Ташкент юлында

Ташкент юлында

1980нче еллар башы. Кичке якта Оренбург өлкәсенең бер тимер юл вокзалында Мәскәү-Ташкент поездына утырдым. Купеда урыным билет буенча беренче катта булса да, минем белән кергән урта яшьләрдәге ханымга үз урынымны биреп, икенче катка урнаштым. Аның шактый авыр сумкаларын урнаштырырга булыштым. Купеда Мәскәүдән үк килүче урта яшьләрдәге ханым һәм 23-25 яшьләр тирәсендәге кыз бар иде. Билетларны тикшереп, барысы да урнашып беткәч, вагон проводнигы чәй, кофе, печенье, шоколад, вафли тәкъдим итеп купега керде. Аның бөтен кыяфәтеннән үзбәк кешесе икәнлеге билгеле иде. Елмаеп, ничек кенә үзенең товарларын тәкъдим итсә дә, сатып алучы булмады. Ике ханым тамак ялгап алырга булдылар. Үзләренең сумкаларыннан өстәлгә төрле ризыклар чыгарып куйдылар. Мәскәүле ханым инде яртылаш кимегән шешәсе белән коньяк һәм рюмкалар куйды. Берәр рюмка коньяк бушаткач, ашап, Кытай термосларыннан чәй эчеп, шул арада танышып алдылар. Берсе дәүләт эшчесе, Мәскәүдән Казахстанга командировкага, икенчесе авылдан, колхозчы хатын, кызына кунакка бара. Сүз артыннан сүз китә. Бераздан «нахальный» кавказлыларны сүгәргә керештеләр. Моңа вагон проводнигының күпмедер вакыттан купе ишеген ачып янә чәй тәкъдим итүе дә этәргеч булды. Баксаң, Мәскәүдә атлаган саен кавказлылар! Бар базарларда да әрмән, азәрбәйҗан, грузин һәм тагын әллә кемнәр. Һәм барысы да урысларны алдарга гына тора! Монысын Мәскәү юлчысы такылдаса, Оренбург өлкәсе юлчысы үзләренең авылларында әрмән кешеләренең ничек алдап акча эшләп алуын бәян итте:
– Бер көнне иртән үк ике әрмән кешесе авыл урамының бер ягыннан – берсе, икенче ягыннан икенчесе өйләргә кереп, хәзер урамга щебенка салабыз, көрәкләрегезне алып урам башына җыелыгыз, дип халык җыйдылар. Күп тә үтмәде йөк машиналары килеп тә җитте. Алар бушата, халык щебенканы юлга таратып сала. Кичкә кадәр урамнан машина-фәлән үтәрлек юл булды. Анысы әйбәт, ләкин аннары беленде: бөтен авыл кушылып эшләгән өчен теге ике әрмән бар эшне үзләре эшләгән итеп яздырган да акчаны алып кесәләренә тыкканнар! 
Аннары кызып китеп, үзбәк халкына күчте. Алар, имеш, шундый да әшәке халык, ялкаулар... Мин бу хәлләрне гәҗитләр укыган араларда тыңлап ята-ята йоклап киткәнмен. Иртән уянсам, безнең поезд Казахстан буйлап бара. Бер станциядә Мәскәү хатыны бизәнде-ясанды да вагоннан төшеп калды. Аның урынына купега урта яшьләрдәге ир кеше керде.
ИКЕ ХАТЫН СЕРЛӘРЕ
Авыл хатынына бик уңайлы фикердәшен, әңгәмәдәшен югалту күңелсез булды, күрәсең. Аны озаткач, бәдрәфкә барып килде, чәй эчеп алды, әмма ничек тә үзенә тынычлык таба алмады. Моңа кадәр ике хатынның әңгәмәләренә битараф булып калган яшь кызга төрле сораулар бирә башлады. Кем ул, кайдан, кая бара, ник бара, кем булып эшли, ничек яши, гаилә хәлләре һәм башкалар. Үзенең дә шундыйрак кызы бар һәм ул Ташкентта яшәүче шул кызына кунакка бара. Бераз сөйләшә торгач, бу кызның бик четерекле проблемасы булуы ачыкланды. Ул аны үзе дә сизмәстәнме, әллә берәр төпле киңәш ишетмәмме дип, ачык итеп әйтеп бирде.
