Сугышлар кабатланмасын!

Сугышлар кабатланмасын!

Бүген патриотизм төшенчәсе онытылып бара, ватанпәрвәрлек төшенчәсен без өлкән буын кешеләре истән чыгармыйбыз. Шундый буын формалаша: нәрсә ул Ватан, патриотизм, батырлык? – бу сорауларга алар җавап бирә алмый, моңа иманым камил.

Тәрбиядә Ватан темасы үлемсез, ул булган һәм булачак. Хәзерге этапта аңа аңлатма бирү, фикер мөнәсәбәтләр башка караштан чыгып формалаша.

Мин бу төшенчәләргә аңлатма бирергә җыенмыйм, чөнки Ватан һәм халык, халык алдындагы бурычны аңлау мәсьәләсе ислам тәгълиматында да һәм татар халык педагогикасында да үзәк урынны алып тора.

Бу җәһәттән Бөек Ватан сугышы чорын күзәтү гыйбрәтле булыр. Ул дәһшәтле сугышта, фронтта да, тылда да халыкның күрсәткән патриотизмы, массакүләм батырлыгы турында хәзер төрле караш – фикерләр бар. Сугыштан исән кайтканнарга бигрәк тә хөрмәт юкка чыгып бара: кайбер кешеләр арасында исән сугыш ветераннары турында, сугышка кермәгән ул, качып яткан, дип әйтүчеләр бар. Ничек кенә булмасын, ул чордагы халыкның патриотизмы көчле булган. Шул хис әлегә кадәр күрелмәгән шул дәһшәтле, аяусыз бәрелештә җиңеп чыгуыбызның төп сәбәпләренең берсе дип әйтергә була.

Мин үзем – сугыш елларында туган бала. Зур җиңү белән кайткан каһарманнар белән аралашып үстем. Алар миңа гомерем буе батырлар булып тоелды. Укытучы буларак та, яшь буынны шулар үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләргә тырыштым.

Сугышның ачысын-төчесен күреп кайтканнарны бәхетле тормыш көтми иде. Иң җаваплы тармаклар аларга беркетелде. Яралары да төзәлеп бетмәгән фронтовиклар сызланмады да, сыкранмады да. Шушы форсаттан файдаланып, авылдашым (Мөслим районы, Вәрәшбаш авылы) Миргарифан ага Гәрәевнең язмышы турында язмыйча булдыра алмыйм. Бу кешенең күргәннәре турында бер роман язып булыр иде, инде вафатыннан соң хатирәләре генә калды.

Миргарифан сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китә. Күп кенә орден һәм медальләргә лаек була ул. Аның турында фронт газеталарында күп кенә язмалар чыга. Сталиннан Рәхмәт хаты ала. 1945 елда 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1944 ел азакларында Украина фронтында, инде дошманны куып барганда, аларны дошман тылына разведкага җибәрәләр. Биш кешедән торган бу төркем, дошман тылына үтеп кереп, югарырак дәрәҗәдә булган «тел» алып кайтырга тиеш була. Бу операцияне уңышлы гына башкарып чыгалар. Әмма кире кайтканда дошман засадасына эләгәләр. Каты бәрелеш була. Аягы-кулы бәйләнгән, авызына чүпрәк тутырылган немец офицерын яшерергә өлгерәләр. Соңгы патроннарына кадәр сугыша алар. Менә бар да тынып кала. Миргарифанның иптәшләре һәлак булып бетәләр, ә үзе каты яралана. Исән калган немецлар аның ягына ташланганда, ул соңгы гранатасын очыра. Тынлык урнаша. Миргарифан исән кала һәм «тел» не штабка алып кайтып җиткерә. Немец офицерыннан кыйммәтле хәрби мәгълүмат алалар. Разведчиклар «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә, ә штаб начальнигына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шулай итеп, каһарманлык күрсәткән Миргарифан Гәрәев сугышта беренче мәртәбә гаделсезлекнең нәрсә икәнлеген аңлый.

Сугыштан соң авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгәндә, 1959 елда Бөгелмә округы буенча СССР Югары Советына депутат итеп сайланды. Колхоз идарәсе, район башкарма комитеты ярдәме белән, яхшы гына киендерделәр, хәтта җиңел автомобиль беркеттеләр. Ул аңа 4 ел эчендә берничә тапкыр Бөгелмәгә, Казанга барганда гына утырды.

Ул сугыштан бер аягын өздереп кайткан иде, агач аяк белән йөрде. Депутат булгач, протез ясаттылар. Елга ике тапкыр, Мәскәүгә Югары Совет сессиясенә барганда гына, протезын үзе белән ала иде. Анда кия алганмы-юкмы, анысы безгә билгесез. Депутатлык срогы беткәч, мәктәптә хуҗалык мөдире булды, атлар карады. Мәктәп өчен урман кискәндә, агач астында калып, фаҗигале төстә вафат булды.

Ветераннар сафы көннән-көн сирәгәя. Алар белән бергә халкыбызның сугышчан батырлыгы да тоныкланырмы? Юк, моңа юл куярга ярамый. Дан музейлары, заллары, почмаклары яңадан-яңа экспонатлар белән тулылансын. Батырлар каберлегенә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен, чәчәкләре бетеп тормасын. Бер генә сугыш ветераны да онытылмасын!

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

 

Комментарии