- 18.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №24 (14 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Сугыш чоры балалары турында күп яздылар. Аларга күпмедер акча бирү турында (тумаган тайның билен сындырып) нәрсәләр генә язмадылар. Имеш, әтиләре сугыштан кайтып үлгәннәргә дә тиеш ул акча, алар да нужа күргән. Юк әле, ул сугыштан яраланып, хәтта кулсыз, аяксыз кайтканнар да ач-ялангач булмады. Сугыштан кайтканнар, колхозда булса да, төшемлерәк, тамак туйдырырдайрак эшләргә урнаштылар. Ферма мөдире, бригадир, учетчик… Яшьрәкләр гаилә корып, хәллерәкләре балалар арттырып, картаеп, үз үлемнәре белән үлделәр. Дөрес, алган яралардан иртәрәк китүчеләр дә булды. Аларның балалары, ичмасам, әти сүзен әйтеп, әтиләрен күреп калдылар. Күпсенеп әйтүем түгел, аларның балалары да сугыш ятиме дип аталырга тиеш икән.
Быел яз бик көйсез килде. Карт-коры бик интекте мондый һава торышыннан. Ай азагына кадәр карлы-буранлы әче җил үзәкләргә үтте. Поселокта 3 колонка бар. Шуларның суы гаҗәеп йомшак, чиста. Халык, кыймылдый алган пенсионерлар да, 5 литрлы капрон савытлар белән, шушында суга йөри. Кыш, салкын язда урамда бик сөйләшеп торып булмый. Инде менә кояш карый башлагач, рәхәтләнә эшсез пенсионерлар. Суны җиргә куеп торып, берәр сәгать «ләчтит сатучылар» бар.
Берсендә ике әби сөйләшеп тора, яннарына мине дә чакырдылар. Берсе сөйли: «Без күргән авырлыклар сөйләп кенә бетерә торган түгел, берничә роман яки күп серияле фильм төшерерлек. Миңа – 7, сеңлемә 5 яшь, ике абый мәктәптә укыйлар. Әни фермада мал карый, сеңел белән көне буе ягылмаган өйдә, өскә бөтен булган алама-сәләмәне киеп, бөркәнеп утырабыз. Шушы быелгы кебек салкын апрель ае. Башта курчаклы уйнадык. Курчак урынына сеңелдә – бәрәңге төя торган тукмак, миндә – утын пүләне. «Курчакларга» үзебезнең баштан салып яулык, күлмәк кигездек. Бу уен туйдырды. Ниһаять, әни эштән кайтты, кергән уңайга ук чоланнан тозлап куйган ике казның берсен алып керде. Әһә, бүген каз шулпасы, аш ашыйбыз дип, күңелләр күтәрелеп китте. Итле ризык бик сирәк эләгә иде шул. Әнинең, гомер булмаганны, бүген күңеле күтәренке, авыз эченнән генә көйләп тә йөри. Казан астына ягып җибәрде, итне чикләвек зурлыгында гына турап салды. Өйгә тәмле каз шулпасы исе таралды. Тик итле аш әле ким дигәндә бер сәгать пешәргә тиеш. Менә шушы бер сәгатьне кая куясы, ничек үткәрәсе?! Кулыма яз көне сыер гәүдәсеннән тарап, йолкып ясалган ябага туп килеп керде. Сеңел, туңам дип, мич башына менеп утырган иде. Ул гел туңды. Әни: «Ашау җитмәгәннән, витаминлы ризык ашамаганга инде ул», – дия иде. «Әйдә, туп атышлы уйныйбыз», – дим сеңелгә. Ул шатланып риза булды. Мин сәкедән мич башына атам, сеңел миңа. Әни безгә игътибар итми, бәрәңге әрчи, умач уа. Инде ашка бәрәңгесен дә салды, казан кайнаганда капкачы бераз ачык тора. Беркадәр уйнагач, теге ябалгы туп югалды. Чып-чын резин туп алырга акчасы булмаганнарның күбесендә шушы туп иде. Тубыбыз мич артына яки аралыкка бәрәннәр янына төшкәндер дип, ул көнне аны эзләп тормаска булдык. Әни инде умачын салыйм дип, казан өстен ачып җибәрсә, теге туп иң өстә йөзеп йөри икән. Әни: «Ах, имансызлар, хараплар иттегез каз шулпасын», – дип, башта тупны алып ташлады, аннан безне бәргәләп атты. Күбе миңа эләкте инде. Мин зуррак та, аннан сәкедә генә бит.
Аштан барлы-юклы итен, бәрәңгесен сөзеп алып, шулпасын бер иске мискигә бушатты, анысы инде эткә генә бирерлек иде. Самавырдан кабат су салып, ашны пешереп бетерде. Абыйлар да мәктәптән кайтып, тәки итле аш ашадык ул көнне», – дип тәмамлады үзенең кыйссасын 80 яшьлек танышым.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Комментарии