Кырым татарлары фаҗигасе

Кырым татарлары фаҗигасе

2020нче елның 18нче маенда кырым халкының туган-үскән җирләреннән куылуларына 76 ел тулды. 1944нче елның 18нче май таңында НКВД гаскәрләре һәр йортка кереп, 10 минут вакыт эчендә бар кешегә җыенып өйләрен ташлап чыгарга боера. Беркемгә дә әйтелми: күпме вакытка, нинди сәбәптән, кай җиргә барасы… Халык, хайваннар кебек, шакшы товар вагоннарына төялә. Казахстан, Үзбәкстан, Мари Иле җирләренә сөргенгә озатыла. Юлда барганда гына кораллы сакчылардан ишетелә: имештер, сез сатлыкҗаннар, сугыш вакытында немецларга сатылып хезмәт иткәнсез. 1944нче елның июль аенда «За проведение по очистке территории Крыма от антисоветских и шпионских элементов» дигән мактаулы дәрәҗә алып, Кызыл Байрак орденнары белән дәүләт куркынычсызлык халык комиссары урынбасары Богдан Захарович Кабулов һәм эчке эшләр министры урынбасары Иван Александрович Серов бүләкләнәләр. Бу ике кеше – 200 меңнән артык кешене тыгызлап вагоннарга төяп, кеше аяк басмаган, яшәргә әзер булмаган җирләргә җибәрүчеләр. Кобулов Б.З. – 1953нче елда миллионлаган кешеләрне лагерь «тузанына» әйләндерүче, хисапсыз яшь хатын-кызларны мәсхәрәләүче – Берия белән бергә атып үтерелә. Билгеле, бу генераллар – кушылган эшне башкаручылар гына. Аларга эш бирүче – Мәскәү Кремле хуҗасы, СССР дигән империядә бар халыкларны юлбашчы исеме астында куркытып яшәтүче, И.В. Сталин.

Укучы игътибарына. 1953нче ел башында КГБ министры Игнатьев И.В. Сталинга шундый мәгълүмат җиткерә: СССРда 12 миллион тоткын, 21 миллион кеше спецпоселенияләрдә һәм 42 миллион кеше колхозларда паспортсыз (колхозчы шул ук тоткын –кояш көне исәбенә ачлы-туклы яшәп эшли, паспортсыз кая барасың?). Менә большевиклар партиясе юлбашчысы нинди дәүләт калдыра вафатыннан соң. Юлда барганда гына да 8000 кеше ачлыктан, сусызлыктан вафат була. Беренче ярты елда барып җиткән җирләрендә 16 мең кеше вафат була. Вагоннардан бушатылганның икенче көнендә үк аларны эшкә кушалар. Яшисең килә икән – эшлә, оныт каян килгәнеңне, 74 мең кырымтатар бер кисәк ипи өчен төрле авыр эшләргә кушыла. Шулай итеп, немец оккупациясеннән күпкә рәхимсезрәк НКВД режимына килеп каба халык.

Шул коллыкны башыннан кичергән әби истәлегеннән: «Үзбәкстанда далада, ике рәт чәнечкеле тимерчыбык киртә артында землянкаларда яшәдек. Исән, эшкә яраучылар иртән тимерчыбык киртә артында тезелеп сак астында эшкә китә. Аннан кайтканда кем нәрсә булдыра ала – ашамлык алып кайта. Без калганнар – ачлыкта. Бигрәк тә балаларга кыен – алар ач. Әгәр без яшәгән җиргә атлар керсә, ат артыннан тизәген җыябыз. Тизәкне суга салып болгатып, анда булган солыны җыеп, шуннан ботка пешереп балаларга ашата идек», – дип сөйләде ул.

