Без күргәннәрне күрмәгез!

Без күргәннәрне күрмәгез!

Бөек Җиңүнең 66 еллыгын да бәйрәм иттек. Бу истәлекле вакыйга якынлашкан саен, сугыш авырлыкларын күргән өлкән буынның күзләрендә шатлыклы да, шул ук вакытта, сагышлы да уйлар чагыла. Шатлыклы, чөнки алар күргән авырлыкларны безнең буын күрмәде. Сагышлы, чөнки алар авыр балачакларын оныта алмаячак. Ә безнең ул вакытларны онытырга хакыбыз юк! Бәхетле балачагын сугыш йоткан ветераннарыбыз алдында башымны иям. Безне сөендереп, озын-озак яшәгез, әле хөрмәтлеләребез! Ә хәзер шуларның берсе – Бәрәңгедә туып-үскән, туган авылым Яңавылда гомер кичерүче Кәүсәрия Кәримулла кызы Галләмова истәлекләре белән уртаклашам.

«Әти 1941 елның июлендә сугышка чыгып киткәндә, без – әни белән, беребездән-беребез кечкенә биш кыз бала өелешеп калдык. Балачагыбыз ялтырап узган яшен яктысы сыман гына булды. Шул елны октябрь аенда Казанга яраланган солдатларны озата кайтканда, әтиебезнең бер кичкә генә кереп чыкканы хәтердә калган.

Әни көн белән төнне ялгап эшләү сәбәпле, без аны күрми дә идек: көндез колхозда, төнлә пищепромда бәрәңге киптерү цехында эшли. Әтинең, Кәримулла Сәгъдуллинның фронттан сагынып язган хатлары килеп тора. Әни аларны укый да елый. «Сиңа авыр булса да, балаларны кара инде, алар ятимлекне тоймасын», – дигән хат юлларындагы сүзләре истә калган.

Әниебез эшләп торганда тормыш авырлыгын сизмәгәнбез икән. Бәхетсезлекләрнең башы 1942 елны, әниебез урын өстенә яткач башланды. Шул ятудан ул терелә алмады, 1943 елның июнендә дөнья куйды. Без – биш кыз бала, ятим калдык: олы апабыз Нураниягә 14, Гадения апама – 12, миңа – 9, Рәйсә сеңлемә – 6 яшь, иң бәләкәчебезгә исә 3 тә тулмаган иде. Әнине хатын-кызлар һәм берничә карт бабай җирләде. Әнидән соң 6 ай торгач, гыйнварның иң суык көннәренең берсендә кечкенә сеңлебез дә үлде. Военкомат чакыртуы буенча, әтиебез кайтты. Ул төнлә кайтып төшкәндә, иң беренче утын лапасында әрдәнәләп өелгән утын күргән, абзарда сыер мышнаганын тыңлаган да, үзенчә нәтиҗә ясаган: балаларымны балалар йортына тараттылар микәнни, йортыбызда башка кешеләр тора, ахрысы, дип уйлап, кыенсынып кына ишек шакыган. Без сукыр лампа яктысында «Кызыл йолдыз» әртиленең йонын язып утыра идек (Нурания апабыз, әни үлгәч, шунда эшкә керде), тавышка барыбыз да ишеккә ябырылдык. «Балакайларым, сезне дә күрер көннәрем бар икән!» – дип, әти безне кочагына алды. Тик безгә әти кочагында озак иркәләнергә туры килмәде, сугыш законнары кырыс, озакламый кире частенә китәргә туры килде. «Безнекеләр югары тизлек белән дошманны үз өненә куа, ничек частемне куып җитәрмен», – дип борчылып киткән әтиебезнең: «Исән-сау килеп җиттем», – дигән хатын алып, куандык.

Апабызга – 400 грамм, безгә, балаларга, 200әр грамм исәбеннән икмәк бирелә. «Апа, бүген йонны күп итеп яздык, ипине дә күбрәк бирмәсләрме?» – дип шыңшыган балаларны: «Түзегез, балалар, менә сугыш беткәч, әти кайтыр, туйганчы ипи ашарбыз», – дип юаткан апабыз бүген дә күз алдыма килеп, үзәкләрем өзелә. Сугыш беткән айлар да безгә җиңеллек китермәде. Казанга кайтып төшкән әтиебезне Ерак Көнчыгышка япон самурайларына каршы сугышка озатканнар. Ул 1945 елның 31нче декабрендә генә өйгә кайтты. Майдан бирле аны ничек зарыгып көткәнебезне сөйләргә сүзләр җитмәс. Өйдә аны бәхетсезлек, җимереклек, зур югалтулар каршы алды. Без, балалар, ничек әле сыерыбызны саклап кала алдык. Әтиебез сынмады, сыгылмады, балалар дип, үзенә ничек кенә кыен булмасын, бирешмәде. Сугыштан соңгы мондый авыр елларда әтиебезнең сыңар канат белән кагынуын күрү безгә җан газабы өсти иде.

1947 елны Нурания апабыз Мозарбашы авылыннан Әшрәф исемле хатынны сөйләштереп кайта, «Безнең әни шул булырга тиеш», – дип, әтине күндереп, шул ук көнне җыелып, Әшрәф әнине алып та кайталар. Яңа тормыш, яңа әни. Ул безгә, без аңа ияләнеп киләбез. Без, әни сүзен әйтергә тилмергән балалар, тыныч кына пар канатлар астында яшәүне дәвам итәбез.

Әтиебез колхозда бригадир вазыйфаларын да үтәде, фермада ат җигеп тә эшләде, колхозның бер эшеннән дә калмады, күндәм иде. Олы апабыз Нурания, артельдән соң, типографиядә хәреф җыйды. 1949 елны Йошкар-Ола шәһәренә китеп урнашты. 2006 елда инсульттан вафат булды. Гадения апабыз, сеңлем Рәйсә бүгенге көндә Бәрәңгедә яшиләр.

Үземә килгәндә, мин укыдым, 10 классны, китапханәчеләр курсын тәмамлап, 1954 елның 15 июлендә эш стажымны Яңавыл китапханәсендә башлап җибәрдем. Ике елга дип килгән җиремнән тиз генә өйгә әйләнеп кайтулар насыйп булмады. Бер ел эшләгәч, Габделкәбир Галләм улы Галләмовка кияүгә чыктым. Бөтенләй ят авыл туган авылыма әйләнде. Бәхетсез балачагымның кире кайтмавы хәерле, Яңавылны үз авылым итеп яшәп бетерергә язсын. Шулай да, кайчагында үземнең туган йорт-ояма – Бәрәңгегә килеп, әти-әнием (үги дип әйтергә телем бармый) белән сөйләшә-серләшә тәмләп чәй эчкән вакытларны сагынам. Алар хәтердә генә калды инде. Хәтерне яңартып, алар өйрәткән киңәш-сабакларны барлыйм: туган-тумача хакын хаклау, кешелеклелек, сабырлык, түземлелек кебек күркәм сыйфатлар сеңдергәнгә, рәхмәт аларга! Әшрәф әниебез күп еллар кендек әбисе вазыйфаларын үтәде, күпме кешенең чыккан буыннарын урынына утыртты, өшкерүләре дә килешә торган иде. Шулай матур гына яшәп ятканда, 1975 елның апрель азакларында, әтиебез, фронтовик-ветеран Кәримулла Сәгъдулла улы вафат булды, Әшрәф әниебез дә әтидән соң озак яшәмәде, бакыйлыкка күчте. «Эш бетмәс, кызым, тамагыңны туйдыр», – дия-дия чәй өстәле артында әле дә безне көтәдер кебек алар.

Без, фронтовик балалары, әтиебез белән горурланырлык тормыш юлы узуыбызга бәхетле. Без, сугыш чоры балалары, ач-ялангач булсак та, начар юлга кермәдек, кеше булып калдык. Балачагыбыз, яшьлегебез авыр заманга туры килсә дә, Аллаһы Тәгалә картлыгыбызга рәхәт тормыш насыйп итте, пенсияләребезне дә вакытында китерәләр, еллар тыныч булып, күгебез аяз торсын, җир өстендә игеннәр уңып, һәрчак шулай бәхетле яшәсәк иде!»

Кәүсәрия Кәримуллина-Галләмова кичергән, аның сугыш йоткан балачагыннан, яшьлегеннән, тормыш юлыннан кечкенә генә бер өлеш яктыртылган бу язмамда. Бу кичерешләрдә тылда эшләгән меңләгән, миллионлаган халкыбызның дәһшәтле елларда башыннан узган газаплары гәүдәләнә. Ул елларның утлы ялкыны аларның күңелендә һичбер вакыт сүнгәне юк, ятимлекне татып үскән йөрәкләрдәге яралар яз саен яңара.

«Без күргәнне күрмәгез!» – дия кебек алар.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Без күргәннәрне күрмәгез! , 1.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии