Үкенеч

Үкенеч

60нчы еллар. Авылыбызны данлап, Кәрәкәшленең асыл дүрт егете Казан химик-технология институтын тәмамлап, Мәскәү өлкәсенә практикага китәләр. Барысы да шәп, тырыш, булдыклылар. Совет чорының романтик яшьләре. Безнең Әнәс абый да Мәскәүгә китәм дип кайта. Аны эшкә Чиләбе өлкәсенә билгеләгән булалар. Заводы билгеле, фатиры бар. Абый шаяра: «Инәй, Мәскәүдән марҗа кызы алып кайтам», – ди. «И бәбекәем, кулыннан да тота күрмә, итәгеңнән дә калмас. Аллаһ сакласын, ялгыша күрмә», – дип озатып кала аны әнисе. Яшьлек, романтика үзенекен итә, анасы әйткәннәр онытыла. Ике ай үтүгә Руфа исемле марҗа кызын ияртеп тә кайта. Ул-кызлары туа. Берсе – табибә, берсе хәрби белгеч дипломнары алалар. Балалар үскәндә йортта «теща» – киленнең әнисе хуҗа була. Тәрбия дә – аныңча, мөгамәлә дә.

Җәйге ял вакытларында ул балалар авылга да кайтып торалар иде. Авылның иркенлеге бик ошый иде аларга. Ул вакытта бит әле хәзерге кебек уңайлы шартлар юк. Юыну да үзебезчә – комган белән ләгән, кара мунча. Бу балаларны әбиләре (минем каенанам) һәрдаим үзенчә сөйләп, аркаларыннан сөеп иркәләргә тырыша. Әни бик чибәр, каратут йөзле, зифа-ыспай гәүдәле. Балалар аңа: «Мы цыганку видели, она тоже цыганка, что ли?» – дип, мыскыл белән көлеп карыйлар. Кулларына комганнан су салып торучы әбиләрен «кала-мала бабушка», дип үртиләр иде. Әниләре аларны кисәтмәде, әбиегез, дип хөрмәтләргә өйрәтмәде.

Авылда туганнарыбыз күп, кунаклар кайткач, табын җыябыз. Бик матур табын була иде ул. Әнәс абый аккордеонда уйный. Ләкин иртәнге маршрут автобусы килүгә, киленкәй шуның белән Ютазы станциясенә китеп бара. Юлдан ук хат яза: «Алеша, балаларны үп, ярат! Миңа табында күңелсез, Чиләбегә кайтып киттем!»

Йә, татар туганнар ни эшләсеннәр инде? Кадер-хөрмәтен күрсәткән, инде табынны да русча уздыра алмый бит.

Еллар үтте абыйны зур заводның баш инженеры итеп куйдылар. Без дә кунакка барып йөрдек. Беренче баруыбызда урамын, йортын таптык, ә фатирларын тапмыйбыз. Без туктаган ишеккә Алексей Федорович дип язылган. Шакыйбыз – ишеккә «теща» килә. «Сезгә кем кирәк?» – ди. «Әнәс абый монда торамы?» – дибез. Теге мыгырдана: «Нинди Әнәс? Алексей, Алеша дип сорагыз!» Нишлисең, өйрәндек. Бик зур, бик бай йорт-җирләре. Тик чит зәвык, чит-ят ашау-эчү.

80нче еллар. Чиләбе заводларында атом-төш шартлау авазы әле дә җанны әрнетеп тора. Караболак, күчерелмәгән татар авыллары… Мөслим зираты…

Абыйны дулкын алып очыра. Бөтен җире сынган, үзе – аңсыз. Озак вакыт реанимациядә ятты. Аякларында – тимерләр. Барокамерада үпкәсенә салкын тия. Анысын да дәвалыйлар. Бик яхшы белгеч бит, Тула хәрби заводлары белән бергәләп эшлиләр. Л.И.Брежнев катнашында узган хәрби мәсьәләләр хакында сөйләшүләрдә дә катнаша абый. Әһәмиятле карарлар да кабул ителә. Ләкин шомлы көннәр, газаплар соңрак башлана. Абыйның ашкайнату органнарына операция ясыйлар.

Рус мохитендә татар иренең чирләп ятуын Аллаһ күрсәтмәсен. Теща, балалар, хатын, барысы да бу оҗмахны тудыручыны зурламыйлар инде. Үзләренчә яшиләр. Кызы, зурлап, күп бирнәләр белән урыс егетенә кияүгә китеп бара. Ә малай, әтисен карарга дип, эш урыныннан кайта.

Безнекеләр – биш ир туган абыйны ташламадылар. Аңа инде берничек тә ярдәм итеп булмый, радиация тәмам харап иткән иде аны. Аңы сау, ашыйсы килә. Безне сагынып көтеп ала. Миңа: «Авылча аш пешереп ашат әле, үскәнем», – ди. Бик хөрмәт итә иде ул мине. Күчтәнәчкә алып килгән авыл тавыгыннан өйдә нечкә генә итеп кискән токмачлы ашны ипиләп ашар иде дә, шундук илтеп бушатыр иде. Чөнки эчәгесе, ашказаннары күпмеседер алынган, организмы кабул итә алмый. Шулай да: «Авыл ризыгын, син пешергән ашны ашагач, рәхәт була», – дип, канәгать кала торган иде. 6 ел интегеп урын өстендә ятты абый. Караучыга да, үзенә дә бу вакытта күргән газап-әрнүләрне әйтеп тә, аңлатып та булмый.

Безнең өчен бик шат булды абый. Энесенә: «Гаиләдә иң зур рухи байлык – үз милләтең, үз татарың белән яшәү икән, – диде. – Әгәр яшьлегем кире кайтса, авылыбызның бер кызына өйләнер идем. Апайлар, белегез, нәсел-ыруга чит милләт белән кушылырга язмасын. Безнең милләтне «олы агай» зурламый, никләр генә марҗа кулын тоттым икән? Инәкәем ялварган иде бит. Шуның рәнҗеше булды микән бу? Әллә ялгышым булдымы? Үкенәм, үкенсәм дә соң шул инде…» Абыйга нибары 54 яшь иде. Уллары безгә кайткалап йөрде. Үзен бик дәрәҗәле кеше кебек тота, эчәргә, сыйланырга ярата. Мин аның муенындагы тәресен күреп: «Син татар малае бит, нигә тәре тактың?» – дигәч, паспортын алып килеп бирде. Анда – русский, Александр Алексеевич дип язылган иде.

Татар егет-кызлары! Безнең абый кебек ялгышмагыз! Үзеңнеке – үтерми, ят ярлыкамый, дигән халык мәкале бар. Яшьлектә яр итсә дә, без дә, сез дә олыгаябыз. Ул үз иконасын, үз гореф-гадәтләрен ташламый, шуны белегез! Абыебыз кебек, үкенеч белән яшәмәгез. Абыйның хәсрәте белән каенанам ун ел яшәде. Җиде бала үстерсә дә, бәхетсез булып гомер кичергән улы бик жәл иде аңа.

Рәсимә ФӘРРАХОВА-МӨРӘСОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии