Аңлашасы калган икән…

Аңлашасы калган икән…

(Маңгайга язылган язмышмы?)

…Зөя елгасы күперенә җиткәнче үзебезнең як табигатенә сокланып бардым. Яшеллек, өсте көзгедәй тигез һәм матур сулыклар. Суы өскә үк чыккан сазлыктыр инде бу. Чөнки ни машина юлы, ни кеше сукмагы якын килгән урыннар күренми. Еланнан минем кадәр курыккан кеше юктыр, җитмәсә, радиодан быел елан күп икән дигән хәбәр дә ирештергәннәр иде.

– Монда елан мыжлагандыр инде, – дигән уй, карашымны тиз генә юлга күчерде.

Мин Мисбах абый Сәхәбетдинов белән очрашып, сез хәзер укый торган язманы әзерләү өчен Нижние Вязовыеда (Мисбах абый Түбән Карамалы дип яза) урнашкан 5нче төзәтү колониясенә сәфәрдә. Төшләрнең раслары миңа еш керә. Мин моны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, мине кисәтүе, саклавы, алдан сиздерүе дип кабул итәм. Узган ел Татарстан Югары Суды 17нче июньдә Мисбах абыйның эшен карап, Чаллы шәһәр суды карарын үз көчендә калдырып, 6 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм иткәч, 86 яшьлек картны кайсы колониягә җибәрерләр дигән уй мине нык борчыды.

– Әй Раббым, колонияләргә бүлеп утыручы кешеләрнең (халык теленә «Петрушкино төрмәсе» дип кергән изоляторда) күңелләренә миһербан бир, исемен мәчетле, уңайлырак шартлары булган колониягә дигән исемлеккә язсалар иде, – дип сорый, көн дә хәбәр көтә идем.

Июль урталары булгандыр, төш күрәм. Ниндидер утрауда икәнмен. Ләкин мин анда көймә белән килмәгәнмен. Алдымда алсу-ак төстәге мәйданчык, шундый ук төстә бина, тирә-ягында су кырыенда үсә торган биек таллар, куаклар. Бер генә баскыч атлап мендем дә ул бинаның эченә кердем. Түбәләре биек. Уң якта поезддагы купега охшаган бүлмә, ишеге ачык, сәкесенә тыгыз итеп тезелеп кара тутлы яшь ирләр утырган. Үткәндә карасам, бүлмә эче караңгы, тәрәзәсе бөтенләй юк икән.

– Ярый әле ишекләрен ачканнар, бу кызуда тончыгырлар иде бит болар, – дип кызганам икән. Ул арада тимер рәшәткәле бүлмәгә кара курткалар кигән 4-5 сакчы бер ир-атны алып кереп бара. Үзе иелгән, кулын артка каерып, богау кидергәннәр. Өстендә табиблар кия торган сыек-зәңгәр төстәге аслы-өсле кием, чәче бер сантиметр озынлыкта «керпе» итеп калдырып алынган.

– Бу төрмәнең тагын да катырак җирләре бар икән, югыйсә үзе чиста гына киенгән кеше, – дип уйлыйм икән. Шул арада өстән хатын-кыз тавышы килде: «Ул акчасыз кешеләрне бертигез карамаган…»

Ул арада теге ир рәшәткә артында агач сәкедә ята, аяк бармакларын селкетеп, миңа нидер аңлатырга маташа. Аллаһка шөкер, ашыга-ашыга, бу бинадан чыгып киттем. Уяну белән беренче уй:

– Хирургның да хәлләре теге дөньяда җиңелләрдән түгел икән… – булды. Аннары гына, Мисбах абый Зөя төрмәсенә эләгер микәнни, анда бит паром белән барасы, дигән уй бәгыремне телеп үтте. Совет заманыннан телдән-телгә күчеп сөйләнгән атаклы Зөя (Свияжск) төрмәсе булыр микәнни Мисбах абыйга?..

Һәм менә бер елдан шул колониягә Мисбах Сәхәбетдинов исемле тоткын янына әңгәмәгә барам. Чынлап та, төштәгечә, анда хәзер паромсыз Зөя елгасы аша салынган күпердән дә барып була икән. Укучыларда каты режимлы колониягә дә теләгән чакта теләсә кем янына кереп, әңгәмә корып була икән, дигән фикер тумасын. Иң әүвәл, гәҗитнең баш мөхәррире РФ Җәзаларны үтәтү федераль инспекциясе идарәсенең ТР буенча идарә җитәкчесенә, нинди журналист, кайсы тоткын янына барырга, аңа нинди сораулар бирергә, нинди фотолар төшерергә теләвен әйтеп хат яза. Колония җитәкчелеге белән вакытын килештереп, кайсы фотоларга рөхсәт булуын әйтеп, УФСИНның матбугат хезмәтеннән җавап алынганнан соң чыккан сәфәрем бу.

Колония администрациясе, махсус бүлекләре, бухгалтериясе урнашкан биналарга кизү торучыга паспорт күрсәтеп кенә кереп булса, тоткыннар яшәгән өлешенә мин генә түгел, мине озата барган ике хезмәткәр дә махсус пропуск белән генә үтә ала икән. Фотоаппарат һәм диктофон алып керергә, Мисбах абыйны төшерергә рөхсәт бар, әмма мин ерактан алырга теләгән мәчет манарасы койма һәм биек сетка артында урнашканга күрә (режимлы учреждение чикләре объективка керү мөмкин), колония хезмәткәрләре үзләре төшереп җибәрергә вәгъдә бирделәр, һәм сүзләрендә тордылар.

Тикшерү үтеп, колониянең мәхбүсләр яши торган өлешенә аяк басу минем өчен икеләтә дулкынландыргыч иде. Беренчедән, Мисбах абый белән очрашу, икенчедән, тоткыннарның заложник алуы турында хәбәрләр дә ишеткән бар… 90нчы елларда шушы Зөя колониясендә дә булды андый хәл.

– Әй Раббым…

… Аяк астында брусчатка, бер шырпы чүбе генә дә юк. Ап-ак коймалар, ап-ак биналар. Санаторий корпусларына таба атлыйм диярсең. Кара киемле, кара фуражкалы ир-атлар күренә башлады. Араларында бер-ике генә хәрби формалы кеше күренә. Без керергә тиешле бер катлы бина эчендә тоткыннар тыныч кына кабинетка чиратта тора. Хезмәткәрләр белән исәнләшәләр. Мин дә йөзләренә тутырып карамый гына сәлам биреп барам. «Психологик бушану» кабинетының ишеген ачып керүгә, бүлмәнең өч стенасы тирәли сузылган диваннан Мисбах Сәхәбетдиновны эзлим. Ул, торып басып:

– Здравствуйте, Наиля Исхаковна, – диюгә, хезмәткәрләрдән:

– Кул биреп күрешсәм ярыймы, – дип рөхсәт сорадым, һәм: «И-и, Мисбах абый,» – дип кочып ук алдым.

«Хатта күрсәтелгән сорауларга кадәр сәламнәр тапшырсам ярыймы?» – дигән үтенечемә дә уңай җавап алдым. Алгарак китеп әйтим әле. Әңгәмә барышында (50 минутлап булгандыр) Мисбах абыйның йөзе ихлас яктырып, күзләре нурланып киткән бер мизгел булып алды. Җомга көнне туган авылы Яңа Мусабайда булып, тавыш көчәйткечтән намаз-вәгазьләр, аның исәнлеген, имин генә котылып өенә кайтуын теләп кылган догаларны тыңлап утыруымны әйткәч, әзрәк җанланды.

– Кеше әз йөридер инде хәзер мәчеткә, – дип куйды.

– Яшьләр күп, Мисбах абый, мин бер 8-9лап яшь кеше чыкканын күрдем. Өлкәннәр дә бар.

