«Җавап юк мәңгелек иленнән»

«Җавап юк мәңгелек иленнән»

Тукай районының Наратлык бистәсендә (Сосновый бор) яшәүче Хәбибә апа Хәсәнова «Безнең гәҗит»не күптәннән алдыра икән. Гәҗитебездә чыккан гыйбрәтле язмышлар турында аеруча яратып укыганга күрә, үз башыннан кичкәннәр турында да сөйләргә теләп шалтыратты ул безгә.

– Мин гади генә бер авыл әбисе. Тик гәҗитсез яши алмыйм. Чөнки бары тик гәҗит укыган вакытта гына хәсрәтем таралып, күземдәге яшьләрем кибеп тора. Ә хәсрәтләрнең күп төрлесен күрдем. Аның гәҗиткә яза торганы да, язарга ярамыйча, сезгә генә сер итеп әйтә торганнары да булды. Хәсрәт күрүемнең бердәнбер уңай ягы – шигырьләр яза башладым:

«Яшем бик зур. Йөрәккәем әрни,

Уйлый күңелем уйның төрлесен

Җил яңгырлар коймас, кайгы кояр

Йөзләремнең алсу бөресен», – дип башлап җибәрде ул сүзен.

– Тукай районының Чыршылы авылында әтиле-әниле тигез гаиләдә туып үстем. Олыны олы итеп, кечене кече итеп яшәргә өйрәндек. 1960нчы елда ирем белән тормыш кордык. Мин аны армиягә озатып, аннан хезмәт итеп кайтуын өч ел көтеп алган идем. Мин килгәндә өйләре кечкенә генә иде, бер ел эчендә зур итеп үзебез өй төзеп, башка чыктык. 1962нче елның февраль аенда улыбыз туды. Аңа Таһирҗан дип исем куйдык. Кыш көне бала карап өйдә утырдым, язга чыккач совхоз эшенә йөри башладым. Иремнең әти-әнисе исән иде әле – алар бала карап торды. Совхозда эшнең бетәсе юк. Җәй көне гектары белән чөгендер эшкәртәбез, көз җиткәч шул чөгендерне трактор арбасына төяп, совхозның ферма малларына ташыйбыз. Менә шулай көннәр төнгә, төннәр тагын көнгә тоташа. Җәй узып, сентябрь ае җитте. Шулай бер көнне эштән соң төшке аш ашарга өйгә кайттым. Мин кайтып кергәндә балам йоклый иде, йоклаган балама ими каптырдым. Балам имә генә башлаган иде, трактор кычкырта. «Төшке аш вакыты узды, әйдә, киттек!» – ди шофер егет. Мин бит басуда тракторга чөгендер төяп тора идем, минсез эшли алмыйлар. Баламны өстәл башына утыртып, кулына пешкән чөгендер бирдем дә, ул елап калды, мин чыгып киттем. Әтисе һәм бабасы сарай буенда калдылар. «Баланы кереп карагыз!» – дип, аларга кычкырдым. Басуга барып, арбага чөгендер төйи генә башлаган идем, ирем Галимҗан велосипед белән килде дә: «Әйдә, кайт әле, бала әллә нишләде», – ди. Алар кереп караганда, елап, тыпырчынып, өстәл ырмагына муены белән эләгеп, асылынып калган булган. Коткарып булмады, 7 айлык килеш кенә шулай үлде. Мин чыгып киткәннән соң өстәл башында елап тыпырчынган да, егылып төшкән, күрәмсең. Әгәр дә идәнгә егылып төшкән булса, үлмәс тә иде бит… Мин кайтканда бала суынып беткән иде инде. Әнә шулай итеп, кадерле, көтеп алган сабыебызны җирләдек. Шулай да, тормыш дәвам итә бит. Ничек тә көч табып, яшәргә, эшләргә, дөньяны алып барырга кирәк. Ирем белән элеккегечә икебез дә совхоз эшендә эшләп йөрдек. Кыш чыктык, чәчү вакыты җитте. Май ае иде ул. Ирем белән сәгать иртәнге өчтә торып, эшкә киттек. Төшке аш вакыты җитеп килгәндә: «Чыршылыда янгын чыккан», – дип шаулаша башладылар. Безнең өй яна икән. Сарай, өй, мунча – без кайтканда боларның барысыннан кара күмер генә утырып калган. Бөтен хуҗалык өр-яңа иде, аның матурлыгына бөтен Чыршылы халкы соклана иде. Хәзер генә ул балалары башлы-күзле булса, әти-әниләре фатир алып бирә. Ул чагында бер тиен дә бирмиләр иде, барысы да ирем белән бергә эшләп алган акчаларыбыз. Күршедә ялгыз өй бар иде, шунда яшәп кыш чыктык. Янган өйнең иминиятләштерү акчасына Татарстан совхозыннан җир алып, өй төзедек. Эшләп яшәү дәвам итте. 1962нче елда 25нче сентябрьдә тагын бер улыбыз дөньяга килде. Таһир дип исем куштык. Улыбызга 3 яшь булгач, тагын бер малай алып кайттык. Анысы Илдар булды. Олы улыбызга биш яшь булган вакытта, шырпы белән уйнаган да, урын-җиргә ут капкан. Стена да яна башлаган. Эштән күрше хатыны белән төшке аш ашарга кайтканда морҗадан төтен чыкканы күренә. Йөгереп кердек, кечкенәсе йоклап ята, олысы исә, уттан куркып, чыгып качкан. Урамда илле градус суык. Бу 1968нче ел иде, гыйнвар ае. Кечкенәсен бишмәткә төрдем дә, күрше апага тоттырдым, ул аны алып, чыгып йөгерде, мин өйдә булган су белән янгынны сүндердем. Олы улыбызны эзли башладым. Аны күршеләрнең сарай арасыннан таптым. Янгынны сүндердем, ике балам да исән-сау, тик ирем генә эштән кайткач, ачуланды. Үз гомеремдә биш мәртәбә янгын кичерергә туры килде миңа. Сарайларыбызны, йорт-кураны салып кына чыгабыз – яна. Әллә инде махсус берәрсе ут төртеп яшәде – белә алмадык.

Яшәү дәвам итте, балалар үсеп җитте. Армия сафларына киттеләр. Берсе Әфганстанга сугышка эләкте, аннан авырып кайтты, икенчесе исә – Себер якларына эләккән иде, шуннан чирләп кайтып төште. Балаларым турында хәзер истәлекләр белән генә сөйли алам шул инде. Икесе дә җир куенында ята. Әфганстанда хезмәт иткән олы улым Таһир берничә ел элек кенә тамак төбендә яман шеш булып, үлеп киткән иде. Артыннан ук диярлек, кечесе дә вафат булды. Ел ярым эчендә ике улымны да күмдем. Тик минем сынауларым болар гына түгел… Илдар улым 1990нчы елда өйләнгән иде. Хатыны белән 7 ел гына яшәп калдылар. 6 яшьлек кызларын ятим калдырып, киленебез яман шештән үлеп китте. Бу баланы мин үстердем. Ятим бала карауны беркемгә дә насыйп итмәсен, Аллаһ сакласын. Икәүләшеп утырып елаган көннәребез бик күп булды. Ул: «Әни, ник мине ташлап киттең соң син!» – дип тилмерә. Мин аны жәлләп тилмерәм. Хәзер бөтен юанычым – оныкларым. Өч оныгым бар, хәлләремне белеп, яныма кайтып йөриләр. Ятим калган оныгымның бәхете булды, бик әйбәт гаиләгә килен булып төште, үзе балалар үстерә. Аның бәхете өчен куанам, мин күргән хәсрәтләрне күрмәсен дип, дога кылам. Ялгызым калган вакытта, улларымны уйлаганда, үзем язган шигырьнең юллары гел күңелемә килә: «Ни хәлләр эшлим дип тилмерәм, җавап юк мәңгелек иленнән»… Сезгә сөйләп бушандым, җиңел булып калды. Картлык көнебездә юаныч та, иптәш тә булырдай гәҗит чыгарганыгыз өчен рәхмәт кызым! – дип, сүзен тәмамлады Хәбибә апа.

Укучыбызның язмышын язган вакытта, шуны уйладым әле: китапларга язардай тормыш кичкән, ачысын да төчесен дә күргән укучыларыбыз шактыйдыр. Тормышта бар да шома гына бармый бит. Берәүнең дә капчыгы буш түгел, диләр. Әгәр сезнең дә үз язмышыгыз белән уртаклашасыгыз килсә, редакциябезгә шалтыратып, бу хакта журналистларыбызга хәбәр итә аласыз. Яки озын кышкы кичтә утырып, хат языгыз. Гәҗитебездә «Гыйбрәт ал» дигән сәхифә нәкъ менә шундый хатлар өчен эшләп килә. Аралашып яшик!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии