Чиргә үч итеп!..

Чиргә үч итеп!..

11нче апрель – Бөтендөнья паркинсон авыруына каршы көрәш көне. Җир йөзендә якынча 10 миллион кеше әлеге чирдән интегә.

«Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар...»

Азнакай районында яшәүче Фәнүс Кәримов турында сөйләгәндә, күңелдә мәшһүр татар язучысы, шагыйрь Фәнис Яруллин язып калдырган әлеге җөмләләр яңара. Чөнки аларның мәгънәсе героебызның яшәү рәвеше белән дә бик тәңгәл. Тормышында шатлык-куанычлардан тыш, зур кайгыларны, бер-бер артлы өелеп килгән авырлык-михнәтләрне дә шактый татырга туры килә аңа. Ләкин сынмый, сыгылмый, нәкъ Фәнис Яруллин язганча, язмышының якасына ябышып, йөрәген җилкән итеп күтәреп алга таба тулы канлы тормыш белән яшәргә омтыла. Максатчанлыгы, рухи ныклыгы нәтиҗәсендә Фәнүс Кәримов әле март азагында гына чираттагы җиңүләргә иреште. Ул Паркинсон белән чирләүчеләр арасында үткәрелгән Беренче Бөтенрусия спорт уеннарында чемпион исемен яулады. Ә тиздән, басу-кырлар кардан ачылу белән, бармакларсыз калган куллары белән трактор штурвалын тотып, чәчүгә керешәчәк. Фермер хезмәте башкача була алмый бит...

Фәнүс Кәримов белән 15 еллар элек танышырга туры килде. Журналистлык эше белән Азнакай якларына килеп чыккач, үзенчәлекле хуҗалык, икътисадый кыенлыкларга карамый үсештә дип, «Урсай» җәмгыятенә алып бардылар. Аның җитәкчесе шушы зат иде инде.

– Янәшәдә генә урнашкан туган авылым Мишәр Мөслимендә берникадәр җир алып, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып эшли башлаган идем, – дип сөйләде ул вакытта Фәнүс. Бер үк вакытта халыктан сөт җыю белән дә шөгыльләнгән. Эшли торгач, фермер хуҗалыгын шактый үстерә алган. Шуңадыр да, синнән була ул дип, «Урсай» хуҗалыгын җитәкләргә тәкъдим иткәннәр. Танышкан вакытта булдырырга тырышып йөри иде инде.

Ике-өч ел җитәкче булып эшләгән дәверендә, дөрестән дә, аның хуҗалыкны шактый алдынгылар рәтенә чыгаруын безгә дә күрергә насыйп булды. Әмма ул үсеш озакка бармый шул. Чөнки соңыннан «Урсай» җәмгыятенең элеккеге хуҗасы табыш таләп итә башлый. Нәтиҗәдә суд, бөлгенлек... Үзенең фермер хуҗалыгыннан кергән табышларны да «Урсай»ны үстерү өчен сарыф иткән Фәнүс ахыр чиктә 60 миллион сумлык милкеннән колак кага. Язмыш аның тез астына беренче тапкыр сизелерлек китереп суккан вакыт шул булгандыр... Кешеләргә тиз ышанучан шул мин, дип, ул вакытта үзен битәрләгәне хәтердә.

Чираттагы ачы сынау 8 ел элек килә. Яңа Ел бәйрәменә каршы төндә сөлектәй үскән 17 яшьлек улларын югалта Кәримовлар. Егет әтисенең фермерлык эшен дәвам итәргә ниятләп йөри торган була. Яшь комбайнчыларның республика конкурсында җиңү дә яулый. Ләкин, фаҗига вакытсыз гомерен өзә...

Әлбәттә кеше башына төшкән андый зур сынаулар эзсез үтә алмый. Егет чакларында сабантуй мәйданнарын тоткан, күп тапкырлар үз үлчәвендә Азнакай районы батыры булып калган көрәшче Фәнүсне паркинсон чире торган саен ныграк бимазалый башлый.

Паркинсон белән чирләүчеләр арасында үткәрелгән Беренче Бөтенрусия спорт уеннарында җиңүче Фәнүс Кәримов (уртада).

