Мамадышта авыллар бар…

Мамадышта авыллар бар…

Авыллар язмышы турында уйланып, проблемаларны уртага салып сөйләшик, саланың киләчәген өметлерәк итү юлларын эзләник, дигән тәкъдим белән чыккан идек «Безнең гәҗит»нең узган санында. Әлеге теманы даими рәвештә яктыртып барырга тырышырбыз. Әлбәттә, сезнең дә уй-фикерләрегезне, теләк-тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз. Авыллар халәте турында фикерләүне дәвам итеп, Мамадыш районы мисалына тукталырга булдык. Бу район сәнәгатьнең башка тармаклары үзәге булган шәһәрләр янәшәсендә урнашкан. Димәк, урбанизация йогынтысы аеруча көчле, дигән сүз. Шул ук вакытта, авылларга ярдәм йөзеннән эшләп килүче берничә дәүләт программасының башлангычы да нәкъ Мамадыштан чыккан.

АВЫЛЛАР ӨЧЕН ВАКЫТ АЯУСЫЗ

Мамадыш районында хәзер 128 авыл исәпләнә. Аларның 11ендә берничәшәр генә кеше яши, нигездә, җәен «дачниклар» кайтып тора. Бер гасыр элегрәк булган хәлләр белән чагыштырсак: «XIX йөз башында районда 180ләп авыл булган, 120 меңләп кеше яшәгән», – ди туган төбәкне өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова. Димәк, гасыр эчендә 60ка якын авыл юкка чыккан. Ә халык саны 3 тапкырга кимегән. Гөләндәм ханым аңлатуынча, 1920-22нче елларда Идел буенда котырынган ачлыктан соң гына да, хәзерге Мамадыш территориясендә яшәүче халык саны 30 мең тирәсенә азая.

Соңыннан, сугыш чоры да, үзенең тирән яралы эзен калдыра. Ә хәзер урбанизация галәмәтләре авылларны аяусыз талауны дәвам итә. Мамадыш районыннан ерак түгел зур икътисади зонасы белән Алабуга шәһәре урнашкан. Тагын Менделеевск, Чаллы, Түбән Кама калалары авыл җирлегенә караганда файдалырак эш урыннары белән кызыктырып торалар.

– Көн саен иртән, автобусларга төялеп, Мамадыштан 600ләп кеше шул якларга эшкә китә, – ди район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин.

Кыскасы, тулаем ил буенча күзәтелгәнчә, вакыт Мамадыш районындагы авыллар язмышы өчен дә аяусыз.

БАЛЫК БАШТАН ЧЕРИ, ДИЛӘР…

Авылларның аяныч язмышка калулары күп төрле сәбәпләргә бәйле. Ләкин, балык баштан чери, диләр бит. Ил җитәкчелегенең дистәләрчә ел дәвамында салага, тулаем авыл хуҗалыгына үги балага караган кебек салкын мөнәсәбәттә булуын кем инкарь итәр икән? Авылларыбызның бүгенгесе, томанлы киләчәге Русиядә алып барылган эчке сәясәт нәтиҗәсе дә бит. Һәрбер эштә уңыш яки уңышсызлык, иң элек, җитәкченең идарә итү сәләтенә нык бәйле шул…

Инде Мамадыш мисалына килгәндә, һичьюгы район җитәкчелеге авылларның язмышын җиңеләйтү юнәлешендә кулдан килгәнчә эшлиме соң? Әллә инде, «Ил күләмендә шундый хәл бит, бездә генә түгел!» – дип, үз өстендә булган җаваплылыкны да алып ташламакчымы? Дөрес, бу сорауны һәрбер район җитәкчелегенә дә юллау урынлы булыр. Һәм, без аны аларга биреп чыгарга тырышачакбыз да. Ә Мамадыш районындагы эшләргә килгәндә:

