Кызыл билбау

Әнкәемнең әтисе Сәмигулла бабай якын-тирә авылларга йөреп морҗа чыгарган. Ул бик акыллы, сабыр, тәртипле, уен-көлке кушып сөйләшә торган кеше булган. Бабайның өч хатыны яшьли үлгән, дүрт тапкыр өйләнгән. Морҗа чыгарып йөреп, бабайны бер фаҗигале хәлгә бәйләп куя язганнар. Язмам шул хакта.

Бакчасарай – урман эчендә гөлбакчага күмелеп утырган авыл; безнең Түбән Тәкермәнгә урман басу юлы аша 10-12 чакрымнар булыр. Бу ике авыл элек тә, хәзер дә дус. Элек яшьләр бер-берсенә кичке уеннарга йөрешкәннәр, вәгъдәләр бирешкәннәр, кыз биргәннәр, өйләнешкәннәр.

Беркөнне бабай шушы авылдан бик кәефләнеп, эшләрен бетереп, хезмәт хакын да, мөгәричен дә тотып кайткан. (Бабайның авылда кунып чыга торган бер бай карчыгы да бар дип әнкәй әйтә торган иде.) «Бай яшиләр, юмарт, әйбәт кешеләр», – дип, үзе морҗа чыгарып кайткан Кәлимулла агайларны мактап утырган. Бу көз башланып, кырпак төшкән 1936нчы ел була. Ә иртән кояш чыгу белән, бабайларның капка төбенә атлы милиционерлар килеп туктый. Атларыннан пар чыгып тора ди. Йөгереп керәләр дә бабайны үзләре белән алып китәчәкләрен әйтәләр. Милиционерларны күреп, күршеләр җыела. «Ни булган, нигә Сәмигулланы алып китәләр? – дип аптырыйлар. Шунда бер сакчы: «Бакчасарай авылында бер гаиләне үтергәннәр, алардан иң соңгы кеше булып морҗа чыгаручы чыгып киткән», – дип әйтеп куя. Авыл кешеләре ах-вах килә, Сәмигулла андый эшкә бармас, ул куркак кеше, нәселләре «куян» бит аларның, диләр. Тикшерүчеләр күрше авылларга барып, өй саен кереп, ят кеше күрмәдегезме, дип сорашып йөриләр. Кәркин дигән урыс авылында бер яшь хатын: «Кичке якта бәрәңге бакчасына чыккан идем, Бакчасарай авылына таба юлдан бер яшь ир-ат әле бөкрәеп, әле тураеп юртып узып китте, билендә кызыл билбау иде, шуңа игътибар иттем», – дигән. Ә Ашпала дигән авылда (бу авылда инешнең бер ягында – чиркәү, ә икенче ягында мәчетле урам булган, анда татарлар яшәгән, ике милләт вәкилләре дә дус-тату гомер иткәннәр) тегүче яшәгән. Ул: «Безгә төнлә кунарга бер егет керде, шушы якын-тирә авылдан булырга тиеш, төне буе йоклады, көн яктысында кисәк кенә торып чыгып китте. Кызыл тукымам бар иде, шуны алып чыгып киткән», – дип сөйләгән. Тикшерүчеләр Тулбай авылына килеп керәләр. Беренче өйдән үк үзләренә кирәкле мәгълүматны белеп чыгалар. Сораштыру вакытында авыл агае әйтә: «Шакир малае Миннәхмәт Кырынды базарына барып сыер сатып качты». Бүтән яңалык юк. Тикшерүчеләр туры Шакир өенә барлар. Аларны күреп, Миннәхмәт мич арасына кереп кача. Чөйдә озын кара бишмәте эленеп тора, аның өстендә кызыл билбау асылынып калган. Җинаятьчене кулларына богау салып алып китәләр. Әтисе Шакир карт: «Улым, нишләдең син, сыер бит егылып та үлә. Бу явызлыкларыңнан соң безгә авылда яшәү мөмкин түгел», – ди. Миннәхмәт: «Әткәй, синнән курыктым», – ди.

Эш болай була: Миннәхмәтне әтисе үтүче атлы кешеләргә сыерны бәйләп, Ижау якларына сатарга җибәрә (Кырынды базары). Сыерны сата Миннәхмәт, тик акчасын урлата, бик кайгыра, кайта-кайта, башында начар уйлар барлыкка килә. Авыллардан бай саналган кеше дип тегүчегә кунарга керә, әмма болар ишле гаилә – бала-чагасы, әби-бабасы булгач, планын тормышка ашыра алмый. Бакчасарай авылында яшәүче заготовщик Кәлимулла агайга тукталырга була. Киемен үзгәртергә дип тегүченең кызыл тукымасыннан билбау ясый һәм караңгы төшеп, кичке эңгер-меңгердә кунарга урын сорап, заготовщикның ишеген шакый…

Сыер акчасын урлатканга әтисеннән куркып, яшь егет шундый җинаятькә бара. Бер гаиләне юк итә. Ә Сәмигулла бабай бик озак яши, морҗа чыгара һәм шушы куркыныч хәлне сорасалар, гыйбрәт өчен дип сөйләп бирә торган булган.

М. ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

Комментарии