Кадерсезгә калу бик җиңел икән…

Кадерсезгә калу бик җиңел икән…

Түбән Камадан килгән моңсар ханым Илсөяр Кәримова белән «Ижминводы» шифаханәсендә ял итүче үзешчән сәнгать cөючеләр концертында таныштым. Иркен тын, тирән эчке моң белән ул башкарган башкорт халык җыры «Янбикә» күңелләрне тетрәндерде, күзләргә яшь китерде. Җыйнак кына гәүдәле, ягымлы йөзле, җиңел-җитез хәрәкәтле, яше җитмештән аз гына узган ханымнан эчке бер җылылык бөркелеп, үзенә тартып торуы юкка гына булмаган – ул пенсиягә чыкканчы шәфкать туташы булып эшләгән югары категорияле белгеч икән. Гомере буе кешеләргә игелек кылып яшәгән.

– Мамадыш районының Ишки авылында туып үстем. Район үзәгендәге медучилищеда укып чыктым. Юллама буенча Тәкәнеш хастаханәсендә стационарда эшли башладым, – дип сөйләп китте Илсөяр апа. – Бер белешмә кирәк булганга күрә, бухгалтериягә киттем. Шунда туган ягыбызга чираттагы ялга кунакка кайткан озын буйлы Тулбай егете Камил белән таныштым. Икенче көнне ул мине эзләп эшемә килде. Ял көнне Сабантуйда бергә йөрдек. Адреслар алыштык. Хатлар языштык. Икенче юлы ул мине алырга кайтты. Бу вакытта икебезгә дә гаилә корыр вакыт җиткән: үзем 23 яшьтә, аңа 28 тулган иде. Яшермим, аны өзелеп яратып чыкмадым, авылдан китәргә сәбәп табылуына ныграк сөендем булса кирәк. Авылда йөргән егетем Рәшит тилмереп калды. Ирем Самара өлкәсе Отрадное шәһәрчегендәге заводта фрезерчы булып эшләде. Ә мин хезмәт дәверемнең 36 елын сәламәтлек саклау өлкәсенең кайсы бүлегендә генә хезмәт куймадым. Теш кабинетында, йогышлы авырулар бүлегендә, завод амбулаториясендә, хирургиядә шәфкать туташы булдым, авылда чакта хәтта Җөри фельдшер-акушерлык пунктында бәби таптыручы булып эшләгән идем. Кайда эшләсәм дә, хезмәтемне җиренә җиткереп башкардым. Кешеләрне яраттым. Пациентларым мине якын итте.

