Алдарларга беркайчан да җитми

Алдарларга беркайчан да җитми

Фәнзилә Мостафинаның «Ни кылансаң да килешә, сөйлә генә, Миләүшә…», (№24, 17 июнь, 2015) һәм Фоат Мифтаховның « Кайда да алдау инде» (№23, 8 июнь, 2016) мәкаләләрен әрнү катыш зур кызыксыну белән укыдым, чөнки үзем дә шул алдакчылар корбаны. Әгәр мөмкинлек бирсәгез, бу темага кагылышлы фикерләрем һәм ачы тәҗрибәм белән уртаклашыр идем.

Шулай итеп, алдашу турында.

Татар халык әкиятләрендә Алдар таз образы очрый. Аның алдашуы, гадәттә, шуклык кына, ялкаулардан, комсызлардан яисә бөтенләй дә сабый акыллы беркатлы бәндәләрдән җиңелчә көлү генә.

Ә менә тормыштагы Алдарлар… Ай-һай, алар янында әкият герое фил янындагы чебен кебек кенә. Шуңа да, Муса Җәлилгә ияреп: «Их сез, шомлы әбием әкиятләре, Кая сезгә җитү чынлыкны…», – дип куясы гына кала.

Үзгәртеп кору еллары башланганнан бирле, эреле-ваклы түрәләрнең гади халыкны алдавы бернинди кысаларга сыймас дәрәҗәгә җитүенә беркемнең дә исе китми кебек, чөнки беренчел капиталның, гадәттә, җинаятьчел юл белән табылганы мәгълүм. Яшь буын, бәлкем, моны шулай булырга тиешле бер нәрсә итеп кабул итәдер дә бит, тик безнең кебек совет чоры кешеләре өчен бу – гайре табигый вәзгыять.

Түрәләрне алдашырга мәҗбүр иткән (хәер, дөрес язмыйм, алар мәҗбүр түгелләр, алдашу – аларның яшәү рәвеше) сәбәпләр күптер, мәсәлән, хәл итәсе проблемаларның, эшнең күплеге, гозерне үтәрлек мөмкинлеге булмау, кәнәфигә чытырдап ябышу, кешене санга сукмау һ.б. Тик иң төп сәбәп – ишекне алдан ача торган, бөтен нәрсәне диярлек хәл итәргә сәләтле акчада. Акча! Менә нәрсә алдашуга этәрә, чөнки алдашу – урлашуның беренче адымы.

Суга таянма, түрәгә ышанма дигән халык мәкаленең ачы дөреслеген безнең гаилә үз мисалында татыды.

Өйгә янкорма җиткерергә дип алган нарат һәм чыршы агачларыннан 55 кубометр төзелеш материалыбызны колхоз рәисе Нуриев Мәхтүр Мансур улы, ашыгыч рәвештә ашлык склады кирәк дип, кире кайтарып бирү шарты белән, колхозга сорады. Ирем, өйдә киңәшми дә, агачларны биргән. Моны раслаган документ сыман кәгазебез дә бар. Анда «Накладная №1258, 1986 !Х 9 Сельхозпредприятие «Таң» Шакиров Зөфәр аша складка Тухватов Н. Кире кайтару шарты белән агач 55 м куб (илле биш)» дип язылган. Рәис үзе һәм ул вакытта төзелеш мастеры булып эшләүче Шакиров кул куйганнар.

– Бу документмыни инде? Фамилияңне генә булса да дөрес язмаганнар бит, мөһере дә юк. Агачны кайтарып ала алырбызмы соң? – дип чәпчүемә, ирем:

– Документ дип инде, нәрсәгә соң инде ул. Кире кайтарырбыз дип ышандырды бит, шул җитмимени? Җитәкче әллә кайдагы чит кеше түгел ич, авылдаш, классташ. Нишләп алдасын? Алдаса, ни йөзе белән безгә күренмәк кирәк?

Менә бит ул түрә кәнәфиендә утырып шомармаган авыл кешесенең беркатлылыгы.

Ала алмадык без ул агачны. Кая гына, кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, судка бирегез, дип киңәш иттеләр. Тик югарыда телгә алынган филькина грамота белән судта җиңеп булмаячагы билгеле бит. Ә Алдарыбыз тартты, сузды, мең сылтау тапса тапты, тик бурычын кайтармады.

Икенче очрак үзем белән булды. 2002нче елның декабрендә үткән аттестация вакытында район комиссиясе мине «Русия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча Мактаулы хезмәткәре» дигән исемгә тәкъдим итте. Тик миңа бу исемгә дә һәм шуңа бәйле рәвештә хезмәт ветераны дигән исемгә дә лаек булу язмаган икән.

Бүләкләнү турында кызыксынгач, директорыбыз Рәшитова Фәния Харис кызы: «Быелгы уку елында директорларны гына бүләкләячәкләр», – диде. Алдагы уку елында: «Сиңа язган характеристика ронога вакытында барып җитә алмаган (факс заманында!), быелга булмый», – дип җаваплады. Аннан соң да шундыйрак сылтаулар таба килде дә ахырдан: «Сиңа роно каршы», – дип белдерде. Район үзәгенә баргач, ронога керсәм, «Директорыгыз, сезгә укытучылар коллективы каршы, дип аңлатма бирде ич», – дип торалар.

Менә шулай, рульне оста борып, тормыш диңгезен дөпелдәтәләр генә алдарлар. Булдыралар да соң, дип сокланырга гына кала.

Дөресен генә әйткәндә, бу кыска гына гомердә кешегә яшәү өчен әллә ни күп тә кирәкми. Күпчелек, тамагы тук, өсте бөтен булса, шуңа шөкер итеп яши. Менә без дә агачыбызны кире кайтарып ала алмасак та, 42 ел укытып, шуның чирек гасырын завуч, директор булып эшләп, ветеран исеменнән мәхрүм булсам да, авыл өчен ярыйсы гына тормышта яшәп ятабыз. Булганы җитә.

Алдарларга гына җитми: башкаладагы иркен фатирлар, шәһәр читендәге коттеджлар, газизләрен армиядән алып калу өчен маялар, Феррарилар, Поршелар, вертолетлар, самолетлар, яхталар, Куршавельләр, Мальдивлар, чит илләрдә виллалар, ягъни запас аэродромнар, банкларда долларлар, евролар… Җитми дә җитми. Җыйганнары җиденче буыннарына да калыр, мөгаен.

Сүз дә юк, кеше рәхәттә, байлыкта яшәргә хаклы, хәерчелек берәүне дә бизәми. Бай яшәсеннәр. Тик моның өчен алдарлык түгел, ә талантың, тырышлыгың, һич югы буыннан буынга калган мирасың булу шарт бит.

Нурания ТӨХБӘТУЛЛИНА,

Әгерҗе районы, Кадыбаш авылы

Комментарии