- 19.12.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №50 (13 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
– Тот инде, тот, әйдә, күтәр!
– Әйдә! Һоп!
– Урыныннан да селкенми бу, безнең генә көч җитәр микән?
– Әйдә инде, һоп! Ә-әйдә! Ә-әйдә!
Авылның сөлектәй өч-дүрт ир заты колач җитмәслек имән багана янында әнә шулай әйләнә-тирәли йөриләр, селкетә дә алмыйлар. Шактый басып торгач, шундый уйга киләләр: «Туктагыз әле, җегетләр, бу бүрәнәне Шәрипнекеләр генә күтәрә алыр, күтәрсә», – диеп, бераз ял итәргә утыралар. Ә телләрендә:
– Кайсы Шәрипкә әйтик икән?
– Әйдә, Кырыс Шәрипнекеләргә әйтик, ачудан күтәрә дә алып сала.
– Юк, юк, Озын Шәрипнекеләр көчлерәк.
Бүрәнә өстенә утырып тәмәке кабызуга, аларның күзләре түбән урамнан кайтып килүче Гали малае Кәшфилхадыйга төшә, ә ул Шәрипнекеләрнең бөтен кырыслыгын да, озынлыгын да үзенә җыйган баһадир егет була. Кәшфилхадый аларның бүрәнә тирәсендә кайнашуларын ерактан ук карап килә икән. Болар янына җитүгә, сүзсез генә бүрәнәгә иелә дә йомычканы күтәргәндәй җитез генә күтәреп, озын арбага сала һәм ничек килгән булса, шулай китеп тә бара. Ничә тапкыр күрсәләр дә, әле генә күргәндәй, алагаем олы гәүдәле, тыгыз тәнле бу адәмгә барысы да шаккатып карап кала.
Мамадыш районының Иске Комазан авылында була бу хәл. Ул елларда бу авыл өяз булып торган. Күрше тирә-як авыллары, хәтта зур гына Түбән Ушмы авылы да барлык эшләренә, язу-сызуларына шушында килеп рөхсәт ала торган булганнар, бала тугач яздырырга да Иске Комазан өязенә килгәннәр. Хәзерге Комазан башы, Дүсмәт, Акман, Эшче поселогында да шушы өяздән күченеп килгән кешеләр төпләнгән, дигән сүзләр йөри. Ибраһим исемле авыл да булган ул елларны. Якын-тирә авыллар җыелышып, Яңа Комазан белән Көек аша болынга төшеп, печән әзерләү гадәте бар иде, ир-егетләр чалгы белән печән чапса, яшь кызлар кипкән печәнне тырмалап, кибән өяргә булышып йөргәннәр, ә апалар казан асып аш пешергәннәр. Менә шул болын юлында Ибраһим авылы булган да инде, анда Иске Комазаннан Ибраһим атлы бер кеше күченеп килеп, үз нәселе белән генә авыл оештырган. Аның биш малае булган, алар да гаилә корып шунда яшәгәннәр. Динсезлек хөкем сөргәнгәме, тәртип шундый булгандырмы, бу авылда үзләренә генә хас бер гадәт булган, алар бөтен авыл белән җыелышып, көн саен билгеле бер вакытта физик күнегүләр эшләгәннәр: йөгергәннәр, гер күтәргәннәр, көрәшеп тә алганнар. Менә шулай үз кагыйдәләре белән яшәгән Ибраһим авылы кыска гомерле булган, кайсы кая таралышып, берәм-берәм вафат булып, юкка чыккан ул авыл.
Иске Комазан өязендә туган Кырыс Шәрип малае Гали гади һәм бик кешелекле булып үсеп җитә, ә аңа бәхет тоткасы булып туган Озын Шәрип кызы Сәхипҗамал авылның икенче башында яши. Алар кушылып, матур гаилә корып җибәргәч, бер-бер артлы лачындай дүрт ир һәм ике гүзәл кыз бала тудыралар.
Әнә шушы Кырыс Шәрип малае белән Озын Шәрип кызы ике нәселне бергә кушып, авылда Шәрипнекеләр дигән исем белән бик зур дәрәҗә тотып яшиләр. Олы малайлары Кәшфилхадый аз сүзле, төпле егет була: һәр сүзе, һәр эше уйланып эшләнә, авыл халкы алдында зур абруй тота. Армиягә китәр алдыннан авыл яшьләре гармуннар уйнап, урам буйлап җырлашып, шаулашып йөриләр иде бит. Бераз кызмача авыл егетләре сугыша белми торган Кәшфилхадыйга Чабурам борылышында бәйләнеп караганнар иде дә, берәм-берәм елгага очканнарын сизми дә калдылар шул. Әнә шуннан соң Кәшфилхадыйның даны бөтен тирә-якка таралды да инде, аңа кагылу түгел, сүз катарга да батырчылык итүче табылмады авылда. Ул Николай патша гвардиясендә дә үзенең көче, тәвәккәллеге белән дан казанып, армиядән генә Беренче Бөтендөнья сугышына китә. Ни кызганыч, Шәрипнекеләрнең бөтен асыл сыйфатын үзенә җыйган Кәшфилхадый туган якка әйләнеп кайтмый, хәбәрсез югала.
Кәшфилхадыйның бертуган энесе Минневәли бу гаиләдә 1899нчы елда икенче бала булып туа. Яз башында авылдашлары бергәләп киңәшеп, яңа мәчет төзү нияте белән, нигез салып куялар. Нәкъ Минневәли туган елны Иске Комазан өязендә җәйнең эссе кызуында каяндыр ут чыгып, авыл яна башлый. Минневәлинең язмышын билгеләгәндәй, янгын башланганчы ук кечкенә сабыйны әтисе бишеге белән шул нигезгә чыгарып куйган була. Бу куркыныч ыгы-зыгы беткәннән соң, бишектәге сабыйны искә алалар, ә ул ничек куйган, шулай мәчет салынасы нигездә тыныч кына йоклап ята, әйтерсең аны фәрештәләр саклаган.
Минневәлинең язмышы алга таба да мәчеткә бәйләнеп бара. Коммунистлар вакытында да мәчет манараларын кисеп йөрүчеләрне якын китерми ул. «Ике мәчетнең дә манаралары вакытлары җитеп, череп аудылар, кистермәде, Минневәли саклады аларны!» – дип сөйли иде авыл картлары.
Еллар үтеп, гражданнар сугышыннан аягы яраланып кайткан Минневәли, Икенче Бөтендөнья сугышында армиягә ярамас була, ләкин барыбер җиңел хезмәткә алалар үзен.
Сугышлар тынгач, вакытлар үткәч, үз сүзен сүз итүче, үз-үзенә генә түгел, балаларына да таләпчән булган Минневәли күп еллар урман эшендә эшләде. Мәчетнең төзеклеген, зиратның коймаларын, кирәк-яракларын барлап тору эшен дә үз өстенә алды ул. Авыл халкының мәңгелек йортына хуҗа булган Минневәли урманнан юкә кабыгын алып кайтып, мәрхүм булган авылдашларын юып-госелләндерү өчен авыл зиратына җеназа кабыгы әзерләп куя. Аның бу изге эшенә авыл кешеләре рәхмәтләр укый. Аллаһының рәхмәте белән, озак та үтми, җеназа кабыгына иң элек аның үзен салалар. Авылдашлары аны соңгы юлга зур хөрмәт белән озата. Күп еллар алга китеп булса да әйтим: Минневәлинең улы Вахит Галиев та олы хөрмәткә лаек, җөмһүриятебезнең иң зур һәм матур районнарыннан берсе булган Мамадыш районының аксакалы булып, тигез картлыкта 90 яшен тутырды.
Шәрипнекеләрнең өченче уллары, Минневәлинең энесе Вагыйз дә дөньяда үз эзен калдыра. Гомере кыска булуга да карамастан, бердәнбер улына матур язмышлы киләчәк бүләк итә ул. Бергә уйнап үскән авыл кызы белән кавышып, никах укыткач, сугыш афәте аның язмышын да кыл урталай өзә. Икенче Бөтендөнья сугышында пулеметтан атучы булып, үлгән хәбәре генә кайта аның. Ә улы Миннегол киң сулышлы, моңлы тавышлы егет булып үсеп җитә. Әтисе Вагыйзнең исемен данга күмеп, бүгенге милләтебезнең атаклы җырчысы булып, Татарстан халкына хезмәт итә Миннегол Вагыйз улы Галиев.
Шәрипнекеләрнең кече энеләре Хаҗи армия хезмәтенә алынып, инженер гаскәрләрендә Брестта хезмәт итә, аның соңгы хаты 1941нче елның 11нче июнендә язылган була. Озак та үтми Бөек Ватан сугышы башлана. Якыннары аны күпме генә эзләсәләр дә таба алмыйлар. Әнә шулай Иске Комазан авылындагы данлыклы Шәрипнекеләр нәселе туган илне саклап, кайсы – үлеп, кайсы хәбәрсез югалып таралышып бетәләр. Минневәлиләре генә исән кайтып, сеңелләре Фатыйма белән Зәйтүнәгә зур терәк була. Данлыклы Шәрипнекеләр нәселен бүген инде Вахитныкылар дип йөртәләр. Буыннан-буынга үзләре яшәгән төбәккә олы терәк булып гомер иткән бу нәсел Мамадышыбыз горурлыгы.
Гөлнур ВАСЫЙЛОВА,
Мамадыш шәһәре
Комментарии