– Авыл халкына ярдәм итү максатыннан, 7-8 ел элек районда «Авылга йөз белән» дигән программа булдырдык, – ди Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов. – Үзенең шәхси ярдәмчел хуҗалыгында асралучы сыер санын арттырырга теләүчеләргә каралты-кура төзергә ярдәм итү турында иде ул программа. Төзелеш өчен 1 мең данә керамзит блок, 100 метр куб агач материаллары, тагын комын, щебенкасын бушлай бирә башладык. Программада катнашучылар сарайны төзегәч, 5 ел дәвамында сыер санын 5 баштан да киметмәскә тиеш булалар. Эшләр уңышлы гына китте кебек. Халыкка да яхшы, авылларда сыер саны да арта башлады. Димәк, авыл яши, дигән сүз. Бу эш үрнәге турында соңрак Марат Әхмәтовка сөйләдем. (Ул вакыттагы Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, – автор). Ә ул, безнең башлангычны хуплап, Татарстанның Дәүләт программасы дәрәҗәсенә күтәрергә этәргеч бирде. Аның нигезендә шәхси хуҗалыкларда кечкенә фермалар (мини-ферма) төзү өчен акчалата ярдәм бүленә башлады.

Әлеге программаның менә инде 6 ел дәвамында республикада уңышлы эшләп килүе мәгълүм. Башында торучылар буларак, ул программага керү өчен мамадышлылар ел саен конкурста актив катнаша икән. Нәтиҗәдә, быел гына да 18 яңа мин-ферма төзелгән. Ә барлыгы исә, шундый 192 кече ферма эшләп килә. Бу – республикада иң югары күрсәткечләрдән.

– Авыл җирлекләренең хәлен яхшырту максатыннан, конкурс нигезендә аларга бюджеттан акчалата ярдәм бирү идеясе дә беренче бездән чыкты, – дип аңлата район башлыгы Анатолий Иванов. – Төрле грантларда катнашып, район җирлеге өчен федераль бюджеттан шактый акчалар кайтартабыз. Нәтиҗәдә, быел гына 25 авылда спорт мәйданчыгы төзедек. Киләсе елдан Яшьләр үзәкләре сала башлыйбыз.

Мамадыш районында һәрбер авыл җирлегенең тракторлар, терлек азыгы әзерләү өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән булуы да игътибарга лаек. Җәен әлеге техникалар халыкка арзанлы терлек азыгы әзерләргә булыша, ә кышын юлларны кардан чистартып торуда файдаланыла. Авылда яшәүче өчен бик кирәкле хезмәтләр бит болар.

КИРЕ КАЙТА БАШЛАДЫЛАР, ТИК КҮБЕСЕ «ДАЧНИКЛАР»

Җирлекләрдә яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту юнәлешендә башкарылган эшләрне аеруча фермерлар, авыл эшмәкәрләре тоеп яши. Сүз уңаеннан, Мамадыш районында бүген 137 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 860 үзмәшгуль теркәлгән. Димәк, бу яктан да алдынгылыкта мамадышлылар. Ә бит авылларның киләчәге – нәкъ менә шундый эшлекле, актив кешеләргә бәйле.

Билгеле, яңа шартлар тудырылмаса, авыл җирлегендә үз эшен башларга атлыгып тормаслар иде. Бүген фермер булып эшләргә дисәң, күпчелек районда иң төп проблема булып җир һәм элеккеге колхозлардан калган бинаны алу мәсьәләсе килеп баса. Ә Мамадышта андый сорауларны да бик тиз хәл иткәннәр. Мәгълүм булганча, элек район җирлегендәге төп инвестор «Вамин» җәмгыяте иде. Ул таркалгач, районның күпчелек хуҗалыгын «Азык-төлек корпорациясе» ширкәте алды. Заманча технология нигезендә эш йөртүче яңа инвесторга иске ферма торакларының кирәге калмый. Аның каравы, кече фермерлар өчен кызыгырлык була алар. Менә шул биналарны Мамадышта теләгән фермерларга өләшеп бирәләр. Ә бит андый иске милекләр бөтен районда бар һәм күбесе хуҗасыз җимерелеп бетеп баралар.