– Мин матур гына эшләп-яшәп ятканда бер өйләнгән ир кешегә гашыйк булдым. Без Смоленск шәһәрендә бергә эшлибез. Бер еллап очрашып йөргәннән соң балага уздым. Бу хәбәрне ишеткәч, ул, теләсәң ни эшлә, мине монда катнаштырма, дип әйтте дә араларны өзде. Аның хатыны, ике баласы бар. Хәзер минем 5 айлык йөкле килеш, эштән отпуск алып, Ташкент өлкәсендә яшәүче сеңлемә баруым. Әле ул миннән яшьрәк, нинди киңәш бирер, белмим. Аңа балага узуым турында әйтмәдем, отпускыда, күрешергә киләм, дидем, – дип тынып калды. Бу сүзләрдән соң проводниктан чәй алып килде. Аның чәйгә торып китеп хәрәкәтләнә башлавын күреп, әңгәмәдәш хатын үзенең сумкасыннан өйдән алган ризыклар чыгарды. Бу – кызның инде тәүлектән артык барган вакытта беренче тапкыр ашарга керешүе иде. Ул шактый тормыш күргән авыл хатынының аналарча кыставына күнеп, тыныч кына ашарга кереште.
Шул арада хатын үзенең исемен әйтеп, кызныкын да белешеп алды да, аның ашаганын карап уйланып утырды. Аннары бераздан ашыкмыйча гына үзенең дә серен чишә башлады:
– Безнең кыз 11нче классны тәмамлагач Оренбургтагы пединститутка керергә уйлаган иде. Ләкин барып чыкмады… Мәктәпне тәмамлаган кичтә авыл клубында Ташкенттан отпускыга кайткан авылдаш егеткә гашыйк булган. Ул Сергей исемле, әти-әнисе авылда ипле генә яшиләр. Отпускысы беткәнче һәркөн кичләрен очрашып тордылар. Аннары киткәч тә берничә хат салды. Имештер, яратам, сагынам. Ул буйга-төскә килешле генә, авыл егетләре кебек эчеп-исереп, тәртипсезләнеп йөрмәде. Ул киткәннән соң Лена кичләрен беркая да чыкмады, беркем белән дә танышмады, институтка да бармады. Авылда калган иптәш кызлары белән колхоз эшенә чыкты, өйдә дә бар эшне эшләп торды. Сентябрь аенда мин аның корсаклы булуын сиздем. Әтисе дә белеп алгач, өйдә тавыш чыкты: кем ул, ник андый эш эшләдең?.. Авылда андый хәбәр тиз тарала. Лена теге Сергейга йөкле икәнен белдергәч, бер-ике айдан кайтам, дип язган булган. Аннан соң хатлар килми башлаган. Бу хакта ул безгә соңрак кына әйтте. Без яңа елга кадәр ут йотып яшәдек, ни эшләргә дә белмибез. Оренбург белән Ташкент якын ара түгел, ул якларда танышлар да юк. Сергейның әти-әниләренә барып караган идем, сөйләшергә дә теләмиләр: безнең малай андый түгел, кызыгызны карагыз… Нишләмәк кирәк, яңа елдан соң Лена юлга чыгарга булды. Ике сумка әйберләр җыйды, юлга акчалар алып, конверттагы адрес белән егетен – туачак баланың атасын эзләргә китте. Бездә соң колхозда эшләгән өчен җитәрлек акча бирәләрме, аны җыярга, табарга кирәк. Тормыш та туктап тормый, бар җиргә акча сорый. Менә шулай гыйнвар уртасында чыгып китте. 18 яше тулмаган бала белән көч-хәл аерылыштык вокзалда. Ярар, китте бу. Бер көн, бер атна, бер ай үтте – бер хәбәр юк. Март аенда хат: мин ир бала таптым, исән-сау, дигән. И-и-и шатландык инде, юлга чыгарга җыена башладым. Язгы эшләр бераз җайлангач, күтәрә алган кадәр сумкалар төядем дә гомеремдә беренче тапкыр поездга утырып Ташкентка киттем. Билет алгач, телеграмма биргән идек авыл почтасыннан. Каршыладылар Ташкент вокзалында. Но, беләсеңме, ниләр ишеттем мин анда баргач? Менә нәрсә сөйләде кызым: 
– Ташкентка килеп төшкәч, конвертта күрсәтелгән районга баручы автобуслар китә торган автостанцияне эзләп нужардым. Берсе тегендә күрсәтә, икенчесе бөтенләй кире якка. Аптырап беттем. Миңа кирәкле район үзәгенә автобуслар 3 сәгатькә бер була икән. Ике сәгатьлек юл. Кичке якта гына барып җитеп, хәлдән таеп конвертта күрсәтелгән адреска барып чыктым. Бу аерым йорт, капка бикле. Сумкаларымны эскәмия астына куеп, аркам белән коймага терәлеп утырдым. Шактый көткәннән соң ике бала иярткән бер яшь рус хатыны килеп, син кем, кемне көтәсең монда, диде. Мин Макаров Сергейны көтәм, авылдан, Оренбург өлкәсеннән килдем, дидем. Ул, бернинди Сергейны белмим, син ялгышкансың, дигәч, кулымдагы хатны күрсәттем. Андагы адреста шәһәр, урам исеме, йорт номеры ачык язылган. Мин аның хатыны, менә йөкле, дип үземне күрсәттем. Бик арыдым, эчәсем килә, бәдрәф кирәк, дидем. Ул конвертны алып әйләндергәләп укып-карап чыкты. Шуннан бераз уйланып миңа карап торды да капка ачып