МАЛ ХУҖАСЫН ОНЫТМЫЙ

МАЛ ХУҖАСЫН ОНЫТМЫЙ

Яшь чагымда авылда бик зур этебез бар иде. Герой бик акыллы, тынлаучан, махсус өйрәтелгән булмаса да, үзенә кушкан гамәлләрне үти иде. Капка төбенә килгән чит-ят хайваннарны, күрше тавыкларын да ишегалдына якын җибәрмәде.

Мин армиягә китәсе көнне, шуны сизенгән кебек, янымнан китмәде. Ә иртәгесен әти-әниләр белән ул да автобус тукталышына кадәр барып, кулны ялап, озатып калды.

Кытай чигендә хезмәт итәргә туры килде. Тынгысыз вакытлар иде. Бер елдан ялга кайтырга җыенгач та, кайтармадылар. Бер солдатны да ялга кайтармаска, дигән карар булган. Инде «Доманский» вакыйгалары үткәч (Кытайлылар белән кораллы бәрелеш), ел ярымнан авылга ялга кайттым.

Мин капкадан кергәндә, Герой оясы янында ятып тора иде. Мине күргәч, сикереп торды да бер өреп куйды. Мин аңа: «Герой, мине танымадың мәллә, ник өрәсең?» – дидем дә өйгә кереп киттем. Әни өйдә юк иде, ул бакчада булган. Минем кайтканны белми иде әле. Ул: «Нишләп безнең Герой елап басып тора, күзләреннән мөлдерәп яшь тама?» – дип кереп килә.

Исәнләшкәч, «Бар, этеңә ипи чыгарып бир, ул сине онытмаган, сагынган, күрәсең, янына килмәгәнгә үпкәләгәндер» , – дип, мине Герой янына чыгарып җибәрде. Аның ничек шатланганын күрсәгез! Теле булмаса да, шатлыгын, үпкәсен үз хәрәкәтләре белән аңлатты. Ел ярым вакыт үтүгә карамастан, ул мине онытмаган иде.

***

Көз ае, караңгы төшеп килә, эштән кайтканда, шундый хәлгә тап булдым. Балалар уйный торган мәйданчыкта кечкенә белән мәче кара-каршы баскан. җиргә дә ятып ала, сикереп тора, үзе мәчедән күзен алмый. Нияте усал түгел, ахрысы, уйныйсы гына килә. Ә мәче йоннарын кабарткан, җилкәсен дугадай бөгеп, ысылдап тора. Мин килеп җиткәндә, каяндыр зур килеп чыкты һәм боларга якынлаша башлады. Аны күргәч, мәче тиз генә кырыйга сикерде дә, шунда гына үскән юкә агачына менеп китте. Бик югары менмәде, астагы ботакка менеп утырды да тегеләргә карап ысылдап тора башлады.

Мин якын килеп, теге этләрне куып җибәрдем. «Кил миңа, мин сине аларга тидермәм», – дип кулымны суздым. Ул югарырак үрмәләде, курыкты, ахрысы. Бераз күзгә-күз карашып торгач, минем аңа тимәсемне аңлагач, үзен кулга алырга рөхсәт итте.

Шул вакытта күрше подъездда яшәүче бер таныш әби килеп чыкты. «Улым, кечкенәмә булышуың өчен рәхмәт, аңа бит әле бер генә яшь. Кечкенә булса да, ул бик батыр. Шуна күрә мин аны Батыр дип йөртәм. Ул бу юлы миннән башка гына чыгып киткән иде. Гел шулай, берүзе генә чыкса, этләр яисә үзеннән зуррак мәчеләр белән сугышып керә», – дип сөйләнә-сөйләнә, Батырын өенә алып кереп китте күрше әбекәй.

Шулай кыш та үтеп китте, җирләр кибеп, агачлар яшеллеккә күмелде. Бер көнне эштән кайтканда, күрше әби урындыкта утыра иде. Исәнләшкәч: «Әйдә, улым, арыгансыңдыр, бераз утырып ял итеп ал», – дип үз янына чакырды. Мин аның янына барып утыргач, якында гына йөргән мәчесе икебезнең арага сикереп менде. Бераз мине иснәгәндәй итте дә, ике аягын минем алдыма куеп, башын салды. Әби, гаҗәпләнеп: «Кара әле моны, онытмаган сине, ул бит минем янга утырган кешене бер дә яратмый, үзенчә куып җибәрергә тырыша», – диде.

***

Икенче сыйныфта укыган вакытым. Кыяметдин бабай белән кибеткә барырга чыктык. Барасы юлны кара мәче кисеп чыгып килә иде. Мин иелеп җирдән вак ташлар алдым да, таш атып, аны куып җибәрдем. Шул вакытта Кыяметдин бабай: «Улым, син эт- мәчене һәм хайваннарны беркайчан да кыерсытма. Алар яхшылыкны да, яманлыкны да онытмый. Хәзер мин сиңа сугыш вакытында булган бер хәлне сөйлим. Бу Ленинград фронтында булды», – диде. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, бик кыю разведчик булган. Сугыштан яраланып, бер кулын имгәтеп кайткан.