Шук ук вакытта Икенче Бөтендөнья сугышы дәвам итә. Анда Кызыл Армия сафларында сугышның беренче көннәреннән үк 35 мең кырымтатар катнаша. Меңнәрчәсе партизан отрядларында һәм «идән асты хәрәкәте»ндә була. Башка халыклар белән бергә, әле алда ни күрәселәрен белмичә, Сталин җитәкләгән дәүләт өчен гомерләрен кызганмый сугышалар. Аларның кайберләрен әйтеп китми мөмкин түгел. Кырым-татарларыннан ике генерал: Исмаил Булатов, Абләким Гафаров һәм 14 полк командиры төрле фронтларда батырларча үзләренең хәрби бурычларын үти. Инде үзе исән вакытта ук легендага әйләнгән очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Әхмәт-Хан Солтан. Ул 130 һава сугышында 71 дошман самолетын бәреп төшерә. 1945нче елның 24нче июнендә Кызыл мәйданда Җиңү Парадында катнашкан очучылар: Әмир-Усеин Чалбаш һәм эскадрон командиры Рефат Османов. Советлар Союзы Геройлары: сапер Узәир Габдрахманов, пулеметчы Сәитнафе Сәитвәлиев, сержант Сәит-Ибраим Мусаев, батальон командиры Абдул Тейфку, полк командиры Фәтисләм Абилов. Кырым-татар кызы Галимә Әбденанова батырлыгы да сокланырлык тарихи факт. 19 яшьлек кыз Кызыл Армия разведчигы, немец армиясе тылында яшерен төркем туплап, кирәкле, мөһим мәгълүматларны фронт аша җибәреп тора. Әмма ярдәмчесе Лариса Гуляченконың немецларга сатылуы аркасында кулга алына һәм җәзалап үтерелә. Аннан бернинди мәгълүмат ала алмагач, берничә көн 5 сатлыкҗан кызны газаплап көчли. Аннары тырнакларын суырып алалар, башындагы чәчләрен тиресе белән йолкыйлар, аяк, кул сөякләрен, кабыргаларын сындыралар. Җан өркетерлек кычкырулары, ыңгырашулары комендатура подвалыннан урамга ишетелеп тора. Галимәнең бар туганнары да шулай ук «сатлыкҗан» тамгасы белән депортацияләнә. Аның фаҗигале язмышын туганнары күп еллардан соң гына белә. Аңа 2014нче елда – сәяси уенда Кырым картасы уйнаганда гына Русия Федерациясе Герое исеме бирелә.

Сугыш елларында оккупантларга каршы көрәшүче партизан отрядларының 4 командиры һәлак була: Аединов, Юсуфов, Газиев, Мухамедияров. Әле бик күп кырымтатарларның батырлыклары ачылмаган, алар архивларда саклана.

Кырым ярымутравы немецлар кулында булганда анда немец гаскәрләре белән бергә 12 батальон власовчы, әрмән, грузин легионнары кырым партизаннарына, «идән асты көрәшчеләре»нә каршы көрәшә.

РОАның Кырымда гына түгел, башка фронтларда да Кызыл Армиягә, партизаннарга каршы немец гаскәрләре белән бергә хәрәкәт итүе билгеле. Гитлер юкка гына тиешле эштә кулланмыйча, миллион рус солдатын ашатып ятмас…

ДЕПОРТАЦИЯ СӘБӘПЛӘРЕНЕҢ НИГЕЗЕ КАЙДАН?

Билгеле булганча, Русия империясе үзе басып алган җирләрендә, В.И. Ленин теле белән әйтсәк, «великорусский шовинизм» сәясәте алып бара. Ул – рус булмаган халыкларны, ягъни, инородецларны православ диненә күндерү, милли телләрне санга сукмыйча, рус телен мәҗбүри урнаштыру. Аннары шулар нигезендә яулап алынган милләтләрдән, халыклардан рус милләте ясау. Бер үк вакытта яулап алынган халыкларны яңа җирләрне кулга төшерүдә файдалану, рус империясен ныгытуга хезмәт иттерү.