Самара өлкәсендә тормыш-көнкүрешебез җайга салынган иде. Гаиләбезгә дүрт бүлмәле фатир бирделәр. Улыбыз Дамир шунда туды. Аның мәктәпкә керер вакыты җитеп килгән вакытта, ирем Камил «озын берлек» артыннан Норильскига китеп барды. Ул анда тәэминатчы булып эшләде. Бер елдан соң безне кайтып алды. Шунда яшәгәндә гаиләбезгә коточкыч зур хәсрәт килде. Беренчене яңа тәмамлаган, шушы арада җәйге ялга пионерлагерьга китәргә тиешле сигез яшьлек улыбыз, иптәш малайлары белән тундрага кереп, кыр тавыклары ашатырга барган җиреннән, юеш басма аркылы чыкканда аягы таеп төшеп китеп, ургылып аккан язгы суга батып үлде. Ярый әле үле гәүдәсен таба алдылар. Аны самолеттан самолетка күчерә-күчерә, мең газап белән туган якка алып кайтып күмдек. Гөнаһсыз сабыем әйтерсең минем ярты йөрәгемне үзе белән алып китте. Хәсрәтемнән шашардай булып еладым. Күземә берни күренмәде. Безне монда алып килүе өчен иремне битәрләдем. Әйтерсең, баланың фаҗигале үлеменә ул гаепле… Кызыбыз Гөлнара Норильскида яшәгәндә туды. Фаҗига булган урында яшисебез килмәде. Янәдән Самара өлкәсенә кайтып урнаштык. Кызыбыз 1 яшь тә җиде айлык чагында икенче улыбыз Рамил туды. Җан ярам бөтенләй ябылмаса да, сабыйлар хәсрәтемә дәва, яшәргә көч бирде. Акыллы, тәртипле булып үстеләр. Икесе дә КХТИның Түбән Камадагы филиалында укып чыгып, матур гаиләләр кордылар, иркен тормышта яшиләр. Тормышта, эштә үз урыннарын таптылар. Аларның ил-көнгә яраклы кешеләр булуына сөенеп туя алмыйм. Бүгенге көндә биш оныгы булган бәхетле дәү әни мин. Кызыбыз институтка кергәч, балам кеше почмакларында каңгырып йөрмәсен дип, 1997нче елда Түбән Камага кайтып, ике ай фатир эзләдем. Өч бүлмәле фатир сатып алдык. Мине туган як, балалар үзенә тартты, иремнең безнең белән кайтасы килмәде. «Мине анда кем көтеп тора?» – дип, киресенә сабышып, Отрадноеда яшәп калды. Түбән Камада үз һөнәрем буенча эш таба алмадым. Олыгаеп килүче белгеч кемгә хаҗәт соң? Шәфкать туташының эше авыр, ялсыз-бәйрәмсез, төн йокыларсыз, җаваплы, авыр булса да, хезмәт хакы мактанырлык түгел бит аның, шунлыктан пенсиям аз. Ә яшәргә кирәк. Кибеттә эшләп алдым. 5 ел трампаркта кондуктор булып эшләдем. И, ул таң белән эшкә чыгып китеп, зәмһәрир салкын кышларда салкын трамвайда катып-туңып иза чигүләр! 2004нче елда инфаркт булды. Эшемне шуннан соң ташларга мәҗбүр булдым. Хәзер дә, хәлемнән килгәнчә, кешеләргә игелек эшләргә тырышам. Холкым гаугалы түгел, кешеләр белән уртак телне җиңел табам. Оныгым Самира тугач, кызыма бала караштым. Икенче оныгым Зәринәгә дә күз-колак булдым. Малай өйләнгәч, ике ел килен белән бергә тордык. Киленем Фәридә бик уңган хатын. Килешеп яшәдек. Улым гаиләсендә, безне сөендереп, Илгизәр, Илфар, Илвира исемле алтын алмаларым тупырдашып үсеп килә. Кызымныкылар да бик якын, талантлы балалар, – дип елмая Илсөяр ханым. Нурлы йөзле, бәхетле дәү әнине бүлдерергә базмыйча, тыңлап утыра идем. Түбән Камадан ял итәргә килгән якын дустым Мәрьям Сибгатуллина: «Илсөяр апа, журналистлар сенсация ярата бит! Үз балаларына, туган-тумачасына кирәкмәгән, бар йомышын астына башкарып ятучы, күршегездәге гарип, сукыр картны ничәмә-ничә елдан бирле тәрбияләвең турында ник сөйләмисең? Ул игелекле гамәлең чып-чын батырлык эшләүгә тиң бит! Теләсә кем моны булдыра алмый! Сөйлә әле! Хәмидә апа язып чыксын! Күпләргә гыйбрәт булыр!» – дип, сискәндереп җибәрде. Илсөяр ханым безгә тетрәндергеч вакыйганы бәян итте.

– Балалар башлы-күзле булып таралышкач, өч бүлмәле иркен фатирыбызда үзем генә калдым. Бакчам бар, шунда йөреп юандым. Безнең баскыч мәйданчыгында Геннадий исемле күршебезнең гомер иткән хатыны үлде. Ул янәдән өйләнеп, ун ел бер әбекәй белән торды. Карт бик вакчыл, авыр холыклы, саран, каты күңелле, җитмәсә салырга да ярата дип, ул карчыкны балалары үзләренә алып кайтып китте. 79 яшьлек авыру карт үзе генә утырып калды. Ул сукырая башлады. Кибеткә барса, калган акчасын дөрес кайтармыйча, алдап кайтаралар иде. Урамга чыккач, адашып, өенә кайта алмыйча тилмереп йөргән чаклары булгалады. Пенсиясе 18 мең сум иде, салырга яратучы кайбер әрәмтамаклар аның хисабына ашап-эчеп йөрде. Өч баласы: ике кызы, бер улы, буй җиткезгән оныклары булса да, авыру, карт әтиләрен, бабаларын якын итүче, үзенә яшәргә алып китүче, килеп булышучы табылмады. Ара-тирә җыелган пенсиясен алып киткәләделәр. 2013нче елда ул кызы янында яшәргә өметләнеп Костромага китте. Малаена фатирын сатарга ышаныч кәгазе калдырган булган. Ярый әле фатиры сатылып өлгермәгән иде, ике айдан тишек бер тиен сыман ялтырап кайтып төште. Кияү янына сыю авыр булган, күрәсең. Бабайның сәламәтлегенә бәйле бик зур проблемасы бар иде. Туры эчәгенә операциядән соң, калоприемник куйдырмаганга күрә, аның бар нәҗесе ике кабыргасы арасындагы тишектән тышка ага торган булып калган. Шунлыктан, янәшәсендә басып торганда да, ул яшәгән фатирында да искә чыдар әмәл юк иде. Үз кәкәенә үзе буялып йөри иде бичара. Бервакыт моңа сиксән яшь тулды. Туган көне белән котлап, бер табак коймак пешереп керттем. Керсәм, Түбән Камада үз йорты белән яшәүче улы да, Кама Аланында яшәүче кызы да юбилярның хәлен белергә, әтиләренең гомер бәйрәме белән котларга килмәгән, табын әзерләмәгән, картны юындырмаган, киендермәгән. Ул бичара бер әшнәсе белән такы-токы ризык капкалап, эчеп утыра, бүлмәдәге тәмәке исенә чыдарлык түгел иде. Кызганудан күзләремә яшь бөялде. Балаларының мәрхәмәтсезлеге канымны катырды. Беркөнне ул ишегемне шакыды. Чыксам: «Ирина (ул миңа шулай эндәшә иде), мин сукырайдым бит!» – дип, елап басып тора. Түбән Камадагы «Милосердие» социаль ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итеп, балаларына бу хакта кат-кат әйтеп карасам да, берсенең дә кылы селкенмәде. Офтальмологка алып бармадылар. Аптырагач, бичара картны кызганып, үзем азык-төлек ташырга, пешереп ашатырга, юындырырга, өс-башын, урын-җирен, идәнен юарга керештем. «Миңа ипи, сало, колбаса алып кайтып бирмәссеңме, коммуналь хезмәтләргә түләмәссеңме», – дип үтенә иде. Биргән акчасының калганын тиененә кадәр кайтардым. Моны мин игелек итеп эшләдем. Бер тиенен дә үземә алмадым. Ә көннәрдән беркөнне мине полициягә чакырттылар, карт нахак бәла такты. Имеш, мин аның үлемтеккә дип җыйган акчасын урлаганмын. Гарьлегемнән урынга егылдым, чүт кенә икенче инфаркт алмадым. Табылды аның акчасы. Үзе матрас астына яшергән булган. Хәтерем бик калган булса да, гафу иттем. Мин керми башлагач, ул караватыннан егылып төшеп, ялгыш шуның астына шуышып кереп киткән, нәҗескә батып, берничә тәүлек буена ач килеш аунап яткан иде. Малае аны шул хәлендә табып алган. Ул өйне җыештырды, атасын юындырды. «Зинһар өчен әтигә күз-колак булыгыз», – дип, ачкычын миңа бирде. Мин картны ел әйләнәсе тәрбияләүдән туктамадым. 2017нче елда пенсиясен миңа бирә башлады. Фатир түләүләрен түлим, азык-төлек сатып алам, юындырам, киендерәм, чәчен алам, тырнакларын кисәм, урын-җирен, идәнен юам. Калган акчасын кара көнгә дип җыеп барам. Ә ул акчалар эзсез генә юкка чыга бара… Бабай әллә үзенекеләргә биреп җибәргәнен оныта, әллә элеккеге шешәдәшләре кыстырып чыга иде. Бер минем кулга калганын аңлагач, кулларымны үбеп елый-елый рәхмәт әйтә, «ты – золотая», дия башлады. Беркөнне бу миңа: «Ирина, мине синең кебек беркем тәрбияләмәде, берәүгә дә кирәгем калмады, фатирымны сиңа яздырам», – диде. «Яздыра күрмә берүк, малаең үтереп чыгар», – дип каршы төштем. «Син дә ялгыз, мин дә ялгыз, ЗАГСта язылышыйк алайса. Фатирым законлы рәвештә сиңа калырлык булсын», – дип ялварды. Ризалашмадым. Быел балаларым туган көнемә шифаханәгә юллама бүләк итте. Картның улын да, кызын да бу хакта берничә көн алдан кисәттем. Азык-төлек, кием-салым әзерләп калдырдым. Ялга китәсемне белгәч, Геннадий бабай бик нык кайгырды: синнән башка нишләрмен дип, өзгәләнде. Иртәгә мин сәфәргә китәсе көнне, кызы кереп чыкты чыгуын, тик атасы янында кунарга калмады, хәтта аңа бер чынаяк чәй ясап эчермичә, ашыгып Кама Аланына кайтып китте. Иртәнге дүрттә зур юлга кузгалыр алдыннан, такси килгәнче картны ашатып чыгыйм дип керсәм, бичара үлеп ята иде… Малаена берничә мәртәбә шалтыратсам да трубканы алмады. «Лида, атаң үлде, тиз килеп җит!» – дип кызына шалтыраттым. «Нишләп үлсен, кичә әйбәт иде бит», – ди юньсез… Бүген сеңлем шалтыратты. «Геннадий бабайны җиренә җиткереп күмделәр. Поминкасына кырыктан артык кеше – ишле туган-тумачасы җыелган иде», – ди. Үз колакларыма үзем ышанмыйча шаккатып тыңладым. Күзем маңгаема менде. Туганнары бар идемени соң аның? Ул бичара сукыр карт берүзе тилмереп урын өстендә ятканда кайда булган икән соң алар? – дип аптырый Илсөяр ханым.

Бу кыйссаны тыңлаганнан соң, намаз арты саен: «Аз хаста, җиңел үлем бир!» – дип Хак Тәгаләгә ялварып дога кылган Таифә әбием исемә төште. Илаһым, беребезгә дә кеше кулларына калып, тилмереп ятарга язмасын!

Хәмидә ГАРИПОВА,

«Ижминводы» – Казан

Комментарии