ишек алдына үткәрде. Бәдрәф күрсәтте, бер стакан су чыгарып бирде. Үзе өйдә балалары белән шөгыльләнә башлады. Бераз вакыттан, мин берни белмим, менә ирем эштән кайткач сөйләшерсез, дип, мине урамда калдырып, өендә үз эшләре белән шөгыльләнә башлады. Көн караңгыланды, суытты да. Мин урамда ишетелгән һәр аяк тавышын тыңлап, капкадан кайчан йорт хуҗасы кайтыр инде, дип көтәм. Бәлки, Сергей монда бүлмә алып торадыр, хуҗабикә мине аның бүлмәсенә рөхсәтсез кертмидер, дигән уйлар башка килә башлады. Аннары үлеп ашыйсым килде. Шунда юлга дип алган бер кисәк ипи белән сало ашап куйдым. Инде өйдә балалар тавышы ишетелми башлады, алар арып-талып йокларга ятты. Менә нык адымнар белән капкадан таза гәүдәле ир килеп керде. Ул капкадан керүгә йорт ишегеннән хуҗабикә чыкты. Мин урынымнан торып сүз әйтә башлаганчы хәлне сөйләп бирде. Аңладым, ул да иренең өйгә кайтканын көтеп торган. Ир кеше миңа карап ни әйтергә белми торганда хатыны аны өй эченә тартып кертеп, шап иттереп ишекне ябып куйды. Ишек катындагы лампочка яктысында ни эшләргә белми аптырап калдым. Ишек артында бик кызу сөйләшү башланды. Кичке тынлыкта күп нәрсә ишетелә иде. Шунысы аңлашылды: минем Сергейга дигән хатлар монда килгән. Бу йорт хуҗасы аның белән бергә эшли. Ире дә, хатыны да Сергейны бик яхшы белә. 
Бераздан ишек ачылды, хатын иренең аркасына төртә-төртә, бар үзенә илт, теләсә-ни эшләсен, безнең башны катырып йөрмәсен, дип ишекне ябып куйды. Хуҗа ике сумкамны да кулларына алды да, әйдә киттек, дип, мине үз артыннан ияртте. Минем җилкәмнән тау төшкән шикелле булды: ниһаять Сергей янына юл ачык, менә хәзер ул мине кочаклап алыр да бар булган авыр уйларым югалыр төсле иде. Әмма никтер бу ир генә бик ашыкмый, нидер уйлап салмак атлый. Инде төн кунган караңгы урамнан шактый ара киткәч, бер йорт янына җиттек. Биек койма артындагы өйнең тәрәзәләрендә ут яктысы юк, капка да эчтән бикле. «Синең Сергей монда яши», – диде дә, миңа бик серле авыр караш ташлап, ир кеше минем сумкаларны җиргә куйды. Аннары кулы белән капка ярыгына сузылып, аңлавымча кыңгырау төймәсенә басты. Караңгы өй эчендә кыңгырау тавышы ишетелде. Күп тә үтмәде өйдә ут кабынды. Аннары тегеннән, кем бар, дигән тавыш ишетелде. Мине китергән ир: «Мин бу, ач капканы», – диде. Сергей, нәрсә булды, диде дә капканы ачты. Мин бар көчемне җыеп, шатланып: «Сергей, бу мин!» – диеп аның кочагына үрелә башладым. Нәкъ шул вакыт: «Сергей, кем анда?» – дигән яшь хатын-кыз тавышы ишетелде. Инде ачык өй ишегеннән төшкән яктылык астында Сергейга үрелгән кулларым ток суккан шикелле һавада эленеп калдылар. Мин бер мәл аптырап калдым, башыма бик начар фикер кереп кунды: «Мин монда кем соң?» Шул арада теге яшь хатын үз артыннан, әни, дип атылып чыккан ике-өч яшьләр чамасы баланы кулына алды да бер талпынуда минем каршыма килеп басты. Ул минем пальто астыннан беленеп торган корсагыма карады, аннары үткен, сөзеп ала торган күзләре белән мине баштанаяк тикшереп чыкты. Шуннан акрын гына: «Син кем буласың?» – диде. Мин ни әйтергә белми тордым, аннары акрын гына, менә, дип, пальтомның төймәләрен ычкындыра башладым. Хатын барын да аңлап алды. Кисәк кенә алга ыргылып, минеке белән бер чамадагы корсагы белән төртеп мине артка чигенергә мәҗбүр итте. «Ә мин кем?» – дип, кулындагы баласы белән мине капка аша урам якка төртеп чыгара башлады. Аннары артына борылып, Сергейга: «Бар, торма монда!» – диде дә, мине караңгы урамга төртеп чыгарып, капканы бикләп куйды. Аннан: «Кайдан килдең шунда кит, бүтән килеп йөрмә монда», – дип кычкырды. Бераздан өйдә утлар сүнде, бөтен әйләнә-тирә караңгылыкка күмелде. Колагымда «бүтән килеп йөрмә!» дигән йөрәк өзгеч аваз гына шаулап калды. Артыма әйләнеп карасам, теге ир дә юк иде инде. Бу дөньяда үземнең нинди ялгышлык кылуым һәм беркемгә дә кирәксез булуым, хәзер ни кылырга да белми торуымнан ирексездән кычкырып елап җибәрдем. Шулай елый-елый ничек тә туган өемә кайту теләге туды. Аның өчен автовокзалны табарга кирәк иде. Ике сумкамны күтәреп көч-хәл белән анда барып җиттем. Ә автовокзал иртәнге бишкә кадәр ябык булып чыкты. 
