесенә әверелде. Дәниф абыйга сәламәтлек һәм тизрәк савыгуын теләп калыйк.

Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

Шарафетдинов Даниф Данилович

Счет номеры: 40817810662031714365

Банк: Отделение «Банк Татарстан» N8610 ПАО Сбербанк

БИК: 049205603

Корр. счёт: 30101810600000000603

ИНН: 7707083893

КПП: 16550200

Сбербанк картасы номеры: 2202200600704942

Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 8-937-042-37-83

P.S. Укучыларыбыз һәм редакциябез өчен инде якын туганга әйләнеп беткән Каюмовлар гаиләсе турында да күп сораулар килә. Без язган бик авыр хәлдәге егет турында кызыксыналар. «Тәне пешкән Тәлгатьнең яралары төзәләме? Алга китеш бармы икән?» кебек сорауларга җавап ишетәселәре килә. Аннары, бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр дә юк түгел. Бу уңайдан, Тәлгатьнең әнисе Фәнзия апа белән элемтәгә чыктык.

– Якынаеп беттек инде. Аллаһка шөкер, бар да яхшы. Тәлгатьнең яралары төзәлеп килә. Күзгә күренеп тормышка кайта улым. Яшисем килми дип, дөньядан тәмам ваз кичкән иде бит. Инде менә сезнең ярдәмегез белән аны аякка да бастырабыз, – дип ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде ана. – Хәзер азрак хәрәкәтләнә дә, утырып та тора, ашый. Әле беркөнне чәчен дә алдык. Җәйгә кадәр аякка басар дип өметләнәм. Шуннан соң Тәлгатьне фотога төшереп җибәрербез, бөтен дөньяга рәхмәт әйтербез. Хәлне белеп торучылар күп, кайчакта өйгә үк килеп җитәләр. Рәхмәттән башка сүз юк, әмма Тәлгать уңайсызлана. Шуңа күрә ул аякка баскач, сезнең редакция белән дә элемтәгә чыгарбыз. Күрешеп сөйләшеп алырбыз.

Бүген Тәлгать өендә тернәкләнү уза. Ике көнгә бер тапкыр шәфкать туташы килеп, яраларын чистартып китә икән. Шуның өчен Фәнзия ханым өч мең сум акча түли. «Безнең гәҗит» укучылары арасында Тәлгатьне якын күрүчеләр барын беләбез, кулдан килгәнчә ярдәм итсәк, Тәлгатьнең аякка басуын да тизрәк күрербез Аллаһ боерса.

Акча күчерү өчен Тәлгатьнең әнисе Каюмова Фәнзия Фәрит кызының «Сбербанк» картасы номерын язабыз: 2202 2006 7602 8663

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии