Тәкъдирдә язылган булса…

Тәкъдирдә язылган булса…

Каенанам Хәерлебәнәт Галиулла кызы Апас районының Олы Болгаер авылында туа. Олы апасы Нурлыбәнәт исемле. Энеләре Хәбибулла тугач, бабалары Хөснетдин бик сөенә, улыма булышчы туды, ди, тик ул бала кыска гомерле була. Гражданнар сугышы башлангач, әтиләре Галиулланы сугышка алалар. Әниләре Хөсниҗамал ике кызы белән үз әтиләренә кайтып керә. Анда да ишле гаилә: ике килен, балалар. Берәр айлап торгач, авылдашларына ияреп, Пермь якларына бәхет эзләп китәләр.

– Нинди җир булгандыр, – дип сөйли иде каенанам, – хайваннар суя торган җиргә эшкә килеп урнаштык. Әни эчәк яра иде, шунда үзенә дә бирәләр. Әни аны чиста итеп юып, вак-вак кискәләп, ашарлык итеп әзерли иде. Аннары әнине хатыны үлгән бер балалы безнең як кешесенә димләп, кияүгә бирделәр. Үги әти җайлы, сабыр кеше, эре терлекләр суеп торганлыктан, ашарга аптырамадык, тамагыбыз тук иде. Урыны җәннәттә булсын, кызларым дип кенә торды.

Тик, кызганыч, бу тормыш озакка сузылмаган. Әниләре эчәк ярганда кулын кисә, чүпрәкләр белән бәйләп, эшкә йөри. Менә кулы шешеп больницага эләгә, анда бер атнадан үлә. Үги әтиләре белән әниләре янына барсалар, санитарлар әниләренең үле гәүдәсен аскы катка төшереп баралар икән. Шуннан әниләрен күрмәгәннәр. Үги әти ике кызны да приютка тапшыра.

– Үпкәләдек инде, балалар бит без. Ир кеше өч баланы ничек карасын инде? Без приютта апа белән алты айлап булдык. Үги әти килеп йөрде, ташламады. Уйланган-уйланган да әти, читтә дә өеп куймаганнар, бу балаларны адаштырып, калдырып рәхәт күрмәм, дип, беркөнне приюттан безне килеп алды. Шул чакта сөенгәннәребезне белсәгез иде. Аннары әти өч кызны җитәкләп, үзебезнең якка юл тота. Казанда танышларына кунарга кердек. Шунда, безнең ишегалдында байлар бар, балалары юк, олы кызыңны аларга бир, тамагы ач булмас, диделәр, – дип, күз яшьләрсез сөйли алмый иде каенанам.

Иртән бай хатыны олы кыз Нурлыбәнәтне алып чыгып та китә, Хәерлебәнәт әни: «Апа, ник мине калдырасың!?» – дип ачыргаланып елый. Аңа карап әтиләре үксеп-үксеп елый: «Нишлим, кызым, апаңның тамагы ач булмас, үзебезнең якка кайтыйк, кайгырма, күрешерсез. Язмыш сезне, кызым, вакытлыча аера, барысын да яхшыга юрыйк», – диде.

– Апа миннән өч яшькә зур, кул арасына керерлек, ул миңа караганда тазарак та, мин ябык та, гел елыйм. Үги әтием мине дәү әниемә (әтинең әнисенә) алып кайтып тапшырды. Югалтма дип, апамның адресын биреп калдырды. Ә мин, кечкенә бала, югалттым. Дәү әнидә килен, балалар… Мин, артык кашык, кемгә кирәк? Ике-өч көн үтү белән, мине балалар йортына тапшырырга дип, дәү әни юлга чыкты. Һич үпкәм юк, гаепләрлек тә түгел, бабай үлгән, әби карт, ди, үзләрендә өй тулы бала-чага. Дәү әни мине җитәкләгән килеш урамнан киләбез шулай, бер хатын басып тора. Әбием исәнләште, теге хатын ачылып сәлам бирде. Менә сөйләшә башладылар, дәү әни сөйли, ул тыңлый. Шуннан өенә чабып кереп китте дә, каратутлы йөзле, чибәр генә, озын гәүдәле бер ир-ат белән килеп чыктылар. Карчыгы Фәйрүзә: «Карале, Хисмәтулла, сиңа охшаган каратут кыз, күзләре дә синеке», – дип, иренә әйтә дә әйтә. Аларның үз балалары булмаган. Бергәләп өйгә кердек. Тормыш әйбәт – ике катлы йорт, йөзләп сарык, эре терлек, кош-корт дисеңме. «Оныгыма урын табылды, балалар йорты булмас әле», – дип, әби бик сөенде. Кунып, икенче көнне Болгаерга кайтып китте, – дип сөйли каенанам.

Әнине Хисмәтулла белән Фәйрүзә үз балалары шикелле үстерәләр. Ул да эшкә кушыла башлый. Аннары бу йортта дини яшәү була. Намазлы йорт, өске катта азан моңы, намаз укыла. Әнине Хәбирә абыстайда укыталар. Су урынына яттан укый иде Коръәнне, тавышы моңлы иде. Фәйрүзәнең апасы үлеп китеп, улы Һидият ятим кала. Ире гражданнар сугышында һәлак булган. Фәйрүзә белән Хисмәтулла ул баланы да уллыкка алалар. Болар ике тиңдәш туганнардай бергә үсәләр.

Фәйрүзә гадел ак әби була. Әнигә: «Кызым, үз гомеремдә минем бер гөнаһым бар: күршеләрнең (ул Тенештән була) алма бакчасыннан безнең бакчага алма төшкән иде, кире бакчаларына атмадым, ялгыштым, йомшак, тәмле булды», – дип сөйләгән. Элекке заманда да төрле кеше булуын язам. Ятимнәрне үз канаты астына сыйдырып, эшкә өйрәтеп, йөрәк парәседәй үстергән бу әбигә ни диясең? Изге җан.

– Бабайның, – ди әни, – атлары, сбруйлары байларча иде. Каенатаң Минзаһир ишле гаиләдән. Сабан туена барырга дип, ат, сбруй сорап килә. Хисмәтулла бабай: «Бирәм, улым, бирәм. Улым Һидият белән кызым Хәерлебәнәтне дә алып бар әле», – ди.

Яшьләр атка утырып җырлап баралар, ә әнинең тавышы шундый моңлы иде. Андагы моң беркемдә дә юк. Моңлы итеп җырлый, бии, киемнәре матур, зәвыклы, үзе тыйнак. Менә шунда каенатам Минзаһирның күзе Хәерлебәнәт әнигә төшә дә инде. Ике ел сөйләшеп йөргәч, кызны сорап киләләр. Бабай, елмаеп: «Кызымның үсеп җиткәнен күрми дә калдым инде, улым. Ярар, бәхетле булыгыз, мин яшьләр арасына кермим. Безне ташламагыз», – ди.

Ишле гаиләгә өченче килен булып төшә ул, киленнәрнең балалары, тагын дүртенче егет, ике кыз, әти-әни. Бер казан аш пешерәм, үземә аз гына кала иде, ди. Яшь гаиләнең кызлары Сания туа. Шул елда Мәскәүгә эшкә китәргә җыеналар, ә авылдагыларның Мәскәүдә якташлары була. Тулай торактан урын бирәләр. Килегез, дип чакыра авылдашларын ул. Безнең әти дә Мәскәүгә китә. Хәерлебәнәт әни бала белән ире йортында кала. Мәскәүдән хат та, посылкалар да килеп тора. Гел әнине дәшә.

Әти акыллы, төпле кеше була, берсендә: «Соңгы хат язуым, Хәерлебәнәт, юлга чык, казак кызы артымнан калмый йөри», – дигән хаты килә. Әтинең акыл иясе булуына исем китә, гаиләсен саклап калу өчен, шулай дип яза. Әни олы кызы белән өч көннән килеп тә җитә. Әти посылка белән киемнәр дә салган булган. Ник мин җибәргәннәрне киеп килмәдең, ди ул. Әни, берсен дә күрмәдем, миңа эләкмәде, ди. Эшләрмен, кайгырма, булыр.

Акыллы кеше белән югалтканың, начар кеше белән тапканың – икесе дә бер, ди әти. Акчаны күп эшли, өйгә дә әйберләр алалар, киенәләр дә. Бик матур яшиләр. 1940нчы елда икенче кызлары туа, Суфия дип күрше әбисе исем куша. Ике кыз белән әни өйдә, әти эштә, көн артыннан көн үтә.

Уйламаганда Германия сугыш башлый. Икенче көнне үк әтине сугышка алалар, киткәндә әнигә бабаларына кайтырга куша. Кайтса, бабасының йорты янган, ике тәрәзәле йорт иске, каяндыр күчереп салынган. Хисмәтулла бабай әнинең кайтуына сөенә. Ул бит аны үз баласыдай ярата. Хәерлебәнәт әнине, өйдә әби булгач, балалар белән утыртмыйлар, окоп казырга да, урман кисәргә дә җибәрәләр. Балаларын да күрми, көн-төн чаба да чаба. Җитмәсә, күңелгә шом салып, авылга күп кара кәгазьләр килә. Һәр көн каенанам әтинең исән кайтуын тели, ятимнең теләге кабул килә, әти сугыштан исән-сау кайта. Бабай, эчем авырта дип, үлеп китә. Бабай үлгәч, Фәйрүзә әбине ташламыйлар, бергә яшиләр.

Әтине колхозда кырчылык бригадиры итеп куялар. Сугышларны йөреп кайтып, ферма өендә 1949нчы елның август аенда 35 яшьлек ирне яшен сугып үтерә, дүрт бала атасыз кала. Иң зур кызга – 13 яшь, иң кечкенә сеңелләренә 10 ай була. Менә сиңа мә, әнисенең балалары ятим үскән, үзенең балалары да ятим кала. Атның ал көпчәге кайдан тәгәри, ярты да шуннан тәгәри шул…

Әтине күмәләр, өчесен үткәрергә бары 10 кило арыш оны була. Әни әтинең Мәскәүдә алган пальтосын бодай онына алыштырып, Коръән ашлары үткәрә, ашына сарык суялар. Сарыклары да начар үрчи, дүрт сарык, ике бәрән була. Ул вакытта гүр сәдакасы дип, сарык бирә торган булганнар, кем чыгаргандыр аны. Сарыгы булмаганнар нишли, дидем әнигә, белмим, ди. Сарыкны биргәненә үкенеп, гомер кичерде ул.

– Икенче кызым белән авыл хәзрәтенә төшердек. Сәкедә хәзрәт йоклаган иде, киртәгә сарыклар янына җибәр, диде, дога да кылмады. Киртәсендә тулы сарык иде. Мин ятим балаларыма, сиксәннән узган әбиемә каткан ипи белән сөтле аш ашаттым. Тол хатыннар ризыгын, ятимнәргә пешерәсе итне илтеп, зур гөнаһ эшләдем, – диде.

Әйе шул, кеше үлгәч, гамәл дәфтәре ябыла. Һәр кеше үзенең гамәле өчен үзе җавабын да тота, гүр сәдакасы, тырнак җыярга тавык дип чыгарган ырымнарны ташларга вакыт. Ә кеше тавык тотмаса, сарыгың булмаса? Беркайда да язылмаган. Тырнак, чәчләреңне пакетка салып, чиләктә яндыр. Көл калыр. Менә шушыны өч мәртәбә әйтегез: үземнең алдымда көл бул, ә каберемдә гөл бул диген, үз телеңдә. Ырым, тавык эзләп баш катырырга да кирәкми. Дин әһелләре бәлки мине ачуланырлар, әйдә, динсез, диегез, әйтегез төрлесен. Ә ник, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) ятимнәр байлыгына кызыкмаган. Толлар, ятимнәргә үзебезгә булышырга кирәк.

Фәйрүзә әби каенанам кулында 110 яшенә җитеп үлде, аягында, үз акылында булды, намазын калдырмады, оныкларны үстерергә булышты.

Каенанам апасы Нурлыбәнәтне, ире үлгәч, Казанның Колхоз базарында ит сатканда очрата. Бер югалту, бер табу була. Алар икесе дә бер төсле, аерып алгысыз иде.

Каенанам Хәерлебәнәт Галиулла кызы бездә, улында гомер кичерде, оныкларын үстереште, безнең балаларны үлеп яратты. Каенанам белән 34 ел бергә яшәдек. 86 яше туларга ике ай калганда дөньядан өзелде, ә апасы 94 яшенә җитте.

Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА,

Лаеш районы, 25нче Совхоз бистәсе

Комментарии