Ашатты, яшәтте, укытты

Икмәктән һәм бәрәңгедән башка тормышны күз алдына да китереп булмый бугай. Һәр икесе дә көн саен кирәк. Бәрәңгедән нинди генә тәмле ризыклар пешермисең, саный китсәң, бихисап. Мин үзем – сугыш чоры баласы. Ачлыкта, ялангачлыкта, хәерчелектә үстем. Әти сугыштан күңел һәм тән җәрәхәтләре белән кайтты да, озак тормый бакыйлыкка күчте. Әтине бик аз гына хәтерлим. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда безне үлемнән бәрәңге генә алып калды. Шуңа да бәрәңге минем өчен бик кадерле, бик яраткан ризыгым.

Башлангыч сыйныфта укып йөргәндә, әни мичтә тәгәрәткән бер бәрәңге биреп җибәрә иде. Аны өч дәрес беткәнче кесәдә капшап торып, аннан соң гына ашый идем. Шуннан яшиселәр килеп, күңелләр күтәрелеп китә иде. Ә бәйрәм көннәрдә угычтан уылган бәрәңгегә бераз он, әнис кушып, әни ипи пешерә иде. Ә аның тәмлелеге әйтеп бетергесез. Шатлыкның да иге-чиге булмый иде. Әле хәзер дә аның тәмен оныта алмыйм.

Шуклыгым аркасында бәрәңге белән бәйле күңелсез хәлләр дә булгалады. Беркөнне әни төшке ашка икешәр бәрәңге пешерде (миннән өлкән абый белән апа да бар). Ашарга утырыштык. Тоз сибеп, тәмләп бәрәңге ашыйбыз. Абый бер бәрәңгесен ашады да, кичкә ашыйм, дип, икенчесен җыеп куйды. Абый күрмәгәндә мин ул бәрәңгене табып, ашадым. Кич җитте, абый бәрәңгесен эзли, ә ул куйган урында юк. Бергәләшеп эзлиләр, таба алмагач, син ашагансың, дип әрләргә тотындылар. Бер-икене тамызып та алдылар. Еласам, еладым, әмма тамагым тук булганга рәхәтләнеп йокладым.

Бәрәңгегә бәйле тагын бер вакыйга хәтердә сакланып калган. Яз җитеп килә, бәрәңгебез юк. Тышкы базда бераз гына бар, ләкин аны чәчүлеккә дип саклыйлар. Әни вак-төяк әйбергә алмашып, күрше авылдан ике чиләк бәрәңге алып кайтты. «Саклабрак ашасак, шактыйга җитәр», – дип шатланыштык. Менә 1нче апрель – алдау көне җитте. Кемнәрне ничегрәк алдарга икән дип уйланам. Уйлана торгач, үзебезнең урамдагы карчыкларны алдарга – ашка чакырырга булдым. Мәктәпкә барганда аларның һәрберсенең өенә кереп, сәгать унга үзебезгә ашка чакырдым. Әйткән вакытка әбиләр бер-бер артлы җыелып килгәннәр. Апа аптырап калган. «Менә ашка килдек. Сеңлең Фәризә сәгать унга безгә ашка килегез, дип чакырып китте бит», – диләр икән. «Эшебезне ташлап, кунакка килдек, ашамыйча китмибез», – дигәч, апа теге бәрәңгенең бер чиләген алып менеп пешергән. Абый белән әни арба тартып утынга киткән булганнар. Кайтсалар – ашарларына юк.

Мин исә мәктәптә сәгать уннар тирәсендә өйдәге тамашаны күз алдына китереп, көләм. Көлүен көлдем, кайткач, эләкте. Әни үзе мине кыйный, үзе елый. Төне буе уйланып, елап чыктым. Иртәгесен мәктәпкә бармыйча, кулыма капчык тотып, елый-елый, йорт саен берәр бәрәңге теләнеп йөрдем. Шулай итеп, ике чиләк бәрәңге җыеп алып кайттым. Өйдәгеләр шатландылар, аркамнан сөеп, мине мактадылар.

Бәрәңгегә бәйле хатирәләрнең иге-чиге юк. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга керергә килдем. Үзем белән бер чиләк бәрәңге дә алдым. Пединситутта укыганда тамагым ач булмады, әни кайткан-киткәннәр артыннан капчыклап бәрәңге җибәреп торды.

Хәзерге көндә тормышлар яхшы. Тамак тук, өс-башыбыз бөтен. Тәмледән-тәмле ризыклар ашыйбыз. Шулай да бәрәңгебез төп ризыгыбыз булып кала бирә. Үзебезнең 25 сутый бәрәңге бакчабыз бар. Ел саен 500 чиләк бәрәңге җыйнап салабыз, елына шул җитеп, бетеп бара. Өч улым гаиләләре белән шәһәрдә яшиләр. Ай саен кайтып, берәр капчык бәрәңге алып китәләр. Бергәләшеп эшкәртәбез. Әтисе белән без аларга рәхмәтле, алар – безгә. Бәрәңге ашап укыдым, эшләдем, бәрәңге ашатып, балаларымны укытып чыгардым, кеше иттем.

Фәризә ГАЛӘВЕТДИНОВА,

Чирмешән районы, Керкәле авылы

Комментарии