Соңгы үтенеч

…Суфиянең балачагы чирәм урамлы, яшеллеккә күмелгән авылда үтте, дияргә була. Көтүдән кайтмый калган сарык бәрәннәрен эзләшеп, аннан соң кичке уеннарда җырлап-биеп йөрү үзе бер рәхәтлек бирә иде шәһәр кызына. Яшьтәшләре белән су коенуларны, җиләккә йөрүләрне бер дә исеннән чыгармый иде ул.

Суфия җиде еллык мәктәпне тәмамлап, Казанда һөнәри уку йортына керә. Авылда аның беренче мәхәббәте – Дамир исемле егет яши. Ләкин ул башка кызны ярата, яшьтән үк сөйгәне белән тормыш корып җибәрә.

Ә Суфия исә һөнәри белем алганда бер егет белән таныша. Матур гына очрашып йөри башлагач, сөйгәне Искәндәр комсомол юлламасы белән ерак Көнчыгышка эшкә китә, шунда төпләнеп кала. Рус кызы белән тормыш корып җибәрәләр. Шулай әкренләп 45 ел үтә.

…Авылда мал табибы булып эшләүче Дамир авырып китә. Дәвалану өчен аңа эшләгән җиреннән ял йортына юллама бирәләр. Шунда урнашып дәвалана башлагач, йөзенә сары сагыш билгесе чыккан, битен җыерчыклар баскан, үз гомерендә күп авырлыклар кичергән, бөкрәйгән, кечерәеп калган гәүдәле бер хатын аңа исеме белән эндәшә. Балачакта бергә уйнап үскән, күршеләренә кайта торган Суфияне тиз танып ала Дамир. Шулай, исәнлек-саулык сорашып, бер-берсенә карашып торганнан соң, Суфия елый-елый үзенең үткән гомере турында сөйли башлый.

– Мин сине бик яраттым, Дамир. Син яшьлегемнең беренче мәхәббәте идең. Ходай шулай язгандыр инде, син авылыгызга күрше районнан укытырга килгән башка кызны яраттың. Яшьли, армия сафларына киткәнче, шуңа өйләндең. Үз көчегез белән тормыш корып, матур гына яшәп, балалар үстерүегезне белеп, сөенеп яшәдем. Бабамның туган авылына кайтмасам да, яшьлектәге танышларым, дусларым аша барысын да белеп тордым. Сезгә Ходайдан саулык-сәламәтлек, гел яхшылык кына сорадым. Ни кызганыч, миңа үзем яратмаган, теләмәгән кеше белән мәҗбүри диярлек тормыш корырга туры килде. Ул, әлбәттә, мине сөйде сөюен. Ләкин яратмаган йөрәкне берни дә эшләтеп булмый. Ул безнең подъездда яшәде. Мине пычак белән куркытып, Казанның бер тыныч җирендә көчләде. Хокук саклау органнарына әйтсәм, үтерү белән янады. Шулай итеп, теләсәм-теләмәсәм дә, мин аның белән яши башладым. Иптәшләре дә күп иде. Башта эчте, аннары наркотиклар куллана башлады. Әзрәк җаныма тынычлык булмасмы дип, бер-бер артлы ике малай алып кайттым. Хәтереңдәме, Дамир, сезнең авылда минем туганнарым үлеп беткәч, күрше авылдан якыннарыма олы малаем белән кунакка кайткан идем. Мин сине кеше аркылы үз яныма чакырттым. Син килдең. Эх, ничек сөенгәнемне белсәң икән! Беренче мәхәббәтем белән очрашу иде бит ул… Син минем белән кичен инештә су коенырга ризалаштың. Дөресен әйтергә кирәк, чакыруымның максаты – синнән бәбигә узып, синең нәселне дәвам итү иде. Ләкин бу Ходайдан насыйп булмады. Исерек, наркоман, башка хатыннар белән йөрүче ир белән торсам да, янымда гел син бар дип хис иттем, синең белән яшәдем. Син хатыныңа хыянәт итмәдең. Аңа гомер буе тугры булып калдың. Синең кебек ирләр булуына горурлана идем. Моның өчен миңа ачулана күрмә инде, гафу ит, бәхил бул. Менә шулай итеп наркоман ир гомер буе рәхәт күрсәтмәде. Үзе дә эт үлеме белән китте. Ичмасам, балалары кеше булсын дип, көне-төне ике эштә тир түктем. Алма агачыннан ерак төшми, дигән әйтем бар бит татар халкында. Нинди генә тәрбия бирергә тырышсам да, олы улым да атасы кебек наркотиклар куллана башлады. Акча җитмәгәч, урлашырга тотынды. Аны озак вакытка төрмәгә утырттылар. Ана күңеле балада дигәндәй, әҗәткә акча җыеп, аның янына бара идем. Төрмәдән чыккач, озак яши алмады, бичаракай, исерек килеш машина астында калып үлеп китте. Ә төпчек малаемда өмет бар иде. Кызганыч, ул олы улымның наркоман дусларына иярде. Наркотикларны күп дозада кулланып, шифаханәдә җан бирде. Әти-әнием дә, әби-бабам да яхшы нәсел кешеләре иде бит. Нишләтәсең, ата ягы шундый нәсел булды. Үзем дә гомеремдә кеше рәнҗеше алмадым, гел яхшылык кына эшләргә тырыштым. Үзлегемнән догалар өйрәндем, биш вакыт намаз укыдым. Ходай шундый үкенечле, авыр тормыш язган булгандыр инде, күрәсең. Үкенүдән файда юк, буласы булды инде. Дамир, сиңа соңгы үтенечем бар. Гомерем күп калмады инде. Табиблар әйтеп бетермәсә дә, сизәм. Миндә яман шеш авыруы. Яшәсәм бер ел яшәрмен, фатирым бар. Бер балаң минем янга килеп торса бик яхшы булыр иде, якын туганнарым үлеп бетте бит. Хәзер күршедәге бер мөселман хатыны белән аралашам. Ул бик ярдәм итә итүен. Шулай да, үлгәндә авызыма су салучы кеше булмас дип куркам. Аннары, үлемтеккә дигән әйберләремне һәм җыйган акчаларымны таратырга ышанычлы кешем булыр. Ичмасам, бакый дөньяга тынычлап китәр идем.

Суфия, Дамир белән очрашып ял йортында берничә көн булганнан соң, беркемгә дә әйтмичә, фатирына кайтып, вафат була. Күрше хатыны аны зурлап олы юлга озата, Дамир яшәгән авылга кайтып, Суфиянең үләр алдыннан язган соңгы хатын тапшыра.

Анда мондый юллар була: «Дамир, мин сине үләр алдыннан очрату бәхетенә ирештем. Зинһар, үзең исән чакта хатының белән бергә Самосыровадагы каберемә килеп чәчәкләр утыртып, догаңнан калдырма. Ходайдан гел яхшылык кына теләп, теге дөньяга күчәм. Беренче мәхәббәтемә, Суфиядән».

Гамир ШӘФИГУЛЛИН.

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы.

Комментарии