– Без бер төркем разведчиклар белән бер авылга кереп, җылынып, кунып чыгарга булдык. Ул авылда исән калган өйләр аз булса да, безне бер йортка керттеләр. Анда сиам мәчесе белән бер әби генә тора иде.

Үзебездә булган ризыклар белән тамак ялгап алдык, әбине дә, мәчене дә сыйладык. , ашаткач та, аяк арасында буталып йөри башлады. Шунда безнең белән булган бер яшь солдат, ачуы килеп, мәчене тибеп җибәрде.

Әби безгә салам алып кереп, идәнгә урын җәяргә кушты. Салам өстенә плащ-палаткаларыбызны җәеп, йокларга җыена башладык. Шунда разведчикларнын берсе: «Карагыз әле, бу мәче безнең Анатолийдан (песигә типкән егетнең исеме Анатолий иде) күзен алмый, гел күзәтеп тора», – дип әйтеп куйды.

Ничә еллар разведкада йөргәч, хәтта мәченең дә күзәтеп йөргәнен шәйләп алырга өйрәнеп беткәнбез. Без плащ­-палаткаларга төренеп идәнгә тезелеп йокларга яттык. Ә мәче һаман Анатолийны күзәтеп йөрүен дәвам итте. Бераз вакыт үткәч, песи ишек төбенә килеп, үзен урамга чыгаруны сорый башлады. Әби безгә: «Сез йоклагыз, ул кич урамга чыгып керә, мин үзем аны ишек ачып кертермен», – дип мәчене урамга чыгарып җибәрде.

Анатолийны без үзенең урынына түгел, башка урынга күчеп ятарга күндердек. Ә аның урынына саламны күпертеп, җилкә капчыкларын куеп, плащ-палатка белән капладык. Төн урталарында, плащ-палаткага шап итеп төшкән тавышка уянып киттек. Теге мәче Анатолий беренче яткан урынны, урамга чыгып киткәнче, күзәтеп калган. Төнлә әби аны өйгә керткәч, бу вакытта без барыбыз да йокыга киткән булганбыз, песи мич кырыена басып, Анатолий ятасы урынга, баш очы турысына төшкән дә плащ-палаткага тырнакларын батырган.

Менә шулай, улым, Анатолий үз урынына яткан булса, мәче аның битен тырнап бетерер иде, – дип сөйләде. – Кара мәче синең барасы юлыңны кисеп чыкса, юл уңмый, дигән сүз дөрес түгел, син аңа ышанма. Һәрбер хайван, җәнлек үз юлы белән йөри, алар сиңа начарлык теләми.

***

Бу хәлне хатынымның әнисе сөйләгән иде. Аңа хәзер 93 яшь. Аларның күршесендә Актырнак исемле эт яшәгән. Ул бик зур булмаса да, узган-барган бала-чаганы капка астыннан өреп куркытып кала икән. Бервакыт югары очта торган оныгы әбисендә кунакта булып, кайтырга чыккан җиреннән: «Актырнак мине кайтармый, юлда өреп тора», – дип кергән. Әби аны кулына таяк тотып озата чыккан. Бу эт, оныгы янәшәсендә әби булса да, алар янына өреп якынлашкан. Әби аны таяк белән сугып өенә куып керткән. Шулай бер ел чамасы узгач, әби оныкларыннан кич белән кайтып барганда, эт өрмичә генә килеп, аның аягыннан тешләп алган. Шулай итеп Актырнак әбидән таяк белән суккан өчен үчен алган. Ул безгә эткә, мәчегә беркайчан да сукмагыз дип әйтә торган иде.

***

Ходай аларга хәтерне дә, акылны да үзләренә җитәрлек итеп биргән. Аларда яхшылыкка – яхшылык, яманлыкка – яманлык белән җавап кайтару сәләте бар. Бу сәләтләре булмаса, кирәк вакытта алар үз-үзен яклый алмаган булыр иде.

Алар кешедән сау чакларында ярдәм сорамый, күбрәк үзләре хуҗаларын саклап, утка да, суга да керә.

Вакыйф КЫЯМОВ.

