Яшьлек хатирәләре

И, безнең яшь чаклар, бигрәк күңелле дә, рәхәт тә иде. Сагынып сөйләргә генә калды шул. Яшьлек дәрте ташып торгандыр инде ул чакларда. Нәрсә дә булса уйлап чыгара идек. Без, күрше кызы белән, клубта эшли идек. Ул клуб мөдире, мин кино күрсәтә идем.

Беркөнне авыл яшьләре, укытучылар белән бергә яхшы итеп концерт әзерләдек тә, үзебезнең клубта куйдык. Концертны бик мактадылар. Алай бик мактагач, концерт белән күрше авылларга да йөрергә булдык. Мишәр Мөслиме дигән авылга барырга әзерләндек. Урамда 32 градус суык. Без яшьләрне бу суык та куркытмагандыр инде. Машина юк. Үчәллегә барганда аның двигателен шакылдатып чыгарган идек. Уйлаштык та ат белән барырга булдык. Егетләрне ат алып килергә җибәрдек, алар ике ат җигеп төштеләр. Суык дип тормаганнар ат караучылар. Кызлар-егетләр чанага төялдек тә Мөслимгә киттек. Ара 3-4 чакрым тирәсе булгандыр. Алдан концерт белән киләсебезне хәбәр итмәгәнбездер инде. Килсәк, Фәрит абый кино куя.

– Кино бетмичә, концерт кую юк, – диде ул. Рәхәтләнеп сәгать ярым кино карадык. Кино беткәч, радиодан әйттереп, мишәр халкын җыйдык. Концерт дигәч, килгәннәрдер инде.

Ике сәгать концерт куйдык. Концерт беткәч, авыл халкы безне калырга кыстый башлады. Калып Мөслим клубын шаулатып, кичке уеннар ясап, күңелләр булып кайтырга чыктык. Мөслим халкы рәхмәтләрен әйтеп безне озатып калды. Тагын әле Үчәллегә, Сәпәйгә, Әгергә концертлар куярга бардык. Баргач инде, әзрәк клубка акчасы булыр дип, 20 тиеннән билет тә саттык.

Урак чорында урып-җыю яңалыкларын халыкка җиткерү дә безнең өстә иде. Радиодан комбайнчыларның көнлек урган унышлары белән китапханә мөдире таныштыра, ә без җырлар тапшыра идек. Көндезләрен колхозга ярдәм иттек. Районнан килгән машиналарга йөкче булып, малларга сенаж әзерләргә булыша идек. Сәнәк белән машина әрҗәсенә комбайн сиптереп барган сенажны тигезләп таратып, таптап тутыра идек. Эш бик җиңелдән булмаса да, сынатмый идек. Колхоз җитәкчесе Насыйбулла абый машинасы белән басуга үзе илтеп куя иде.

Урып-җыю вакыты җиткәч, төш вакытында ындыр табагына эшкә йөрдек. И анда эшләүләрнең рәхәтлекләре. Ике сәгать кенә эшләсәк тә, колхозга күпме файда китерә идек. Шикәр чөгендереннән дә ул вакытта безгә өлеш чыга иде. Аны игәргә дә безнең, интеллигент яшьләрнең файдасы күп тиде. Ярты гектар чөгендер бүлеп бирәләр иде. Ә эш хакына капчыгы белән шикәре, акчасы да була иде.

Шулай ук, колхозның сарык бәрәннәренә, кечкенә бозауларга ашату өчен себерке бәйләргә дә булыша идек. Ир-атлар агач ботакларын кисеп торалар, ә без, хатын-кызлар, ташып, бер урынга җыеп, алардан себеркеләр бәйли идек.

Хәзер инде авылда колхоз да, маллар да юк, инвестор идарә итә. Алар эшкә иң яхшы, санаулы гына авыл кешеләрен сайлап алдылар. Мөмкинлеге булганнары шәһәргә йөреп эшлиләр, кулларыннан килмәгәннәр эчеп сәрхушкә әйләнделәр.

Ә инде кышларын авыл яшьләре җыелып чаңгы ярышларына барып, урыннар алып кайта идек. Егетләр армиягә киткәндә матур итеп озату кичәләрен башта клубта, аннан өйләрендә оештыра идек. Икенче көнне яшьләр җыелып, район военкоматына озата бара идек. Егетләр сагынмасын, аларга хезмәт итәргә җиңелрәк булсын өчен, авыл яңалыклары белән таныштырып, кызлар егетләргә хатлар яздык. Авылда тәрбия эшләре яхшы алып барылганга күрә, яшьләр тәртипле иде. Клубта «Прожектор» газетасы чыгара идек. Берсендә районнан «Прожектор» газетасын тикшерергә язучы һәм шагыйрь Нур Әхмәдиевнең килгәнен хәтерлим әле.

Яшьләр машинага төялеп Кәтемгә клубка барганнар бик истә. Клублары агач, зур түгел, ә ялга кайткан яшьләр белән клуб тулып тора. Күңелле итеп, шау-гөр китереп кичәләр үткәргәч, аулак өйгә җыелалар иде. Бик кызыксынып карап утырганымны хәтерлим әле. Нинди генә уеннар уйнамыйлар: арка чабышлы, сукыр тәкәле, шешә тәгәрәтешле һ.б. Кәтем авылы яшьләре безнең авылга да киләләр иде. Күрәсең, ике авыл арасында дуслык булгандыр инде.

Клублар арасында дуслык хәзер дә дәвам итә. Минем туган авылым Сукаеш белән Үчәлле клублары бер-берсенә кунакка йөреп, төрле кызыклы кичәләр уздыралар. Мисалларны күп китерергә булыр иде. Безнең заман яшьләре бәхет юрганнарына уралган булганнар. Рәхәтләнеп клубларга йөреп, хәрәкәттә яшәгәннәр. Ә хәзерге яшьләр эштән кайткач, вакытларын телефон, компьютерда уйнап уздыра, бер утырган көе сәгатьләр буе хәрәкәтсез. Ә бу хәрәкәтсезлекнең сәламәтлек өчен зыянлы икәнен аңламыйлар, күрәсең.

 Сәрвәр ХӘНИПОВА,

 Азнакай шәһәре

Комментарии