Мин әйткән мизгел шунда булды. Туган авылында мәчет төзелгәндә «үз көче белән дә, матди ярдәм белән дә җан-фәрман тырышып йөрде» дигән иде авылдашлары. Мисбах абыйга коточкыч авыр сынауны үткәндә терәк, таяныч булырдай мәчетне Аллаһы Тәгалә Зөя колониясендә 2008нче елда төзетә башлаган булып чыкты. Бүген дә киңәйтелеп, төзелеш дәвам итә икән.

Иң беренче итеп, «Безнең гәҗит»не укучы күпләрне борчыган сорау бирдем:

– Мисбах абый, сәламәтлегең ничек?

– Ничек дим, алга түгел, артка инде. Иректә булсам да, бәлки, шулай булыр иде. 87 яшь бит инде. Һаман шул клизмалар, бәвел тотмау, төрмә шартларында чүпрәк киптерү инде. Мәчеткә баргач та яшьләр өзгәләнеп хәлемне сорыйлар, ни белән ярдәм итә алабыз диләр, рәхмәт инде. Аларга сөйләп ни файда, Аллага шөкер, дим инде. Мондагы хастаханәдә дә ятып дәва алам. Менә Рәшидә апам гына үлеп китте. Минем өчен борчылып кына, минем аркада гына инде…

– Мисбах абый, Коръән буенча беләбез бит, һәркайсыбызга ана карынында 4 айлык чакта җан иңгәндә гомер озынлыгы языла. Син янында булсаң да шул минутта өзелер иде. Үзеңне битәрләмә.

– Шулай инде дә…

– Мисбах абый, син уразада икәнсең, Сөбханаллаһ. Шуңа күрә мин әлегә кадәр белмәгәннәрне, гәҗиткә язмаганнарны гына сөйлә, яме? Тамагың кипмәсен. Колониядә мөселманнарга фарыз гамәлләрне үтәп яшәргә шартлар бармы?

– Аллаһка шөкер, өйлә, икенде, ахшам намазларын мәчеттә укый алабыз. Егермешәр кешедән 4 рәт тутырып басабыз. Иртәнге белән ястүне – баракта. Мин пенсиядә булгач, эшкә йөрисем юк. Намазлар арасында мәчетнең китапханәсендә китаплар алып укыйм. Гомуми китапханә дә бар. 2011-2012нче елгы булса да «Казан утлары», «Идел» журналлары бар. Миңнеәхмәт Сәхәповның Гаяз Исхакый турындагы китабын алдым әле.

Мөфтияткә дә, җитәкчелеккә дә рәхмәт. Ураза тоту өчен мөмкин булган шартларны тудырдылар. Ашханәдә аерым ифтар ашын әзерләргә рөхсәт иттеләр. Режим булгач, без 22.00 ятарга, чыгып йөрмәскә тиеш. Шуңа ифтардан ризык алып кайтабыз һәм барактагы «комната для приема пищи» дигән бүлмәдә сәхәр ашыйбыз. Безнең отрядта 4 кеше ураза тота. Вәгазьләр сөйләргә дип, иректән дә хәзрәтләр килә. Ифтар өчен хәйрия ризыклары кертүне дә оештыралар. Бер көнне бик йомшак җимеш белән авыз ачтык әле, конфетлар да була. Бүген менә 21нче көн, кабул уразалардан кылсын инде. (Колония хезмәткәрләре әйтүенчә, ураза гаете тоткыннар өчен дә бәйрәм булган. Гает намазы укылган. Рөхсәт ителгән кадәр ризыклар мәҗлес табынына кертелгән.)

Намаз карты, хезмәт ветераны, хезмәттәшләре, күршеләре кешелекле кеше дип атаган Мисбах абый ни өчен табибка кул күтәргән? Үкенү хисе аңа кайчан килгән? Тоткынлыкта да тыл ветеранына В.В.Путинның Җиңү көне уңаеннан котлау хатын тапшырганнар. Көткәнме ул аны? Бу турыда язманың дәвамы киләсе санда

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы-Түбән Карамалы-Чаллы

Комментарии