- 21.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №2 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Казан бөкеләрсез буламы инде ул? Алардан, бигрәк тә, эшкә баручылар һәм кайтучылар зарлана. Күптән түгел шундый бөкеләрнең берсенә мин дә эләктем. Көпә-көндез, бар кеше эштә булганда. Барып җитәсе урынга нибары ике тукталыш калгач кына…
Автобус туктагач, берничә кеше шунда ук төшеп, җәяү китте. Бераздан тагын берничәсе кузгалды. Күпмедер вакыттан соң, салонда берничә пассажир гына калды. Күрше утыргычларда әби белән бабай утыра. Бабай калын линзалы күзлектән тирә-якка карап:
– Машина өстенә машина алалар, үзләре юньләп йөри дә белмиләр, сволочьлар, менә утыр инде хәзер шулар аркасында, – дип куйды.
– Тыныч кына утыр инде, ашыгыр урыныбыз юк бит, – дип карчыгы тынычландырырга тырышса да, бабай гаеплене эзли торгач, фикерен үзгәртте. Хәзер барысына да автобус йөртүчесе гаепле булып чыкты.
– Яшь бит әле ул, юньләп йөртә дә белми. Әнә, башка машиналар узганда ник тик тора ул? – дип дулый ук башлады.
– Безнең юлдан машиналар йөрми, шуңа туктап тора ич, – дип үгетләүче хатынына борылып та карамады.
Сабырлыгы бетеп, бабай автобус салоны буенча йөренде, аннары бер марҗа хатыны янына барып утырды. Урыс телен вата-җимерә, аңа зарланды: «Вәт буржуй, все маладые машины пакупают да ездят, еще и в кредит тоже пакупают», – дип сукранып утырды. Хатын, әби кебек, тынычландырырга ашыкмады, аңа кушылып сүгә башлады.
Шунда әби, карты ишетмәслек итеп:
– Соң, син дә ал, пенсияңне җый да, сатып ал, – дип куйгач, тыела алмадым, кычкырып көлеп җибәрдем. Әби дә елмайды:
– Бет тә бет, бабай да бет, – диде ул аннары.
Шунда автобус та кузгалып китте. Бөкедә бер сәгатькә якын утырсам да, кәефем әллә ни бозылмады. Ул әби белән бабайны искә төшергән саен, хәзер дә елмаеп куям.
Шул ук көнне Казанда чемодан тоткан ике шикле кешене кулга алганнар, дип ишеттем. Аннары терроризмга каршы өйрәнүләр уздырылган, дип тә сөйләделәр. Чыннан да, өйрәнүләр генә булса, ул көнне күпме кеше бер сәбәпсез зыян күрде.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Комментарии