Урам яктагы эскәмиягә барып утырдым да, урам эте шыңшыган төсле, тагын еларга тотындым. Ләкин инде күз яшьләрем чыкмый иде. Бераздан берничә хатын-кыз яныма килеп нидер сораштылар, тик мин аларның үзбәкчә сорауларын аңламадым. Аннары бер үзбәк егете русча сорашып хәлне аңлагач: «Әйдә безгә, иртәнгә кадәр кунып чыгарсың, мин әни белән генә яшим», – диде. Инде башка чара булмаганга аңа ияреп киттем. Аның шулай соң гына эштән кайтуы булган. Өйдә әнисе көтеп тора иде. Егет аңа, менә бу кунак төн кунарга калыр, дип үзбәкчә аңлатты. Мине бер бүлмәгә агач сәкегә урнаштырдылар. Чәй эчеп йокларга яттым. Икенче көнне, аннан алдагы көннәрне дә мине беркем тынычсызламады. Берничә көннән егетнең әнисе белән поликлиникага бардым. Анда миңа ерак юлга чыгарга кушмадылар. Шулай итеп, бала таптым. Әниле-уллы мине больницадан алар алып кайтты. Бала тугач, йортта миңа бер эш тә эшләтмәделәр. Ике айдан соң миңа үзләрендә килен булып калырга тәкъдим ясадылар. Шуннан соң хат яздым сезгә. Бераздан эшкә урнаштым, баланы иремнең әнисе карый. Алар баланың атасы турында берни сорамадылар», – дип авыр сулап куйды ана кеше. Үз кызының хәлләрен сөйләп, йөрәк яраларын төзәтү булса, алдындагы кызга һәм аның кебек яшьләргә ана кешенең дәрес-кисәтүе дә иде бу.
ЯШЬЛӘРГӘ ТОРМЫШ ДӘРЕСЕ
Бу хәлләр бәян ителгәндә төн уртасы узган иде инде. Күрше ятактагы ир үзенең станциясендә төшәргә әзерләнде. Хатынның сөйләгәннәрен тын да алмый тыңлап яткан яшь кыз берни әйтмичә одеялын башыннан ук ябынып, каршы як стенага борылып ятты. Уйлап куйдым: синең күрәселәр алда әле.
Иртән поезд Ташкент вокзалына килеп туктаганда вагон ишеге төбенә үзбәк егете белән Оренбург хатынының кызы килеп, елмаешып аналарын каршы алдылар. Хатын колачын җәеп баштан киявен кочып алды, аннары кызын. Уйлап алдым: менә дөнья, кичә генә бу милләт вәкилләрен күрә алмый тиргәдең, ә бүген иң сөекле кешең итеп кочасың! Бу дөнья нигә шулай икән?
Ә теге борчулы кызны беркем дә каршы алмады, ул башын иеп вокзал мәйданындагы халык арасына кереп күздән югалды. Ике мең чакрым арадан килгән 18 яшьлек йөкле кызны таныш түгел җирдә ике милләттәше бер кызганмый караңгы төндә билгесезлектә калдырганнар. Аңа кадәр алдап театр уйнаганнар. Шул ук вакытта башка милләт кешесе, аның хәлен аңлап, авыр вакытта ярдәм кулы сузган. Монда кем кыргыйрак? Авыз тутырып кемне каргарга да, кемне өстен чыгарырга?
 

Расих ҖӘЛӘЛ,
Казан шәһәре

Комментарии