Әнием дәфтәреннән

Әнием дәфтәреннән

Безнең Чүпрәле ягы кырыс дала, сусыз, урмансыз, һәммә җире кара туфрак. Мин шундый җирне Украинада гына күрдем. Шушы туфрак 25 сутый бәрәңге җире булган гаиләләрне сугыш чорында ач үлемнән коткарып калды. Бәлки, шушы кырыс табигать безнең яктагы халыкның характерын тәрбияләгәндер дә.

Сугыш чоры баласы буларак, әниемнең сугыш чорында язып калдырган көндәлеген гәҗит укучыларга тәкъдим итмәкче булам.

1941нче ел. 30нчы август. Безнең Зыятдин белән аерылышу көне. Көне буена һавада кояш кыздыра. Чүпрәле районы чирәмендә йөрәктә каты кайгы януы белән көн үтте. Караңгы булды, военкомнарның докладларын тыңлап утырдык, ашау-эчүләр искә төшмәде. Юл арбаларына утырып, сау булыгыз, дип кычкырып өлгерделәр. Атны сугып, Вәлиҗан абый алып та китте. Без каенэнем Фәһәметдин белән елашып, сөйләшеп кайтабыз (Фәһәметдин абыем 1944нче елда Казанга ФЗОга киткәч, трамвай артына асылынып эшкә барганда трамвай астында калып таптала. Авт.). Төн караңгы, бер нәрсә дә күренми. Халык та шулай, безнең кебек ашамый кайталар. 12 км. араны төнлә кайтып җиттек. Иртән тордым да, Иске Чокалга үземнең туганнарны озатышырга киттем.

1941нче ел. 31 август. Авыл советы янына халык җыелган. Ни күрим, олы абыем хатыны белән монда килгәннәр. Бардым да исәнләштем, хәлләрне белештек. Мин кичә Зыятдинны озаттым, дидем. Хәзер Җамалетдин абыйны сорадым. Китә, диде абыем. «Син дәмени?» – дидем дә, яшемне тыя-тыя әнием янына киттем. Әнием берьялгызы елап утыра. 2 улын 21нче июльдә озаткан иде инде. Хәзер 4 улын (дүрт улының бары берсе генә инвалид булып туган ягына кайта алды), бер киявен озатып, күз яшен түгеп 70 яшьлек карчык утыра. Минем тамак төбенә төен төелә. Ни эшлим, аң китәрлек, абыйларның хатыннары өчәр, дүртәр бала белән калдылар. Әнине мин алып килер идем, минем дә алты кешелек гаилә, ашарга ризык юк. Уракка барып урак уручыга 1 кг ипи. Уракны урып, арышны бетергәч, чалгы белән бөтен калган җирләрне чабабыз. Беренче октябрь көненнән окоп казырга җибәрәләр. Анда мине язганнар. Авыл советына барып, яшь балам бар, дидем. Монда да кеше кирәк, дип, колхоз рәисе Идиятуллин калдырды. Без Гобәйдуллина Фатыйма белән бертуктаусыз кырда игеннәрне чабабыз, көндез чалгы белән, төнлә зур-зур арыш көлтәләрен богылларга куябыз. 7нче ноябрь көнне участкада (кырларның исемнәре бар) солы чаба идек, кинәт суытып, буран чыкты, бертуктамый кар ява. Көн үтеп бара. Бригадирыбыз Шәкүров Шакир бабай килә. Ничә сутый чаптыгыз, ди. Сажинын алып, үлчәп китә. Икебезгә бергә 70 сутый чабылган, ял итү юк инде, бетерергә тырышабыз. Чапкан пакусыбызны Хөсниҗамал апа белән Зөһрә апа бәйли бара. 7нче ноябрь көнне төшкән кар китмәде. Хәзер шул көннәрдә куелган, төрле ноктада җыелган көлтәләрне ат белән төяп колхозга ындыр табагына ташыйбыз.

1942нче елның 9нчы гыйнвары. Иртән авыл советыннан исполнитель, сине чакыралар, дип хәбәр биреп китте. Окоп казырга җибәрергә уйлаганнар. Кайттым да, окоп казырга киттем. Мин бармыйча, бетми инде ул, дидем. Дөрес тә булды. 15 көн казыдык та, 25нче гыйнварда кайтып та җиттем. Әти дә, әни дә шатландылар. Төн уртасында кайтып кердем. Әти дә, әни дә таң атканчы минем өстемә карап, хәлемне сорашып, баламны сөйләтеп йокысыз утырдылар. Барыбыз да шат хәзер. Таң атты. Бераз эшләрне караштырдым да, киттем Иске Чокалга әнием янына. Әнигә кайтканымны әйтим, дидем. Аннан кичкә әйләнеп кайттым.

27нче гыйнвар. Иртән тордым да, сәнәгемне алып, киттем машинага (көлтәләрне суга торган машина). Аны эшләтүче Таканаев Кәшаф, завток Гафуров Кәшаф янына барып, алар белән исәнләштем. Кайттыңмы, Хәнифә, дип, беренче Гафуров Кәшаф абый каршылады. Шулай хәлләр белешеп эшли башладык. 17нче гыйнвардан 1942нче елның 25нче апреленә кадәр кырда булган бөтен ипиләрне җыеп, суктырдык, аякта чабата, кар сулары. Бөтен суккан игеннәр амбарларга салынып тормый, глубиннарга (дәүләткә) китә иде.

Язгы эшләр башланды. Чәчү вакыты. Хәзер бер дә вакыт юк. Иртән торабыз да, караңгылы-яктылы чакта берәр капчык җыелган көлне күтәреп, участкага илтеп сибәбез. Аннан кайткач, нәрсә бары белән ризыкланабыз. Хәзер чәчүләр бетте, чыккан игеннәр өстеннән чүпләрне утап йөрибез. Ирләр юк дияргә дә була. Хәзер бригадирыбыз яңа. Сабитова Софьяне бригадирга сайладык.

Арыш урагы җитә. Без аны ике атнада урып бетерәбез. Борчак, солы, бодай өлгерә, аларны чалгы белән чабабыз. Бөтен кыр эше кул көче белән эшләнә.

Хәзер көз килеп җитте. Октябрь ае. Авыл советыннан Тәби әби килде. Хәнифә, сине десятникка куялар, ди. Бармыйм, дип булмый. Шул көннән башлап, декабрьнең 31енә кадәр эшләдем. Көндез генә эшләү түгел. Төнлә дә йокламаска туры килде. Төнлә ут кабызсалар, барып сүндерттерә идем.

1943нче ел җитте. Колхоз идарәсенә чакыралар. Анда авыл советы председателе белән колхоз председателе икесе дә бер сүздән, Гафурова, 10нчы бригаданы кабул ит, ул бригадада эш бармый, дип, мине билгеләп куйдылар. Әти, башыңа бик авыр эш алгансың, кызым, ди. «Әти, кайгырма, түзәрмен», – дидем. Шулай эшли башлагач, колхоз рәисе шатланып куйды. Гафурова кергәч, 10нчы бригада турында тавыш бетте, күпме тавыш була иде, диештеләр. Кырда калган арыш чүмәләләрен ташыттым, сарайга кайтарып, молотилкада суга тордылар. Шулай әйбәт кенә эшләп, кышны үткәрдек.

Хәзер кыш җитте. 1944нче елга кереп барабыз. Атларыбыз фуражсыз калды. Халыкка иген бирү юк. Бер кешегә 1 грамм иген бирелми. Атларга бригада кешеләреннән вак бәрәңге йә бәрәңге кабыгы җыеп алып кайтып ашатам. Кара Зәйнәп дигән бер атны идарә кушуы буенча Хәйрулла абзыйга бирдек. Ул ат Хәйрулла абзый йортында кышлады. 40 көн асрап, колхозга ике ат итеп кайтарды. Шулай таратып карау нәтиҗәсендә 3 ат исән калды. Бригадамда биш ат исән яшәде.

Кинәт әти авырып китте. Шул авыруы белән дөнья куйды. Хәзер әни белән бәләкәй улым гына өйдә. Минем эшләрлек мөмкинлегем калмады. Гариза биреп, бригададан чыгарга булдым. Бригададан чыксам да, бер көн дә өйдә тормадым. Орлык ташыдык. Шатыршаннан бәрәңге ташыдык.

Көн артыннан көн үтте, 1945нче ел да килеп җитте. Убига бәрәңге орлыгы алырга барырга тратайкаларны (арбаларны) тартып чыккан идек (безнең әниләр шулай ат урынына сука тартканнар, 20-30 км ара үтеп, арба белән әйбер ташыганнар. Авт), Фәйзуллин Сәмигулла: «Хәнифә апа, сугыш беткән, – ди .– Авыл советы башына кызыл флаг кададылар», – ди.

***

…Әниемнең дәфтәре кыскартып язылды. Әтиебез 1946нчы елда исән-сау кайтып җитте. Әниебез белән бергә җиде бала үстерделәр. Аллага шөкер, начар юлга басмадык, һәрберебез гаилә корып яшәдек. Кече энебез авылда төп йортта киленебез Рәзинә белән 3 малай үстерәләр.

Әниемнең шул чорда язган бер шигыре бар.

1941нче ел кайгы салды йөрәккә,

Ачу катыш хезмәт иттем, көч күп иде.

Кырларда урак урдым, җиләк җыйдым тугайда,

Бик авырлыклар күрдем, сер бирмәдем шулай да.

Тутырып карап калды балам

Мин окоп казырга киткәндә.

Яшьләр тамды, сау бул, балам, дигәндә,

Бала калдырып киткәндә бигрәк тә әрни йөрәк.

Окоп казып кайтабыз, кулларда көрәк.

Дөнья тынычлыгы өчен тырышырга кирәк.

Окоп казып йөрегәндә ниләр уйламый күңел,

Балам калды бишектә, сыкранмый мөмкин түгел.

Бала бәгырь ите, диләр, дөрес әйтелгән икән.

Балаңнан кадерлерәк һич берни юк икән.

Кайтып кердем мин өйгә төнге сәгать икедә,

Балам утырган бишектә, шатлана, мине күрә.

Маефка дигән авылда калды минем аяк эзләрем

Тагын шунда бармыйк, дип, кырдан бәхет эзләдем.

Хезмәт ветераны Рабил ЗАКИРОВ,
Әлмәт шәһәре

Комментарии