Уттан берни калмый…

Уттан берни калмый…

«Әй улым, Камилем, урамда калдык ич, урамда… Ичмасам бер кат кияргә киемебез дә калмады бит! Һичьюгы, өебезнең бер куышы булса да калсын иде! Бар да янып бетте бит!» – дип, карлы ноябрь җирен тырнап-тырнап елый Хөсниямал апа.

Эш болайрак була. Өй эчендәге тимер мичтән төшкән утлы кисәү көйрәп, идәнгә каба, өй эче төтенгә тула. Яшь балалар, Зәйнәп апа, Хөсниямал карчык – барысы да күршеләргә кереп өлгерәләр.

1952нче елның ноябрь урталары. Безнең күрше урамда, Себергә куылган «Шәмәрдән» бай өендәге «Кызыл почмакта» сугыш турында «Константин Зослонов» дигән кино карап утырабыз. Киномеханик Иван Костров безгә киноның эчтәлеген сөйләп бара, без бала-чага, иң алгы рәткә тезелешеп утырып, тирләп-пешеп, курка-курка карап утырабыз. Экранда, немецларның товар составы шартлап яна, шул мизгелдә, кемдер өйгә килеп керде дә, «Пожар! Янабыз!» дип кычкырып җибәрде. Без барыбыз да урамга чыгып йөгердек. Яна торган өй янына безнең кебек йөгерешеп килгәннәр шактый иде. Ут ялкыны, бөтен дөньяны чорнап алган кебек яктырта, якын килә торган түгел. Ярый әле «пожарка»да су булып, кул насосы белән су сиптереп, тирә-як күршеләрнең өйләрен саклап калдылар. Авыл халкы да бик нык ярдәм итте. Яше-карты, олысы-кечесе кайсы чиләк, кайсы көрәк, лом алып янгынны туктатырга тырышты, якындагы Нурминкә елгасыннан су ташыды.

Ул елларда янгынга каршы көрәшү-өйрәтүләрне еш уздыралар иде. Янгынга каршы көрәшне Гаяз абый Гиләҗев эшен җиренә җиткереп, намус белән башкарды. Һәр капка төбендә агач кисмәк белән су торды, янәшәдә чиләк. Лом яки көрәк беркетелеп куела иде. Хәтта йорт белән каралты кура арасында ничә метр булырга тиешлеген дә әйтәләр иде.

Үзәк урамда «пожарка»да кизүдә ике кул насосы, ике тәгәрмәчле арбада сулы тимер мичкә, каравыл йортында чиратлап кизү торалар иде. Янгын була калса, биек колгадагы тимергә сугып чаң кагалар. Ярый әле шундый тәртип керткәннәр, юкса янгынны сүндереп тә булмаган булыр иде. Шуның аркасында гына күрше-тирәләрнең йортлары исән калды.

Янгын булган йортның күмерләнгән бүрәнәләре генә калды, яшәрлек хәлдә түгел иде. Камилләрнең яңа йорт салырга мөмкинлекләре булмады, Красноярск өлкәсенә китеп, шунда гомер иттеләр, туфрак булдылар…

Хәзер бу нигездә Хисматулла мулланың оныкчыгы Газиз гомер итә. Күп еллар үтүгә карамастан, Хөсниямал апаның йорт-җирсез калып, «Камилем» дип карлы җир өстендә, җир тырнап елаулары күз алдыннан китми, тавышы колак төбендә тора. Әй Ходаем, шундый бәлаләрдән Үзең сакла!

Нурислам ГАЛИЕВ.

Зур Кукмара.

Комментарии