1917нче елгы революциядән соң В.И. Ленин бар халыкларга да җирләр, азатлык вәгъдә итте. Шул исәптән, колониядәге халыкларга үзләренең милли дәүләтләрен төзергә дә. Беренче булып бу бәхеткә фин халкы иреште. 1920-1922нче елларда В.И. Ленин татарларга, башкортларга, калмыкларга, чуашларга, әзербайҗаннарга, әрмәннәргә, грузиннарга, Төркестан халыкларына,1921нче елның 18нче октябрендә Кырым татарларына да үзләренең милли республикаларын төзергә юл ачты. Бу мөмкинлеккә нигезләнеп, милли республикалар В.И. Ленин хөкүмәтенә үзләренең таләпләрен җиткерә башладылар. Мәсәлән, Татарстан Республикасының таләбе: «1. Разрешить преподавание догматов Ислама всем возрастам, не ограничивая в летах и в количестве желающих учится; 2. После НЭП возвратить помещения религиозных школ народу; 3. Не ограничить деятельность Духовного Управления внутренней России и Сибири, муфтия казиев, мулл в смысле религиозного обслуживания населения, отменить существующий декрет; 4. Отменить патенты на духовных лиц, мечети и.т.д; 5. Разрешить учиться детям мусульман и молодежи 18-тилетнего возраста; 6. Полная свобода религии Ислама, так как она является основой культурного поднятия мусульман; 7. Создание отдельных религиозных школ (мектебов, медресе), полная свобода вероучения; 8. Предоставления муллам права распоряжаться следующими религиозными обрядами: а) венчание, б) развод, в) распределение наследства умершего; 9. Признание духовенства полноправными гражданами и юридическими лицами; 10. Прекращение всякого рода притеснений со стороны партии и советской власти; 11. Свобода печати –разрешить хотя бы один орган Духовному Управлению; 12. Признать духовное управление юридическим лицом».

Татарстан хөкүмәте Казан Ханлыгы тар-мар ителгәч, 16нчы гасырда Казан шәһәре тирәсендә һәм Идел елгасы буенда юкка чыгарылган татар авылларын торгызырга карар чыгара. Бу тарихи дөреслекне торгызу Мәскәү хуҗалары тарафыннан «национал-уклонизм» дип кабул ителә һәм аңа яшерен каршылык оештырыла. Шундый ук каршылык оештырылып, Казансу яры буендагы һәйкәлне сүтү карары да үтәлми кала. Православ духовный училище тәмамлаган, семинариядә укырга өлгергән И.В. Сталинга һәм аның тирәсенә тупланып өлгергән үтә шовинистик рухтагы җитәкчеләргә мондый таләпләр бер дә ошамый. Алар 1922нче елда Башкортстан Республикасы җитәкчесе саналган З. Вәлидине, уңышлы гына Мәскәү хөкүмәтендә Федераль җирләр комитеты рәисе, Наркомнац коллегиясе әгъзасы булган Мирсәет Солтангалиевне милләтчелектә, басмачылар белән бәйләнештә гаепләп, җитәкчелектән читләштерүгә ирешәләр. З. Вәлиди чак кына ГПУ палачлары кулына эләкми качып котыла. М. Солтангалиев 1940нчы елда атып үтерелә. РКП ҮК 1923нче елның 9-12нче июнендә «Четвертое Совещание ЦК РКП с ответственными работниками национальных Республик и Областей» дигән киңәшмә үткәрелә. Бу киңәшмәдә милли республикаларда үз милләтләре өчен кирәкле булган карарлар чыгару, үз милләте өчен тырышучылар милләтчелектә гаепләнә. Милли республикаларда интернационализм чәчәк атарга тиешлеге күрсәтелә. Икенче төрле әйтсәк – барысы да русча, бар җирдә дә рус милләте рухы хөкем итәргә тиешлеге барлык милли республика җитәкчеләренә аңлатыла.

Әмма ләкин 1923-1930нчы елларда милли республикаларны, андагы милләтләрне юк итәргә иртәрәк була. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Республикалар курчак хәлендә, хәлсез булганда, милләтләрнең асыл ир-егетләре фронтларда сугышта вакытта – бу кулай вакыт. Җитмәсә, аның сәбәбе бар: имештер, Кырым татарлары, чечен, ингуш, кабарда-балкарлар һәм башка ислам динендәге милләтләр немецларга сатылганнар, Совет хөкүмәтенә каршы алар белән хезмәттәшлек иткәннәр. Шул ук вакытта рус милләтеннән төзелгән РОА, Сербиядә яшәүче руслардан торган полклар, казак кавалерия бригадалары, грузин, әрмән легионнарының немецлар белән хезмәттәшлек итүен ничек бәяләргә?!

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии