КЫРПЫ БАЛЫГЫ

(Рәйсә әби Исламова хатирәләреннән)

Аларны «сугыш балалары» диләр. Әйтерсең, аларны сугыш тудырган. Алар турында инде күп язылды, тагын бер язма ниндидер яңалык өстәр микән? Өсти икән шул! Берәү дә башкаларның язмышын кабатламый икән.

Сугыш башланганда 6 яшьлек Рәйсәнең әтисе Гәрәй – Турай авылында мәктәп директоры, әнисе Хәят укытучы булып эшли. Әтисе фронтка алынгач, мәктәп директоры итеп әнисен куялар. Әтисеннән берничә генә хат килә дә, хәбәр туктала. Сугыш беткәнче билгесезлектә яшиләр: ни булган, исәнме, юкмы? Шулай да 1946нчы елның башында әтисе әйләнеп кайта. Әсирлектә булган икән. Мәктәптә эшли башлый. Шулчак бер «уяу җан», нигә әле пленда булган кеше балалар укыта, дип, аның өстеннән шикаять яза. Әтисе кулга алына һәм 25 елга хөкем ителә. Әнисе дә, «халык дошманы» хатыны буларак, эштән чыгарыла. Авылда яшәү җәһәннәмгә әйләнә, теләсә кем бармак төртеп күрсәтә башлый. Сигез ел төрмәдә утырганнан соң әтисен, гаепсез, дип, чыгаралар. Ул, бу хурлыкларга түзә алмыйча, гаиләсен алып, читкә, Урал якларына чыгып китә…

Мин бу гаиләнең тарихын «Тегермән ташлары» дип аталган язмамда сөйләгән идем инде («Мәйдан», 2015, №8). Монда шул язмага керми калган эпизодны, Рәйсә әби Исламованың бер балачак истәлеген бирмәкчемен.

– Әй, сабый чак! Нигә искә төшә? – диде Рәйсә әби, уфтанып, һәм сөйләп китте. – 1944нче елның май азагы иде бу. Авыр килде яз, җирдән озак кар китмәде. Ашарга он, уңышка иген калмады. Бер көнне әбием Әхтиял авылына хәер сорашып кайтырга җыенды. Әхтиял бай авыл иде, чөнки кырыенда гына өстенә авып торган урман. Урман эчендә Пучинка авылы, алар һәрвакыт аралашып яшәде. Безнең Турай авылы аерым булды. Әби таң алдыннан тиз генә сыерны сауды да абыем белән миңа:

– Иртән ашамассыз, төшкә берәр стакан сөт эчәрсез. Минем кая киткәнемне берәүгә дә әйтмәгез, бигрәк тә әниегезгә, – диде.

– Әби, мин дә барам, – дим мин.

– Юк, балам, син хәлсез әле, яңа чирдән арындың.

Ул китте. Әбиебез артыннан күзләрне тутырып карап калдык.

– Әйдә, Рәйсә, Идел буена төшәбез, – ди Рафаэль абыем.

– Юк, – дим мин, – ерак бит, мин баралмыйм.

– Әйдә инде, – ди, – юа ашарбыз.

Ашарга дигәч, ризалаштым тагын. Җитәкләштек тә төшеп киттек. Барабыз, барабыз. Әй ашыйсы килә. Мин шыңшый башладым. Әнә тегендә, ди абый, хәзер җитәбез. Әрәмәлеккә төштек. Юа бит юеш, камышлы җирдә үсә. Туйганчы юа ашадык. Күңелләр күтәрелеп китте.

– Әйдә, Идел буен да карап меник инде, – ди абый.

Төшеп киттек. Абый мине тегермәнче Мөхәмәтҗан абый агып кергән әрәмәлеккә таба алып бара. Мин куркам. Чөнки аннан бервакыт кеше башы табып алдылар. Үч алучы, дигән язуы да бар иде. «Юк, төшмим», – дим мин. «Курыкма, – ди абый, – ул баш анда юк бит инде». Төшәбез. Аста, су янында мин ак бер нәрсә күреп алдым. Аякларын, кулларын селтәгән кебек. «Абый, ул кыймылдый, кеше ята», – дим мин, котым очып. Киттек карарга. Барсак, ярга чыгарылып ташланган олы балык ята. Зур күзләре белән безгә карый, бездән ярдәм көтә кебек.

– Абый, әйдә суга этеп төшерик, – дим мин. – Кара, ничек ялвара.

Этеп карадык, авыр. Ә ул, безгә көч биргәндәй, тегеләй-болай әйләнергә тырыша, менә бит, шулай этегез, дигән кебек. Каядыр бәрелгән ахры, канаты сынган иде. Авызын ача-яба, сыңар канаты белән талпына.

– Абый, ул бит сөйләшә, – дим мин.

– Юк инде, балык сөйләшә димени, син саңгырау булганга гына шулай тоела ул, – ди абыем.

– Абый, үлә бит инде, әйдә, тизрәк суга төшерик.

Шулчак, безнең куанычка, пароход килеп чыкты. Ә аның дулкыннары бит көчле. Ярга су бәргәч этәрбез, дип көтә башладык.

– Әйдә, күлмәгемне салам да ярасын бәйлик, – дим мин.

– Син нәрсә, – ди абый, ачуланып, – синең нинди күлмәгең бар тагын?

Барып канатына тотындым. Койрыгы белән суга бәрде. Мин елыйм.

– Җылама, – ди абый, – көчең бетә.

– Абый, пароход җитә, әйдә.

Этә башладык. Комны тырный балык икенче канаты белән. Әй шатландык – дулкын килеп җитте, чокырга су тула башлады. Мин муеннан суга кереп киттем. Чак чыгып, тагын балыкка барып ябыштым. Дулкын бәрелде дә, чигенгәндә балыкны күтәрә төште. Балык, китәм бит, ярдәм итегез әз генә, дигәндәй, безгә карый.

– Рәйсә, син койрыгыннан тот, мин башыннан, – ди абый.

Ниһаять, балык суга төште. Күзләрен зур ачып, безгә карап тора.

– Безгә карый, рәхмәт әйтә, – дим мин.

– Соң, балык күзләрен йома алмый бит, аның күз кабагы юк, – ди абый.

Балык, сыңар ишкәге белән ишеп, әкрен генә Иделгә йөзеп кереп китте. Гомер юлымда шатлыклар булмады түгел, ләкин шуннан да ныграк шатланганымны хәтерләмим.

– Абый, тагын килеп чыкмас микән?

– Юк инде, Рәйсә, китте ул.

Әй кызгандым балыкны: терелеп китәрме, үләрме инде?

– Әйдә, юа җыябыз, әби аш пешерер, – ди абый.

Җыйдык. Кайтабыз. Тегермән тавын менә башладык. Хәл бетте, ашыйсы килә.

– Әпәш Мәхмүдәсенә кереп, берәр нәрсә сорыйк, – дим мин.

– Юк, мин хәер сорамыйм, – ди абый.

Бөкре Мәхмүдә үзе капкадан чыгып килә.

– Кая бардыгыз? – ди.

– Без балык коткардык…

Нәрсә булганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирдек. Бот чабып көлде Мәхмүдә:

– Әй аңгыралар, бер урамны туйдырырлык балык булган бит.

– Юк, ул бит карап торды, ярдәм сорады, кулы сынган иде…

Гомәр исемле энесе алабута ипие тешли-тешли чыгып килә. Мин авызымны ачтым да карап торам.

– Ашыйсың киләме әллә? – ди Мәхмүдә апай. – Ничек әбиең җибәрде?

– Әби өйдә юк.

– Урмандадыр инде, үлән җыядыр…

Алып чыгып, кап-кара ипи кисәге тоттырды. Аның тәмлелеге!

Кайтуыбызга, өйгә аш исе чыккан. Сөтле аш пешерә икән әби. Юа алып кайттык, дибез. Әби әй куанды. Сөт, юа, кабыклы бәрәңге… Шушы ашның тәме һаман авызда. Хәзер сөтле аш пешереп карыйм, юк, тәме ул түгел.

Әбием он, бәрәңге алып кайткан. Бер атнага җитәрлек.

– Әниегезгә әйтә күрмәгез, –- ди иде әби. Аның хәер сорашып йөргәнен беркем белмәде.

Фронттагы әтинең күптән хатлары юк иде инде. Мин нәүмизләнеп киттем.

– Кайтыр, – ди әби, – җылама. Без йокларга яттык.

– Әби, теге ашны пешер әле, – ди идек әбиемә.

– Пешерәм бит.

– Андый түгел ич.

Җәйгә чыккач, әни балалар мәйданчыгында эшли иде.

– Әни, ипи алып кайтмадыңмы?

– Юк. Сез бит мәйданчыкка йөрмисез, – ди иде.

Хәдичә апа әйтә торган булган: «Зинһар, балаларың ач бит, ал!» Әни бер дә алмый иде.

Беркөн урамда күрәм: җирдә күмәч аунап ята. Күгәрченнәр шуны тәгәрәтә-тәгәрәтә ашый. Бала-чага көлеп карап тора. Теге вакытта бу күмәчнең бер сыныгы гына булсамы… Балачак дустымны ач үлемнән коткара иде.

Мәхмүдә апай: «Ярты авыл туярлык балык булган бит», – дип көлгән иде бездән. Юк, мин үкенмим балыкны суга җибәргәнгә. Без аны ашарга тиеш түгел идек…

Шул урында Рәйсә әби тынып калды. Мин исә, ул сөйләгән вакыйгалар эчендә булу сәбәпле, аннан тиз генә чыга алмый утырам. Әгәр дә мин шундый балыкка юлыксам? Әгәр мин, өстәвенә, ач, ялангач булсам? Әгәр безнең әти-әниләр яшәгән коточкыч заманда яшәсәм?.. Кинәт, бәйләнешсез тоелган бу сорауларның төбендә: «Алты яшьлек Рәйсә исемле кыз яшәгән шартларда яшәсәң, кеше булып кала алыр идеңме?» – дигән төп сорау, үземә-үзем бирергә дә курыккан сорау ятканын аңлап, тәннәрем кымырҗып китте.

Марс ЯҺУДИН,

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы,

Чаллы шәһәре

Комментарии