казылык ашамый

«Безнең гәҗит»тә этләр, мәчеләр, бүреләр белән бәйле вакыйгаларга конкурс игълан ителгәч, минем дә моннан 30 еллар элек булган бер хәл искә төшеп, күңелдә яңарды. Сентябрь уртасы, әбиләр чуагы башланган көннәрдә Саба якларына, әби-бабай (хатыным Хәсибәнең әти-әнисе) яшәгән авылга бәрәңге алышырга дип кайтып барам. Курса станциясендә поезддан төштем. Авылга кадәр 10 чакрым ара бар иде әле. Минем якка кайтучы күренми. Поезддан төшкән халык тиз арада төрле якка таралышып та бетте. Мин дә биштәремне аркама асып, үз юлым белән киттем. Көн җылы, яфрак селкенерлек тә җил юк. Кырларда трактор, комбайн гөрелтесе дә тынып калган, урып-җыю тәмамланган. Эңгер-меңгер дә төшә башлады. Авылга (Иске Мичән) 3 чакрым кала, юлның бер ягында – каен полосасы, икенче ягында Му елгасы бар. Каенлыкка 150 метрлар калгач, шуннан чыгып, бозау кадәрле бүре минем юлыма чыгып утырды. Батып баручы кояшның соңгы нурларында аның күзләре машина фараларыкебек куркыныч булып ялтырый иде. Мин дә куркып, аптырап калдым. Ни әйтсәң дә, ерткыч бит. Уенда ни булмас. Яшь, таза гәүдәле кеше бер бүрене генә җиңәргә дә мөмкин. Ләкин мин андый түгел, яшем дә шактый. Нишләргә?! Кирегә китсәм яки әйләнеп үтәргә уйласам, бүре минем курыкканны сизеп, ерткычлык инстинкты буенча булса да һөҗүм итәргә мөмкин. Аларның кешеләргә ташлану очраклары да булгалый бит.40 метр тирәсе калгач туктадым, биштәремдә бер кисәк казылык бар иде. «Мә, аша», – дип моңа ыргыттым. Иснәп карады да ашамады. Юлга чыкканда ир кешедә шырпы, пәке, фонарь булырга тиеш, диләр. Болар миндә бар. Әмма юлда салам юк бит. Шуннан бераз куркуымны җиңеп, бер кулыма пәке, икенче кулыма фонарь тотып, шуны кабызып, болгый-болгый, килгән юлым белән бүрегә таба киттем. Исәбем – ташлана калса, пәкемне бүренең авызына тыгу. Мине күрмәгәндәй булып һаман утыра бу. Мин килеп җитәргә 20 метрлар калгач, түзмәде, әкрен генә торды да юл буендагы Му елгасына төшеп китте. Мин дә бераз тынычланып, юлымны дәвам иттем.

Әби-бабайның бәрәңгесен алып бетереп килдем. Алар да, аптырап: «Бик куркыныч хәлгә юлыккансың, кияү, башка алай ялгыз йөрмә», – дип теләп калды. Мин дә аларга кушылып, бигрәк тә кыш көннәрендә юлга ялгыз чыгарга тырышмагыз, дияр идем. Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер дигәндәй, ул вакытларда бүреләр дә үзләренә ризыкны җиңел таба, авыл кырыенда адашып калган кәҗә, сарыклар була бит.

Сөләйман ШАКИРОВ.

Казан шәһәре.

Кем дошман?

Эт белән мәче – гомерлек дошман, ләкин әлеге дошманнан да куркынычрак дошман – кеше. Астыртын, мәкерле уйлары, хиссезлеге белән кешенең хәтта ки үз ишләренә дошманлыгы мәче белән эт арасындагы дошманлыкны ун тапкыр уздыра.

Туганнарыбыз Казаннан сиам мәчесе алып кайтты. Сиам мәчеләре үтә дә усал була дигәнне күп тапкыр ишеткән булсак та, әлеге кечкенә, зәңгәр күзләре белән тутырып карап торучы песине үзебездә калдырырга булдык. Мәчегә туганнарыбыз әйткәнчә Анфиса дип куштык, песиебезнең «әбисенең» кушаматы шулай булган, ди. Моңа кадәр бары тик ишегалдында гына тора торган мәчебез бар иде, ә сиамныкылар өйдә генә торырга тиеш, имеш. Анфиса баштарак өй мәчесе булып яшәсә дә, бераздан ишегалдын күбрәк үз итте.

Башка сиам мәчеләре кебек усал түгел иде Анфиса, обойны да куптармады, җиһазларны да тырнамады ул. Шулай да тыйнак сиам мәчебезнең бер «китек» ягы булып чыкты – балаларын бер дә карамады. Песи балаларын жәлләп, аларны өйгә урнаштырырга теләгән идек, тик мәчебез моңа каршы чыкты. Анфиса үз балаларын этебез Актүш оясына сыендырган. Шул көннән башлап песи балаларын Актүшебез карап үстерде. Кыш көнендә песи балалары Анфиса белән ояда, ә Актүш үзе урамда оя янында урнаша иделәр. Анфиса югалгач та, Актүш песи балаларын калдырмады, гүя үзенекеләр иде. Песи балалары үсеп җиткәч тә һаман этебез янында булды, бергә ашыйлар, уйныйлар.

Песи балалары белән этебез арасындагы әлеге җылы мөнәсәбәтләрне искә төшергән саен кешеләрнең балаларын бала тудыру йортында ук калдырып китүе, вакытлар узгач та алардан баш тартуы турында уйлап сыкранам. Гомерлек дошман дип саналган әлеге җан ияләре бер-берсен якын итүе, бер-берен кайгыртулары соклану, горурлану хисе уята. 9 ай буе карынында йөрткән сабыйларыннан баш тартучы аналарны үз балаларының дошманы дип кенә әйтеп буладыр, мөгаен. Аларга безнең эт-песиләребездән үрнәк алу кирәк.

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Комментарии