Зиратыбыз ташландык хәлдә

Мин Буа районы Кильдураз авылында туып үстем. Әти-әнием яшьли үлделәр. Без 11 туган идек, ике абыем сугышта хәбәрсез югалды. Калган туганнарым да үлеп бетте. Барысы да Кильдураз зиратына җирләнгән.

Без ел саен балаларым белән авылга кайтып, әти-әнием, туганнарым каберлекләрен чистартып киләбез. Быелгы кайтуыбызда зиратны танымадык. Кергәч тә, каберләрне таба алмый азапландык. Камыш кебек бер метрлы үлән, билчән баскан. Иске үләннәр, ничә еллар чистартылмаганга, берсе өстенә берсе өелгән. Янган каен агачы ничә еллар буе каберләр өстендә ята. Башка районнардагы кебек, бер көн билгеләп чакырсалар, без дә җыелып кайтыр идек. Йөрәкне авырттырган икенче күренеш – үзебез укып чыккан иске мәктәп урыны. Бу иске агач мәктәп янды. Күпме балага белем биргән, күпме галим, күренекле кешеләр укып чыккан изге мәктәп урыны чүплек оясына әйләнгән, кырыеннан узарга куркыныч.

Дөрес, авылда ак таштан зур итеп мәктәп салдылар.

яшьләренә әйтәсе сүзем шул, җыелышып киңәшегез. Мәктәп урынын чистартып, парк ясарга була. Җитәкчеләр дә булышыр иде. Җәйләрен шунда кичке уеннар оештыра аласыз. Әфган сугышында авылдан күп егетләр катнашты. Кайсы үлеп кайтты, кайсы кайткач үлде. Германиядән кайтучылар да булды. Безне укыткан бик акыллы укытучыларыбызның рухына да дога булып барып ирешер иде.

Казанда яшәүче авылдашыгыз.

Редакциядән. Хат килгәнгә шактый вакыт булса да, исемсез булгач, тоткарланды. Менә кыш артыннан ямьле язлар җитәргә дә күп калмас. Авторны борчыган чүплек тә, зираттагы чистартылмаган чүп өемнәре дә кар сулары белән агып китмәс. Хат авторына да әйтәсе сүзебез бар. Сез бик урынлы тәкъдимнәр белән чыккансыз. Үзегезнең, зиратта күмелгән туганнарыгызның балалары белән җыелып кайтып та, зиратны чистарту эшен башлап җибәрә алыр идегез. Ничә елдан бирле яткан янган агачны алып ташлау да балаларыгызның кулыннан килмәс эш түгел. Ярдәмгә авылдашларыгыз да килми калмас иде. Бу изге өмә көнен «Безнең гәҗит»кә белдерү биреп тә башлап җибәрә аласыз.

Кильдураз авылында яшәүчеләрдән дә бу хатка карата фикерләр язып җибәрүләрен сорыйбыз.

Комментарии