Медицина белешмәләрендә язылганча, дәвалап булмый торган әлеге авыру акрынлап үзәк нерв системасындагы күзәнәкләрне үтерә. Нәтиҗәдә, кешенең башта куллары калтырый башлый, аннан аяклары. Тора-бара хәрәкәт итү акрыная, кыенлаша, иңбашлары җыерыла, буыннар нык сызлый. Соңрак хәрәкәт итү аппараты эшчәнлеге тәмам бозыла, хәтта сөйләшү дә кыенлаша. Кеше тиз арый һәм көчле депрессия барлыкка килә. Әлеге чир турыдан-туры үлемгә китермәсә дә, сәламәт яшәү мөмкинлеген нык чикли, кешене йөри алмас инвалидка әйләндерә.

Паркинсон белән чирләүчеләргә хәрәкәтләнү гаять авырдан бирелә, дип аңлаталар медицина белгечләре. Чөнки, беренчедән, нерв системасы, мускуллар тыңламый башлый, икенчедән, психик тәэсир йогынтысы да көчле була икән. Әмма, шуңа да карамастан, андый авыруларга үз-үзләрен мәҗбүриләп хәрәкәтләнү, хәтта спорт белән шөгыльләнү һава сыман кирәк. Юкса баш мие хәрәкәтләрне оныта башларга мөмкин, диләр.

Вакыт узган саен көчәя баручы әлеге чир белән Фәнүс Кәримов инде ике дистә ел дәвамында көрәшә. Һәм ничек кенә әле! Аның бервакытта да авырыйм дип урын өстендә ятканын күрмәссең. Тиктормас фермер үзе трактор штурвалы артына утырып җир сөрә, икмәк чәчә. Үстергән уңышны көзен комбайн белән суктырып та ала. Ул сәламәт кеше өчен дә гаять авыр булган фермерлык эшен алып бара. Буш вакыты булса, җәен балык тотарга, кышын исә – карда йөри торган матаена утырып кыр-болыннарны иңләргә ярата.

Ике ел элек шулай снегоходы белән кырларны гизеп йөргәндә, чатнама салкын февраль аенда чираттагы бәхетсезлеккә юлыга ул. Авылдан ун чакырым тирәсе читтә кыр уртасында матае ватылып, берүзе басып кала. Паркинсон чире буыннарны сындырмасын, хәрәкәтләнергә артык комачауламасын өчен болай да ике сәгать саен дару эчеп кенә йөрүче Фәнүс соңгы чакрымнарны дүрт аякланып үтә, төн уртасында гына авылга кайтып егыла. Икенче көнне хастаханәдә аңына килә. Әлеге күңелсез вакыйгада ул, өшетү нәтиҗәсендә, ике кулының 8 бармагын югалта...

Адәм башына шул чаклы кайгы-михнәт, шул кадәрле сынау кайдан килә икән, шаккатарлык! Аллам сакласын, дип тәүбәләргә генә кала... Ә Фәнүс Кәримов бирешми, алга таба да тырмашып тулы канлы тормыш алып барырга омтыла. Искәрткәнебезчә, фермер хәзер дә бармаксыз куллары белән җир сөрә, иген үстерә. Быел язын әле үстереп сату өчен берничә йөз баш каз-үрдәк тә алырга ниятли. Болардан тыш, паркинсон чиренә ачу итеп, спортның әллә ничә төре белән актив шөгыльләнә башлый. Максаты – тарихта тәүге тапкыр буларак быел Нидерландта узасы Паркинсон белән чирләүчеләр арасында халыкара спорт уеннарында катнашу була. Кызганыч, дөньядагы вазгыять нәтиҗәсендә Русиялеләр анда бара алмады. Шуңа күрә март ахырында безнең илдә ул уеннарның Бөтенрусия вариантын оештырдылар. Санкт-Петербургта үткән әлеге ярышларда катнашып, Фәнүс Кәримов алтын, көмеш һәм җиз медальләр яулауга ирешә. Ул җиңүләре белән аны ихластан тәбриклибез!

Максатларга ирешү өчен рух ныклыгы кирәк шул. Фәнүс Кәримов үзендә тәрбияләгән сыман, көчле рух...

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии