Дусайның алтын егете: «Миңа Аллаһ ярдәм итә»

Дусайның алтын егете: «Миңа Аллаһ ярдәм итә»

Башкалабыз Казанга юлым төшкән саен, «Безнең гәҗит» редакциясенә, В.М. Бехтерев исемендәге Республика психиатрик клиникасы баш табибы Фәрит Җиһаншинга яки «Безнең мирас» журналының бүлек мөдире Марат Закирга хәбәр салырга тырышам.

Бу юлы шагыйрьнең энесе Ренатның да хәл-әхвәлен белешергә уйлап, Имәнлек урамындагы 43нче йортка юл тоттым. Беренче катка урнашкан фатир ишеген егетнең әтисе Хәлил Закиров ачты. Аның артыннан инвалид коляскасында килеш гомер кичерергә мәҗбүр Ринат күренде.

– Авылдаш, шулай яшәп ятабыз инде… – дип сүз башларга да өлгермәделәр, залларыннан азан тавышы ишелде. Кичке намаз вакыты иде.

Ахырдан Ренат белән әңгәмәбез тагын кызып китте. «Көпчәкле кресло»га утырганчы – 2005нче елга хәтле Казанның Авиатөзелеш районында җинаять эшләрен оператив эзләү-ачыклау буенча милиция офицеры булып эшли иде ул. Эссе җәй көне дус-ишләре белән Казансуда су коенып алырга уйлыйлар. Су астына өченче тапкыр чумганда Ренат башы белән су астында тырпаеп торган каты әйбергә бәрелә. Аңына хастаханәдә генә килә ул. Дәвалану озакка сузыла. Әтисе һәм абыйсы Маратның бөтенләй хәрәкәтсез калган ир-атка рухи ярдәм итүләрен әйтергә кирәк. Тик хатынының акрынлап кына читләшүен бик авыр кичерә ул. Тормышларының чәчкәсе булган 14 яшьлек кызлары Энҗе исә әтисенең хәлен гел белешеп тора. Авылдашлары да һәрдаим телефоннан хәлен белешәләр, ә дусты Хәниф Әлмиев авылдашларының бар уй-теләген җиткереп торучы курьер кебек икән. Баштарак бу гаиләнең намазга тартылуы гаҗәп тоелса да, 12 ел дәвамында хәрәкәтсез булган ир-егетнең Русия Ислам университетының бишенче курс студенты булуын ишеткәч, «авылдашым» сүзе урынына «хөрмәтле Ленар Хәлил улы» дип эндәшә башладым. Чыннан да, сул кулының бары бер генә бармагы тоемлаган (ул бары шул бармагы белән генә компьютер төймәсенә баса ала) милләттәшем каршында баш идем мин…

«Ватсап»та «Дусай балалары» төркемен һәм компьютерда «Авылым минем…» фотосәхифәсен ачып, бар авылдашлары аша кызыклы хәбәрләрне җанландырып җибәрүче дә Ренат Хәлил улы булып чыкты. Самарадан, Себернең Красноярск каласыннан, ерак Һиндстаннан да дусайлылар кавемен юллап, эзләп, беренче тапкыр элемтәгә чыгучы да шушы көчле рухлы авылдашыбыз икән. «Миңа укыган сүрәләрем һәрвакытта алга карарга, уфтанмаска көч биреп торалар! – ди ул. – Бүгенге көндә бар яклап караганда да мин бәхетлемен: үз кыйбламны таптым, якты максатым бар…»

1нче гыйнварда 76 яшен билгеләп үтүче, авылыбызның атаклы электромонтёры буларак озак еллар хезмәт куйган һәм бүгенге көндә кече улы хакына бар йорт-каралтысын калдырып килгән Хәлил агай Закиров гаиләсенә озын гомер, исәнлек-иминлек телик әле.

Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,

Алабуга шәһәре

Комментарии