– Без, улым белән, элеккеге райпо биналарын алып, эшне шунда башладык, – ди Ышыя авылында фермер хуҗалыгын оештырган Роза Тарасова. Кошчылык белән шөгыльләнүче Тарасоваларның фермер хуҗалыгында быел җәен 120 мең баш бройлер тавыклар үстереп сатканнар. Роза ханым аңлатуынча, бройлерларның күбесен халык алга таба үзе үстерү өчен бер айлык килеш алып бетергән. Барлык кошлар тирә-як авылларга таралган. Димәк, авылларда халык бар һәм алар шәхси хуҗалык тормышы алып баралар. Бу исә, авылларның тулы канлы тормыш белән яшәвенең янә бер күрсәткече.

– Авылларга хәзер кешеләр кире кайта башлады, – дип сөйли Роза Тарасова. – Кайбер иске йортларны төзекләндерәләр. Тик, шунысы бар: нигездә, әлегә җәйге чорда гына яшәүче «дачниклар» кайта авылга.

Эшләр шулай дәвам итсә, даими яшәргә кайтучылар да артыр, дип өметләнә фермер ханым.

УКЫМЫШЛЫ МАРИЛАР

Мамадыш районында 3 удмурт, 4 мари авылы да бар. Ни гаҗәп, башка милләт авыллары кими барганда да, удмурт белән мариныкылар шул килеш калган. Әллә ни зур авыллар булмасалар да, шактый нык хәлдә яшиләр икән.

Мисал өчен, марилар яши торган Зур Шия авылына 1625нче елда ук нигез салынган булган. Бүген анда 87 йорт исәпләнә. Дөрес, 13е бушап калган. Кайберсенә җәйге чорда гына кайтып яшиләр. Әмма, авылда тулы канлы тормыш гөрли дияргә була. Сирәк булса да, яңа йортлар салына. Үткән елда яңа урам өчен су керткәннәр. Быел ФАП ачылган. Балалар бакчасы, унбер еллык мәктәп эшләп килә. Клуб белән китапханәнең дә ябылып торганы юк икән.

– Атна азагында, студентлар да кайткач, клуб яшьләр белән тула, – ди Зур Шия авыл клубы мөдире Марина Степанова. Концертлар белән Йошкар-Оладан мари артистлары да еш килә икән. Үзләренең ансамбльләре дә бар. Анда авыл халкы арасыннан өч буын вәкилләре йөри, дип аңлата клуб мөдире. Дини һәм милли бәйрәмнәрнең һәммәсендә актив катнашучылар алар.

Ул гына да түгел, китапханә мөдире Алефтина Петрова сүзләренчә, Зур Шия авылында яшәүчеләр китап укырга да яратучылар икән:

– Ачылган картотекалар санына нигезләнеп исәпләгәндә, бүген китапханәгә йөрүчеләр саны 238 кеше, – ди ул. Гаҗәп бит, авылда барлыгы 287 кеше яши, шуларның 238е китапханәгә йөри. Укымышлы марилар димичә, ни әйтерсең тагын!

Гомумән, китапханә фонды бай. Китапларның татар телендәгеләре дә, русчалары да бар. Мари телендәгеләре бер мең данә тирәсе икән. Үз телләрендә чыга торган гәҗит-журналларны да даими алдырып торалар.

Зур Шия халкының максаты – авылның бетүенә юл куймау гына түгел, ә аны саф мари авылы итеп саклау. Дөрес, соңгы елларда катнаш никахлар да очрый башлаган. Якын-тирәдә мари авыллары аз булганлыктан, татар кызларын килен итеп алып кайталар икән.

«ИРКУТСК, ХАБАРОВСК ЯКЛАРЫНДАГЫ ТАТАРЛАРНЫ ЧАКЫРУ УЕ ДА БАР…»

Еники Чишмә авылына заманында көнкүреш товарлары алырга Саба якларыннан ук килә торган булганнар! Бай кибетләре белән дан тоткан 350ләп йортлы татар авылы булган ул. Хәзер инде ул чорларның эзе булып ике зират кына калган. Ә авылда ни бары 50ләп йорт исәпләнә.

Авыл урамнарын замананың гамьсезлеге, хуҗасыз калган басу-кырларын агачлар басып барганда, Нияз Шәмсетдинов үз фермер хуҗалыгын оештырып җибәрергә карар кыла.

– Авылыбыз бетмәсен, халыкка бер этәргеч булсын дип, алдан мәчетне төзеткән идем, – ди Нияз әфәнде. – Ләкин, халыкка эш урыны да кирәк бит. Ул урманга әйләнеп баручы басуларны күргәч, күңелгә бик авыр иде. Шуңа да, җиң сызганып эшкә тотындык.

Бүген инде Шәмсетдиновларның фермер хуҗалыгында 200 баш савым сыерга исәпләнгән өр-яңа торак төзелеп, терлек белән тулып килә. Шулай ук, яңа салынган ат фермасында 60 баш мал басып тора. Парк та техника белән тулган. Кем әйтмешли, үзе бер колхоз инде бу. Ә колхозы булган авылда яшәргә дә күңеллерәк.

Мәчет төзүдән тыш, авылының визит карточкасы булган чишмәне төзекләндерә фермер, җирлекнең көнкүрешендә төрлечә ярдәм итеп тора башлый. Шулай итеп, авылга янәдән җан өрелә.

Тик, фермер Нияз Шәмсетдиновны аптырашка калдырган сәбәп тә бар. Халыкка эш булсын дип, хуҗалыкны торгыза ул, ә авылдашлары арасында берәүнең дә эшкә килергә теләге юк. 30лап хезмәткәр – барысы да чит авыллардан йөреп эшлиләр икән.

– Бүген тагын 5 кешене эшкә алыр идем, авылдашлар килми, – ди ул уфтанып. – Эшләрлек кешеләр дә бар, югыйсә. Тик, өендә ятса, ята. Ләкин, килми. Кайберләре көнләшә. «Ниязны баетмыйм әле!» – дип, махсус эшләми. Арада булдыксыз һәм ялкаулар да юк түгел инде.

Менә шулай, чит авыллардан килгән эшчеләр белән хуҗалыгын алып бара, туган авылын сакларга, үстерергә тырыша фермер. Ә авылдашларның бер ишләре бу гамәлгә сәерсенеп карый.

– Аптыраганнан, Иркутск, Хабаровск якларына барып, андагы якташларны чакырырга уйлыйм, – ди Нияз әфәнде. – Ул якларны ел саен су баса. Барыбер интегеп, баракларда яшиләр. Ә бездән киткән якташлар күп анда.

Нияз Шәмсетдинов фикеренчә, йортлар төзеп биргәндә, бәлки кайтырга теләүчеләр дә табылыр? Эш бирүче буларак, кайтырга теләүчеләргә Дәүләт программасы ярдәме белән берлектә йортлар төзергә дә риза ул.

Еники Чишмә авылындагы сыман очраклар, кызганычка каршы, башка районнарда да аз түгел шул. Нәрсә бу, дөрестән дә, көнләшүме, әллә ялкаулыкмы? Һәрхәлдә, акча түләмиләр, яки аз бирәләр дигән сүзнең, бу очракта, эшләмәскә сәбәп кенә икәнлеге аңлашыла. Башка авыллардан килеп эшләп йөриләр бит. Аларга да шул ук хезмәт хакы бирелә, югыйсә.

Әлбәттә, тулаем алганда, авыл хуҗалыгында хезмәт хаклары, сәнәгатьнең башка тармаклары белән чагыштырганда, шактыйга кимрәк. Монысы – авыллар язмышында тискәре чагыла торган илкүләм проблема. Ләкин, шул ук вакытта, берәүләр авыл җирлегендә нидер майтарырга тырышып, яңа эш урыннары булдырып йөргәндә, икенчеләр, бармакка-бармак та сукмыйча, өйдә утыра. Кемнең кайсы рольдә булуы турында һәр кеше уйланса иде. Чөнки, авылда шәхси тормыш муллыгы да, җирлекнең төзеклеге, бөтенлеге дә нык бәйле аңа.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан-Мамадыш-Казан

Комментарии